Кошлар китә
методическая разработка (средняя группа)
Предварительный просмотр:
Актаныш районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
«Актаныш гомүми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы».
Кошлар китә
Уртанчылар төркемендә кошларны озату бәйрәме.
Тәрбияче: Ф.И.Садртдинова
Актаныш
Бәйрәм барышы
Диләрә: Карале, Данияр, ни өчен кошлар бердә сайрамый башлады соң?
Данияр: Чынлап та, бер кош та күренми дә.
Диләрә: Әйдә, су буйларын, урман-болыннарны карап кайтыйк.
Данияр: Нәрсә булган бу. Су буенда да аккошлар, каз-үрдәкләр күренми.
Диләрә: Бәлки алар бездән качкандыр.
Тәрбияче: Балалар, сезгә нәрсә булды, бик моңсу?
Бергә: Без кошларны эзлибез.
Тәрбияче: Тыңлагыз, кошлар тавышы ишетелә түгелме соң?
(кошлар очып керәләр).
Тәрбияче: Кошлар, кая очасыз?
Кошлар: Җылы якка очып китәбез.
Тәрбияче: Ник сез бик ашыгасыз?
Кошлар: Салкыннар башланганчы очып китәргә кирәк.
Тәрбияче: Кошлар, дуслар! Әйдәгез, әз генә булса да тукталып, безнең белән ял итеп алыгыз. Без сезне балалар белән бергәләп озатырбыз.
Күмәк җыр: “Көзге моң”(М.Андерьянова көе һәм сүзләре)
Тәрбияче:
Күрәмсез дусларым,көз килде тышта
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады инде бездән кошлар
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
1 бала: (Камил) Үтеп китте Матур җәйләр Көзләр килеп җиттеләр. Ак каенның яфраклары Саргаешып киптеләр.
2 бала: (З.Амелия) Агачлар-каен, усаклар Сары күлмәкләр кигән. Җиләкле җәйне озаттык, Безгә алтын көз килгән.
3 бала: (Илсаф) Көз көннәре килеп җитте Хушлашабыз җәй белән Бөтен җиргә яфраклардан Алтын келәм җәелгән.
4 бала (Ригель) Җилдә назланып оча Алтын,сары яфраклар. Сокланмый мөмкин тугел, Бигрәк матур шул чаклар.
5 бала (Ризван) Бөтен җирдә яфраклар Алтынланып яналар Тирә якка хуш исләрен Тараталар алмалар.
Җыр: “Яфрак бәйрәме”
6 бала: (Талия) Көз килде, Үләннәр саргайды, шиңде. Сап-сары яфраклар Җиргә сибелде.
7 бала: (Зөһрә) Кошлар инде җырламый, Чикерткәләр чыңламый, Чебен-черки безләми, Күбәләкләр очмыйлар, Чәчәкләрне кочмыйлар.
8 бала: (Камилә) Кояш та сурән генә Күзәтә көзге ямьне. Тезелеп кошлар китә, Ә шулай да көз ямьле.
9 бала: (Раяз) Йөк ташымый кырмыска Көннәр китте кырыска Йоклады бик күп җанвар Кырлар буш, тулы амбар.
Тәрбияче: Әйе, көз вакыты, көзнең иң кырыс көннәре. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр, урман-кырлар буш калды, яңгырлар еш ява.
“Көз” җыры (М.Андерьянова көе һәм сүзләре)
10 бала: (Әмир) Курмичә дә калдык җәйне, Үтеп киткән кай ара? Баш өстеннән җылы якка Торналар очып бара.
11 бала: (Данир) Кошлар безнең якын дуслар, Тимик без кошкайларга Һәрчак очып йөрсен алар Яшәсеннәр һәркайда.
Җыр :”Балалар ярдәм итә”
(Эт өргән тавыш ишетелә)
Тәрбияче:-Ой, карагыз әле, кем килгән безгә?.
