Сценарий мюзикла на татарском языке "Петух-хваста" для детей подготовительной группы
материал (подготовительная группа)
Сценарий мюзикла на татарском языке "Петух-хваста" для детей 6-7 лет. Использованы мелодии популярных эстрадных и народных татарских песен.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 20.83 КБ |
Предварительный просмотр:
Мюзикл “Мактанчык әтәч”
Эльвира МӨХӘМӘТШИНА,
Туймазыдагы 15-е балалар бакчасының музыка җитәкчесе
Катнашалар:
- Сөйләүче (өлкән яшьтәге кеше)
- Әтәч Кызыл Кикрик
- Тавык
- Чебиләр – 3 бала
- Куян
- Тиен
- Төлке
- Балалар хоры
Салмак татар көе фон булып ишетелә. Пәрдәләр ачыла.
Беренче күренеш.
Йорт тора, янында кунача, шунда өч чеби белән әтәч “йоклыйлар”. Инәй-тавык юылган керләрне бауга элеп йөри.
Сөйләүче: Бөрын-бөрын заманда яшәгән ди бер тавык. Аның өч чебеше булган ди hәм Кызыл Кикрик исемле әтәтч улы булган ди. Кызыл Кикрик бигрәк тә мактанчык hәм ялкау булган ди.
Тавык: Балалар, төрыгыз.
Чебиләр уяна, киерелә хәм куначчадан сикереп төшәләр. Әтәч йокысына дәвам итә.
Тавык: Кызыл Кикрик, төр инде.
Әтәч: Нәрсә булган?
Тавык: Кояш чыккан!
Әтәч (куначадан сикереп): Ки-ки-ри-кук!
Чебиләр шаян бию бииләр, Әтәч исә (“Әпипә” көенә) жыр жырлый
Әтәч:
Мин әтәч, мин унган, Төтмыйм өстемдә тузан. | – 2 тапкыр |
Мин бигрәк тә көчлемен Курыкмыйм мин көзгыннан. | – 2 тапкыр |
Чебиләр тәпиләре белән “чокып”, суалчаннарны эзлиләр.
Тавык жырлап дәвам итә
Тавык:
Улыкаем, әтәчкәй, Безгә ярдам итче син. | – 2 тапкыр |
Сенлекәшләрең кебек Ашарга көрт эзлә син. | – 2 тапкыр |
Әтәч: Ки-ки-ри-кук! Ки-ки-ри-кук! Килегез! Таптым зур көрт!
Чебиләр Әтәч янына чабышып килә, ләкин берни дә таб а алмыйлар.
Чебиләр (аччуланыбрак): Кыт-кыт-кыт, кайда корт? Мактанчык! Кыт-кыт-кыт!
Чебиләр такмаклар жырлый
1 Чеби: Ике тавык бакча казый
Итәкләрен кыстырып.
Әтәч абый китап карый
Куләгәдә утырып.
Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!
Эшләмичә йөклап ята – обязательная!
2 Чеби: Безнең әтәч бигрәк уңган
Көмганга су тутырмый.
Киртә башына утырып
Кычкырып авыз салмый.
Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!
Эшләмичә йөклап ята – обязательная!
3 Чеби: Иртән тороп тышка чыксам
Әниебез кар көри.
Әтәчебез туфли киеп
Урамда биеп йөри.
Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!
Эшләмичә йөклап ята – обязательная!
Әтәч: Иртән торып уятам,
Көне буе ашатам.
Кич җиткәч тә арымыйча
Барыгызны йөклатам.
Уф, арыдым, арыдым – замечательная!
(үпкәләп) Хәзер китәм урманга мин – обязательная!
Әтәч урманга китә. Пәрдәләр ачыла. Әтәч пәрдәләр алдында кала, атлавына дәвам итә.
Сөйләүче: Әзме-купме вакыт узган. Кызыл Кикрик саф hавада гөлләр иснәп, күбәләкләр өчканын карап, урман буена килептә җиткән.
