Әни бул бер генә
план-конспект занятия
Предварительный просмотр:
Әни була бер генә.
Автор.Яшәгән ди бер бала
Бик иркә булган бугай.
Алай да ярамаган,
Болай да ярамаган.
Әнисен тыңламаган,
Әтисен тыңламаган.
Көне буе йоклаган
Торуга үксеп елаган.
Кыз. Әни,әни дим тизрәк
Килеп җит инде җәтрәк.
Әни. Нәрсә булды күз нурым
Уяндын мени,кызым.
Йокың туйгандыр инде
Ашарга вакыт инде.
Менә сиңа ботка да,
Баллы чәй дә ясадым.
Кыз. Кирәкми чәең,боткаң
Бир син миңа кәнфиткә!
Әни. Мә,соң кәнфит, бездә күп
Елама гына берүк.
Бала. Кәнфитегез тәмсез бигрәк
Миңа туңдырма кирәк.
Әни. Туңдырма бит кибеттә
Барып килим ничек тә.
Ә син, кызым,ятып тор
Теливизор карый тор.
Мин тиз генә йөгерәм
Туңдырма алып киләм.(Чыгып китә)
Кыз. Туйдым бу өйдән,туйдым
Хәтта китәм әнидән.
Анда ярамый,монда ярамый-
Чыгып китим эле бу өйдән.
Бер нигә дә карамый!
Автор .Кыз шулай дигән дә
Чыгып киткән өйдән дә.
Бара да бара икән
Урманга барып җиткән.
Куян баласын ияртеп
Каршына килә икән.
Кыз. Кая барасыз,куянкайлар?
Куяннар.Менә, кишер алып кайтып киләбез.
Ә син кем?Кая барасың?
Нишләп бер үзең урманда?
Әникәең кайда соң?
Кыз. Әй,ардырды ул мине
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы?
Кызлыкка алмассыңмы?
Куян. Куяннар бит урманда
Яши карлы- буранда.
Кышын туңмассың микән?
Мине тыңларсың микән?
Сикерә беләсеңме?
Ап-ак тун киярсеңме?
Кыз. Сикерә дә белмим мин
Тыңларга да теләмим.
Автор.Кыз шулай дигән дә җайлап
Киткән ди алга карап.
Бара да бара икән
Төлке баласын ияртеп
Каршына килә икән.
Кыз .Кая барасыз,төлкекәйләр?
Төлке. Балык тотып кайтып киләбез,име,кызым.
Ә син кем? Кая барасың?
Нишләп бер үзең урманда?
Әникәең кайда соң?
Кыз. Әй,ардырды ул мине
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы?
Кызлыкка алмассыңмы?
Төлке.Төлкеләр бит тычкан аулый
Син дә ауларсың микән?
Тотып кайткан тычканымны
Тәмләп ашарсың микән?
Кыз. Теләмим мин ауларга,
Теләмим тычкан ашарга!
Автор. Кыз шулай дигән дә җайлап
Киткән ди алга карап.
Бара да бара икән
Аю баласын ияртеп
Каршына килә икән.
Кыз. Кая барасыз,аюкайлар?
Аю. Бал алып кайтып киләбез.
Ә син кем? Кая барасың?
Нишләп бер үзең урманда?
Әникәең кайда соң?
Кыз. Әй,ардырды ул мине
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы?
Кызлыкка алмассыңмы?
Аю . Аюлар бит кышын йоклый
Син дә йокларсың микән?
Кар астында салкын була
Өшеп бетмәссең микән?
Кыз. Теләмим мин йокларга
Түзмәм салкын кышларга.
Автор.Кыз шулай дигән дә җайлап
Киткән ди алга карап.
Бара да бара икән
Тиен баласын ияртеп
Каршына килә икән.
Кыз. Кая барасыз,тиенкәйләр?
Аю. Гөмбә җыеп кайтып киләбез.
Ә син кем? Кая барасың?
Нишләп бер үзең урманда?
Әникәең кайда соң?
Кыз. Әй,ардырды ул мине
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы?
Кызлыкка алмассыңмы?
Тиен. Тиеннәр бит агачта
Яшиләр бик-бик өстә.
Син анда менәрсеңме?
Егылып төшмәссеңме.
Теләмим мин менәргә,
Теләмим егылып төшәргә!
Автор. Кыз шулай дигән дә җайлап
Киткән ди алга карап.
Бара да бара икән
Бер соры бүре
Каршына килә икән.
Бүре. Ә син кем? Кая барасың?
Нишләп бер үзең урманда?
Әникәең кайда соң?
Кыз. Әй,ардырды ул мине
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы?
Кызлыкка алмассыңмы?
Бүре. Ах,син юньсез ,кыз!
Сайланып йөрисеңме?
Менә хәзер тотып алып
Ашыйм мин үзеңне.(Куа)
Кыз. Әни-әни,коткар!
Артымнан куа җанвар.
Әни. Ай,кызым,курыктыңмы?
Нишләп соң чыгып киттең?
Кыз. Гафу ит,мине,әни!
Сүзеңне тыңламадым.
Күпме генә эзләсәм дә
Синдәйне табалмадым!
Әни. Аңлагач әйбәт,кызым,
Менә акыллы булдың.
Автор. Шулай итеп кере кыз
Акылга утырган ди.
Әнисенең сүзләрен
Һәрвакыт тыңлаган ди.