Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма
материал

Миназиева Гульнара Ярулловна

Балалар бакчалыры өчен бәйрәм сценарияләре/Проект

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ  БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ «САТЛАМЫШ  «КОЯШКАЙ»  БАЛАЛАР БАКЧАСЫ»

        Проект эше

Тема: “Балалар бакчасында билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле”

Проектта катнашучылар:Тәрбияче,балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар,ата-аналар.

Проектны тормышка ашыру вакыты:өч ай

                                             

                                                  Эшләде: Тәрбияче Миназиева Гөлнара Ярулла                                                                                                                             кызы

Эш урыны: Апас районы Сатламыш “Кояшкай”

 балалар бакчасы”

                                                Теманың актуальлеге: 

Икетеллелек турында закон кабул ителүгә шактый вакыт үтүгә дә карамастан, рус милләтеннән булган кешеләр тарафыннан әлеге канун бик авыр кабул ителә. Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен аның актуаллелеген арттырырга, ниндидер стимул булдырырга, кызыксыну булдырырга кирәк. Без тәрбиячеләр үзебезнең көндәлек эш планнарында һәр көн саен УМК буенча ниндидә булса эшчәнлекне күрсәртергә бурычлы. Моны тормышка ашыру  балалар бакчасында бик акырынлык белән бара иде. Әлеге проблеманы чишү, телгә карата кызыксыну уяту, тәрбиячеләрнең эшен җиңеләйтү максатыннан мин әлеге темага тукталырга булдым.

Максат: уртанчылар төркемендә татар телен кызыклы һәм җиңел иттереп өйрәнү өчен, дидактик уеннар тупланмасын булдыру һәм практик яктан нәтиҗәлелеген билгеләү.

Гипотиза: Балалар бакчасында ничек итеп җиңел генә икетеллелекне тормышка ашырып була?

Тема: Балалар бакчасында билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Бурычлар:

Үстерелешле:

- логик фикерләүне үстерү;

- пространствода ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү;

- синтез һәм анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү;

-  коммуникатив сыйфатларны үстерү.

- танып белү сәләтен үстерү

-  иҗади күзаллау сәләтен үстерү;

- иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

Тәрбияви:

  • иптәшләренә, олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү;
  • коллективта итәгатьле  итеп аралаша белү сыйфатлары булдыру;
  • үз фикереңне төгәл, матур җөмләләр белән белдерә белү сыйфатлары тәрбияләү.

Гамәли:

  • уен аша сүзләрнең тәрҗемәсен истә калдыру;
  • тәрбияче сөйләме аша татар теленең җөмлә төзелешендәге гади конструкцияләрне абстракт күзаллау;
  • диалогта аңлы рәвештә җавап бирүгә ирешү (ясалма калаплар булдырмау).

Проектта катнашучылар: Тәрбияче,балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар.

Проектның тибы:  иҗади эзләнү

Проектны тормышка ашыру вакыты:өч ай

Проектның дәвамлылыгы: озак вакытлы

I. ӘЗЕРЛЕК ЭТАБЫ

- Проектның  темасын  сайлау.

- Проблема  кую.

- Проект буенча материал җыю.

- Әти-әниләр өчен  инфармацион   папкалар ясау.

-  Проект өчен кирәкле рәсемнәр җыю;

-  Әти-әниләр белән  берлектә  дидактик уеннар өчен кирәкле атрибутлар ясау  (Һәр ягына рәсем төшерелгән  кубиклар, махсус сумка-рюкзаклар һ.б. ясау).

- Дидактик уеннар тупланмасын булдыру (папка);

- Дидактик уеннар тупланмасының электрон вариантын ясау.

- Дидактик уеннарны үткәрү буенча аңлатма уздыру.

II. ТӨП ЭТАП

  • Шөгыльләр вакытында балалар белән дидактик уеннар уйнау;
  • Проектны тормышка ашыру вакытында балаларның кызыксыну дәрәҗәләрен һәрдаим күзәтү астында тоту.