Пәрдәләр ачыла. Әтәч читән күзәтеп тора.
Икенчче күренеш.
Урман. Куян жиләк жыя.
Хор ( “Безнең урам” жырының көенә жырлый):
Безнең урман, матур урман, Үсә анда җир-җиләк. | – 2 тапкыр |
Җиләкләрне тутырырга Куянга кирәк чиләк. | – 2 тапкыр |
Әтәч (двам итә):
Ки-ки-ри-кук! Ки-ки-ри-кук! Нинди рәхәт урманда. | – 2 тапкыр |
Уйнап-көлөп, җиләк җиеп Йорергә була анда. | – 2 тапкыр |
Куян (двам итә):
Әйдә бергә җиләк җиеп Ашыйбыз, әтәчкәем. | – 2 тапкыр |
Икәү бергә җыйган җиләк Бик тәмле, әтәчкәем. | – 2 тапкыр |
Әтәч (двам итә):
Ярый, куян, мин ризамен Бир ин зур чиләгеңне. | – 2 тапкыр | |
(читкә): | Син, куян җый – мин ашармын Бар тәмле җиләгеңне | – 2 тапкыр |
Хор жырлаган вакытта балалар “Җиләк җиям, как коям” уенын уйныйлар.
Шул вакытта Куян жиләк жыя, Әтәч исә ял итеп йөри.
Уеннан соң Куян белән Әтәч очрашалар.
Куян: Кайда җиләкле чиләген, кәдерле иптәшкәем?
Синең белән дус булалмыйм мактанчык әтәчкәем.
Куян үпкәләп, китә.
Хор (“Безнең урам” жырының көенә жырлый):
Безнең урман, матур урман, Чикләвек усә анда. | – 2 тапкыр |
Чикләвекне җиям диеп Тиен йөгерә анда | – 2 тапкыр |
Тиен чыга, чикләвек жыя.
Тиен (“Эх, тал, тала, тала” жырының көенә жырлый):
Урманда чикләвек бик куп
Ничек җиярга инде?
Чиләкәеине тутырып
Кайтып китәргә иде.
Эх, тала, тала, тала, тала ике беләгем.
Талмас иде беләкләрем – бигрәк авыр чиләгем.
Әтәч (дәвам итә):
Ки-ки-ри-кук! Ки-ки-ри-кук!
Исәнме, тиенкәем.
Чиләгеңне күтәрешеп
Сиңа ярдамләшәем.
Тиен (жырның кушымтасын жырлый):
Эх, тала, тала, тала, тала ике беләгем.
Рәхмәт сиңа, әтәчкәем, синсез бармый эшкәем.
Әтәч: Бигрәк авыр чиләкләрең. Кайда илтергә?
Тиен: Өйгә хәтле.
Әтәч: Ә кайда синең өйен?
Тиен: Урманның теге-е-е башында.
Тиен уходит на задний план.
Әтәч: Хәйлә көрыйм әле, чиләкләрен тугим әле.
Әтәч чиләкләрне бушата, Тиенне куып житә. Алга таба бергәләп атлыйлар. Тиен ччиләкләрнең буш икәнен күрә.
Тиен: Ә кайда чикләвек?
Әтәч иңбашны сикертеп куя. Тиен балалар (хор) янына бара.
Тиен: Балалар, чикләвекне җиешырга ярдам итегез әле.
“Кем тизрәк чикләвекне жыя” уены
Тиен: Кайда синең хәлкәйләрең, кәдерле әтәчкәем?
Синең белән дус булалмыйм, мактанчык әтәчкәем.
Тиен китә.
Төлке чыга.
