Печән өсте бәйрәме
материал
Предварительный просмотр:
Печән өсте бәйрәме
Максат. Балаларда милли уеннар,җырлар, халык авыз иҗаты аша татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның аралашу, иҗади сәләт күнекмәләрен үстерү; ана теленә мәхәббәт тәрбиләү.
Башкаручы: Саба районы Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе: Мөхәммәтшина Диләрә Фоат кызы
Бәйрәм барышы.
Залда авыл күренеше. Өйләр, коймалар, өй алдында эш кораллары, тырма, сәнәк, чалгылар сөяп куелган.
Әкрен генә “Таң ату” көе яңгырый. Көй көчәя бара. Сыер, әтәч кычкырган, эт өргән тавышлар ишетелә.
Өйдән бер кыз йөгереп чыга.
- Әй, Ходаем әллә инде йоклап калганмын. Барысы да печәнгә киткәннәр ахрысы.
Кызлар!
Өйдән кызлар чыгалар.
2 кыз. Ни булды, Зөһрә, нигә чакырдың?
1 кыз. Печәнгә соңга калабыз бит, кызлар!
3 кыз. Юк әле, юк, соңга калмаганбыз. Әнә, малайлар да куренмиләр әле.
4 кыз. Алар инде әллә кайчан киткәннәрдер. Менә хәзер бездән йокы капчыклары, дип көләчәкләр.
2 кыз. Юк инде, кызлар. Без иртә торганбыз. Әнә, малайлар яңа гына торып киләләр. Хәзер аларның узләреннән йокы капчыклары дип көләчәкбез.
Малайлар керәләр.
- Саумысыз, кызлар!
1 кыз.Сау булмасак, табиб тугелсеңдер әле.
1 малай. Эх, шул кызларның телләренең зәһәрлеге! Иртүк ничек үртәшәселәре киләдер, белмим?
Такмаклар.
Кызлар. Ал ашыйсың киләме,
Гөл ашыйсың киләме,
Кызаргансың, бүртенгәнсең,
Талашасың киләме?
Малайлар. Кибәргә элгән керләрең
Җилгә очып китмәсен.
Авызыңны бик зур ачма,
Карга кереп китмәсен.
Кызлар. Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Ибырай.
Ата каз кыланышлары,
Биргәндер сиңа Ходай.
Малайлар. Зәйнәп балык пешергән,
Галия бәреп төшергән,
Саниясе җыя-җыя
Баш бармагын пешергән.
Кызлар. Әнә килә автомобиль
Төягәннәр калайлар,
Безнең авыл малайлары
Туксан яшьлек бабайлар.
Малайлар үпкәләп борылып басалар.
2 кыз. Менә, кызлар, малайларны үпкәләттек тә.
3 кыз. Ярар инде, малайлар. Үпкәләмәгез инде, без бит шаярдык кына.
Кызлар хор белән.Яле, елмаегыз!
Шаян бию “Елмай”
2 малай. Ярар үпкәләшеп торырга вакыт юк. Кызлар, әйдәгез тизрәк, кузгалдык.
Җыр “Күңелле сәяхәт” А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы
Урман шаулаган, кошлар сайраган тавышлар.
5кыз. Нинди күңелле, нинди матур илебезнең табигате!
2 малай. Матур илем! Синең болыннарың,
Борылып аккан Идел суларың,
Җиләк урыны – яшел аланнарың,
Киң күкрәкле Урал тауларың.
3 кыз. Син матурсың, миңа бик якынсың,
Туганнан, юк, үги түгелсең.
Көз, кыш, җәй һәм язың,
Мәңге бакча, былбыл һәм гөлсең.
Җыр “Гүзәл туган ягыбыз” А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы
3 малай. Эх, урман аланның матурлыгы.Ул тәмле исләр, карагыз әле,
печән нинди биек үскән.
4 малай.Тиз, тиз, тизерәк!
Илебез матур бигерәк!
Сандугачым сайра,
Чалгыларың кайра!
Җәйге таңда чык төшкәндә,
Җырлап калыйк, әйдә.
5 малай. Чалгыларны үткенләтеп,
Печән чабыйк җир тетрәтеп.
