Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)
материал (средняя группа)
Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sr.gr_.18.02.22.musa_zhlilnen_kyzyl_romashka_ezlre_buylap.docx | 24.14 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап»
(Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)
Тәрбияче: Солтанова Г.Г.
-2022-
Муса Жәлилнен "Кызыл ромашка эзләре буйлап» Максат: Балаларда герой–шагыйрь М. Җәлил, Бөек Ватан сугышы турында булган белемнәрен устеру.М.Җәлил иҗатына хөрмәт, мәхәббәт хисе тәрбияләү. Җиhаз: проектор, компьютер, М.Җәлил портреты,презентация. шигырьләр җыентыгы, китаплар күргәзмәсе, ромашка таҗлары.
Кичә барышы:
1. Оештыру моменты.
Кичэ «Боек шагыйрь Муса Жэлил «жыры белэн башлана.
Тэрбияче:- М.Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
- Муса Жэлил ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь , илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә. - Шагыйрь М. Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады.
«Бу юллар кайсы шигырьдән “ уены.
Тэрбияче: М.Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләреннән өзекләр укый, ә балалар шигырь исемен атыйлар.
Бу юллар кайсы шигырьдән “ уены
... Я сузып кына,
Я бик еш кына,
Кикрикүк... (“Әтәч”)
... Сикереп торды Марат
Күрә - эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап...(“Сәгать”)
... Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!(“Карак песи”)
Презентация:Муса Жәлилнен «Кызыл Ромашка»эсэре. Балалар, ни өчен бер ромашканың чуклары кызыл төстә?
- Ә кызыл төс нәрсәне аңлата? (ут, янгын, кан төсен аңлата)
- Бу вакыйга кайчан булган дип уйлыйсыз?(сугыш вакытында)
. Туган җирен яклап көрәшкән, илгә җиңү алып килгән кешеләрне онытырга һич ярамый.
- Туган халкын, җирен яклаган солдатларны нинди кешеләр дип әйтеп була? (герой, батыр, куркусыз, кыю,туган ягын яратучы кеше дип атап була)
“Кызыл ромашка” эсэрен сәхнәләштерү.
(Ромашкалар булып киенгән кызлар чыга һәм “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр).
(Салмак кына көй.Ромашкалар уяна).
1 нче ромашка:
Хәерле иртә сезгә!
Хәерле иртә, кояш!
Сезне мин күрүемә
Дусларым, бик шат!
2 нче ромашка:
Хәерле иртә, табигать!
Хәерле иртә, кошлар!
Назлап исә таң җилләре
Чык сулары ап-ак саф.
3 нче ромашка:
Чү, дусларым! Ни күрәм!
Бу ни бу, ни курәм?!
Әйт сиңа , ни булды?
Кемнәр каннарын койды?
4 нче ромашка:
Ап-ак синең таҗларын,
Ни өчен соң алланды?
Әллә берәр явызы
Берүне яралады?
5нче ромашка:
Әйт син дустым, ач серең,
Сөйлә безгә нәрсә булды.
Ни өчен ак чукларың,
Синең бүген ал канлы
6 нче ромашка:
Син дускаем әйт мина
Ник үзгәрдең нишләдең
Нидән кызыл чукларың
Нидән алсу төсләрең
Кызыл ромашка:
Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул бер үзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
(Кызыл ромашка сөйләгән вакытта интерактив тактадан сугыш сюҗетлары күрсәтелә).
Кызыл ромашка:
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик ошады Чулпанга.
«Ромашкалар биюе»
(“Каз канаты” көенә кызыл ромашка шигыр сойли»).
Сугыш, сугыш,кирәк түгел,
Кирәк түгел беркемгә.
Тыныч булсын, имин булсын,
Күкләребез гөмергә.
Ак таҗларым алсуланды
Ал төс алды гөмергә.
Яшим хәзер, көтеп сине,
Батыр егет гөмергә.
Егет китте, ә мин калдым,
Каным саклап чугымда.
Көн дә аны мин сагынып
Балкыймын таң нурында.
7 нче ромашка:
Сенелкәем син борчылма,
Килер батыр сугышчы.
Алыр сине кочагына,
Боекма син, елмайчы.
(Тыныч кына салмак көйгә кулбашын бәйләгән, ә икенче кулына байрак тоткан солдат керә).
Солдат:
Ерак илләр, ерак җирләрдән,
Алып кайттым җиңү байрагын.
Илем өчен, туган җирем өчен,
Җиңеп чыктым дошман капкынын.
Шушы алан шаһит булды төндә
Дошман белән минем сугышта.
Минем сөйгән алсу ромашкам,
Я, кайда син, кайда, кайда???
Тэрбияче:-Балалар нинди төстәге ромашкалар була? Алар кайда үсә?
-Кызыл төстәге ромашкаларны күргәнегез бармы?
-Ни өчен ак ромашкалар бар да гаҗәпкә калалар? -Кызыл ромашка нәрсә дип җавап бирә?
-М. Җәлил шигыренә ни өчен “Кызыл ромашка” ди? (Батыр сугышчының ярасыннан ак ромашканың чукларына кан тама, чәчәк кызыл төскә керә һәм туган иленең тынычлыгы өчен көрәшүченең кан төсен үзендә саклый.)
Шагыйрь дә киләчәктә туган иленең тыныч тормышта яшәвенә ышана.
Әңгәмә үткәрү.
Балалр: Сезнең каршыгызда нәрсә?- Болын.
- Болында нинди чәчәкләр үсә?- Ромашкалар.
- Алар нинди?- Ак, матур, чиста, саф, пакь.
- Дөньялар шушы чәчәкләр кебек гел чиста, саф, пакь булсын иде. Сугыш килмәсен иде.
- Мин сезгә ромашка таҗлары таратам,(Балаларга ромашка таҗлары таратыла, балаларлар шул таҗларга чэчэк исемнэрен эйтэлэр.)
- Карагыз балалар, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә кызыл ромашкабыз ак төскә керде.
- Ак төс – пакъ төс,
Чисталыкны, сафлыкны күрсәтә.
Шушы матур дөньяларда,
Илебез, туган халкыбыз өчен
Гомерен биргән кешеләргә
Дан җырлап, рәхмәт әйтеп,
Тыныч, имин тормышта
Яшәргә язсын.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат : балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"
Занятие построено с использованием элементов театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через разные пальчиковые игры "Волшебные ручки", у детей разв...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"
Занятие построено с использованием элементов театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через разные пальчиковые игры "Волшебные ручки", у детей разв...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
Муса Җәлилгә багышланган музыкаль кичә
dash; Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру;– балаларның танып-белү сәләтен, сөйләм телен үстерү;– өлкән буынга карата ихтирам, Туган илне ярату хисе тәрбияләү....
Кыш бабайның Яңа ел тамашасы! (зурлар төркемендә яңа елга багышланган бәйрәм)
Ике бала чыршы уенчыклары салынган тартма тотып керәләр. Тартмаларны идәнгә куялар. Чыршы бизәгән кебек сөйләшәләр.ЛИЯ Целый год в кор...