һөнәрләр
план-конспект занятия

Гайфиева Гулюзя Тимерхановна

Сценарий к занятию

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honrlr.docx56.17 КБ

Предварительный просмотр:

       Тема: “Һөнәр белгән, ач булмас”

       Максат: Балаларның һөнәрләр турындагы белемнәрен системалаштыру,уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.Балаларда бер-берсе белән килешеп эшли белеү,башлаган эшне ахырына  кадәр җиткерү теләге тәрбияләү.

     Бу атнада без өлкәннәрнең  хезмәте һәм  һөнәрләре турында сөйләшәбез.

Ә сез беләсезме нәрсә соң ул һөнәр?

 -  Һөнәр – ул белгечлек, профессия

-  Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль. Кеше үз һөнәрен яратып, белеп башкарса гына зур уңышларга ирешә ала.Һөнәрне дөрес сайлау бик мөһим. Әгәр дә кеше нинди дә булса бер һөнәр сайлаган икән, димәк ул шул өлкәдә белем алган.

Ә сезнең әти әниләрегез нинди һөнәрләр сайлаган?

      Без бүген сезнең белән киләчәккә сәяхәт итәрбез, узебезгә  ошаган  һөнәрләр сайларбыз.Бугенгесэяхэт очен мин бакчабызга вакыт машинасы чакырттым.     Бу машина безне 30 ел алга алып китәчәк. Ул вакытта инде сез узегез апа –абыйлар, эти-энилэр булачаксыз . Киләчәккә очасыгыз киләме? Кемнәр сынауны уңышлы үтә,сәяхәткә шулар гына бара алачак бит балалар.Сез сынауларны үтәргә әзерме?

Башладык

1.«Гусеница-күбәләк” корты »күнегүе.

- Күбәләк корты  алга бара,уңга борыла,сулга борыла,уң(сул) аягын күтәрә,үзенең койрыгын кочаклый.

Булдырдыгыз балалар, Мин сезнең өчен бик шат.

2Икенче сынау Тәңкәкүнегүе.  Балалар түгәрәккә басалар һәм  имән бармаклары ярдәмендә акчаны тошереп жибәрмичә бер –берсенә күчерәләр.Булдырдыгыз,балалар,сынауларны унышлы үттегез, сез барыгыз да сәяхәткә  барырга лаеклы.Кечкенәләргә киләчәккә барырга иртәрәк.алар ял итеп торсыннар.

Вакыт машинасында очу

Карусельнын тасмаларына тотынып минем инструкциялэремне игътибар белэн тынлагызяләркузлэрегезне йомыгыз.Хэзер сез махсус капсулага керәчәксез

Сез авырлыгыгызны югалтуыгызны сизәсез.  Экрен генэ унга, сулга чайпаласыз

 Сезнен капсула кисәк кенә юнәлешен узгәртә, тиз генэ унга борыла, аннан сулга борыла

 Капсула вакыт агышын утә.

Игътибар, сул яктан каршылык.Игътибар , каршылык остә, чүгәләгез.

Хәзер сезгэ тар гына  вакыт аралыгыннан чыгарга кирәк,капсула бар яктан да кысыла

Ул тагын да кубрәк кысыла. Без юлны уттек! Котлыйм сезне кузләрегезне ача һэм як –ягыгызны күзәтә  аласыз.

Тәрбияче  хат таба.Кемнән икән бу.Укыйбызмы? Исәнмесез, балалар.Сезгә хезмәт иленнән тылсымчы яза.Балалар минем илемдә бик уңган төрле һөнәр ияләре яши.Сихерче явыз- Ялкау безнең  илдэге Хезмәт сөючеләрне сихерләгән.Бу илдәге барлык кешеләр дэ минем кебек ялкауга әйләнсеннәр дигән.Аның явыз сихерен бетерү өчен хезмәт турында бер мәкальне кычкырып әйтергә кирәк,   тик ул мәкальне  исемә төшерә алмыйм.Булышмассызмы икән?Бу тылсымлы сүзләрне табу өчен сез юлга чыгарга һәм биремнәрне үтәргә тиеш буласыз. Безнен юлыбызда төрле һөнэр иялэре очрар,алар безгэ сихерле сүзләрне табарга ярдәм итәр.Аларның биремнәрен игътибар белэн тынларга һәм дөрес итеп үтәргә  тырышыгыз.  Шул вакытта сез   минем халкымнан сихерне бетерә торган сузне табарсыз. Сезгә маршрут картасы юлны күрсәтеп барыр. Ярдәм итәрсезме , балалар?

