"Әниләрнең җылы кочагында"
материал (старшая группа)

Мухтарова Разиля Рафаилевна

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән бәйрәм сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_kone.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Әниләрнең җылы кочагында”

                                     Төзеде :

                                                 Мөхтәрова Рәзилә Рафаил кызы  

                                                1категорияле тәрбияче

2019 ел

 “Әниләрнең җылы кочагында”
А.б: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Безнең иң матур, мөлаем, сөйкемле, газиз әниләребез! Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз.

 Зилә:Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Һәрберебезнең иң кадерле кешесе ул әни һәм никадәр яратсак та, никадәр яхшы сүз әйтсәк тә, бу аздыр кебек.

 Фаиль:Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

 А.б: Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.
 Җыр: “ Хәерле көн!”                                                     

А.б:Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово, которым называют самого близкого, дорогого, единственного человека. Мама следит за нашей дорогой. Материнская любовь греет нас до старости.

Н.Аяз:На свете добрых слов немало,
Но всех добрее и важней одно
Из двух слогов простое слово: «мама»
И нету слов дороже, чем оно.

Хәлимә:
- Дорогие мамы!
Поздравляем вас с Днем Матери.
Без сна ночей прошло немало,
Забот, тревог не перечесть.
Земной поклон вам все родные мамы
За то , что вы на свете есть !

А.б: Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык…. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

(Залга балалар керә)

Зәмилә:
Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

Ильяс: 
Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

Алинә:
Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

Иркә сүзләр-синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием теләгең дә!

Булат: 
Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Ильвина:
Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Кәрим:
Гел шулай нур сибеп

Яшә син,әнием!

Исәнлек-саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

                                           Җыр : “Ах,какая мама...!”

Нариман: Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

С.Эмиль: Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

А.б: Кулларда нәни йөрәкләр,

Бу - мәхәббәт билгесе.

Газиз балаларыгызның

Хөрмәт итү билгесе.

Чын күңелдән бирәбез,

Югалтмыйча саклагыз.

Бәйрәм бүләге диеп

Кабул итеп алыгыз.

(Балалар бүләкләрен тапшыра)


А.б: Безнең әниләр һәрвакыт “Иң-иңнәр”. Моны тагы бер дәлилләр өчен без сезгә балаларыгыз белән төрле уеннарда катнашырга чакырабыз.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карарбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

-         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

-         Ана куены (туннан җылырак)

-         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

А.б: Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

                                                      Балалар шигырь сөйли.

Г.Аяз: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең Әниләр!

Назлыгөл:: Әни сүзе-иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Әмир:: Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

Мәдинә: Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

Самат: Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

З.Эмиль: Әнием – син бергенәм
Иң якыным, гөл генәм.
Дөньяларда иң яраткан
Якын кешем – Син генә!

Г.Эмиль:Бүген бәйрәм көнендә
Эниләрне котлыйбыз
Шатлык,бәхет,сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез!

Илнур:Әни булганда - дөнья ямьлерәк,
Күлмәкләр матур,ашлар тәмлерәк.
Әни булганда –яшәве рәхәт,
Рәхмәт Әнием,Сиңа зур рәхмәт!
                                         
  Җыр : “Рәхмәт Әнием”

А.б: Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз. (4 бала һәм 4 әни)

-         Балагыз нинди төс ярата?

-         Нинди кием кияргә ярата?

-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

А.б: Булдырдыгыз, әниләр, бик зур рәхмәт. Ә хәзер балалар башкаруында бию карап китик.

(Балалар бии)

Балалар шигырь сөйли:

Чулпан: Җанга ятышлы һәр сүзе

Җилдән дә җитез үзе

Карашыннан нур бөркелә

Кояштай көләч йөзе.

Караңгыда аем минем,

Күктә якты йолдызым,

Олы бәхет, шатлык тели

Сиңа яраткан кызың.

Динә: Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белә.

Р.Аяз: Мин әниемне яратам

Ул да мине ярата

Шуңа һәркөн йокымнан

“Улым” диеп уята.

1а.б: Бәйгебезне дәвам итәбез. Әниләребезнең ашлары һәрвакытта да тәмле була, ә әниләр баланы ничек ашатасын онытмадылар микән? Әйдәгез, тикшереп карыйк. Чираттагы бәйгебез- “Баланы ашат” дип аталыр. (Әниләр күзләрен бәйләгән килеш балаларына йогурт ашаталар).(4 әни һәм 4 бала)

А.б: Алдагы бәйгебез “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз. (1 әни)

- Балагызның исеме ничек?

- Балагызның фамилиясе ничек?

- Балагызга ничә яшь?

- Балагызның әтисе ни исемле?

- Балагызның аяк киеме размеры?

- Балагызның туган көне кайчан?

- Балагызның күз төсен нинди?

- Балагыз нинди группага йөри?

- Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

А.б: Акча саный беләләр безнең әниләр! Булдырдыгыз, бик зур рәхмәт. Алда безне музыкаль бәйге көтә. Бәйгенең исеме “ Угадай мелодию” дип атала. Музыка уйный, ә сез аның нинди җыр икәнен әйтергә тиешсез.

....................................

Следующая игра называется «Загадки-шутки».

1.На какое дерево садится ворона во время проливного дождя? (На мокрое)

2.По небу летели птицы: лебедь, стрекоза, воробей и шмель. Сколько всего летело птиц? (2)

3. На что похожа половина яблока? (На 2-ю половину)

4. Без чего человеку жить нельзя? (Без имени)

5.Что случится 30 февраля? (Ничего: в феврале 30 дней не бывает.)

6. Когда машина едет, какое колесо не крутится? (Запасное)

7.Почему львы едят сырое мясо?  (Не умеют готовить)

8. Может ли петух назвать себя курицей? (Нет: не умеет говорить.)

9. Какой рукой лучше размешивать чай? (Лучше это делать ложкой.)

10. Назови имя первой женщины-летчика? (Баба-Яга)

А.б: Әниләребез бик күп беләләр, афәрин!


А.б: Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен, алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.