Науруз килэ, яз килэ
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Галимова Рима Николаевна

Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү; милли  горыф-гадәтләрне  барлау; туган илгә, туган якка карата  горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар: бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik_nauruz.docx28.63 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз килә, яз килә!

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырылган бәйрәм иртәсе программасы

Төзеде һәм үткәрде: 1 квалификацион категорияле тәрбияче Галимова Рима Николай кызы

Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү; милли  горыф-гадәтләрне  барлау; туган илгә, туган якка карата  горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар: бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

Җиһазлау: урман  күренешләре:  агачлар,  аз  гына  үлән, чәчәкләр, Кыш бабай, Нәүрүзбикә, урманчы, сыерчык, шүрәле, аю, куян маскалары, костюмнары, телеграмма

Алдан эшләнгән эш: балалар белән милли бәйрәмнәр, татар халкының йолалары турында әңгәмәләр уздыру, милли уеннар өйрәнү,татар рәссамнарының картиналарын карау; ата-аналарны  бәйрәм өчен атрибутлар  әзерләүгә тарту

Төркем тәрбиячесе: Кадерле балалар! Менә матур яз ае – март үтеп бара. 21 март көн белән төннең тигезләшкән вакыты. Борынгы заманда әби-бабайлар Яңа ел бәйрәмен шушы көнне уздырганнар. Аны Нәүрүз дип атаганнар. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчу эшләре алдыннан уткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бу көнне малайлар, кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.Сезнең игътибарыгызга мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тамаша кыла.

Залга милли киемнәр кигән кыз белән малай керәләр.

Милли киемле алып баручы кыз: Исәнмесез, кунаклар! Менә көткән бәйрәмебез дә килеп җитте. Нәүрүз бәйрәме башлана!

Милли киемле алып баручы малай: Кадерле кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! 

Залга сыерчык очып керә, кулына телеграмма тоткан

Милли киемле алып баручы малай: (Кызга карап.) Кара әле, Дарина, безгә  бер  кунак  килгән!  

Сыерчык (Лиана) Мин сыерчык-сыерчык,

                 Урманнан килдем очып.

                 Канатымда хатым бар!

                 Буең җитсә тартып ал!

Милли киемле алып баручы кыз: Ой, кечкенә  кошчык!  Ул    телеграмма  алып  килгән. (Телеграмманы укыган кебек кылана): “Мин  беләм ,  сез  мине  көтәсез.  Ләкин  мин  еракта,  урманда  яшим.  Урманда  бүреләр  дә  бар,  аюлар  да,  шүрәлеләр  дә!  Мин  куркам!  Миңа  булышыгыз!”  -  Нәүрүз

Данияр: Нишлибез инде, кемне җибәрик Нәүрүзне алып килергә? Үзем барыр идем дә бәйрәм үткәрәсем бар шул!

Милли киемле алып баручы кыз: Малайлар, кайсыгыз батыр?Нәүрүзне алып килергә кем булыша?

Батыр малай (Алмаз): Мин курыкмыйм, мин батыр!

Милли киемле алып баручы малай: Ярый,  син  урманга  бар,  безгә Нәүрүзне  бәйрәмгә  алып  кил!  Хәерле  юл  сиңа!!!

Алып баручы кыз белән малай  китәләр. Батыр малай- Алмаз агачлар арасында йөри.

Алмаз: Нинди  зур  урман!!  Биек  агачлар  да,  тәбәнәк  агачлар  да  үсәләр...  Менә  яшел  үлән  дә  ,  матур  чәчәкләр  дә  ...   Их!  “Мин  курыкмыйм,  мин  батыр!”  -  ә  юлны  мин  белмим  бит!  Кая  хәзер  барам  инде?   (башын  тотып,  аптырашка  калган  кеше  кебек  уйланып  тора)

Урманчы (Гомәр):Кем  бар  монда?  Минем  урманымда  кем  йөри?

Алмаз: Бу-  мин.