Тәрбияче  Алайса вакытны бушка уздырмыйк ,юлга кузгалыйк.Безнен картабызнын беренче тукталышы шприц рэсеме, бу нэрсэ анлата икэн?

Дөрес балалар, бу МЕДИЦИНА  станциясе .Медицина халаты кигэн бала каршы.

Авыру янында утыра,

дәвасын да эйтә ул,

кирәк булса тамчы бирэ,  

Сүз белэн дэ дәвалый Кем ул?

Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.   Авырган чакта гел табиб янына баралар . Табиблар төрле була: күз табибы, теш табибы, колак-тамак-борын табибы, эчке авырулар табибы.   Балалар өчен дә аерым табиб бар.  Ул-  “педиатр” дип атала. Табиб кеше авырган кешегә һәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.  

ЛИЛИЯ   конверт  тапшыра. Ягез эле табышмакларымны чишегез.

 Конвертны ачып биремнәр үтиләр.

• Э хәзер минем сорауларыма да жавап эзләп карагыз  эле.

Безнен кайсы органыбыз чирәмнең  яшел, помидорнын кызыл икәнлеген  белергэ ярдәм итэ?   Куру органнары-кузләр

Кайсы орган ярдәмендә без ашарга чакырганнарын белэбез?

(Ишету органнары -колаклар).

Нинди билгелэр буенча кешегә салкын тигәнлеген беләбез?

(Ютэл, төчкелү, борын тыгылу, тамак авырту,температура  кутәрелү).

Микроблар организмга үтеп керә алмасын очен нишләргә?

(Гигиен кагыйдәләрен төгәл үтәргә (бүлмәне җилләтергә,чыныгырга,).

• Ничек итеп кичке йокыга әзерләнергә?

(Йоклар алдыннан тешлэрне чистартырга,Аякларны юарга, пижама кияргэ һәм  йокларга).

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар!  Үскәч сез яхшы табиблар була аласыз. Без тылсымлы сүз эзлибез, аның кая икәнлеген мин белмим, әмма ничек табарга икәнлеген   мин беләм .Сезгэ төрле табибларның специализациясе турындагы табышмакларны чишәргә кирәк.  Игътибар белән тыңлагыз.:

Энәле , жепле табиб

 кем ул уйлап карагыз,                                    Хирург

Конфетны куп ашасан,  тешлэреңэ корт керер

Шул вакыт сина  ярдэмгэ   ,,,,,,,,  килер    Стамотолог

Бу табиб бераз узгә

 Хайваннар белән дус ул

Этләргә дә мәчегә дә

бик тиз таба дәва ул  ветеринар

Күзләребезне саклар,

тиешле дәва табар

Булсаң житез әйт тизрәк

Безгэ нинди табиб  кирэк                      окулист  ХИРУРГ,СТОМАТОЛОГ,ОКУЛИСТ,ВЕТЕРЕНАР РЭСЕМНЭРЕ эленә.

Кайсы табиб башкалардан аерылып тора

 (Ветеринар) Ни өчен?(Кешеләрне түгел ә хайваннарны дәвалый.Димэк юнәлеш   мал табибы белән бәйле . Сихерләнгән  сүзне каян  эзли алабыз? Баларнын фикерлэре .

 Нәтиҗә:   хайван  уенчыклары  арасыннан эзләргә кирэк.

Балалар Сихерләнгән  сүзне  «ҺӨНӘР » дигән сүзне  табалар Молодцы,без беренче сузне таптык , безгэ ашыгырга кирэк калган сузлэрне табасы бар.

Картабызга карап алыйк әле , кая юл тотарга икэн безгә? Энә, жеп ясалган бу нәрсә дигэн сүз икэн, балалар.Димәк   безгә  тегу   һөнэрханэсенә  юл тотарга кирэк.