III. ЙОМГАКЛАУ ЭТАБЫ

-Тәрбияче,  әти-әниләр катнашында киңәшмә үткәрү;

  • Проектның уңай һәм кимчелекле якларын билгеләү;
  • Проект уңышлы дип табылганда, башка  тәрбиячеләрне дә бу эшкә тарту.

IV. ПРОЕКТНЫҢ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ.

Тәрбияче, әти-әниләр,  проектны уңышлы дип санаган очракта, балалар бакчасында уртанчылар төркеме өчен әзер дидактик уеннар тупланмасын тәкъдим итү.

Көтелгән нәтиҗә: Рус телендә  сөйләшүче  балалар дидактик уеннарны җиңел итеп, аңлы рәвештә уйныйлар, телгә карата кызыксыну арта.

            ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУНЫҢ ПЛАН-СХЕМАСЫ.

Т/С

Эш төре

Үткәрү вакыты

      Җаваплы

I. ӘЗЕРЛЕК ЭТАБЫ

1.1.

Проект буенча материал җыю

Октябрь

Тәрбияче Миназиева Г.Я.

1.2.

Әти-әниләр белән  берлектә  дидактик уеннар өчен кирәкле атрибутлар ясау (Һәр ягына рәсем төшерелгән  кубиклар, махсус сумка-рюкзаклар һ.б. ясау).

Октябрь

(1,2 атна)

Хазипова Дарья һәм Хазипов Артем

аның әти - әниләре

1.3.

 Проект өчен кирәкле рәсемнәр җыю;

Октябрь

(3,4  атна)

Тәрбияче Миназиева Г.Я.

1.4.

Дидактик уеннар тупланмасын булдыру (папка);

Ноябрь

(1,2 атна)

Тәрбияче Миназиева Г.Я.

1.5.

Дидактик уеннар тупланмасының электрон вариантын ясау.

Ноябрь

(3,4 атна)

Тәрбияче Миназиева Г.Я.

1.6.

Дидактик уеннар тупланмасының кәгазь һәм электрон вариантына аңлатма бирү;

Декабрь

(1 атна)

Тәрбияче Миназиева Г.Я.

II. ТӨП ЭТАП

2.1.

Шөгыльләр вакытында балалар белән дидактик уеннар уйнау;

декабрь

Тәрбияче Миназиева Г.Я.

2.2

Проектны тормышка ашыру вакытында балаларның кызыксыну дәрәҗәләрен һәрдаим күзәтү астында тоту

декабрь

Тәрбияче Миназиева Г.Я.

III. ЙОМГАКЛАУ ЭТАБЫ

3.1

Тәрбияче,  әти-әниләр катнашында киңәшмә үткәрү

22 декабрь

Тәрбияче Миназиева Г.Я..

IV. ПРОЕКТНЫҢ ПРИЗЕНТАЦИЯСЕ.

4.1.

Проектны уңышлы дип санаган очракта, тәрбияче  әзер дидактик уеннар тупланмасын тәкъдим итү.

24 декабрь

Тәрбияче Миназиева Г.Я.

ДИДАКТИК УЕННАР

“Серле рюгзак”

Балалар түгәрәккә басалар. Музыка уйный балалар рюгзакны бер – берсенә бирәләр. Музыка туктагач, рюгзак кемдә кала, шул бала рәсем ала һәм нинди рәсем икәнлеген әйтә. Рюгзакка әби, бабай, әти, әни. малай, кыз рәсемнәре салына.

“Серле кубик”

Балаларга һәр ягына сөт, чәй, ипи, алма, кашык, тәлинкә рәсемнәре ясалган кубик бирелә. Бала кубикны тәгәрәтеп җибәрә, кубик кайсы ягы белән төшә, шуны әйтергә тиеш. Һәр бала кубикны тәгәрәтеп чыкканчы уен дәвам итә.

 “Кем юк?”

Балаларга әти, әни, кыз, малай рәсеме күрсәтелә һәм әйтелә. Рәсемнәрне истә калдырырга кушыла, балалар борылалар, тәрбияче бер рәсемне яшереп куя. Балалар, кайсы рәсем юклыгын белеп, әйтергә тиеш.

Тәрбияче: Кем юк?

Балалар: Әти (әни, кыз, малай).