Урманчы:Ә  син  кем?  Синең  исемең  ничек?  Син  урманда  нишлисең?

  Алмаз: Минем  исемем  Алмаз. Безнең  бакчабызда    Нәүрүз   бәйрәме.  Ә  Нәүрүз  юк.  Балалар  аны  көтәләр.  Ә  кайда  ул?  Мин  белмим!!

Урманчы: Нәүрүз  урманда  яши,  ләкин  минем  вакытым  юк,  эшем  күп.  Менә  сиңа  чәчәкләр,  алар  сиңа  булышырлар.  Хәерле  юл!

Алмаз: Рәхмәт!  Сау  булыгыз,  урманчы  абый! (бара-бара  да,  агач  астында  йоклап  яткан  аюны  күрә) Әй, син,  ялкау,  уян  әле!  Миңа  Нәүрүз  кирәк!  Ул  кайда  яши,  син  беләсеңме?

Аю (Илнур):У-У-У!!!!  Мин  сине  хәзер  ашыйм!

Алмаз: Юк,  юк,  аю  дус!  Менә  сиңа  чәчәк!  Кара  әле,  нинди  матур!

Аю: Нинди  матур  чәчәк!  Нинди  матур!  Сиңа  Нәүрүз  кирәкме?!...Җырла!  Мин  сиңа  юлны  күрсәтәм!

Алмаз: (балаларга карап): ЗинҺар  өчен  булышыгыз!  Мин  начар  җырлыйм.

«Яз килә» җыры (халык сүзләре, Л. Хәйретдинова кое) башкарыла.

Яз килә, яз килә,

Яз килә, яз килә,

Кояш нурларын сибә.

Сыерчыклар кайталар.

Тып-тып итеп тамчы тама,

Аларга оя ясыйлар

Инде кар эреп бетә.

Мәктәптәге балалар.

Сыерчык, сыерчык,

Сайра талларга кунып.

Ояңны да син күреп чык

Язның хуҗасы булып.

Аю: Рәхмәт,  матур  җырлыйсыз. … Менә  бу  юл  белән  бар!

(Батыр  малай  юлны  дәвам  итә,  агач  артыннан калкып  чыккан   озын  бармакларны  күреп  туктый)

Алмаз: Нинди  озын  бармаклар!  Бу  ке-е-ем?

(Шурәле сикереп  чыга,  бармакларын  уйната-уйната  малай  янына  килә,  батыр  малай  чәчәген  шүрәлегә  тоттыра)

Шүрәле: (Мөхәммәт):Ах,  нинди  чәчәк!

Алмаз: Шүрәле,  син  беләсеңме,    Нәүрүз кайда тора?

Шүрәле: Беләм!..Ләкин  син  башта минем  белән  уйна!.. Аннары мин  юлны  күрсәтәм!

Алмаз: Уйныйм-уйныйм!

 “Шүрәле  белән  уен”

Шүрәле:

-Дустым,  кая  барасың?

-Урманда  син  нишлисең?

-Шүрәле  килсә - нишлисең?

(малайга  кул  болгап,  залга  балалар  белән  уйнарга  китә)

-Дуслар,  кая  барасыз?

-Урманда  сез  нишлисез?

-Шүрәле  килсә -  нишлисез?

(Балаларны  куркытып,  бармакларын  селкетеп  бара)

Алмаз:

- мин урманга  барам

- матур  чәчәкләр җыям

- аңардан  мин  качам

(тиз генә  агач артына кача)

Балалар:

  • Без  урманга  барабыз
  • Матур  чәчәк  җыябыз
  • Без дә  аннан  качабыз!

(шүрәле  якынлаша  башласа, балалар    битләрен каплыйлар)

Шурәле: Ярый, сезнең белән күңелле, менә юлың шуннан бар

Алмаз: Рәхмәт,  Шүрәле...(  китә  һәм  бераздан елап  барган  куянкайны  күрә)  Куянкай,  син  нигә  елыйсың?  

Куян (Азалия): Минем  аякларым  авырта.