 Станция «Тегу   һөнэрханэсе».

-Исэнмесез, балалар .

Тегүче булып киенгэн АЛСУ каршы ала

Тегәм, кисэм,  улчәм алам

Матур кием тудырам

Минем эшемдә ярдәмче

Гап- гади энә һәм җеп.

- Сез ничек уйлыйсыз мин кем?! Кем сон ул тегүче? (Тегә, кисә,  улчәм ала.Матур , унайлы,   зәвыклы киемнәрне бар кеше дэ ярата.

Тегүче булыр өчен  үлчи, кисә, тегә, тукымаларны төрләргә аера, аларның үзлекләрен белергә, төрле  эш кораллары белән эш итә белергә өйрәнергә кирәк. Алар төрле  һөнәр ияләренә дә костюмнар  әзерлиләр. Безнен бакчабызга да Зинфира апа менэ нинди матур костюмнар текте Күргәнегезчә, тегүченең эше бик җаваплы.

 Балалар мин хезмэт сөючелэр илендәге хәлләр турында хәбәрдар. Сезгэ ашыгырга кирэк  Мин курчакларга жәйге, кышкы, язгы киемнәр  тектем, ашыктым, һәм алар  барысы бергә буталышып беттеләр.   Сезгә бу киемнәрне  кышкы ,жәйге , көзге һәм язгыларын аерып  алырга кирәк Өстәлдә ел фасыллары картиналары һәм киемнәр.    Ел фасылына туры китереп    курчакларны киендерәсе.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, биремне  үтәдегез.Э каян алырга юнәлешне? Өстәлләрдә яшеренмәгәнме ярдәмче сүз( бер өстәлдә аяк киеме рәсеме) Нәрсе артык сон монда?.

Тәрбияче: «Балалар , кая яшеренгән сон икенче сихерлэнгэн  суз?(Аяк киеме полкасында?  «белгән» дигэн суз табыла. Менэ икенче сүздә табылды, Ягез, алга таба кузгалыйк,

3.   Юлыбызны дәвам итәбез. Чүмеч рәсеме  ясалган.   Балалар бу нәрсә дигэн сүз икэн?Кая барырга инде безгэ? «Кулинария» станциясе.

Пешекче киемендэге Нәзилә   каршы ала.

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый?

Пешекче бала: Пешекче кая эшли?КАФЕ,ресторан, балалар бакчасы,мэктәп, ашханәләрдә.

ПЕшекче бала: Нинди булырга тиеш?

Балалар: Күп рецептлар белергә тэмле итеп пешерергә, үз һөнэрен яратырга, чиста-пөхтә булырга.

Пешекче бала: Әкият тэкъдим   итэм.  

 Без дә яшелчә һәм жимешләрдән төшке аш пешерергэ кирәк. Яшелчә һәм жимешлэр  нәрсәсе белән файдалы сон алар?

Балалар: Аларда  витаминнар күп.

Пешекче бала  Без хәзер рагу пешерербез.  

Рагу ны пешерү өчен нәрсәләр кирәк ?

 Яшелчэләр

Тәрбияче: Э компотны нэрсэдэн пешерербез?. Компот очен нинди продуктлар кирэк?

Тәрбияче:  Мин сезгә «Тәмле төшке аш»  уены тэкъдим итәм. Дусларым яшелчә рагуы  һәм компот өчен кирәкле продуктларны араларга ярдәм итегез.

Тәрбияче: Уенның кагыйдәләрен әйтеп китәм:

Кабартма кая пешә?  Балалар сузне табалар  «ач» сузе килеп чыга.

4.Тәрбияче: Молодцы,балалар,сихерләнгән өч сүзне белдек, уеныбызны дәвам итәбезме? Монда ак кәгазь бите. Сихерләнгән сүзне табу очен безгә шул кәгазьгә язылган сүзне укып килэсе станциябезнең исемен белергә  кирәк. Нишлибез. Кайсыгыз укып бирэ?  

 Ут ул дус та дошман да булырга  мөмкин, Кайчан ул безгэ дус?

