БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ӘНИЛӘР!
проект (старшая группа)
Әни сүзе- иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш,
Иң-иң әйбәт кешеләр дә,
Әни кебек булалмас.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ӘНИЛӘР! | 15.69 КБ |
Предварительный просмотр:
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ӘНИЛӘР!
Балалар чәчәкләр тотып залга керәләр. Ярымтүгәрәккә басалар.
Ал.бар. Тагын җиргә язлар килде,
Язлар белән бәйрәм килде.
Балалар. Сигезенче Март бүген!
Ал.бар. Бәйрәмнәрнең бәйрәме,
Күпме чәчәк бәйләме.
Балалар. Сигезенче Март бүген!
АЗАТ:. Кояш көлә, мин елмаям,
Сигезенче Март бүген.
Бүген-ӘНИЛӘР бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр,
Иң кадерле, иң сөйкемле,
Алар безнең әниләр.
Алып баручы:. Әни сүзе- иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш,
Иң-иң әйбәт кешеләр дә,
Әни кебек булалмас.
ҖЫР “КҮГӘРЧЕННӘР ГӨРЛӘШӘЛӘР”.Чәчәкләрне җыялар.
АЙЗАТ: Весна опять стучится в дверь,
Весна повсюду тут и там.
Сегодня мы встречаем праздник,
И это праздник наших мам!
АЗАЛИЯ. Пусть услышат наши мамы,
Как мы песенку поём.
Вас родные наши мамы,
Поздравляем с Женским днём!
Подрастём и будем сами,
Мы заботиться о маме,
А пока доставим ей,
Радость песенькой своей.
АЛ,БАРУЧЫ:Әбиләр диеп әйтсәк тә,
Бик яшь безнең әбиләр.
Ярдәм кирәк булган чакта,
Хәзер килеп җитәләр.
ИЛЬНАЗ:Әбиләргә рәхмәт әйтеп,
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Бүләк итеп сезнең өчен,
Иң матур җыр җырлыйбыз.
АЗАТ-ИЛНАЗ :Җыр. “ЭБИЕМ,ЭБИКЭЕМ”
АЛ,БАРУЧЫ. Бәйрәм көнне бергәләшеп,
Биеп алыйк әйдәле,
Балкып торсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
Залның почмагында өй тора. Анда Әби яши.
Ал.бар. Кара нинди матур йорт
Бу аланның түрендә. (Залыбызның түрендә)
Кемнәр яши икән монда?
Шундый беләсе килә. (Шакый).
Ә Б И Ч Ы Г А.
Әби. Исәнмесез, балалар! Сез минем яныма кунакка килдегезме?
Балалар. Әйе.
Әби. Рәхим итегез, сезне чакырам,
Кайнады самоварым.
Кунакларны мин көттем,
Тәмле чәйләр пешердем.
Өйгә кереп поднос белән 4 пар чашкалар (тәлинкә, чынаяк, кечкенә калак) алып чыга.
Ал.бар. Балалар, әйдәгез, әби әзерләгән чәйне эчик әле.
ЖЫР ЭНИЛЭР ТУРЫНДА(КОЯШ ГОМЕРЕ ТЕЛИМ МИН)
ЭМИНЭ:Язның беренче бәйрәме,
Сигезенче март диләр,
Бәйрәм белән, бәйрәм белән,
И, кадерле Әниләр!
Әби. Кызым, әле дә ярый килгәнсез, рәхәтләнеп концерт карап утырам.
УЕНЛЫ БИЮ(УРЫНДЫКЛАР КУЕЛА БИИ БИИ УТЫРАЛАР)
МИЛАНОЧКА:8 марта! 8 марта!
Чудесный праздник бабушек и мам!
8 марта! 8 марта!
Свои улыбки дарит вам!
Праздничное утро
В дом стучится к нам,
День 8 марта
Праздник наших мам.
Знает каждый малыш,
Лучше мамы его,
Нет на целой земле
Никого, никого.
П Е С Н Я П Р О М А МУ
БАЛАЛАР:Апалар белән бергәләп,
Без ясадык бүләкләр.
Шушы бүләкләргә сыйган
Безнең барлык теләкләр!
.АЛ,БАРУЧЫ:Рәхәтләнеп күңел ачтык
Әниләр бәйрәмендә.
Бәхет-шатлык, сәламәтлек
Телибез үзегезгә!
Без сезне бик яратабыз
Кадерлебез сез безнең.
Җылы якты нур бирүче,
Кояшы өебезнең.
Рәхим итеп алыгыз
Сез шушы бүләкләрне.
Күңел җылыбызны биреп
Ясадык без аларны.
Бүләкләрен курсэтэлэр:.
Әби. Балалар бик матур бәйрәм ясадыгыз.
Б Ә Й Р Ә М Т Ә М А М.