“Мин малай. Мин кыз”.

Балалар түгәрәктә басып тора. Тәрбияче балага туп биреп, сорый.

Тәрбияче: Син кем?

Малай: Мин малай.

Тәрбияче: Син кем?

Кыз: Мин кыз.

Дустың белән исәнләш”.

Балалар бер берсенә туп биреп “Исәнме” сүзен әйтәләр.

Даша: Исәнме, Артем.

Артем: Исәнме, Дарья.

Уен “Әйе-юк”.

Рәсемнәр күрсәтеп (әти, әни, эт, песи).

Тәрбияче: Әти?

Бала: Юк (тәрбияче ярдәмендә).

Тәрбияче: Әти? (әни рәсеме күрсәтелә). 

Бала: Юк (тәрбияче ярдәмендә).

Тәрбияче: Әти? (әти рәсеме күрсәтелә).

Бала: Әйе (тәрбияче ярдәмендә).

Уен һәр рәсем белән дәвам ителә.

Уен “Хатаны төзәт!”

Тәрбияче: Поиграем в игру. Если верно, говорите – “әйе”, если не верно – “юк”.

Әйе – юк сүзенең мәгънәсен аңлату.

Тәрбияче: Син  Артем?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Син  Дарья?

Бала: Юк.

Уен “Дөрес әйт”.

Тәрбияче балаларга таратма рәсемнәр тарата һәм әйтә:

  • Әни.
  • Әти.
  • Кыз.
  • Малай.
  • Эт.
  • Песи.

Таратып бетергәч, сорый:

Тәрбияче: Әни?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Әти?

Бала: Юк.

Тәрбияче: Малай?

Бала: Юк.

Тәрбияче: Кыз?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Песи?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Эт?

Бала: Әйе.

Уен: “Кил монда”

Тәрбияче чакыра, рәсеме туры килгән бала өй янына килә: Әби, кил монда. Бабай, кил монда. (Әни,әти, кыз, малайны да чакырабыз).

Әйткәнне күрсәт”.

Тәрбияче баларга сөт. ипи, чәй, алма муляжлары тарата һәм  сүзне әйтә: “Алма”, бала муляжны күрсәтә, сүзне кабатлый.

Рәхмәт әйт”.

Балалар түгәрәктә ашамлык муляжын (алма, ипи) бер-берсенә бирәләр, сүзтезмәне әйтәләр.

-Мә ипи.

-Рәхмәт.

Иптәшеңне ашат!”

Артем:  Даша, кил монда. Утыр. Мә, ипи аша.

Даша: Рәхмәт. Ипи тәмле.

Даша: Артем , кил монда. Утыр. Мә, алма аша.

Артем: Рәхмәт. Алма тәмле.

Шул үрнәктә балалар бер-берсен сыйлыйлар.

 “Серле тартма”.

Тәрбияче: Акбай и Мияу принесли “Чудесную коробку”. Давайте, посмотрим, что лежит в этой коробке.

Тәрбияче: Что это? Бу нәрсә? Акбай, бу нәрсә?

Акбай: Туп.

Тәрбияче: Мияу, бу нәрсә?

Акбай: Туп.

Тәрбияче: Даша, бу нәрсә?

Даша : Туп.

Шул үрнәктә башка балалар белән уен дәвам итә.

Мә, туп”.

Балалар түгәрәктә бер берсенә тупны бирәләр.

Тәрбияче: Мияу, мә туп.

Мияу: Рәхмәт. Акбай, мә туп.

Акбай: Рәхмәт. Даша , мә туп.

Даша: Рәхмәт. Артем, мә туп.

Шул үрнәктә башка балалар белән уен дәвам итә.

Һ.б.



Предварительный просмотр:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,әти- әниләр, кадерле балалар! Бүген  сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң талантлы бәйрәм һәм истәлекле көннәрнең берсе – бүген бездә чыгарылыш кичәсе. Кадерле балалар, сезнең күбегез  бакчада 6 ел буена йөрдегез, бер берсеннән аерылган 2000 гә якын көн үткәрдегез. Бүгенге көн исә аеруча якын, берсенә дә охшамаган ул. Бүген безгә ямансу да, шатлыклы да. Ямансу, чөнки сезне матур сөйләмгә өйрәткән, якын, тәрбия биргән апаларыгыз, якын дусларыгызга әйләнгән группадашларыгыз белән саубуллашасыз. Шатлыклы, чөнки инде сез зурлар, 7 яшьне тутырып мәктәпкә барасыз.

