Әниләр көне
материал (подготовительная группа)

Галимуллина Раиля Кияметдиновна

Развлекателҗная программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kone.docx32.45 КБ

Предварительный просмотр:

-Хәерле көн, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык . Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

-   Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык....Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

 Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Тәрбияче:, балалар! (Балаларга шкатулка күрсәтелә). Балалар, бу нәрсә икән?- Әйе, дөрес

әйтәсез бу кечкенә генә шкатулка. Әмма ул серле, аның эчендә нәрсә бар икән, белергә телисезме? – Әйе!

(Эченнән хат ала һәм укый).

“Кадерле балалар! Без сезнең барыгызны да яратабыз. Бу сорауларга җавап бирсәгез, уеннарда

катнашсагыз, без бик шат булыр идек. Сезнең шат күңел белән өйгә кайтуыгызны көтеп, әниләрегез.”

(Алып баручы сораулар язылган кәгазьне укый һәр балага сораулар бирә).

-Ралия, матурым, өстеңдәге матур күлмәкне сиңа кем алып кайтты?

-Рамилә, үскәнем, сезнең өйдә тәмле ашларны кем пешерә?

-Айзилә, акыллым, синең чәчләреңне кем тарый?

-Данияр, алтыным, сезнең өйдә бәлеш, өчпочмакларны кем пешерә?

-Ралинә, үскәнем, сиңа матур курткалар кем алып кайта?

-Нәзилә, акыллым синең бакчадан кайтуыңны көтеп тәмле чәйләр әзерләп кем тора?

Тәрбияче: Балалар, сез бик матур җаваплар бирдегез. Күңел ачу кичәсе кемнәргә багышлан димәк ? –

Дөрес, балалар, бүген сезнең белән безнең өчен кадерләрнең кадерләре булган әниләребезнең бәйрәмен

бәйрәм итәбез икән.

Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул-безне иң якын кеше.

Ул, белегез, кем?

-Балалар: Әни!

Ана назы – жирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек жыр – бишек жырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, аяз күк йөзе һәм эшегедә,

чиксез шатлык – куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның

киләчәге якты булсын! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз

Тал бишекләрдә тирбәтеп

Кем ул көйләр көйләгән.

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

Безгә бөтен көчен биреп

Назлап сөеп үстергән.

Давылларда адашмаслык

Һич бетмәслек көч биргән.

Менә шуңа иң изге сүз

Әни сүзе була ул!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни узе була ул! (Бергә)

*

Әни- өйнең кояшы

Бик кадерли ул безне.

Аның җылы карашы

Җылыта күңелебезне.

Бүген әниләр бәйрәме.

Зур бәйрәм бүген бездә.

Әниемнең бәйрәменә

Җыелдык барыбыз да.

*

 Әни бүген бик сөенгән

Елмаеп, дәшеп тора.

Бит алмалары кызарып

Нурлары чәчеп тора.

Әниемнең шат булуын,

Елмаюын көтәм мин.

Бәхет теләп, шатлык теләп

Аны тәбрик итәм мин.

*

 Бик күңелле, бик рәхәт!

Әниләр көне булгач.

Әниләргә булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

Җырла, дисәләр, җырларбыз

Бер дә каршы килмәбез.

Әй, әниләр, ишетегез!

Сезнең өчен җырлыйбыз да биибез!

*

 Әнидән дә кадерлерәк

Дөньяда кем бар икән?

Аларның чын кадерләрен

Һәркем дә белә микән?

Язмыш сынауларындада

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

.

 Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Әни, әнием, әнкәй! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр.

Сабый баланың теле дә “әннә” дип ачыла бит. “Әнием” – күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме

мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул.

Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, ышанычлырын акларга үзеңне үрнәк

тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

Җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләр – ул безнең әниләребез.

*

 Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә,

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

*

Әни ул-якты кояш.

Әни ул –исле чәчәк.

Аңа күрсәткән яхшылык

Үзеңә үк киләчәк.

*

 Әнием, кадерлем!

Син энҗе бөртегем.

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

*

Әнием, әнием,

Иң кадерлем син минем!

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын,

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

*

Әниләрне тыңлагыз,

Рәнҗетмәгез, сөегез!

Җир йөзендә иң кирәкле

Алар – шуны белегез.

*

 Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

*

Бергә:Һәммәбезгә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!

 

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

 

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Чыннан да әни өйдә булганда безгә бик рәхәт. Ә әнигә кайчан рәхәт соң,

беләсезме? Дөрес, әгәр син әниеңнең сүзен тыңласаң, уйнаганнан соң уенчыкларны җыеп куйсаң, аның

кәефе дә яхшы булыр, ул сине тагын да ныграк иркәләр, яратыр, үскәнем, акыллым , дияр. Ә сез, балалар,

өйдә әниләрегезгә булышасызмы соң? Әйдәгез әле, ничек булышканыгызны сөйләп күрсәтегез әле.

