Өлкәннәр көне
методическая разработка
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Гомүми усеш бируче №5 Актаныш балалар бакчасы»
«Өлкәннәр көне»
“Ягез әле, әбиләр!”
Күңел ачу
Музыка җитәкчесе: Салихова Ч.Д.
Актаныш
Зал бәйрәмчә бизәлгән.
1нче бала. Мин бәйрәмнәр яратам
Бәйрәм булса күңелле.
Яңа күлмәктән генә
Йөрисең гел ул көнне.
2 нче бала. Әни бәлеш пешерә-
Май чыжылдый табада.
Көлеп тора әти дә,
Күңелледер аңа да.
3нче бала. Кунак килә ул көнне,
Инде кунак килсәме!
Күчтәнәчләр белән
Шып тутыра кесәне.
4 нче бала. Яки үзең барасың
Кунак булып берсенә.
Бәйрәмнәр күңеллерәк,
Кунакка йөрешсәләр
Кешеләр бер-берсенә.
5 нче бала. Нинди бәйрәм соң бүген?
Һәммәсе көлеп тора
Уйныйсы да, биисе,
Җырлыйсы килеп тора.
Җыр:” Бәйрәм бүген”
Күтәренке күңелле
Бар да көләч, шат бүген.
Күктә кояш елмая.
Яшерә алмый шатлыгын.
Тып-тып тама тамчылар
Җырлап бәйрәм көенә.
Бәйрәм бүген, бәйрәм!- дип.
Тамчылар да сөенә.
Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген безнең дә
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммә безнең дә.
(Тәрбияче өлкәннәрне тәбрикли.)
Кем соң минем әби?( Роберт Миннулин)
6 нче бала. Минем Әби бик тә кызык
Кеше ул
Ләбибәләргә-Хәбибәләргә
Сәгыйтьләргә
Күрше ул...
Ул - әтинең Әнисе,
Апамның Дәү Әнисе,
Ул минемдә Дәү Әни,
Ул инде бик Дәү Әби.
Сезнең җылы сүзегез
Минем өчен дәва,- ди.
Бабам: ”Карчык,”- ди.
Малайлар: ”Бал әби”,- ди.
Сәрби әби:”Яшьтәш”,- ди.
7 нче бала. И, Сәхипямалкаем,
Син һаман да япь-яшь?- ди.
Әбиләргә- Ахирәт ул,
Бар авылга- авылдаш:
Бөтен авыл хәлен белде
Бервакытны авыргач.
8 нче бала. Хәзер хезмәт ветераны
Лаеклы Пенсионер,
Ә кечкенә чакта менә
Булган ул да Пионер.
Минем әби
Сиңа кем була инда?
Соң үзең, уйла инде!
Тәрбияче:
- Бүген без” Ягез әле, әбиләр!” Конкурсы уздырбыз!
Катнашучылар белән танышып китик.
(Тәрбияче әбиләргә сорау бирә):
- Тормышыгыздагы иң шатлыклы көнегез?
- Һәр кеше өчен иң мөһиме дөньяда үз урынын табу дип әйтәләр. Сез моңа ирешә алдыгызмы?
- Бала чакта, үсмер чагыгызда кем буласыгыз килгән иде?
- Ни өчендер үкенгәнегез булдымы?
- Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
Тәрбияче: Бүгенге кичәбездә катнашучы әбиләр өлкән кешеләргә еш туры килә торган авырлыкларга, тормыш каршылыкларына карамастан күңел көрлеген, зиһен үткенлеген саклап калганнар. Безнең әбиләр бу сүзләрнең хаклыкларын үз тормышлары, эшләре белән раслаган.
Хезмәтләре, тырышлыклары өчен, улларына-кызларын , оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әбиләр әйтеп бетереп булмаслык хөрмәт-ихтирамга лаек. Сездә әбиләрегезне яратыгыз, уйламыйча әйткән сүзләрегез белән аларның күңелләрен яраламагыз, аларга карата игътибарлы булыгыз, аларның теләкләрен, гозер-үтенечләрен колак яннарыгыздан уздырып җибәрмәгез.
Бабайга бүләк.
9 нчы бала. Өйдә кеше юк, тып-тын
Матур буяулар таптым,
Стенадагы обойга
Рәсем ясыйм бабайга.
«Тагын кая ясыйм»,- дип
Йөргәндә эзләп урын
Әни кайтты, шаккатты-
Ниләр эшләдең кызым?
Кичкә килә кунаклар,
Ни хәл итәбез, җәфа,
- Минем бүләгем әзер,
Ә син бәлешләр яса.
Җыр:”Түбәтәй”.
Минем бабай кия иде,
Түгәрәк бер түбәтәй.
Бер карадым көмеш төсле,
Бер карадым бәрхеттәй.
И җиткереп бии әткәй,
Каты бии җизнәкәй,
Яшел түбәтәйләрегез
Җиргәтөшеп җитмәгән.
Матур кызлар күзен алмый
Яраталар бизәкне.
Матур кызлар елмаюы
Өзгәли шул үзәкне.
Түбәтәй сез егет булсаң,
Читтә генә торырсың,
Түбәтәйләр генә кисәң
Мәхәббәтле булырсың.
Әбиләрдә кунакта.
10 нчы бала. Коймагы да коймагы!
Агып тора каймагы,
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора,
Кайнар!- яланкул тотма,
Тәмле телеңне йотма,
Син телеңне йотсаң, Гөлнара,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?
Җыр:” Кунак әби”.
Әбиемне көтеп алам,
Авылда яши бит ул.
