Каз өмәсе
материал

Гарипова Люция Фаритовна

Каз өмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse.docx22.73 КБ

Предварительный просмотр:

                    Милли бәйрәмебез- “Каз өмәсе”
Яшь үзенчәлеге:
5-6, 6-7 яшь.
Максат:
балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәт, йолалары белән таныштыруны дәвам итү; аларга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү; татар халкының җырлы-биюле уеннары аша балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, үз туган телләрендә аралашырга өндәү, сүз байлыкларын үстерү.
Тәрбия бурычы: татар халкының милли бәйрәмнәренә, гореф-гадәт йолаларына, сәнгатенә таянып балаларда туган телгә хөрмәт  тәрбияләү; халкыбызга карата- кунакчыллык, сабырлык, тыйнаклык, пөхтәлек, эшчәнлек кебек әхлакый сыйфатлар булдыру.
Үстерү бурычы: игътибарлылык, күзәтүчәнлек, ишетү, кызыксынучанлыкларын  арттыру; милли фольклор әсәрләре, иҗатлары, бәйрәмнәре аша балаларның дөрес әдәби телдә сөйләшүләренә ирешү, сүз байлыкларын үстерү.
Белем бирү бурычы: татар халык уеннары аша балаларның белемнәрен арттыру; сүзлек запасларын баету; игътибар-хәтер-логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү.
Интеграль белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, танып белү, аралашу, матур әдәбият, социальләштерү.
Методик алымнар һәм чаралар: шигырьләр, җырлар, уеннар, әңгәмәләр, биюләр, мактаулар.
Җиһазлау: элекке чын татар авыл өе өчен кирәкле барлык җиһазлар.
Бәйрәм барыш:
Авыл өе күренеше. Әкрен генә “Тәфтилләү” көе уйный. Залга әби килеп  керә һәм йон эрләргә утыра. Шулвакыт мәктәп киеменнән киенгән кыз бала йөгереп керә.
Әби: И-и, балакаем, кайттыңдамыни? Бар киемнәреңне алыштыр да, чәйләп алырбыз. Аннан соң, балакаем эшебез бииик күп, өйне җыештырып өмәгә әзерләнәсебез бар.
Кыз(аптырап): Әбием, нәрсә дидең, нинди өмәгә ззерләнәсе бар?..
Әби: Каз өмәсенә кызым, каз өмәсенә.
Кыз(әбисе янына килеп): Нинди өмә, нинди бәйрәм соң ул, әбием? Минем дә ул өмә турында бик тә беләсем килә.