Милли киемле алып баручы кыз: Балалар, куянның аяклары нигә авыртканын беләсезме? (Җаваплар: чөнки әнисе тыңламаган, әнисе алып биргән итекләрен кимәгән, тышта ялантәпи йөгереп йөргән )

 Алмаз: Елама!  Менә  сиңа  матур  чәчәк!  Син  ял  ит  (куянны  бер  түмгәккә  утырта),  балалар  сиңа  җыр  бүләк  итәләр,  ә  мин  Нәүрүз  янына  барам.

Милли киемле алып баручы малай: Дуслар, әйдәгез, куян  ял  итсен,  батыр  малай  хәзер  Нәүрүз  янына  китсен,   ә  без  җырлыйбыз  да  биибез (милли киемле алып баручы малай уртада кала, башкалар аны уратып басалар  һәм уен уйныйлар)

  “Күрсәт  әле,  үскәнем”  җырлы уены:

- Күрсәт  әле  үскәнем,  ничек  куян  сикерә?

- Күрсәт әле,  үскәнем,  ничек  кошлар  очалар?

- Күрсәт әле,  үскәнем,  ничек  карны  аталар?

- Күрсәт әле,  үскәнем,  ничек  кызлар  

бииләр?

Балалар:

Менә  шулай,  менә  шулай,  менә  шулай  сикерә  (очалар,  аталар,  бииләр)

Милли киемле алып баручы кыз: Минем дә биисем килеп китте!

Балалар татар халык биюен башкаралар

Батыр малай-Алмаз белән Нәүрүз керәләр

Милли киемле алып баручы малай: Карагыз,карагыз! Батыр малай безгә Нәүрүзне алып килә!

Гөляз:Борын-борын заманнан,

Болгар белән Казаннан

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар (барысы бергә). Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә! 

Залга башына чәчәк-такыя, остенә яшел күлмәк кигән, кулына яшел таяк тоткан Нәүрүзбикә керә.

Нәүрүз. Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Мин яз кызы - Нәүрүзбикә. Сезгә яз шатлыгы алып килдем! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.

«Нәүрүз һәм балалар» җыры

Нәүрүз. Йә, балалар, карагыз,

Тышта әнә килә яз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Сорыйбыз сездән, Нәүрүз,

Яз турында сөйләгез

Нәүрүз:Канат кагып ерактан

Кояш көлә биектән,

Кошлар кайта көньяктан.

Сөңге бозлар кыектан

Тамчы тама тып та тып,

Җиргә төшә сикереп,

Булмый аны туктатып.

 

««Тамчылар бии» җыры (3. Нури сүзләре, A. Батыршин кое) башкарыла. Карыйм да карыйм, сокланам,

Бу нинди иртә икән?

 Ьәрбер түбәдән су тама,

Каян су җитә икән?

Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр,

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Нәүрүз. Мине сагынып, көтеп алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Бигрәк уңган балалар икәнсез! Җырлыйсыз, биисез. Күңелле итеп бәйрәм итәсез. Минем, балалар, шундый шигырь ишеткәнем бар:

Биергә дә мин оста,

Җырларга да мин оста,

Әти-әни эшкә кушса,

Мин — авыру, мин — хаста.

Сезнең арада шундый балалар юкмы?

Балалар. Ю-у-ук!

Нәүрүз. Булмасын. Чөнки тырыш, хезмәт яраткан кешеләрнең генә теләкләре Нәүрүз бәйрәмендә кабул була. Хезмәт, тырышлык турында халкыбызның күп кенә мәкальләре бар. Ә сез аларны беләсезме? 

Нәүрүз  мәкальләрнең башын- балалар азакларын  әйтеп бетерәләр.

Эше барның ашы бар.

Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй һ. б.

 Ишектән Кыш бабай килеп керә

Кыш бабай: Кем  салкыннан  курыкмый?  Мин  хәзер  карыйм!  ...   Ә-ә-ә.  монда  яз  бар!