Җыр “Җәй айлары” Зөлфия Минхаҗева сүзләре һәм музыкасы
(Печән чабу хәрәкәтләре, чалгы янау)
6 малай. Чабып бетерүен бетердек, яңгыр яумасмы икән?
1 малай. Юк, юк, яумас. Бүген иртән чык күп төшкән иде, көне бик эссе була, печән бик тиз кибәр.
1 кыз. Әйе, әйе. Бүген көн аяз була. Мин кичә карадым, кояш аязга баеды.
2 малай. Ә безнең иртән мәче табанын ялады. Әби әйткән иде, әгәр дә мәче табанын яласа, көн аяз була, дигән иде.
2 кыз. Әнә бит бака да су эчендә кычкыра – димәк көн аяз була.
3 малай. Ә мин тилгән кычкырганны ишеттем. Тилгән кычкырса да, көн аяз була.
3 кыз. Карагыз әле, кояшны томан каплаган, шулай булгач, көн аяз була
4 малай. Алайса хәзер печән кипкәнче ял итеп алабыз.
“Утыр, утыр, Хәлимә” җырлы-биюле уен.
(Җәзалар җыр “Яшә син, туган илем!” Татар халык җыры, шигырь “Туган телем” Энҗе Мөэминова.)
5 малай. Дуслар, карагыз әле, Хәсән килә. Әйдәгез, кызык итәбез үзен.
Хәсән, ни эшләп йөрисең?
Хәсән. Сыерыбыз югалды
Көтүдән кайтмый калды.
Эзли-эзли арып беттем,
Урманга ук килеп җиттем.
Малай. Сыерыгыз югалдымы?
Көтүдән кайтмый калдымы?
Хәсән. Әйе, Әхсән, күрмәдеңме,
Бу тирәдә йөрмәдеме?
Малай. Сыерыгыз аламы?
Хәсән. Ала, Әхсән, ала!
Малай. Койрык очы карамы?
Хәсән. Кара, Әхсән, кара!
Малай. Дугадай зур мөгезлеме,
Шайтан кебек мут күзлеме?
Хәсән. Нәкъ шул үзе, Әхсән!
Малай. Күрмәдем шул, Хәсән!
Кыз. Туктагыз әле, туктагыз! Әле кичә генә Хәсәннең бабасы сыерга печән салырга чыккач, печәнлектән егылып төшкән дип ишеттем. Хәсән, дөресме шул сүз.
Хәсән. Дөрес, дөрес. Бабай ахылдап өйгә керде дә “Хәсән балам, абзар башыннан егылып төштем, уттан күзләр күренде, син бар, печәнгә сыерны сала тор, печән сөтләсен”-диде.
Кыз. Һи, шулда булдымы хәбәр! Менә мин кичә бер тешемне суырттым.
Малай. Хәзер авыртмыймы соң?
Кыз. Белми?
Малай. Ничек инде белмисең?
Кыз. Соң авырткан теш врачта калды бит.
Малай. Ә миңа табиб кишер күп ашасаң, күзләрең әйбәт күрер, диде.
Кыз. Бу дөресме?
Малай. Әлбәттә! Күзлек киеп йөргән куянны күргәнең юктыр бит?
Хәсән. И-и, тел бистәләре! Сезнең белән вакыт уздырып торам бит әле. Минем бит сыерымны табасым бар, киттем мин!
Хор. Хәсән, Хәсән!
Сабан туе кайчан була?
Хәсән. Сабан туе иртәгә
Хор. Мен дә утыр киртәгә.
Хәсән. Киртә башы җимерелгән
Хор. Хәсән башы тишелгән.
Хәсән. Уф. Бетте башым!
Хор. Нишләде башың?
Хәсән. Тишелде.
Хор. Кайсы җире?
Хәсән. Төбе тишелгән.
Хор. Кайсы төбе?
Хәсән. Башның төбе кайсы җирдә, шул җире тишелгән
Көләләр.
1кыз. Хәсән, сөйлә бер кызык.
2кыз. Юк, җырласын!
1малай. Юк, биесен!
Хәсән. Җырламыйм да, биемим дә.
Кыз. Нигә?
Хәсән. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.
“Менә сиңа куш кулым” – җырлы-биюле уен.