-Акбай килгән!
Акбай: - Кемнәр монда чиркылдаша?
-Кемнәр миңа йокларга бирми?
Т.: - Ә – ә, менә кем безнең кошларны куркыта икән, кошлар безнең дуслар бит.
А.: - Миңа берүземә күңелсез бит, шуңа мин кошларны куып шаярам.
Т.: - Син аларны куркытма, алар бит безгә бик күп файда китерәләр.
А.: - Нинди файда китерсеннәр ди алар? Менә мин, өй саклыйм – бу файдалы эш. Ә кошлар – алар шундый кечкенә, алардан нинди файда булсын ди?
Т.: - Юк, син ялгышасың, кошлар зыянлы агач кортларын, бөҗәкләрне, суалчаннарны җыеп юк итәләр.
А,: - Ә ничек җыялар алар аны?
Т.: - Ә менә карап тор син.
Уен: “Суалчанны җый” ( “Кошлар” музыка астында суалчаннар җыялар)
А.: - Булдырдыгыз, кошчыклар, бөтен кортларны да җыеп бетердегез.
Т.: - Я, Акбай, моннан соң, кошларны рәнҗетмисеңме инде?
А.: - Юк, юк, рәхмәт кенә әйтәм.
Т.: - Ә хәзер сүзне кошларга бирик.
12 бала: (Айназ) Торна:
Барча кошлар очып киткәч
Мин генә кала алмыйм
Торыйк- торыйк саубуллашам
Инде китәргә уйлыйм
13 бала: ( Алмаз) Карга:
Беренчеләрдән булып
Җылы яктан кайтамын
Кышны монда кышлый алмыйм
Африкага очамын
14 бала: (С.Амелия) Үрдәкләр:
Су буенда бәбкәләрем
Пипылдашып үстеләр
Көз җиткәчтен үзем белән
Җылы якка очтылар
15 бала: (Азамат) Сандугач:
Җәй буенда таллыкларда
Чүт- чүт итеп сайрадым
Хәзер инде җылы якта
Башка оя сайладым
16 бала: (Ленар) Тургай:
Басуларны кырларны
Күп бөҗәктән тазарттым
Инде мин дә сезнең арттан
Җылы якка очамын
17 бала: (Гөлназ) Сыерчык:
Ак буяулы бер оя бар
Бакчада зур агачта
Очып килдем шул ояга
Шунда тордым
Шунда бала үстердем
Матур итеп сайрый идем
Басып оя өстенә.
18 бала: (Гөляз)Кыр казы:
Җепкә тезелеп, Кыйгак-кыйгак Барыр җирләр әле безнең Ерак-ерак.
19бала: (Ясмин) Сандугач:
Бакчаларны,басуларны Җырга, моңга күмдек без Зарарлы бөҗәкләр чүпләп Бик зур эшләр эшләдек. Ә хәзергә хушыгыз Ерак безнең юлыбыз.
20 бала: Аккош ( Газизә)
Очасы юлым ерак Ныклы канатлар кирәк Сезнең кебек якын дуслар Безгә һәрчак бик кирәк
Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, кошкайлар.Хәерле юл сезгә!
Җырлы – уен: “Хушыгыз,кошкайлар!”
Кошлар: Әйдәгез киттек!
Әйдәгез киттек!
Безгә китәр көн җитте, көн җитте.
Көзге салкын җил исте
Очыйк тезелеп
Калмыйк өзелеп,өзелеп.
Балалар:Очты торналар!
Аккошлар,казлар.
Кыска булсын юллары
Без калдык карап
Җилпи-җилпи кулларны
Кулларны.
Тәрбияче: -Кошлар табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле,ялтыравыклы матур каурыйлы кошлар – безнең иң якын дусларыбыз. Аларга озын юлларын исән-имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез.Аларга җимлекләр ясап җимнәр салырбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!
Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...
"Бездә кышлаучы кошлар"
Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...