Э кайчан дошман . Бу очракта ул безгэ дус буларак   кирэк. Кәгазь битен җылытып сүзне укыйбыз   Станция исеме язылган     Коткару.

Воспитатель: Менэ без коткару станциясендә.

Сәбинә  - Мин гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Э сез беләсезме,  нәрсә соң ул гадәттән тыш хәл.

Балалар: - гадәттән тыш хәл  ул, кешеләргэ куркыныч тудыручы хәл- жир тетрәү ,янгын, су басу.

Сәбинә: - Ә сез ничек уйлыйсыз, гадэттән тыш хәллләрдә  нинди һөнәр ияләре  кешелэргә ярдәмгә килә?

Балалар: - Кешеләргә ярдәмгә коткаручылар, янгын сүндеручеләр, полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрлэре  килә.

Әлфис.Мин юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекторы.Мин юл хәрәкәте иминлеге өчен җавап бирәм.Аннан башка юлда тәртип булмый.

Раян.Куркусыз җитез үзем

         Көчле тогәл һәм түзем

         Янгыннарны сүндерәм

         Кешеләргә булышам.

Фирүзә.Табиб һонәрен

               сайлармын үсеп җиткәү

              Бар авыруларга да

              Рәхәт булыр терелгәч.        

Сэбинэ: - Коткаручыларга нинди сыйфатлар хас?

Балалар: - Коткаручылар батыр, кыю, көчле, акыллы һәм тиз фикер йөртә торган булырга тиешләр.

Сәбинә: - Балалар э сезнең сихерләнгән  сүзне табасыгыз киләме?  Анын өчен сез   яшь коткаручылар командасы төзергә тиеш буласыз.Э сезнең  яшь коткаручы буласыгыз килэме?

Балалар: Эйе.

Воспитатель: -  Командага керү өчен дус булырга , килешенеп эшли  белергә,төрле биремнэр утәрә кирәк.

Ситуация «Янгын чыккан очракта  эш итү алгоритмы төзергэ.

Балалар карточка-схемалар ярдәмендә  янгын чыккан очракта эш итү алгоритмы  төзиләр.

Дидак уен    «Артык предметны тап» .

Балаларга янгын куркынычы тудыра торган һәм куркыныч тудыра торган предметларны аерырга 

Мәсьәлән: шәм, утюг, бенгаль утлары ,мич , пычкы. Янгын куркынычы тудырмый  торган  предметны табыгыз .

Т: - Балалар, без артык предметны таптык, ул  пычкы. Димәк ярдәм пычкы белән бәйле. Кая сон безнен бакчада  пычкы табып була? Тозучелэр уен почмагыннан пычкы табып алалар .шунда ук сихерлэнгэн сүз килеп чыга. «АЧ».

5.Картабызга  тагын бер күз салыйк эле , кая юл тотарга икән безгэ? Салават күпере дип язылган. Бу нәрсә дигэн сүз икэн, балалар.Димәк   безгә” Салават күпере”    редакциясенә  юл тотарга кирәк.

Станция” Салават күпере” журналы . Салават күпере журналы редакциясенә юл тотабыз

Микрофон тоткан,Гүзәл   каршы ала.

Пыяла күзен  көйли дә

Бер генә йомып ала –

Сезне истә калдыра.

Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?

 (Фотограф)

 Сез ничек уйлыйсыз мин кем?! Кем сон ул Фотограф һәм журналист?   (Интевьюлар  ала, газета һәм журналларда бастыру очен кызыклы мәкаләләр яза.   Э сез нинди журнал һәм газеталарны белэсез ?

Гүзэл:Мин сезнен бакчагызга шалтыратып сезгэ өй эше кушкан идем, эйдәгез шул хакта сөйләшеп алыйк эле.Мин сезгэ «Интервью»   уены тәкъдим итәм.  Балалар рәсемнәре буенча һөнәрләр турында сөйлиләр   иң  ахырдан почтальон керә.

Хат , газета – журналларны

Бар өйгә дэ таратам.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәрмине ярата.  