Кыз. Я, сөйлә инде, ялындырма.
Хәсән. Кулъяулык бирегез, аннан соң сөйлим.
Кыз. Алай булгач кулъяулык бирәбез.
Хәсән. Юк инде, юк инде,
Вәгъдәгез белән тук инде.
Чиккән яулык бирмәсәгез,
Хәсәндә сүз юк инде.
Кыз. Мә инде. (Яулык бирә)
Хәсән. Арагызда дан тоткан,
Кызлардан яулык откан.
Хәсән абзагыз тора
Һәммәгездән уздыра.
Яулык белән борынын сөртә дә, кесәсенә салып куя.
Хәсән. Юк сөйләмим, мин сезне кызык кына иттем.
Кыз. Алайса мин бер нәрсә сөйлим,
Син һәр сүзгә “Мин дә!” -дип бар.
Хәсән. Мин риза.
Кыз.- Бардымурманга
-Мин дә!
-Җыйдым чикләвек.
-Мин дә!
-Салдым улакка.
-Мин дә!
-Дуңгызлар ашый калды.
-Мин дә!
Көләләр.
Кыз. Кызык иттемме үзеңне?
2 кыз. Ярар инде, Хәсәнне аптыратмагыз.Әйдәгез, тагын бер уен уйнап алабыз.
Хор. Әйдәгез, әйдәгез!
Малай. Машина, дип әйт әле.
- Машина.
- Менә синең башыңа
- Кабартма диген.
- Кабартма.
- Бәбәгеңне алартма.
- Пәрәмәч диген
- Пәрәмәч.
- Ике күзең тәгәрмәч.
- Әтиең кайда эшли?
- Комбайнда
- Мә, берне маңгаеңа (маңгаена суга).
- Нигә сугасың?
- Үзең сук, дидең бит!
Кыз. Ярар, сугышмагыз, җитте. Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Кара урманда бер убырлы карчык яшәгән, ди. Ул һәр елны урманга килгән. Бер баланы алып китеп сихерли икән.
2 кыз. Юк, сөйләмә, мин куркам. Я убырлы карчык үзе килеп чыгар.
3 кыз. Әнә, әнә, килеп чыкты да инде.
Музыка. Убырлы карчык керә.
Убырлы. Фу! Фу! Адәм исе килә түгелме соң? (Исни). Шулай шул, адәм исе (бии, әйләнә). Ә-ә-ә, күпме бала килгән икән монда. Тукта әле, тукта әле, күптән балалар урлаганым юк иде. Әһә, боларның барысын да сихерләп йоклатам да, берсен урлап китәм.
Убырлы балаларны сихерләп бии. Балалар утырып йокыга китәләр.
Убырлы. Әһә, барысы да йоклыйлар. Әгәр дә уянып бу малайны коткарырга килсәләр, мин аларның өсләренә утларымны җибәрәм. (Малайны алып китә)
Музыка астында балалар уяналар.
1 кыз. Дуслар, убырлы карчык Йосыфны алып киткән бит. Ничек тә булса аны коткарырга кирәк.
Урманга таба баралар. Аннан утлар килеп чыга.
Утлар биюе.
Балалар. Ут, ут, пешерә! (чигенәләр)
Утлар биюе убырлыны үзләре белән алып китәләр.
Музыка. Йосыф йоклый.
2 кыз. Дуслар, ә мин убырлы карчыкның сихерен ничек бетерергә икәнен беләм. Хәзер мин әфсен укыйм да, без кошларга әвереләбез. Аннан канатларыбыз белән җилпенеп сихерне куабыз.
Әфсен, төфсен,
Җилләр иссен,
Кызлар кошлар булып китсен.
Кошлар биюе.
3 кыз. Кызлар, кызлар, карагыз әле. Әнә Йосыф яңадан безнең арада. Убырлының сихере бетте.
1 малай. Карагыз әле, без ял иткән арада печән дә кипкән. Әйдәгез, җыеп алыйк инде.
Бию “Печән җыю”
4 кыз. Печән җыеп бетергән шатлыктан бер җырлап алсак та була.
Җыр “Печән өсте” Балалар җырлый-җырлый кереп китәләр.