КВН по ПДД
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
КВН ПДД
Максат:
1. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
2. Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.
3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, призентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.
Сәхнәдән аска юл, җәяүлеләр чыгу урыны билгеләнгән, юл кырыенда юл билгеләре тоткан укучылар басып тора (“юл эшләре”, “автобус тукталышы”, “велосипедта йөрергә ярамый”, “җәяүлеләр чыгу урыны” ). Сәхнәгә алып баручы чыга.
А.б. Исәнмесез, кунаклар!
Саумысез, барчагыз да!
Сезне күрүгә без бик шат,
Шушы зал уртасында.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Ел да өйрәнәбез без.
Ни дәрәҗәдә белгәнне
Хөкем итүчебез сез.
Бүген зал уртасына
Җыелабыз бергә без.
Әйдәгез ,рәхим итегез,
Соңга кала күрмәгез.
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Исән- сау гына килеп җиттегезме? Юлда хәвеф- хәтәрләргә очрамадыгызмы? Светофорның өч төсе дә бирегә килгән икән, әйдәгез сез үз командаларыгызга төсләрне таратыгыз да, урын алыгыз.
(Тәрбияче ябыштырыла торган өч төрле төстәге түгәрәкләр өләшә, һәр команда үз төсен алып күкрәкләренә ябыштырып куя)
Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен. Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп баручылар безнең кунакларыбыз ....... булыр. Әйдәгез, Кызыл, Сары, Яшел командалары белән якыннанрак танышып китик.
Командаларга сүз бирелә. Һәрберсе үзенең командиры, девизы белән таныштыра. (“һәрвакыт бул игътибарлы», «һәрвакыт бул тырыш”, “һәрвакыт бул сабыр”)
1нче бәйге .
“Ярый, ярамый” уены. (слайд)
- Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау.
Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)
Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)
Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)
Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)
Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)
Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)
2нче бәйге.
Командирларның уң кулларына.
Тәрбияче. Кадерле уенчылар, 2нче бәйгенең нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез. (слайд)
Үзе монда утыра,
Сүзне тегендә тутыра. (телефон)
- Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –телефон.
Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме турысына телефон номерларын язып баралар .
1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.
Күрсәт ярдәмне.
Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.
2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,
Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.
3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,
Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.
4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,
Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.
Тәрбияче. Ә хәзер 3нчы бәйге . Ул табышмаклар бәйгесе дип атала. Табышмакларны тыңлап китик әле.
Дүрт аяклы,
Кара тояклы,
Бар ягы тәрәзәле,
Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)
2) Ике тәгәрмәчле арба,
Атсыз да алга чаба. (велосипед)
3) Маңгаенда мөгезе бар,
Боргаласаң -үкерә
Менеп атлансаң биленә
Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)
4) Үзе тыр да тыр килә,
Бар эшне эшли белә.
Сукалый да, тырмалый да
Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)
5) Уф- пуф итәр,
Еракка алып китәр,
Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)
6) “Ма“ иҗегенә
Кушылган “шина”.
Нинди сүз чыга
Син уйлап кара.
7) Кайда җәмәгатьчелек транспортын көтәләр? (Тукталышта)
8) Светофорның сары уты нәрсәне аңлата? (Әзерлән)
9) Нинди юл йөрү өлеше җәнлек исемен йөртә? (Зебра)
10) ЮХИДИ хезмәткәренең яңгырап торган коралы? (Сыбызгы)
11) ЮХИДИ хезмәткәренең юлда йөрүне көйләү җайланмасы? (Жезл)
12) Ничек һәм кайда юлны аркылы чыгарга ярый? (Зебра буенча, светофорның яшел утына)
3 нче бәйге “
“ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” дип атала.
Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?
а) автомобиль;
б) трактор;
в) җигүле ат.
Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )
а) кызыл,сары, яшел;
б) яшел, сары, кызыл;
в) сары,яшел, кызыл.
Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:
а) кызыл өчпочмак;
б) кызыл түгәрәк;
в) зәңгәр түгәрәк.
Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:
а) пассажир;
б) җәяүле;
в) йөртүче.
Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:
а) җәяүле;
б) кунакка баручы;
в) пассажир.
Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:
а) сукмак;
б) ял итү урыны;
в) юл.
Автомобильне кем йөртә?
а) машинист;
б) йөртүче (водитель);
в) очучы.
8. Бу билге нәрсәне аңлата?
а) җәяүле чыгу урыны;
б) җир өсте чыгу урыны;
в) җир асты чыгу урыны.
9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:а) юл уртасыннан;
б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;
в) тыкырыктан.
4 нче бәйге
Светофордан башка, юлда йөрүне юл билгеләре тәртипкә сала. Менә нинди юл билгеләре бар тыңлап кара. Шул билгеләрне табып күрсәт.
- Ак, кара тасмалар буйлап
Җәяүле горур атлый.
Чөнки белә: шушы билге
Гомерен уяу саклый.
Әлеге билге кисәтә
Шофёрларны бу хакта:
-Игътибарлы булыгыз, -ди, -
Җәяүле үткән чакта! (Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны)
- Кызыл белән каелган
Ак өчпочмак эчендә
Әй йөгерә ике бала
Каядыр бар көченә.
Бу билгене, билгеле,
Шофёрлар бик шәп белә –
Аеруча сак булыгыз,
Юлдан балалар килә! (Балалар)
- Бу юлдан атлап баралар
Йә йөгерә, йә чабалар
Ак сакаллы бабайлар,
Нәни шаян малайлар,
Әбиләр һәм бәбиләр,
Өлкәннәр һәм нәниләр.
Кызы белән әнисе,
Әтисе белән улы.
Әнә билге дә куелган,
“Бу, - дип, - җәяүле юлы”. (Җәяүлеләр юлы)
- )Төп юлны күрсәтеп тора
Сары ромбиклы билге. (Төп юл)
- )Мөгезеннән тотасың да
Утырасың да, китәсең.
Кирәк җиргә бик тиз генә,
Ансат барып җитәсең.
Зәңгәр түгәрәк эчендә
Ак велосипед көтеп торса,
Шушы булыр синең юл. (Велосипед юлы)
- )Ерак түгел кайнар чәй дә,
Тәмле аш һәм ботка да,
Ашарга тукталыйм дисәң,
Шушы билге коткара. (Туклану пункты)
- )Ерактан ук күренә
Ак байраклы кызыл хач.
Тизрәк яныма килсен, ди,
Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ. (Беренче медицина ярдәме пункты)
Юл билгеләре бик күп һәм алар юл йөрү кагыйдәләре китабында күрсәтелгән. Ә хәзер юл аркылы ничек чыгасын балалар светофор ярдәмендә уйнап күрсәтерләр.
5 нчы бәйге
Уен «Юл билгесен җый» (кызлар арасында)
Нәтиҗә ясала.
Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.
Кадерле балалар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш. Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!
Хөрмәтле кунаклар, безгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. «Юл йөрү билгеләре мәктәбе»ндә дәресе тәмам.
Олы юлда бик күп алар –
Мондый тамга-билгеләр.
Ерактан ук күренәләр,
Һәммәсе белсен, диләр.
Аларның изге уйлары,
Аларның изге эше.
Безне белсен, онытмасын,
Бәлаләргә юлыкмасын,
Исән-имин булсын, диләр,
Юлга чыккан һәр кеше!