  Кем   мин? Посылка алып керә  Хезмэт соючелэр иленнэн зур рэхмэт дигэн язу  һәм посылка

Тәрбияче: Картада башка тукталышлар юк димәк квест уеныбыз ахырга якынлаша.  Балалар  мәкальне укыйлар   Хор белэн эйтсәк сихер бетәчэк

Балалар:  Һөнэр белгэн- ач булмас!

Почтальон : Әйдәгез һөнәрләрне искә төшерик әле. Мин сезгә хәреф күрсәтәм, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исемен әйтегез:

А – артист, агроном, архитектор, адвокат

Б – бригадир, баянчы, бетонщик

В – врач

Г – геолог, галим,  геодезист

Д – доктор,дережёр

Т – тегүче, теш табибе,  төзүче,тракторчы

У – укытучы, умартачы, урманчы

Ш – шофёр, шахтёр

С – сатучы, сварщик, слесарь, сыер савучы

  • К – китапханәче, комбайнчы.Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

 1 бала:

 Илгә кирәкле булу,

 Яхшы теләкле булу,

 Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?

 2 бала:

 һөнәрләрнең барысы да

 Тигез кеше каршында.

 Күңел тарткан бер һөнәр

 Сайла, сине кешеләр

 "Алтын куллы", - дисеннәр.

ЖЫР  “Теләсәң эш табыла”.

коробке костюмы

ОЙЭШЕ буенча сойлэу   КИЕМНЭРНЕ КИЯЛЭР хэм рэсем буеенча сойлилэр

Тәрбияче. Ул  мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбияли. Аның эш урыны - балалар бакчасында.Тэрбияче  булу очен бларны  яратырга.белемле булырга, куп укырга хэм алтын куллы булырга кирэк.

  Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.   Без  авырган чакта гел табиб янына барабыз. Табиблар төрле була: күз табибы, теш табибы, колак-тамак-борын табибы, эчке авырулар табибы.   Балалар өчен дә аерым табиб бар.  Ул- “педиатр” дип атала. Табиб кеше авырган кешегә һәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.  

Банк хезмэткэре  Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Ул акча белән эш итә.  Ул тиз һәм дөрес итеп исәпләп , клиентларга хезмэт курсэтэБанк хезмэткэре  булып эшләгән кеше дөрес итеп аралаша да белергә тиеш.

-   Тегүче булыр өчен  үлчи, кисә, тегә, тукымаларны төрләргә аера, аларның үзлекләрен белергә, төрле  эш кораллары белән эш итә белергә өйрәнергә кирәк. Алар төрле  һөнәр ияләренә дә костюмнар  әзерлиләр. Безнен бакчабызга да Зинфира апа менэ нинди матур костюмнар текте Күргәнегезчә, тегүченең эше бик җаваплы.

Әйдәгез һөнәрләрне искә төшерик әле. Мин сезгә хәреф күрсәтәм, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исемен әйтегез:

А – артист, агроном, архитектор, адвокат

Б – бригадир, баянчы, бетонщик

В – врач

Г – геолог, галим,  геодезист

Д – доктор,дережёр

Т – тегүче, теш табибе,төзүче,тракторчы

У – укытучы, умартачы, урманчы

Ш – шофёр, шахтёр

С – сатучы, сварщик, слесарь, сыер савучы

К – китапханәче, комбайнчы.

  • Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

 1 НЧЕ УКУЧЫ:

 Илгә кирәкле булу,

 Яхшы теләкле булу,

 Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?

 2 НЧЕ УКУЧЫ:

 һөнәрләрнең барысы да

 Тигез кеше каршында.

 Күңел тарткан бер һөнәр

 Сайла, сине кешеләр

 "Алтын куллы", - дисеннәр.

Государственное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №6

Әйтегез әле, сезнең әти-әниләрегез нинди һөнәрләр ияләре? Ә  сез киләчәктә нинди һөнәр сайлаячаксыз,кем булып эшләргә телисез?Әйдә бер-берегездән сорагыз эле.

БАЛАЛАР ФОТО БУЕНЧАСоЙЛИ.