Мәктәпкә баргач, дусларым,

Бик тырышып укыгыз!

Акыллы дуслар табыгыз,

Яманнан сак булыгыз!

Ә хәзер котлау өчен сүзне бакчабыз мөдире  Сания Мансуровнага бирәм

Тәрбияче:

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – сезнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар- сезнең балачак

Алгиз:  Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

  Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәр көне,

Туган йорттай якын булган,

Һәр бүлмәсе, һәр төше

Әнисә:  Күп нәрсәне без тәүге тапкыр,

Без төшендек бакчада.

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да

Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч,

Без барырбыз мәктәпкә.

Ә бүген без бакчабызда

Җыелыштык бәйрәмгә

Бергә:   Балачакның бу мизгеле

Истә калырлык булсын

Агылсын көй, яңгырасын

Күңелләргә моң тулсын.

Җыр “Бәхетле балачак” И.Шәмсетдинов, Г.Латып сүзе

1.Балачак бездә генә дип уйлый күрмәгез тагын,

Илләрнеңдә ,гөлләрнеңдә була шат балачагы .

Кушымта:

Балачак бәхет иле ул,

Кояшлы хыял иле

 Ал гөлләргә уратылган

ул чорның һәр мизгеле

ул чорның һәр мизгеле.

2.Юлбарысның,жирафның  бик нәни чагы була ,

Фил малае көннәр буе кырда күбәләк  куа.

3. Үсмер елларда истәлек күңелдә шатлык кала,

Шуңа һәркем балачагын сөенеп искә ала.

Риназ:

Саубуллашу бигрәк моңсу икән

Бүгенгәчә аны белмәдек

Рәхмәт сезгә тәрбиячеләребез,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

Нәни курчак, йомшак уенчыклар,

Без китәбез инде- каласыз,

Нинди яхшы дуслар булдылар дип,

Безне дә бер искә алырсыз.

Айдар:

Бүлмәдәге һәр уенчык,

Машиналар, аюлар.

Сау булыгыз, сау булыгыз

Дигән сыман карыйлар.

Бик яраттык бакчабызны

Яраттык апаларны.

Күп эшләргә өйрәттеләр,

Без нәни балаларны.

Җыр “ Кояшлы ил безнең ил”

Сихри көй яңгырый. Чебиләр ияртеп тавык керә.

Тавык:

Чебикәйләрем минем, сары томшыкларым,

Ягез әле бире килегез!

Ничә чәчәк икән су буенда?

Миңа тизрәк җыеп бирегез!

Чебиләр чәчәк җыеп китерәләр.

Тавык: Сары томшык 2 чәчәк,

Йомры йомшагым 3 не

Миңа җыеп китерде.

Барысы ничә инде?

Чебиләр белмичә җилкәләрен сикертәләр.

Тәрбияче: Безнең балалар беләләр,

Хәзер  әйтеп бирәләр.

Балалар: 3 кә кушкач 2 не биш булганы билгеле.

Тавык: Чебикәйләрем матурларым,

Әнә күлгә карагыз.

Йөзә анда 7 каз,

3се судан чыкты,

Ничә калды – санагыз!

Чебиләр елаша башлыйлар.

5 бала: Еламагыз, чебиләр!

Хәзер чутлап бирәбез.

7 каздан 3 каз киткән

Күлдә 4 каз күрәбез.

Энисэ: Бер дә юкка борчыласыз,

Сез бит әле кечкенә.

Сезнең кебек чагында

Без дә белмәдек менә.

Риназ:  Апаларыбыз өйрәтте,

Кушарга да алырга,

Менә хәзер вакыт җитте,

Мәктәпләргә барырга.

Тәрбияче: Сез дә безнең кебек шулай,

Кыюсыз булдыгызмы?

