Сценарий праздника к 8 Марта в подготовительной группе на тему: «Әниләр бәйрәмендэ шаянар һәм тапкырлар клубы (КВН)»
методическая разработка (подготовительная группа)
Сценарий праздника к 8 Марта в подготовительной группе на тему: «Әниләр бәйрәмендэ шаянар һәм тапкырлар клубы (КВН)»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
luchshiy_stsenariy_s_uchastiem_roditeley.docx | 50.58 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Байгыш» комбинированного вида» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Сценарий праздника к 8 Марта в подготовительной группе на тему: «Әниләр бәйрәмендэ шаянар һәм тапкырлар клубы (КВН)»
(Номинация: Лучший сценарий утренника с участием родителей)
Подготовили:
воспитатель
первой квалификационной
категории Галиахметова Р.Р.
воспитатель первой
квалификационной категории
Хафизова Р. Р.
Высокая гора, 2021год
Максат: Балаларны “8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне” белән таныштыруны дәвам итү.
Тәрбия бурычы: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү. Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.
Үстеру бурычы: Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү; музыка астында, аның характерына туры китереп, хәрәкәт итә белүлэрен камилләштерү.
Белем биру бурычы: Балаларның бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү.
Алдан уткәрелгэн эшлэр: Әдәби әсәрләр уку, шигырьләр, жырлар өйрәнү; «Яз» темасына рәсемнәр карау; әниләргэ бүләк әзерләу, стена газетасы чыгару.
Җиһазлау: проектор, презентация, музыкаль аппаратура, уеннарга атрибутлар.
Сценарий барышы.
Зал бəйрəмчэ бизəлгəн. Балалар музыка астында залга керәләр.
Алып баручы: Исәнмесез кадерле әниләр, әбиләр, гомүмән, сөекле хатын-кызлар! Менә быелның да язы килә. Салкын, суык көннәр артта калды. Табигать кышкы йокыдан уяна башлады. Безнең бакчабызга да язның беренче бәйрәме килде. Без сезне бу матур, кояшлы, якты бәйрәм белән котлыйбыз һәм бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.
1 нче бала. Менә тагын килде безгә,
Язның гүзәл бәйрәме
Нинди бәйрәм, әйтегезче.
Балалар: Бу - Әнилэр бәйрәме!
2 нче бала. Нигә бүген бөтен җирдә,
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый?
Беләбез һәммәбез дә.
3 нче бала. Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлеп карый,
Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче бала. “Әннә” диеп ачыла бит,
Безнең татар телебез.
Әнкәйләрдән башка үтми,
Безнең һәрбер көнебез.
5 нче бала. Бүген сезнең өчен генә
Елмаю, җырларыбыз.
Дөньяда иң гүзәл затлар
Безнең якыннарыбыз!
Жыр «Әнилэр бэйрэме». (Җырдан соң балалар урыннарына утыралар).
Алып баручы: Кадерле әнилэребез, бүләгебез – бүген сезгә гадәти булмаган бәйрәмебез. Бүген без КВН, ягъни, шаяннар һәм тапкырлар клубы уенын үткәрәбез. Бүгенге күңел ачу чарасы сезнең барлык мәшакатьләрне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Бала: У нас сегодня необычный праздник,
У нас - весенний КВН!
Две команды: мам и детей хотят узнать, кто же из них самый находчивый, самый музыкальный, самый остроумный и веселый!
Куңелле көйгэ залга Шаянкай йогереп керэ.
Шаянкай: Туктагыз, туктагыз! Миннән башка берни эшләмэгез. Монда мин иң музыкаль, һәм иң шаяны!
Алып баручы: Ә сез кем буласыз?
Шаянкай: Мин Шаянкай, сипкелле, сойкемле кыз булам. Карагыз эле минем сипкелләремә, нинди матурлар алар!
Алып баручы: Ничек әйбэт булды әле Шаянкай синең безгә килүең, чөнки бездә буген КВН. Син дә үзеңнең талантыңны күрсэтә алачаксың.
Шаянкай: Ой-ё-ё-й! Э нэрсэ соң ул КВН? Нидән башлана соң ул?
Алып баручы: КВН – ул шаяннар һәм тапкырлар клубы. Һэм ул командаларның үзләре белән таныштырудан башлана.
