Сценарий "Нәүрүз бәйрәме"
план-конспект занятия (средняя, старшая, подготовительная группа)
Максат: Балаларны татар халкының милли бәрәмнәре hәм культуралары белән таныштыру.Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсирләр калдыру.Татар халкының милли уеннары hәм бию элементлары белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
neuruz_beyreme.docx | 18.93 КБ |
Предварительный просмотр:
Нәүрүз бәйрәме
Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Исәнмесез ,кунаклар!Менә көткән бәйрәмебез дә килеп җитте. Нәүрүз бәйрәме башлана!
Балалар, нәрсә соң ул- Нәүрүз?
Нәүрүз ул- яңа ел, яңа көн дигән сүз.
Нәүрүз- көн белән төн тигезләшкән чакка 21-22 мартка туры килә.Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
Балалар,әйдәгез әле мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Боз hәм кар эреде,сулар йөгерде
Елап елгалар, яшьләр тугелде
Көннәр озая, төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт, Йә әйтеп кара?! (Яз)
Дөрес,әйдәгез әле бергәлэп языбызнын хуҗабикәсен чакырыйк.
Нәүрүз, кил әйдә! Нурларыңны сип әйдә!
Нәүрүз:Исәнмесез,кадерле балалар!Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!Сез мине таныдыгызмы? Мин яз кызы-Нәүрүзбикә.Сезгә яз шатлыгы алып килдем!Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.
Алып баручы:Исәнме, Нәүрүзбикә!
Хуш килдең,әйдә!
Сине кертәбез, сагынып көтәбез.
Нәүрүзбикә: Кояш сибә җылы нурын
Болын,кырларга
Без җыйналдык, язны мактап
Биеп ,җырларга
Җыр «Кояш нурлары»
Карга керә: Кар-кар. Яз җитте, балалар. Матур бәйрәм көнендә сезгә телеграмма бар.
Алып баручы: Күрегез, карга килгән, безгә телеграмма китергән.Кемнән булыр ул телеграмма?Укып карыйк әле.(Укый)
Кадерле балалар, тиздән сезгә килеп җитәчәкмен. (Кыш бабай.)
Кызык,Кыш бабай яңадан киләм дигән.Аның вакыты үтте бит инде.
Ул килеп җиткәнче,әйдәгез җырлап алыйк әле.
Җыр: «Тамчылар»
Музыка уйный . Кыш бабай куренә.
Кыш бабай керә:
Бу нинди тавыш монда?
Миннән башка гына нинди бәйрәм уздырасыз ,балалар?
Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?!
Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланма. Биләмәләреңне язга-Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте бит инде. Күз сал,карлар эри,сулар ага.
Кыш бабай: Туктагыз әле,туктагыз!Көч сынашмыйча,тартышмыйча,язга Нәүрүзбикәгә урынымны бирү-юк!
Нәурүзбикә:Бөтен шартларына да күнәрмен.
Кыш бабай: Әйдәгез балалар белән дә ярышып алыйк.
Эстафета
Кыш бабай:Булмады бу!Инде Нәүрүзбикә белән бию ярышы игълан итәм.
Бию: « Кыш бабай hәм Нәүрүзбикә»
Кыш бабай: Уф, арыдым, эрим, агам. Ярдәм итегез!
Кызым, Нәүрүзбикә,бик булдыклы,зирәк,уңган икәнсең.Инде мин тыныч күңел белән сина үземнең биләмәләремне тапшырып китәм.Имин яшәгез,бәхетле булыгыз,балалар!Сау булыгыз. (Кыш бабай китә)
Нәүрүзбикә: Сау бул, Кыш бабай!Синең белән кыш көне очрашырбыз.Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.Әйдәгез әле балалар түгәрәк ясап яз турында җыр җырлап алыйк.
Песня: «А мы песеньку споём»
Нәүрүзбикә: Балалар,мина да китәргә вакыт җитте. Миңа башка балалар бакчаларына да барасы бар.Сау булыгыз!
Алып баручы: Язлар,жәйләр имин килсен, күк йөзе аяз булсын. Барчабызга сәламәтлек,бәхетләр алып килсен!