Әби(урындыкка күрсәтеп): Әйдә кил, утыр әле кызым, тыңла, сөйлим.(калган балаларда алдан әзерләнгән урыннарга кереп утыралар).Шулвакыт залга бабай керә.
Бабай(әби белән кызга карап): И-и, нәрсә серләшеп утырасыз икәүләп кенә? Мине дә үз арагызга алыгыз әле.
Әби: И, бабасы, сиңа әйтергә тора идем генә, бүген бит өмә ясыйсы идек, каз өмәсе. Менә кызыбыз да өмә белән кызыксына, аны да шул өмә белән таныштырыйк дигән идем.
Бабай: Ә-ә, шулаймыни әбисе? Мин бик шат кызыбызның безнең бәйрәмнәребез белән кызыксынуына. И-и, бар иде бит яшь чаклар..Без яшь чакта каз өмәләре бик күңелле уза иде. Тыңла кызым, тыңла.
Әби: Әйе, бабасы, и-и, бар иде инде каз өмәләре!...(алгарак чыгып,көй астында акрын гына сөйли башлый).
Әби:
Яз җитеп, бәбкә үләне чишелеп чыгу белән, болыннарны бәбкә-каз басып ала иде.Шул бәбкәләр зифа, симез казлар булып җитешәләр. Көз битеп, җирләр туңдыргач, авылларда каз өмәләре башланыр иде.
Каз өмәләре авыл тормышының бик истәлекле мизгеле булган.Ана бигрәк тә кызлар көтеп алганнар.
Каз өмәсе –ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу,күңел ачу, үзеңнең уңганлыгыңны күрсәтү чарасы да булган. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку өмәсе бер бәйрәмгә әйләнгән. Йолкыган казларны көянтәгә асып ,кызлар чишмәгә, су буена юарга барганнар.Кызлар, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр дә иярә торган булган. Чишмә буенда, җырлаганнар, биегәннәр, кара-каршы такмаклар әйтешкәннәр.
казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда коймак пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Ә инде кичкә каздан шулпалы бәлеш пешергәннәр.Кичке бәлештән авыз итергә кызлар-егетләр иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп -ясанып килгәннәр. Кичкә Каз өмәсе чын-чын милли бәйрәмгә әйләнгән.
Каз өмәсе-ул авыл тормышының бер бизәге булган. Бүгенге көннәрдә дә кайбер җирләрдә ул әле дә шулай дәвам итә.
Бабай: Каз өмәсендәге җыр, бию, укен-көлке. Андагы күңеллелек, сөйләп бетерә торган түгел, кызым.Шунда яшьләр бер-берсе белән табышып, кавышып, бер-бер артлы туйлар үткәрә иделәр. Кызым, бездә әбиең белән каз өмәсендә танышкан идек. Аннары гөрләтеп туй иттек. Әйе бит, әбисе...
Әби: Бигрәк үткен хәтерләрең..., ай-һай.
Бабай: Аны ничек хәтерләмәскә мөмкин инде, әбисе. Шундый мизгелләр бит ул..
Кыз(сикереп тора): И-и, бабаем-әбием, нинди матур өмә икән бит ул –каз өмәсе. Алай булгач, әйдәгез бездә шундый күңелле итеп үткәрик өмәне. Мин тиз генә дус кызларымны өмәгә дәшеп килим, бергә-бергә күңелле дә, тизрәк тә булыр, әбекәем(кыз чыгып китәләр).
Т.Гыззәт счүзләре, С. Сәйдәшев көе“Их, күңелле өмәсе” җыры куела.
Залга бабай белән әби керәләр.
Әби:
И, бабай көйләр ишетелә, безнең өмәгә килүче кызларыбыз кайтып киләләр, ахырысы.Әйдә, капканы киң итепачып куй, ә мин самоварымны кайнатыйм, коймакка камыр куя торыйм.(чыгып китәләр).
Залга җырлый-җырлый милли киемнәрдән киенгән кызлар һәм тәрбиячеләр керәләр. “Каз өмәсе” җыры Э.Шәрифуллина сүзләре, З.Мөхәммәтдинов көе башкарыла.
Кызлар шигырьләр сөйлиләр.
1 бала:
Шатлыклар –күңелебездә,
             Ал кояш – күгебездә.
             Рәхәтләнеп хезмәт куйыйк-
             Каз өмәсе бүген бездә.
2 бала: Каз өмәсе гөрләп үтсен,
             Истә калсын гомергә.
             Әби-бабай йолалары,
             Кереп калсын хәтергә.
3 бала: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
             Күңелсездер сезгә дә.
              Каз өмәсен бергәләп үткәрү,
              Уйнап-биеп, күңел ачу
              Кирәк һәммәбезгә дә.
5 бала: Әби-баба йолаларын
             Искә төшерик әле.
             Милли бәйрәм үткәреп,
             Өмә ясап алыйк әле.

6 бала: Әби-бабай гореф-гадәт, йолаларын
             Бергәләшеп дәвам итик.
             Бездән соң килгән яшь буынга
             Матур хатирәләр бүләк итик.
Әби керә.
Әби:
И, балакайларым , килдегезме, рәхмәт яугырлары, әйдәгез, рәхим итегез, эшкә керешик.
Кызлар урындыкларга утырышалар һәм ясалма казларны алып, “Каз өмәсе” җырына кушылып , “каз” йолкыган хәрәкәтләр ясыйлар.
Кыз:
Әбием, без казларны йолкып бетердек, ә хәзер аларны чишмәгә барып, юып кайтыйк.
Әби: Сөбханалла, күзләр тимәсен, сез бик җитез, өлгер. Уңган кызлар булып чыктыгыз.Ярый, кызлар, ә мин сез кайтканчы, самоварымны яңартып, коймакларымны пешерә торырмын.

Кызлар көянтәләргә “казларны” элеп чыгып китәләр. Бабай керә.
Бабай(әби янына килеп):
 Их, менә ичмасам, бу өмә, бу бәйрәм! Мондый кызлар, мондый симез казлар булганда, биемичә, җырламыйча ничек түзеп булсын инде.
Шаян бию көе куела, бабай кызып бии башлый. Әби карап тора.
Әби:
Тукта, карт, карт башың белән берүзең оялмыйча биеп ятасың, синең яшь чакларың узган бит инде.
Бабай(кызып китеп). И, әбисе, бер биемәгәч тә (әбине өстерәп чыга һәм такмаклый)
           