(Шаянкай балалар янына килеп, кул биреп, «сәлам», «привет» дип исәнләшә башлый)
Алып баручы: Шаянкай ә син нишлисең?
Шаянкай: «Танышу» конкурсы үткәрәм!
Алып баручы: Тукта әле Шаянкай, син утырып карап тор, менә безнең командаларыбыз үзләре белән ничек таныштыралар.
Бәйге №1 – «Танышу».
Команда – «Зирәк балалар»
Балалар (бергә): Наш девиз:
Нам на месте не сидится,
Нам бы целый день резвиться,
Ноги сами рвутся в пляс –
Не обгоните вы нас!
Флешмоб «Татар яшьләре».
Алып баручы: Э хәзер сүзебезне әниләребезгә һэм әбиләребезгә бирәбез.
Команда – «Уңган кызлар».
Әниләр һәм әбиләр (бергә ): Наш девиз:
Не считаем мы года!
Мы девчата хоть куда!
Возраст не помеха нам
Для таких веселых бабушек и мам!
Әниләр һәм әбиләр «Хорошие девчата» фильмындагы койгэ 1 куплет җыр башкаралар.
Хорошие девчата, приветливые жены,
Заботливые мамочки для наших малышей,
Лишь только песнь затянем, и сразу станет ясно:
Мы талантливые мамы, талантливых детей!
Лишь только песнь затянем, и сразу станет ясно:
Мы талантливые мамы, талантливых детей!
Алып баручы: Безнең 2 команда да үзләре белән бик матур итеп таныштырып үттеләр. Әйдәгез бер – беребезне алкышлыйк!
Шаянкай жюри утырган өстәл янына килә һәм өстәлдә торган язуны укый.
Шаянкай: Ой, нинди кызык сүз: «ИРЮЖ» Бу нәрсәне аңлата соң?
Алып баручы: Шаянкай син бит киредән укыдың. Балалар әйдэгез укып күрсәтик әле, нинди сүз язылган монда. (балалар укып күрсәтә) Жюри – ул безнең уеныбызны бәялэүче була. Әйдәгез, алар белән танышып үтик. (Алып баручы жюри белән таныштырып үтэ)
Шаянкай: Минем дә балалар белән бәйге үткәрәсем килә.
Алып баручы: Ярый, Шаянкай, бәйгенең шартын әйтеп кара.Шаянкай: Әйдә тикшереп карыйк, балалар әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән? Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса «әйе» яки «юк» дип җавап бирерсез. Шулай итеп бәйгене башладык.
Бэйге № 2 – «Назлы сүзлэр әйтү».
Шаянкай балаларга сүзләр әйтә:
- матурым; - кечкенәм; - мин сине яратам; - балам… һ.б.
Шаянкай: Булдырдыгыз балалар!
Җыр «Әнием».
Шаянкай: Хөрмәтле әниләребез! Ә сез балаларыгызга мәхәббәтегезне аңлатырга әзерме?
Әниләр (бергә): Һәрвакыт әзер!
(Әниләр чират буенча)
- минем балам – иң акыллы;
- матур;
- ягымлы;
- игелекле
- тыңлаучан һ. б.
Әниләр бергә: Без сезне бик яратабыз,
Тик сез диеп, җан атабыз!
Алып баручы: Самое большое счастье в жизни – это наши дети. А сейчас мы свами послушаем нашу Карину и ее маму.
Стих «Что такое счастье?»
Алып баручы: Киләсе бәйге безнең – иҗади. Ул «Тылсымлы куллар» дип атала. Уенга 2 әни һәм 2 бала чакырыла.
(Әниләргә төрле гәҗитләр, төсле кәгазьләр, скотч, степлерлар тәкъдим ителә. 5 минут эчендә алар балаларга карнавал костюмы әзерләргә һәм балаларны киендерергә тиешләр.)
Бәйге № 3 «Тылсымлы куллар».
Алып баручы: Әниләребез әзерләнгән арада, без киләсе бәйгене игълан итәбез. Бу бәйгедә безнең кызларыбыз өйдә әниләре белән бергә ясаган яисә бизәлгән эшләпәләрне күрсәтергә тиеш булалар.
Кызлар рәхим итегез!