*

Әни пәрәмәч пешерә,

Вак итеп , тәмле итеп.

Без табында чәй әчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

*

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәр эшләп ашарга.

*

 Мин әнигә булышам

Табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

*

 Мин әнигә булышам,

Урын-җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм,

Керләрне дә төрешәм.

 

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

Тәрбияче: Ягез, балалар, хәзер карыйбыз кем әнисенә өйдә булыша икән? Кем дә кем уенчыкларны беренче

җыеп бетерә, шул уңган-булган, әнисенең ярдәмчесе була.

Уен”Уенчык җыю”.

Тәрбияче: Алъяпкыч, яулык күрсәтелә, ә бу әйберләр нәрсә өчен кирәк соң? Дөрес, тәмле ашлар

әзерләгәндә кия торган киемнәр. Нәрсәне ничек кигәнне беләсезме? Әйдәгез тикшереп карыйк әле.

Уен “Алъяпкыч кию”.

Минем әни иң назлысы, ягымлысы,

Минем әни иң әйбәтне, иң матуры.

Җырлар көйләп, эшләр эшләп көннәр буе

Йөри өйдә, әйтерсең лә кояш нуры.

 

***

 Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

 

Әниемнең җылы назын

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

 

***

 

Гел күрәсем килеп тора әниемне

Көтеп торам тизрәк өйгә кайтуыңны

Бер елмаеп “Улым”диеп әйтүеңне,

Ничек кенә әйтеп бирим сагнуымны.

 

Матур да син, назлы да син, якын да син

Шуның өчен яратам бит үзеңне мин.

Очар коштай канатланып кайтам өйгә

Бик тиз генә куеныңа сыеныйм мин.

 

***

 

Әнием минем, кадерлем,

Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине үпкән.

 

Дөньяда иң яхшы кеше

Һәркемнең дә үз әнисе.

Сабыйларын үстергәнче

Әле аңа күп “биисе”.

 

Тәмле аш та, назлы сүз дә

Көтәбез без әниләрдән.

Әни түзә, сабыр итә

Яшь чыкмасын тик күзләрдән!

 

Нәни генә уңышка да

Чын күңелдән сөенүче.

Авырганда безнең өчен

Чын күңелдән көенүче.

 

Бары әни, әни генә

Сабыр итеп көн күрүче.

Балалары хакларына

Көне-төне тир түгүче!

 

Тәрбияче: Балалар, сез шундый уңган-булган икән, тиз арада бу биремне дә башкарып чыктыгыз. Тагын

ниләр эшли беләсез соң сез?

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз

Һәм керләр дә уабыз.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

Тәрбияче: -Булдыгыз, балалар! Ял да итеп алыйк. Бер хикәя тыңлагыз. Кечкенә генә кыз урамда әнисеннән

артта калган. Үз янында әнисен күрмәгәч елый башлаган. Аңардан кешеләр: – Син нигә елыйсың?-дип

сораганнар. Кыз:- Мин әнине югалттым, – дигән. Кешеләр: – Елама, хәзер әниеңне табарбыз. Синең әниең

нинди? – дип сораганнар. Кыз аларга: -Сез белмисезмени? Бик матур минем әнием! – дип җавап биргән.

-Балалар, сез менә хәзер үзегезнең әниләрегезгә нинди матур сүзләр белән эндәшәсез икән, сезнең

әниләрегез нинди икәнен уенда сынап карыйк.

Уен “Әниемә иң матур суз”.

(Балалар түгәрәккә басалар һәм көй уйнаганда туп йөртелә, көй туктауга туп кемдә кала, шул бала

әнисенә багышлап ягымлы, матур сүз әйтә).

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,

Утырмагыз аптырап.

Рәхәтләнеп ял итегез,

Бер безнең белән уйнап.

Уен “Күз бәйләп әниеңне таны”.

Тәрбияче: -Булдырдыгыз, балалар! Сез әниләрегезне бик нык яратасыз икән. Ә хәзер, әйдәгез, әниләргә “Өч

кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтик.

Әкиятне сәхнәләштерү.

Тәрбияче: -Кадерле балалар, менә мин сезнең әниләрегезнең беркайчан да авырмауларын, һәрвакыт шат,

көләч булуларын, гел елмаеп торуларын телим. Бервакытта да әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр

белән күңелләрен төшермәгез.

ни (Н.Дәүли)

                   Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.

Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!