Ул килгән көн бәйрәм
Аның белән рәхәт шул.
Әби килгәч үзебездә
Кунак кебек йөрибез.
Тәмле әйберләр пешереп
Ашата әбиебез.
Гел елмаепкынатора
Барыбызны да көйләп.
Кич утырганда, җыелып,
Көлдерә кызык сөйләп.
Әбекәм, син, кадерлем,
Тагын кайчан килерсең?
Җәй җиткәч, синең яныңа
Үзем барам, күрерсең.
Дәү әнием.
11 нче бала. Һәр иртәне иркәләп
Дәү әнием уята.
Көләч йөзле әбиемне,
Курчагым да ярата.
Курчагым белән без аңа,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Уйнап аргач, дәү әнинең
Әкиятләрен тыңлыйбыз.
Әбиләр каян килә ?
12 нче бала. “Иң ягымлы кешем шул син,
Әбием, бердәнберем!
Өйрәт әле, мин дә белим
Әби булуның серен”.
Әби көлә:”Әби булу
Тора бары оныктан.
Мин бит әби булдым, кызым,
Нәкъ син туган минуттан”.
Тәрбияче: Әбиләргә беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул ”Бала баласы балдан татлы”дип атала.
Хөрмәтле әбиләр, берничә минуттан соң сез оныгыгызның иркәләп әйтелгән исемен әйтергә тиеш. Бәлки алар берничәдер; исегегезгә төшерә торган арада сезнең өчен бию. (Бию)
Әбиләрнең җаваплары тыңлана.
Тәрбияче: Жюри, берничә конкурска нәтиҗә ясый. Ә без икенче конкурсны башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.
- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)
- Америка акчасы. (доллар)
- Көн белән төн нәрсәбелән бетә?(н хәрефе)
- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)
- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)
- Нинди шәһәрдән аркан ишеп була?
Тәрбияче: Безнең әибләр белемнәре белән оныкларын гына түгел безне дә шаккаттыра. Жюри беренче ике конкурска нәтиҗә ясаган арада, сезне азрак ял иттереп балалар такмаклар җырлап китәрләр:
Җыр- такмак ”Әбиемә”
Әбием!Әбекәй!
Син мине әрләмә,
Пенсия акчаңа
Шоколад җәлләмә.
Әбием! Күз нурым!
Мин синең җүнсезең!
Әбием! Бәгърем!
Яратам мин сине.
Дөньяда бердән- бер,
Сөекле әбекәй син!
Тәлинкә ватканны
Әнигә әйтмә син!
Әтине сөям мин,
Әнине сөям мин,
Әбием! Ә сине
Күберәк сөям мин.
Әбием! Син мине
Сукмыйсың, какмыйсың,
Син мине сөясең,
Син мине яклыйсың.
Тәрбияче: Безнең әбиләр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алар тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Әбиләр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән бу конкурсны уйлап таптык. ”Педагог әби” конкурсын башлыйбыз. (Һәр әби сорауларны укый, җавабын уйлый тора.) Әлфия белән Гөлфия сезгә җыр бүләк итә.
Җыр: ”Әбием”.
Иртән торсам кояш чыгып
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап
Коймагы пешкән иде.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе-
Барысы безгә карата.
Әби безгә ”тәмле ашлар-
Һәммәсен пешерәм”,- ди.
Балаларым, сез дигәндә
Барысына өлгерәм,- ди.
Әби шулкадәр сагынган
Башлардан сыйпап ала
Яныннан узып киткәндә
Аркадан сөеп кала
Әбиләргә сораулар.
- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?
- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?
- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?
- Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?
- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?
- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.
Тәрбияче: Әбиләребез әзерләнгәндә балалар шигырь сөйли.
Дәү әнигә барабыз.
13 нче бала.Әлли,әлли,әллилә,
Барабыз дәү әнигә!
Дәү әнигә барабыз.
Һәммәсен дә алабыз:
Әлфияне алабыз,
Гөлфияне алабыз.
Рифат белән Азатны
Бер арбага салабыз.
14 нче бала. Әлли, әлли, әллилә,
И рәхәт дәү әнидә?
Алмагачлар астында,
Түр тәрәзә каршында,
Кошлар сайрап торганда,
Өчпочмак ашаганда...
15 нче бала.Әлли, әлли, әллилә,
Калабыз дәү әнидә!
Калабыз бөтенләйгә,
Кыш та торырга, җәй дә.
Рифат белән Әлфия
Бүтән авырмасын дип
Дәү әнием гомергә
Ялгызы тормасын дип,
Әти яңа өй сала,
Зу-ур сыер сатып ала.
Вәт!
(Әбиләрнең җаваплары тыңлана.)
Тәрбияче: Киләсе конкурсыбыз ”Телеңне йотарлык” дип атала. Алар үзләре белән тәмле- тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр, алар бу ризыкларны пешерү серләрен безгә дә әйтерләр.
(Әбиләр үзләре пешергән ризыклар турында сөйлиләр.)
Тәрбияче: Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт!
16 нчы бала. Дәү әнием, дәү әтием!
Сез бит минем йөрәккә иң якыны.
17 нче бала. Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә сезгә бүләк итәсе.
18 нчы бала . Дөньядагы матур сүзләрнеңдә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
19 нчы бала. Яшәгез сез мәжңге яшь булып,
Оныкларга терәк булып.
Барсы бергә: Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта
Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез, оныкларыгыз белән бергәләшеп, тәмләп чәй эчеп алыйк.
- Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!