  • Ә  сезкиләчәктә нинди һөнәр сайлаячаксыз,кем булып эшләргә телисез?.Гузэл журналист булырга телим Э алайса Гузэл,балалардан , интервью ал.

Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон)

 

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче)

 

Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр –

Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар)

 

Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.  (Шофер (автобус йөртүче)

 

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы).

 

Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.   (Архитектор)

 

Пыяла күзен көйли дә

Бер генә йомып ала –

Сезне истә калдыра.

Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?  (Фотограф) Барлык  һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.

Максат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.

Материал, җиһаз: һөнәрләр турында слайдлар, шигырь һәм табышмаклар, алфавит хәрефләре язылган карточкалар.

                                    Эш барышы.

  1. Оештыру өлеше. 

Ал кояш күгебездә,

Нур балкый йөзебездә.

Сәлам бирик- күпме кунак килгән

Бүген мәктәбебезгә.

Укучылар,  кунакларга карап елмаю белән генә сәламлик тә дәресебезне башлыйбыз.

II.               Уңай психологик халәт тудыру.

1.     Кереш әңгәмә.

Укучылыр мине тыңлагаз әле:

  • «На златом крыльце сидели царь, царевич, король, королевич, сапожник, портной, — кто ты будешь такой?»    Моны берәрегез беләме? Бу нәрсә?
  • Әйе, бу санамаш. Уенны башлап җибәрер өчен гади бер җөмлә. Эчтәлегенә игътибар итеп уйлап карагыз әле, Үскәч сез кем булырсыз? Сынамыштагыча: Царь? Король? — Барыбыз да теләр иде – юк шул!.. Ә бәлки итекче (сапожник) булырга? Яки тегүче (портной)?
  • Сез кемнәр булыр идегез?
  • Укучылар, аңлагансыздыр инде, бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Җаваплар)  Тактадагы (слайд) язманы укыгыз:

Барлык һөнәрләр дә яхшы,

Барлык һөнәрләрләр кирәк.

  • Нәрсә соң ул һөнәр?

Халыкта мондый мәкаль бар:       Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс” 

-  Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

 -  Һөнәр – ул белгечлек, профессия.

Һөнәрләр безнең бик күп.  Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгелә. Бу санны сез әле күз алдына да кирә алмыйсыз.

- Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да .... белемне УКЫТУЧЫ (Слайд) бирә.

-Укытучы  һөнәре – нинди һөнәр соң ул? Укытучы балаларны язарга, укырга, сөйләргә, мисаллар  чишәргә, җырларга, биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә, әдәпле  тыйнак, ягымлы булырга өйрәтә. Укытучы кебек тагын бер һөнәр иясе бар. Кем соң ул?  (Слайд) Тәрбияче. Ул  мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбияли. Аның эш урыны - балалар бакчасында. Кызганычка каршы, безнең авылыбызда балалар бакчасы ябылды. Ләкин Рәс авылында балалар бакчасы бар.

   - Ә бу кем? (Слайд)  Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.   Без  авырган чакта гел табиб янына барабыз. Табиблар төрле була: күз табибы, теш табибы, колак-тамак-борын табибы, эчке авырулар табибы.   Балалар өчен дә аерым табиб бар.   Ул- “педиатр” дип атала. Табиб кеше авырган кешегә һәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.  

(Слайд) Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Ул акча белән эш итә.  Сатучы тиз һәм дөрес итеп исәпләп , сатып алучыларга тиешле  акча һәм продуктны тапшыра. Сатучы булып эшләгән кеше дөрес итеп аралаша да белергә тиеш.

-  Бу һөнәр белән   технология дәресләрендә танышабыз. Тегүче булыр өчен  үлчи, кисә, тегә, тукымаларны төрләргә аера, аларның үзлекләрен белергә, төрле  эш кораллары белән эш итә белергә өйрәнергә кирәк. Алар төрле  һөнәр ияләренә дә костюмнар  әзерлиләр. Милиционерларга менә мондый эш формасы тегәләр(рәсемнәр күрсәтелә: милиционер, космонавт, табиб, кибетче, артист һ.б.). Күргәнегезчә, тегүченең эше бик җаваплы.