Өйгә кайтасы килә дип,

Елап та тордыгызмы?

Чыгарылыш балалары: “булгандыр инде”, “Юк, ни сөйлисең” кебек әйтешеп көлешеп алалар.

Тәрбияче:Хәзер инде  зур үскәнсез,

Ай-яй бик күп беләсез.

Тик кызганыч шунсы гына –

Ник бакчадан китәсез?

 Уңышлар телибез сезгә,

Гел яхшы укыгыз!

Мәктәп дигән олы илдә

Кадерлеләр булыгыз.

Әминә:

миннән дә бәләкәй булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә.

Марат: Бик тә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле пока ярамый”

Артем:  Сау булыгыз апалар!

Сау булыгыз абыйлар!

2 елдан сезнең белән

Мәктәптә очрашырбыз.

Тәрбияче: Бакчада үткән   6 ел - сезнең балачакның кабатланмас бер мизгеле. Әле кайчан гына  әти-әниләрегездән аерыласы килмичә, елый- елый ишектән керә идегез, инде әнә ничек зур үстегез. Елап түгел , елмаеп, колач җәеп, килә башладыгыз. Вакыт ничек тиз үтә , инде бакчадан китәсез, бүген- хушлашу көне, саубуллашу сәгате .

Айдар:Светло и нарядно сегодня в нашем зале '

И пышные всюду букеты стоят.

     Сегодня на праздник гостей мы позвали

М ы в школу своих провожаем ребят.

скоро уйдем мы из детского сада .

Время уж е школу нам всем поступагпъ.

 Знаем что много учиться нам надо,

Ичтобы полезными родине бытъ.

: мы запасались здоровьем и силой,

Мы научились работу любить.

И Скажем же саду за это спасибо

И обещаем его не забытъ.

БЕРГӘ: И обещаем его не забытъ.

Әнисә: В любимый детский садик

Последний раз иду.

У нас сегодня праздник,

 Последний день в саду.

Җыр "До свидания, детский сад!" Күңелле көй астында Кояшкай керә

Мин - Кояшкай, бу бакчаның

Иң гади бер символы.

 Сезне котлап бер- ике сүз әйтим,

Теләкләрем телим бу юлы.

 Елаганда сезне юаттым,

Усаллардан сезне якладым,

 һәрчак шулай яныгызда булдым,

Салкыннардан сезне сакладым.

Инде менә үсеп буй җиттегез,

Саубуллашып бүген китәсез.

Әдәпле һәм итагатле булып ,

Каршылагыз мәктәп иртәсен.

Күңелләрдән һич тә китмәс, алган сабакларыгыз,

һәркөн саен ныгый барсын очар канатларыгыз.

"көчле группа булды , диеп" без сезне онытмабыз,

"Кояшкай" бакчасын ,дуслар, сез,зинһар, онытмагыз!

Сезгә бүләгем бар-ул китап. Бәлки аның турында җыр да  җырларсыз.

Җыр "китап "   З.Хабибуллин муз.,Җ. Тәрҗеманов сүз

1.Бар минем дускаем

 Иң якын сердәшем

Һәр җирдә,Һәр эштә,

Киңәшчем,иптәшем

2. Өйрәтә ул миңа бар фәнне ,телләрне.

Юк аның белмәгән сәнгате, һөнәре

3.Күргәнен ,белгәнен

Барсында аңлата

Көлдерә-җырлата,

Уйната_юата.

Кояшкай: Тагын бер бүләгем бар, ул – портфел . Аның белән нишләрсез икән? Балалар җавабы.

Тәрбияче: Әйе, балалар мәктәпкә алып барырлар аны,Кояшкай. Ә хәзер портфельгә ниләр салырга кирәклеген уен аша ныгытыйк әле.

Уен " Потфелне тутыр! "

Тәрбияче: Парлашып бер басыйк әле ,

һәм түгәрәккә чыгыйк,

бакчабызның залларында

туйганчы биеп калыйк.

Күмәк татар биюе.

Әнисә:шат күңел белән мәктәпкә керәм

 Сабак алырга, белем алырга.

Мин хәрефләрнең барсын да беләм .

