Сценарий" Көз бәйрәме"
материал (средняя группа)

Сценарий " Көз бәйрәме".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenarii_osen.docx26.28 КБ

Предварительный просмотр:

«Алтын көз» бәйрәме

(Зурлар төркеме )

А.б.: Исәнмесез кадерле балалар

Алтын көзнең сары яфраклары

Энҗе булып җиргә яуганда.

Бакчабызның ишекләрен ачып,

Килеп керде гузәл Сөмбелә!

1 бала:          Ни арада җәй үткән

                      Алтын көз килеп җиткән.

                      Җимешләр өлгергәч бакча

                     Бигрәк тә матур икән.

2 бала:                Курәмсез дусларым

                Көз килде тышта

                Озак тормас килер

               Ак тунлы кыш та.

3 бала:            Осень за окошком, ходит не спеша,

             Листья на дорожках, падают шурша.

             Тонкие осинки в лужицы глядят,

             На ветвях дождинки, бусами висят.

4 бала:            Заглянул сегодня праздник в каждый дом,

             Потому что бродит осень за окном.

             Заглянул осенний праздник в детский сад,

             Чтоб порадовать и взрослых и ребят.

              Осень нас к себе на бал

               Нынче пригласила.

              Чтоб никто не опоздал

               Осень попросила.

               И вот мы здесь. Сверкает зал.

               Теплом согреты лица.

              Пришла пора открыть наш бал

                И в танце закружиться.

Танец с листочками.

А.б.: Балалар, көзне ни өчен яратабыз?

Балалар: Яңгырлары, алтын төсләре белән.

А.б.: Көз ул- моңсулык, тоташтан яуган яңгырлар, күңелсез көннәр,- диләр. Ышанмагыз дуслар! Көз ул үзенә җәлеп итәрдәй матурлык. Ул җаннарга юмартлык, безнең тормышыбызга кабатланмас, матурлык алып килә!

А.б.: Балалар, яфраклар серләшеп шыбырдашып алдылар, ишеттегезме?

Ишекне кемдер шакый. Җылы яңгыр, җил дулый!

1бала.  Менә көз килде

           Салкынча җилле.

           Агачларда яфраклар

           Саргайган инде.

              5бала. Көзге урман тып-тын булган,

                          Агач башы ялангач.

                          Соңгы яфрак төшә калтырап,

                          Әз генә җил шаяргач.

             6 бала. Көз килде, уңыш булды,

                         Табын сый белән тулды.

                         Рәхим итегез, дуслар,

                         Көзге бәйрәмгә!

            7бала.  Бик күңелле урамда-

           Алтын-сары бар дөнья,

                          Җил яфраклар биетә,

                          Көз шатлана, туй итә

           8 бала.  Көз җиттеме, бар агачлар

                         Алтынга манган сыман.

                         Кызыл яфраклы чаганнар

                         Утларда янган сыман.

          9 бала.  Көз җиттеме, җир өстенә

                        Алтын яфрак җәелә.

                        Карап туеп булмый һич тә

                        Бу фасылның яменә.

Көз кызы керә.

Көз кызы: Көз кызы мин Сөмбелә!

Килдем кунакка сезгә.

Көзге байлык кулымда

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда

Исәнмесез нәни дусларым!

А.б.: Исәнме көз кызы, әйдэ бәйрәмебезгә рәхим ит! Җылы яңгырларыңны бик яратабыз. Әйдәгез әле балалар көз кызына hәм килгән кунакларга җыр бүләк итик.

Җыр «Яфраклар»

А.б.: Көзге җылы яңгырлардан соң бакчада яшелчәләр үсә. Хәзер мин сезгә көзге муллык турында табышмаклар әйтешик:

 А.б: Бик дөрес җаваплар әйттегез. Булырдыгыз балалар. Әйдәгез әле шул санап китткән яшелчәләр кергән жыр жырлап  алыйк.

Җырлы-биюле уен “Янгыр”

А.б.: Рәхмәт балалар. Көз кызы безнең балалар сиңа багышлап шигырьләр өйрәнделәр.

Балалар көз кызына шигырьләр сөйлиләр.

Ильмира  Гүзәл   “Көзге табын” Фәнис Яруллин

Көзге табын- бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

             Ә җимеше, җимеше,

             Ачысы бар,төчесе!

             Яңа пешкэн күмәчтер

             Кайнар кояш төслесе.

            Әткәм кебек тырыш көз.

            Әнкәм кебекюмарт көз.

            Көзләр юмарт булганга,

            Бик бәхетле,бик шат без.

Никита                                        “Осень”

Закружила осень

Рыжие метели,

Золотые листья

С кленов полетели,

Закружила листьев

Пёстрый хоровод,

Заблестел на лужах

Первый тонкий лёд.

Нәсим.                             ”Ни арада җәй үткән”

Күрмичә дә калдык җәйне

Үтеп киткән ни ара?

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

Җәйне шулай озатабыз

Торналар белән бергә

Әйтерсең лә җәй үзе дә

Торнага әверелгән.

Алып баручы.Көзге матур бер көндэ

Куян йөгергән өенә

Аланнар буйлап та ,болыннар буйлап та

Кәрзинендә булган диТөрледән — төрле гөмбә.

Куян :Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбэ җыярга

Хәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Гөмбә булып киенгән балалар янына куян бара.

Ак гөмбә: Без-ак гөмбә

Без-батыр гөмбә,

Курыкмыйбыз беркемнән дә,

Менә нинди кыю гөмбә.

Гәреҗдә : Без гәреҗдә гөмбәләре

Бертөсле бөтенебез.

Безне табу кыен түгел

Урман юлыннан эзләгез.

Баллы гөмбә:Мин баллы гөмбә

 Үсәм көндез һәм төнлә.

Куян: Ай, нинди сез матур бүген урман да ,

Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.

“Гөмбә җыябыз” эстафетасы уздырыла.  Идәнгә төрле гөмбә муляжлары (яисә гөмбә рәсеме ясалган карточкалар) куела. Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдә әйдәүче билгеләнә, аларга кәрзиннәр бирелә. Тәрбияче сигналы буенча һәр ике төркемдәге балалар гөмбә җыя башлыйлар. Алар кәрзингә ашарга яраклы гөмбәләрне генә салырга тиешләр. Ахырдан һәр ике төркемнең кәрзине тикшерелә. Гөмбәләрне тиз һәм иң күп җыйган төркем җиңүче була .

«Мухоморы» бию

  Менә безгә кунаккка  Куян да килеп китте. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Көз кызы керә.

Көз кызы: Көз кызы мин Сөмбелә!

Килдем кунакка сезгә.

Көзге байлык кулымда

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда

Исәнмесез нәни дусларым!

А.б.: Исәнме көз кызы, әйдэ бәйрәмебезгә рәхим ит! Җылы яңгырларыңны бик яратабыз. Әйдәгез әле балалар көз кызына hәм килгән кунакларга җыр бүләк итик.

Җыр «Яфраклар»

А.б.: Балалар, яфраклар серләшеп шыбырдашып алдылар, ишеттегезме?

Ишекне кемдер шакый. Җылы яңгыр, җил дулый!

Алып баручы.  Менә безгә кунаккка  Куян да килеп китте. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

12бала. Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

Алып баручы.Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

"Зонтиклар" биюе башкарыла.

       

Җыр “Ласковая осень” ( Рахматуллина Камилә)

А.б.: Әйе, көз көнендә еш кына яңгырлар ява. Карагыз әле яңгырдан соң нинди сулык җыелган.

А.б.: Безгә дә бәйрәмгә яңгырның тамчы кайлары килделәр

Тамчы биюе

А.б.: Карагыз әле яңгырдан соң нинди сулык җыелган!!!

Уен «Сулык аша сикереп чык»

К.к: Мин көзге урманда алтын сары яфракларым белән бик биергә, әйләнергә яратам.

А.б.: Без дә биергә бик яратабыз.

Яфраклар белән бию

К.к: Бик ошады бию, тырыштылар балалар.

Бүләккэ сезгә күчтәнәч, чәй эчәрсез төркемгә кергәч!

Көз кызы күчтәнәч бирә hәм китә.

А.б.:  Алтын көзгэ охшап торсын

Туган җирем, туган як.

Халкым тыныч, сабыр булсын

Дуслар булсын көләч шат.

 Сезне тагын бер кат уңыш, бәйрәме белән котлыйбыз. Тормышыбыз түгәрәк, өстәлләрегез мул булсын. Шуның белән бәйрәм иртәсе тәмам. Сау булыгыз!