Нәүрүз: Әйе,  мин  монда.  Мин  балаларга  җылы ,  кояшлы  көннәр  алып  килдем.  Синең  вакытың  үтә,  Кыш  бабай!

Кыш бабай: Юк!  Әле  иртә!  Минем  вакытым  бар  әле!  Җирдә  кар,  салкын  көннәр.

Нәүрүз: Я,  Кыш  бабай,  тыныч  бул!  Балалар сине  яраталар,  алар  сиңа  шат!

Кыш бабай: (Үпкәләп)  Яратасыз-яратасыз...ә  нигә  яратасыз?  Мин  бит  салкын  көннәр  алып  киләм.

Ренат: Без  салкыннан  курыкмыйбыз.

Кар  белән  уйныйбыз,

Чанада да шуабыз

Чаңгыда узышабыз

Кыш бабай: Мин сезне уенга чакырам. Миңа  2  малай  кирәк.

Беренче  уен  “Кем  беренче?” 

- Менә  сезгә   кашык,  йомырка.

Икенче  уен  “Аркан  тарту”(башка балалар бн)

Өченче  уен  “Капчык  белән  йөгерү”(һәр  уенның  ахырында  Кыш  бабай  белән  Нәүрүз  ярышалар, һәр уенда да Кыш  бабай  артта  кала)

Нәүрүз: Кыш  бабай,  мин  күрәм,  сиңа  авыр.  Утыр!

Камил: Кыш бабай,әкият сөйләп курсәтимме? (Алдавыч әкият сөйли)

Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер әби белән бабай. Аларның өйләре булган ди таштан. Кәҗәләре йөргән ди таштан. Этләре булган ди Каштан. Сөйлимме кире баштан?

Кыш бабай: Сөйлә әле улым

Камил: Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер әби белән бабай. Аларның өйләре булган ди таштан. Кәҗәләре йөргән ди таштан. Этләре булган ди Каштан. Сөйлимме кире баштан?

Кыш бабай: Юк,юк, сөйләмә, бу әкиятнең азагы юкмени соң?бер дә бетәргә ошамаган. Мин  китим  инде. Киләсе елга кадәр көч җыярга кирәк.

Балалар: Ярар, Кыш бабай, без сине көтеп калабыз!

Нәүрүз: Мине дә урмандагы җәнлекләрем сагынганнардыр, алар да язны зарыгып көтәләр, барып килим әле урман җәнлекләрем янына

Бәйрәм «Яз җыры» (M. Әндәрҗанова сүзләре һәм кое) белән тәмамлана. Кояш сибә җылы нурын

Болын, кырларга.

Без җыйналдык, язны мактап,

Биеп җырларга.

Кушымта: Яз! Яз! Яз!

Син кояшлы яз.

Яз! Яз! Яз!

Нурга юмарт яз.

Син елмайгач, гөрләп ага

Елга, инешләр.

Син елмайгач, сайрый башлый

Нәни кошчыклар.

Кушымта. Яз нурлары — көмеш нурлар

Сибелсен җиргә.

Яз шатлыгы, яз бәхете

Телибез сезгә.

Кушымта.

Милли киемле алып баручы кыз: Дуслар, бәйрәмебез ахырында шуны әйтәсе килә

Нәүрүзбикә җиргә килә

Бары яз җиткәч кенә,

Сыерчык сайрап үтте.
Һавалар зыңлап китте.
Шатлатланып каршы алыгыз,
Яз җитте бит,  яз җитте!

Милли киемле алып баручы малай: Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде, яз килде.

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Төркем тәрбиячесе: Балалар, сезгә бәйрәм ошадымы? Исеме ничек булды соң бәйрәмнең? Кунакка кемнәр килде? Әйе, бүген  Кыш бабабызны ныклап озаттык, балалар, ул киләсе елда гына көч җыеп киләчәк. Ә Яз кызы Нәүрүзбикә безнең белән кала.

Хәзер әйдәгез, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына кул чабып рәхмәтебезне җиткерик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...