Мине өйрәтте тәрбияче апа.

Риназ: Хөрмәт иттек нәм яраттык,

Бакчада нәр апаны .

Үз балагыз кебек күреп,                                                            

Сөйдегез һәр баланы.                                            

Барыбыз бергә: Рәхмәт сезгә , барыгызга -

 Сабыр, түзем булдыгыз.              

  Безне тәрбияләү өчен,                                  

Безне тәрбияләү өчен,

 Көчегезне куйдыгыз.

Алгиз : Аквариумда балыклар йөзә,

Калкалар да, баталар. ,

 Биергә дә, җырларга да

өйрәттегез апалар.

Бакчабызга йөгереп килсәм,

Ак чәчәктә алмагач.

Без сезне бик сагынырбыз-

Мәктәпләргә таралгач.

Хушлашабыз бүген бакча  белән

 Аерылышу авыр була

 Апаларым! Рәхмәтем зур сезгә

 Дулкынланам азрак булса да

Энисэ: Рәхмәт сезгә барсы- барсы өчен,

 сау- сәламәт, ныклы торыгыз,

 безнең белән төрле хәлләр булды,

ә сез һаман сабыр булдыгыз .

Бакчабызга киләм дә мин ,

Хәйран калам гөлләргә.

 Тыныч тормыш, ак бәхетләр

Теләп калам сезләргә.

Афлятунова Әнисә башкаруында “Әй гөлләрем гөлкәйләрем”

Тәрбияче:, Дусларым! Безне котлап мәктәптән укытучылар да килгән , сүзне аларга бирик..........................

20 бала җанга якын бакчабызны

 Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Әниләр белән Вальс әйләнү.

Риназ: хуш сөекле бакчабыз

Сау булыгыз , апалар!

Сезгә барсы өчен дә

 Рәхмәт әйтә балалар

 Безне озатканда берүк,

Ямансулап калмагыз.

  Без бит хәзер зурлар булдык,

без мәктәпкә барабыз

Җыр :       “Саубул  инде әй нурлы бакча” Р. Миңнуллин сүз. Алмаз Имаев муз,

Алгиз : Алыгыз сез бездән бүләк итеп

Сезгә булган рәхмәт хисләрен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар,

Бүгенгедәй бакча бәйрәмен.

Җыр:       "Мин үсәм” Алгиз

Тәрбияче: каз канатлары ак булыр,

Ир канаты ат булыр.

Сабыйларның канатланырлыр вакыты

 Мәктәпләрдә укыган чак бу

Сүз бирелә районнан килгән кунагыбыз Алиуллина Алсу Альфредовнага Хөрмәтле әниләргә сүз бирәбез. Диплом тапшыру.



Предварительный просмотр:

Чыршы бәйрәме

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Балалар. Исәнме, чыршы!

Алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1 нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

3 нче бала.

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып

          Бәйрәмгә диеп килгән

Алып баручы. Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Хат ташучы саескан керә.

Саескан. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.

Алып баручы. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)

Юлны бик зур көрт баскан,                Кайгырмагыз сез шулай да,

Шуңа бик әкрен киләм,                        Чыршы төбендә күп кар,

Кызурак та килер идем,                        Көри торыгыз шунысын –

Түшәлсә юлга чирәм.                        Кар астында бер сер бар.

Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Ак мамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга.

Алып баручы. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә:

«Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына. Чыршы турында җыр җырлыйлар.

Алып баручы. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?

Кызылтүш костюмы кигән бала.

Кыш бабайга без үзебез                        Юлны чистартыйк кардан без,

Булышырбыз бергәләп.                        Җыелышып, күмәкләп.

Кызылтүш костюмнары кигән балалар бииләр.

 (Фонарьлар биюе башкарыла.)

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, кошчыклар, рәхмәт сезгә, фонарьлар. Хәзер Кыш бабайга килүе җиңел булыр, тиздән килеп тә җитәр ул.

Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.

Алып баручы. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча. (Ишеккә бара.) Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Басыгыз чыршы тирәли –

Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Җыр җырлана.В лесу родилась

Кыш бабай. Ә хәзер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.

Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар. Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә, чыршы астын барып карый.

Алып баручы. Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?

Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

Алып баручы. Ул бит әле килмәде.

Кыш бабай. Һм-м... Килмәде, дисең инде алайса. Алай... Куян, Төлке, Аю, килегез әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Карчәчәкне алып килегез.

Җәнлекләргә дуга бирәләр. Алар шуңа җигелгән сыман итеп, чыршы тирәли әйләнәләр һәм Карчәчәк өе янына килеп туктыйлар.

А ю, Т ө л к е, К у я н. Карчәчәк, син өйдәме? Чык әле бире!

Карчәчәк өендә ут кабына. Җыр көйләгән тавыш ишетелә.

Аю, Төлке, Куян. Карчәчәк, чык инде!

Карчәчәк чыга.

Карчәчәк. Исәнмесез, урман җәнлекләре! Мине нигә чакырдыгыз?

Аю. Балалар сине бакчада чыршы бәйрәменә көтәләр.

Карчәчәк. Мин һич каршы түгел, киттек тизрәк.

Дугага бәйләнгән бауны дилбегә сыман итеп тотып, чыршы тирәли әйләнеп чыгып балалар каршысында туктыйлар. Җәнлекләр урыннарына утыралар.

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.

Карчәчәк.

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(Карчәчәк бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр. Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый.

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый?

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә...ә...ә... бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тезелешеп килеп, биеп кире утыралар.

Иркәбикә (аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Наяннар, бире килегез!

Тизрәк бер бию биегез!

Петрушкалар бии. Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.

Кыш бабай (тагын бер бөртек сакалын өзеп пышылдый). Бие, Иркәбикә!

Иркәбикә биергә тотына.

Кыш бабай, Карчәчәк, алып баручы – бар да бергә биеп китәләр.

Иркәбикә. Нинди күңелле икән еламагач. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай. Балаларга да күңелле булсын әле, әйдәгез, бергәләп биик.

Күмәк бию.Балалар биюе

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Нигә дип сорап торган буласың тагын. Елак бит син, кирәксә дә елыйсың, кирәкмәсә дә.

Иркәбикә. Юк, Кыш бабай. Башка һич тә еламам.

Кыш бабай. Ярар, карап карарбыз алайса. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. (Иркәбикә үкереп елый башлый.) Ә мин, балалар, Иркәбикәне генә сынамакчы булган идем. Ул еламаска сүз бирде, үзе сүзендә тормый бит.

Иркәбикә (кинәт елаудан туктый). Юк, юк, Кыш бабай, онытылып кына киттем, еламыйм.

Кыш бабай.

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык. Ил гизәргә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш?

Капчык дәшми.

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Капчык.

Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Кыш бабай белән алып баручы чыршы төбеннән күчтәнәчләр алалар. Башлап Иркәбикәгә бәрәңге тутырылган пакет бирәләр.

Иркәбикә. Шушымы инде, Кыш бабай, синең күчтәнәчең? Балалар, карагыз әле.

Кыш бабай. Юк, Иркәбикә, балаларга мин башка төрле күчтәнәчләр әзерләдем. Менә. (Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшә. Иркәбикә ни эшләргә дә белми карап тора, елыйсы килсә дә түзә, еламый.) Балалар, монда тагын бер пакет калды. Бусы кемгә соң? (Балалар дәшми.) Балалар, бу Иркәбикәгә инде, күрәсезме, ул күчтәнәчкә бер пакет бәрәңге генә алса да бу юлы еламады, түземлеге җитте. Аңа бу күчтәнәч.

Иркәбикә. Рәхмәт, Кыш бабай! Моннан соң мин дә елак булмам, түзем булырмын. Әйдәгез чыршы белән саубуллашып бер җыр да җырлап алыйк әле.

Җырлап чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.        

Яңа бәхетләр китерсен        

Сезнең һәрберегезгә.        

Килермен киләсе елга,        

Ә сез белем туплагыз,        

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.



Предварительный просмотр:

Руский язык ( старший группе).

Тема:Дом, в котором я живу.

Задачи:

-Формирование и развитие умений аудирования и говорения в известных и новых учебно-игровых ситуациях по теме.