Төлке (“Бөрлегән” жырының көенә):
Урманнарда ускән гөлләр Тик минем өчөн генә. | – 2 тапкыр |
Шундый чибәр, шундый матур Урманда мин бер генә. | – 2 тапкыр |
Төлке (Әтәчне күреп, жырын дәвам итә):
Ни хәлдә син, әтәчкәем, Килеп чыктың урманга? | – 2 тапкыр |
Рәхим итеп, иптәшкәем Сине чакырам кунакка! | – 2 тапкыр |
Чикләвек тә авыз ит, Җиләген дә авыз ит. | – 2 тапкыр |
Ашатырмын, эчертермен, Симертермен сине мин. | – 2 тапкыр |
Әтәч: Ох, тәмле!
Төлке зур пычаҡ белән чәнечке алып, Әтәчкә таба яшеренеп якыная бара. Әтәч кинәт аны күрә, балаларга (хор) таба йөгерә.
“Эзлә” уены
Төлке Әтәчне таба алмый.
Төлке (канәгатьсез генә): Ашаттым! Эчерттем! Рәхмәт тә әйтмәде! Э-эх! (китә)
Әтәч: Рәхмәт сезгә, балалар, мине көткарган өчен. Мин өйгә кайтам инде.
Пәрдәләр ябыла. Әтәч пәрдәләр алдында кала, йөрүен дәвам итә.
Сөйләүче: Кызыл Кикрик төлкөнен кулыннан чак кына көтылып калды. Хәзер ул аңлады: мактанчык буларга ярамый. Ул әнисе янына ашыкты урман буйлап, басу юлыннан, исән-сау үзенең өйенә кайтты.
Пәрдәләр ачыла.
Өченче күренеш. Йорт.
Әтәчне каршы алып Тавык белән Чебиләр сөенеп йөгереп чыга.
Әтәч: Әнием, туганнарым, мин сезне бик сагындым. Хәзер мин аңладым – мактанчык булырга ярамый.
1 Чеби: Кызыл Кикрик кайтты, исән-сау, бездә бәйрәм!
2 Чеби: Шулай булгач, биеп алыйк әйдәгез!
Барлыҡ геройлар сәхнәгә чыга һәм татар полькасын бииләр.
Баш ию.
Пәрдәләр ябыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/03/13/picture-67066.jpg)
сценарий праздника "Новогоднее кругосветное путешествие" для детей подготовительной группы
Каждый под Новый год ждёт чудес и подарков, а что говорить о детворе? Этот праздник поможет вам совершить необычное путешествие по разным странам вместе с Дедом Морозом, встретиться с друзьями, любимы...
Сценарий "КВН "В поисках сокровищ" для детей подготовительной группы
Сценарий игры «Брейн-ринг «Ты, я, он, она – вместе дружная семья »» для подготовительных групп. Радостева Н.С.воспитатель МАДОУ«Д/с № 360» Наш детский сад посещают дети разных национал...
![](/sites/default/files/pictures/2012/12/11/picture-147703-1355234819.jpg)
Сценарий осеннего праздника экологической направленности для детей подготовительной группы "Бал даёт царица Осень"
Сценарий осеннего праздника экологической направленности для детей подготовительной группы....
![](/sites/default/files/pictures/2015/01/09/picture-211166-1420815506.jpg)
Сценарий новогоднего праздника "Карнавал сказок" для детей подготовительной группы
сценарий составлен по материалам сборников "Карнавал сказок" 1 и 2 И.Каплуновой, И.Новоскольцевой (методическое пособие программы "Ладушки") ...
![](/sites/default/files/pictures/2014/02/09/picture-399472-1391958566.jpg)
Сценарий спортивного праздника для родителей и детей подготовительной группы "Веселые старты"
Спортивный праздник развлекательного характера для детей старшей и подготовительной группы, а также их родителей....
![](/sites/default/files/pictures/2014/03/01/picture-229145-1393666373.jpg)
Сценарий новогоднего праздника "Подарок Снеговика" для детей подготовительной группы
Предлагаю интересный сценарий к новогоднему празднику для детей подготовительной группы....
![](/sites/default/files/pictures/2019/12/13/picture-1199055-1576261118.jpg)
Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке для детей подготовительной группы
Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке для детей подготовительной группы...