Бәйге № 4 «Эшләпә белән дефиле».
Матур музыка астында кызлар үзләренең эшләпәләрен күрсәтәләр.
Шаянкай: Бу матурлыкны тудырган кызларга һәм, әлбәттә, әниләргә зур рәхмәт!
Алып баручы: Ә безнең киләсе бәйге «Башваткыч» дип атала. Ике командага да хәрефләр җыелмасы бирелә, алардан мөмкин кадәр тизрәк сүз төзергә кирәк!
Бәйге № 4 «Башваткыч».
Музыка астында ике команда уенчылары сүзләр төзиләр. Балалар – “Дәу эни” сүзен;
Әниләр – “Әбекэй” сүзен. (Сузлэрне төзегэч, урыннарда калалар.)
Шаянкай: Без берни дә онытмадыкмы? (Балалар җавабы)
3 бала уртага чыга.
1нче бала. Әниләрнең әниләре,
Әтиләрнең әниләре—
Алар безнең әбиләр.
Әти-әниләр кебек
Иң кадерле кешеләр.
2 нче бала. Безне сөеп һәм иркәләп
Гел яратып торалар.
Тыңламаган чаклар булса
Колакны да боралар.
3 нче бала. Әбиләрне күрми торсак,
Сагынышып бетәбез.
Бәйрәм белән әбиләргә,
Бер җыр бүләк итәбез.
Малайлар башкаруында “Әбием - әбекәем» жыры.
Алып баручы. Хөрмәтле әбиләребез, безнең сезгә дә уеныбыз бар. Әйдәгез әле, оныклар белән бер уен уйнап алыйк.
Уен «Йомгакка йон урау». (Оныклар орчык тотып торалар, әбиләр орчыктагы йонны йомгакка урыйлар)
Алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Бәйгебез тәмам. Килүегезгә, бәйгедә катнашуыгызга зур
рәхмәт! Жюри бәйгегә йомгак ясады. Хәзер сүзне аларга бирик. (Жюри конкурс нәтиҗләре белән таныштыра)
Алып баручы:
Для бабушек, мам мы сегодня старались, Мы пели, плясали, играли, смеялись. И в зале весна наступила у нас, От cвета сияния маминых глаз!
Так пусть же весна принесет навсегда Здоровье и молодость в ваши дома. Пусть мира весна принесет всей планете, Пусть будут всегда ваши счастливы дети, И каждый ребенок пусть будет здоров, А вам, дорогие, всем — море цветов. (Вручение подарков.)
(Балалар үз куллры белән ясалган бүләкләрне тапшыралар.)
Алып баручы: Шаянкай безнең бәйрәмебезгә килгән өчен зур рәхмәт сиңа. Без сиңа да бүләк әзерләдек, чөнки бу бит синең дә бәйрәм.
Шаянкай: Бик зур рәхмәт сезгә балалар! Ләкин миңа китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!
Алып баручы:
Бәйрәмегез котлы булсын,
Языгыз шаулы булсын,
Йөзләрегез нурга тулсын,
Кояштай балкып торсын.
Тагын гүзәлрәк таңнар
Уянсын туган җирдә.
Әниләр! Кояш гомере
Телибез бүген сезгә!
Методик ярдәмлек:
1. К. В. Закирова, “Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек”. – Казан: Мәгариф, 2003.
2. В. Г. Гомәрова, Ф. Я. Зарипова, “Балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек” - Казан: Мәгариф, 2005.
3. Диск “Шома бас” Зөлфия Ибрагимова.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада
Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....
Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"
Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...
Сценарий праздника 8 марта в младшей группе на тему "Праздник бабушек и мам"
Сценарий праздника 8 марта в младшей группе на тему "Праздник бабушек и мам"...
Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий
1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....
Сценарий праздника 8 Марта "8 Марта - праздник мам!" в подготовительной группе
Сценарий праздника 8 марта в подготовительной группе"8 Марта - праздник мам!"...
2020г. Сценарий праздника 8 марта "8 марта - праздник мам"
Сценарий праздника, посвященного международному женскому дню 8 марта во второй группе раннего возраста "8 марта - праздник мам"...
Сценарий праздника 8 марта "Восьмое марта - праздник мам" для детей младшей группы
Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы...