"Әниләр бәйрәме"
материал (средняя группа)
Предварительный просмотр:
Әниләр бәйрәменә багышланган бәйрәм сценарие.(уртанчылар төркеме)
Максат: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү. Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.
А.б.Балалар һәр елның ноябрь аеның соңгы якшәмбе көнендә әниләр бәйрәме билгеләу .үтелэ. Без дә сезнең белән бүген әниләр бәйрәмен бәйрәм итәбез.
Әни- бары тик өч хәрефтән генә торган сүзләр узләрендә купме наз,йөрәк җылысы.
Әлеге сузне әйткән саен куңел йомшара,ишеткән саен дөнья ямләнә.
Әни б ит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын,иң кадерле кешесе.
А.б.Көннәр якты булсын өчен,әни кирәк.(Бергә әйтәләр)
А.б.Йокы таталы булсын өчен,әни кирәк.
А.б.Җил яңгырдан саклар өчен әни кирәк.
А.б.Усаллардан яклар өчен,әни кирәк.
А.б.Ашлар тәмле булсын өчен ,әни кирәк.
Җыр “Әниләр бәйрәме”
Бүген әниләр көне,
Буген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә буген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Курәсезме,буген кояш
Ничек назлы елмая?
Әниемнең бәйрәмен
Ул да бит көтеп ала.
Нигә буген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш якты карый-
Беләбез һәммәбез дә.
Әнием минем матур,
Кузләре якты,көләч.
Шундый куңелле була,
Ул өйгә кайтып кергәч.
Җыр “Рәхмәт әнием”
Балалар без сезнең белә уйнап алырбыз..Сезнең каршыгызда төрле төстәге шар рәсемнәре.Һәрбер шар рәсеме артында бирем.(Рәсем уенга атрибут). Нинди төстәге шарны сайлыйсыз шул уенны уйный быз.
Уеннар арасында кыңграу чыңлавын ишетсәгез “музыкаль тәнәфескә” туктыйбыз.
( Ике уен саен кынгырау тавышы чыңлый-“музыкаль тәнәфес”).
1 рәсем.Ватман һәм каләм..Уен” Рәссам” дип атала.
(Ватман эленә балалар бер-бер артлы,төсле каләмнәр белән әнинең портретын ясыйлар).
2 рәсем. Уен “Әни эшкә җыена”.
(Кызларны ике командага булеп ,бизәнгеч әйберләрне тагып урап килергә)
Музыкаль тәнәфес
Тугәрәк уен “Эзлә”.
Җырлы-биюле уен“Куш кулым”,”Зәңгәр чәчәк”
3.рәсем.”Әниемә булышам”. Ике команда ашамлыкларны (муляж)сумкага салып өстәлгә ташу.
Балалар,сез әниегезгә ничек булышасыз? (Балаларның җаваплары)
Мин әнине яратуны
Эшем белән белдерәм.
Гөлләргә су сибеп куям,
Идәннәрне себерәм.
Ә мин әни кулмәгенең
Тагып куйдым төймәсе.
И куанды соң әнием:
“Рәхмәт,ди,куз тимәсен!”
Әниемә эш куп өйдә
Мин шуңа да булышам.
Менә әле дә мин аңа
Чинаяклар юышам.
Булышам шул,юышам шул,
Мин бит инде булышчы.
Уф ,арыдым!Һаман бетми!
Әнием кил булышчы!
4 рәсем.Кечкенә шарлар һәм себерке.”Кем куберәк шар җыя”
(Балаларга себеркеләр бирелә,идәнгә таралган шарларны обруч эченә җыярга кирәк).
Музыкаль тәнәфес
Җыр “Мамочка моя”
Сегодня солнышко умылось,
Пораньше на небо взошло,
Природа вся преобразилась,
Нам время праздника пришло!
День матери по всей планете,
Для них единственных,родных,
Цветы к ногам приносят дети,
За ласку и заботу их!
С папой мы давно решили маму в праздник удивить.
Мылигладиливарили и конечно удивили,
Что об этом говорить!
Мама похвалила нас,и уборкой занялась.
Кто найдёт пришьет,приладит
Постирает и погладить,
Драчунам устроит взбучку,
Смело выдернет колючку
Защитит нас от Бабая?
Это мамочка родная!
И об этом знают дети-
Мама лучше всех на свете!
Всех красивейвсех умней,
Всех любимей и добрей!
Мне мама приносит
Игрушкиконфеты,
Но маму люблю я
Совсем не за это.
Весёлые песни
Она напевает,
Нам скучно вдвоем
Никогда не бывает.
Все со мной согласны дети:
Я сказать почту за честь,
Что мы все живём на свете,
Потому,что мамы есть.
5 рәсем “Бубен”
(Бубен тугәрәк буенча җибәрел,.кемндә бубен туктый шул нинди музыка уйный шуна биергә тиеш була)
6 рәсем “Кер юабыз”.(Прищепкалар белән бауга кулъяулыклар элу)
Кайберәүләр кояш бер генә ди
Мин килешмим,икәү ул минем.
Аның берсе балкый кук йөзендә
Икенчесе минем әнием.
Мөмкин булса җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын.
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын,улларын.
Мөмкин булса,менеп зәңгәр куккә
Йолдыз сузар идем кулына.
Әни кеше генә җан сулышын
Өрә синең гомер юлыңа.
Танец “Я рисую солнце”