  1. Әйдәгез һөнәрләрне искә төшерик әле. Мин сезгә хәреф күрсәтәм, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исемен әйтегез:
  • А – артист, агроном, архитектор, адвокат
  • Б – бригадир, баянчы, бетонщик
  • В – врач
  • Г – геолог, галим,  геодезист
  • Д – доктор,дережёр
  • Т – тегүче, теш табибе,төзүче,тракторчы
  • У – укытучы, умартачы, урманчы
  • Ш – шофёр, шахтёр
  • С – сатучы, сварщик, слесарь, сыер савучы
  • К – китапханәче, комбайнчы.
  • Укытучы: Менә никадәр һөнәр бар икән! Бу әле җирдәге һөнәрләрнең бик аз өлеше генә. Барлык һөнәрне санап бетерү мөмкин дә түгел.
  1. Уен «Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы»

(Слайд буенча рәсемнәрдән кайсы һөнәр икәнен билгеләү)

  1.  Әйдәгез, һөнәрләр турында табышмаклар чишик.

 Пыяла күзен көйли дә

 Бер генә йомып ала –

 Сезне истә калдыра.

 Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?

           Фотограф

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый?

         Повар (пешекче).

Без ут белән көрәшергә тиеш, -

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр -

Әйтегезче, без кемнәр?

        Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар).

Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.

      Шофер (автобус йөртүче).

Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.

      Почтальон.

Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.

       Архитектор.

  1. Физкультминутка.  “Миңлебай”  көенә.  (Магнитофон кабызыла)

         Күрсәт  әле,  үскәнем

Ничек  сыер  савалар?

Менә шулай,  менә  шүлай

Шулай  сыер  савалар.  (ничек печән  чабалар,  ничек  машина  йөртәләр, ничек утын яралар?)

III. Төп өлеш.                                                                                                                

 Без укучылар авылда яшибез. Авыл кырыенда дулкын кебек тирбәлеп утыручы иген басулары, көтүлек җирләр җәелеп ята. Без бүген авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләшербез

-         Сез ничек уйлыйсыз, кемнәр икән ул “Җир кешеләре”? (Хезмәтләре җир белән бәйләнгән кешеләр.)

-  Хезмәтләре җир белән бәйләнгән нинди һөнәрләр беләсез?  (Комбайнчы, тракторчы, шофер, терлекче һ.б.)

Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар -  авыл  хуҗалыгы  эшчеләре. Тырышып эшләгән  кешене  зурлыйлар,  хөрмәтлиләр.  Безнең  хуҗалыкта  да  тырыш,  уңан  кешеләр  бик  күп.  Менә  шуларның  кайберләре: 

(Слайд буенча эш  Авылның алдынгы комбайнчысы, тракторчысы, шоферлары  турында сөйләнелә.)

  • Укучылар, бу абыйны таныйсызмы? (Слайд)
  • Әйе, бу Сафин Дамир. Ул безнең хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы. Күп еллар инде комбайнда эшли. Кырларда мул булып үскән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга тырыша. Менә шундый тырыш икән ул Дамир абыегыз.

Комбайнчы

Җый, комбайнер, җый
Иген уңышын!
Чәчәккә бизә
Илнең тормышын.
Арыш башлары
Түбән иелгән.
Дулкынлана ул
Җәйге җил белән.

-  Мәктәбебезнең югары классларында укучылар малайлар да ел саен комбайнчы ярдәмчесе булып эшлиләр. (Слайд) 8 сыйныф укучысы Гиниятуллин Эмил дә бу җәйдә комбайнчы ярдәмчесе булды.  Энесе Зөлфәт тә безнең абыйлары кебек комбайнда эшләр.

-  Мул уңыш җыеп алу өчен җирне эшкәртергә,  ашларга кирәк. Ә ул эшләрне кем башкара?

-  Тракторчылар әлбәттә. (Слайд) Менә безнең алдынгы тракторчыларыбыз: Сайфуллин Радик абый һәмУсманов Илназ. Игеннәр мул булсын өчен алар тырышып җирләрне эшкәртәләр, вакытында орлыкларны чәчәләр.

          Тракторчылар

Илназ абый  тракторчы.