-Обогащение словаря детей существительными,обазначающими членов семьи(мама, папа,бабушка,дедушка,девочка, мальчик, сестра, брат,Дочка, сын), предметов мебели, глаголами,обозначающими действия (стирает,играет,рисует,вяжет,поливает,стоит, живет и т.д).

-Закрепление и активизация усвоенных ранее глаголов.

-Формирование умение понимать предложения с вопрасительными словами, отвечать на вопросы у кого?,чья?, что делать?,какой?, какая?,где?.

-Закрепление умений и навыков правильного произношения русских звуков и их сочетаний. Воспитание любви и бережного отнашения к членам своей семьи, предметам быта.

- Развитие мелкой моторики рук.

Наглядность:Игрушки:Мишутка,машина,картинки,конверты

  1. Пальчиковая игра»Этот пальчик».
  2. Этот пальчик хочет спать,
  3. Этот пальчик лег в кровать,
  4. Этот пальчик прикорнул
  5. ,Этот пальчик уже спит.
  6. Тише,пальчик,не шуми
  7.  Братиков не разбуди.

Мишутка на машине привозит мебель.

-Здравсвуйте,дети!

- Здравствуй,Мишутка. Откуда ты едешь? Что ты привёз?

-Я еду из магазина.

Там у меня мебель.

-Мишутка,ты покажи детям, что привез.(Показывает предметы детской мебели или предметные картинки.)

-Это что? Это стол.

-Это что? –Это стул

.-А это что? Это диван

.-_Где шкаф?-Вот шкаф.

-Покажите,где тумбочка.-Вот тумбочка.

-А это что?-Это кресло(слова повторяются хором и индивидуально).

Дети, назовите одним словом(мебель).

3.Пальчиковая игра»Мебель».

Это стол ,за ним сидят

 Это стул на нем сидят

 Вот кровать –на ней лежат

 В шкаф мы вещи убираем

 На прогулку все шагаем.

- Ребятки,возьмите, пожалуйста,конверты (в конвертах разрезные картинки мебели)

.4. Игра» собери картинку».

-У тебя что?

-У меня стол.

-Он какой?-Он новый, зеленый

.-У тебя что?-У меня стол.

-Он какой? –Он большой.

5. Физкультминутка.Дети и мишка танцуют под музыку» Мишка с куклой пляшут полечку».

6.Оформление рабочий тетради(ТЕМА:Дом в котором я живу.Задание №10)

.ЗАНЯТИЕ ПО РУССКОМУ ЯЗЫКУ (СТАРШИЙ ГРУППЕ)         

ТЕМА:ДОМ КОТОРЫМ Я ЖИВУ.

 Воспитательница: Миназиева Гульнара Ярулловна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Театр эшчәнлеге буенча кулланма

Театр эшчәнлеге буенча кулланма...

Методическое пособие "Түбән Кама бакчалары һәм парклары"

Туган шәһәребезгә мәхәббәт, шушы шәһәрдә яшәвебез белән горурлану хисләре тәрбияләүдә шәһәребезнең бакчалары һәм парклары   белән таныштыру  әһәмиятле урын алып тора. Татар халкының бөе...

Методическое пособие "Түбән Кама бакчалары һәм парклары"

Туган шәһәребезгә мәхәббәт, шушы шәһәрдә яшәвебез белән горурлану хисләре тәрбияләүдә шәһәребезнең бакчалары һәм парклары   белән таныштыру  әһәмиятле урын алып тора. Татар халкының бөе...

Методик кулланма "Ачыйк телнең серләрен"

    Дөньяда 6 меңләп тел бар. Лингвист галимнәр аларның килеп чыгышын, төзелешен өйрәнеп, шулар арасыннан 14 телне аерып алганнар. Бу телләрне белгән кеше Жир шарында яшәүче барлык ха...

Балалар бакчалары өчен “Нәүрүз” бәйрәменә сценарий

ldquo;Нәүрүз – язгы бәйрәм” Максат: 1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.2.Яз турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү,җырлаукүнекмәләрен үстерү.3. Халкыбызның ...