Биик, биик. карчыгым
            Биегән кеше бай була.
            Синең белән бер биемәгәч,
            Бу дөнья нәмәрсәгә.
Әби: И, бабасы, җитәр тукта, әнә өмәчеләребез кайтып киләләр, яннарында егетләре дә бар ахырысы, әйдә каршы алыйк үзләрен.
“Каз өмәсен” җырлый-җырлый егетләр-кызлар кайталар.
Бабай:
Сөбханалла, сөбханалла, яшьләр бар да җитез, уңганнар, матурлар.
Көянтәле кыз(әби янына килеп): Әбекәй, казларның эшләрен бетердек, чистарттык, чишмәдә чайкадык.
Әби(казларны карап): Бәрәкалла. Сөбханалла, күр әле бабасы, бигрәк симез казлар булганнар, кызларыбыз да шундый уңганнар. Тынычлык, иминлек белән ашарга насыйп итсен инде Ходай.
Бабай: Әмин әбисе.Һаман күңнел җилкенә, яшь чакларга кайтасы килеп килеп китә. Әйдәгез әле егетләр, кызларга каршы такмаклар җырлыйк.
Авыл көенә егетләр-кызлар кара-каршы такмак җырлыйлар.
Малайлар:
Кердек алма бакчасына
                     Алма коелган җиргә.
                     Бер җырламый булмас инде
                      Кызлар җыелган җирдә.
Кызлар:       Бездә бүген каз өмәсе,
                     Тиздән бәлеше пешәр.
                     Җырлап-биеп күңел ачыйк
                      Дуслар җыелган җирдә.
Малайлар: Уйныйбыз да, җырлыйбыз да
                     Гармун кулларыбызда.
                     Алсу гөлләр чәчәк атсын,
                      Йөргән юлларыгызда.
Кызлар:      Туктатмагыз гармунны
                     Сайлыйк әле көйләрне.
                     Бергә-бергә җырлыйк әле
                     Без яраткан җырларны.
Бабай: Афәрин, егетләр-кызлар.
Әби(кызларга каз канатлары өләшеп): Әйдәгез, кызларым, шушы каз канатлары белән бию башкарып китик әле.
Бию “ Каз канаты” кызлар башкаруында.
Бабай:
Ай-яй, егетләр кызлар бик матур биеделәр, әйдәгез, бездә алардан калышмый әле, чын егетләр биюен башкарып китик.
Бию “Чын егетләр” малайлар башкаруында.
Әби:
И, бабасы безнең яшьләребез бигрәк җитезләр, тырышлар булып чыктылар бит әле.Шуларны истә тотып, яшьләребезгә үзебезнең яшь чакларда уйнала торган уеннарыбызны да уйнатыйк әле.
Уеннар: “Чума үрдәк, чума каз”, “ Түбәтәйле”, “Миңлебай”, “Кәрия-Зәкәрия”уйнала.
Таба белән бәлеш күтәреп әби керә.
Әби:
Менә балакайларым, без биеп күңел ачкан арада безнең бәлешебез дә пешеп чыккан. Хәзер бергәләшеп аннан авыз итәрбез, барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә.
               Рәхмәт. Рәхмәт барыгызга да,
               Тырышып хезмәт куйдыгыз.
               Яшь чакларны искә төшереп,
               Күңелле ял иттердегез.
               Һәрвакыт бердәм булыгыз,
               Авырмагыз беркайчан да.
               Кайгыларга бирешмәгез,
               Шатланып яшәгез һәрчакта да.
Барысы да түгәрәккә басалар һәм “Канат сату” дигән җырлы-биюле уен белән бәйрәмне тәмамлыйлар .
 
 Канат сату-кызык уен,
  Каз өмәсендә була.
 Таныштыра, дуслаштыра
  Яшьләрне иске йола.
Тәрбияче: Менә балалар, без сезнең белән бүген каз өмәсендә дә булып кайттык.Сез биик тырыш булдыгыз, болай булгач безнең гореф –гадәтләребез, йолаларыбыз югалмас, аларны сез дәвам итәрсез.
 Милләтебезнең гасырлардан килгән,
Истәлекле бәйрәмнәре, йолалары бар.
Шул бәйрәмнәрне яшәтүче, искә алучы
“Умырзая” бакча балалары бар.
Чал тарихлы горур безнең татар халкы,
Югалмас моң, гореф-гадәт бар анда.
Әби-бабай мирас бүләк иткән безгә,
Дәвам итсен диеп, яшь буын алда.
Онытылмасын диеп, гореф-гадәтләрне,
Яңартабыз хәзер көннән –көн.
Уен, йолалар, җыр-биюләрне
Дәвам итсен иде яшь буын.