Эшен ул ярата.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәр тарафта.

Орлык чәчә Радик абый

Йомшак туфракка.

-Күкрәп үссен кырларда, -ди,

Арыш, бодай, арпа.

Тракторчы һөнәре

Эшнең катлаулы төре.

Тырышлык, тәҗрибә сорый

Мул уңышның сере.

  • Мул булып үскән игеннәрне кырдан ындыр табагына кемнәр ташый?
  • Машина йөртүчеләр, шоферлар. (Слайд) Менә хуҗалыкның алдынгы шоферы Гарипов Айрат. Ул КАМаз машинасында игеннәрне кырдан ындыр табагына, элеваторга ташыды.

                                                                         Шофёр булам

Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

    

Җыр “Шофер буласым килә” Луиза Батыр – Болгари көе, Эльмира Шәрифуллина сүз

  • Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Хәзер илебездә ашау – эчү кытлыгы юк. Мул яшибез. Шулай да байлыкны әрәм – шәрәм итәргә, ипине аяк астында типкәләп йөртергә, аны чүп савытына салырга, ипине кадерсезләргә юл куярга беребезнең дә хакы юк!

                                           Икмәк.

                           Гәрәбәдәй булып үсте иген,

                        Түгелгән тир бушка китмәде.

                        Игенченең батыр хезмәте бу-

                        Күпереп пешкән арыш икмәге.

                         Икмәк – игенченең җан җылысы,

                         Җир анарга кадер-хөрмәте.

                         Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

                         Шуңа кадерлибез икмәкне.

-         Тагын хезмәтләре җир белән бәйле нинди һөнәр ияләре беләсез? (Терлекчеләр, савымчылар, көтүчеләр һ.б.)

 

  • Менә безнең алдынгы сыер савучыбыз (Слайд) Гиниятуллина Зөлфирә. Ул күп еллар буе фермада сыер сава. Үз эшен яратып, тырышып башкара, шуңа да сыерларыннан күп сөт сава. терлекчеләребез.

Күрше Зөлфирә апа

Фермада  сыер сава.

Беркөн барып  карадык,

Сыерларын санадык.  

-   Ә монысы кем? Таныйсызмы?  (Слайд) Бу Ахметханов Әдһәм. Ул кышын фермада терлекләрне ашата, асларын җыештыра, ә җәен сыерларны болыннарга – көтүлеккә  алып чыга. Кем була инде ул? (Көтүче) Сыерларның күп итеп сөт бирүе көтүченең тырышлыгыннан, тәҗрибәсеннән тора.

      Көтүче.

Алды кулга чыбыркысын,

Көтүче иртән иртүк.

Куып китте мал- туарны

Чарт та чорт, әйдүк.

 Әйдә, сыер, чык болынга,

Хәтфә төсле кырларга,

Тик кайтырсың кич белән,

Кич белән, күп сөт белән.

-Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең хезмәте бик авыр. Шуңа күрә аларны да хөрмәт итәргә, җитештерелгән ризыклардан сакчыл файдаланырга кирәк. Сез дә үзегезнең кулыгыздан килгәнчә, өйдә әти –әниләрегезгә йорт эшләрендә ярдәм итегез. 

“Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый”дигән мәкаль барлыгын онытмагыз.

- Укучылар, Һөнәр белән бәйләнешле тагын  күп кенә мәкальләр, әйтемнәр беләсез? Мин мәкальнең башын әйтәм, сез тәмамлагыз.

 Егет кешегә (җитмеш төрле һөнәр дә аз.)
Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс.) 
Һөнәр утта янмый,( суда батмый торган хәзинә.)

Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата)
Һөнәрле үргә (йөзәр).
Оста кулда (һөнәр бар.)

Һөнәр – кулдагы (алтын беләзек).

  • Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

 1 НЧЕ УКУЧЫ:

 Илгә кирәкле булу,

 Яхшы теләкле булу,

 Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?

 2 НЧЕ УКУЧЫ:

 һөнәрләрнең барысы да

 Тигез кеше каршында.

 Күңел тарткан бер һөнәр

 Сайла, сине кешеләр

 "Алтын куллы", - дисеннәр.