"Әткәй - шикәр, әнкәй - бал"
план-конспект занятия (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Валиева Лилия Завдатовна

Сезгә тәкъдим ителгән әлеге материал - тормышта иң якын булган кешеләребез, пар канатларыбызга багышланган ачык чара конспекты. Бәйрәм иртәсендә әти-әниләргә, әби-бабайларга шигырьләр, җырлар, биюләр, кызыклы конкурслар - барысы бергә күңелле итеп үрелеп барылган. Материал авыл җирлегендә урнашкан балалар бакчасы өчен (катнаш төркем)  төзелгән, икетеллелек, яшь үзенчәлекләре исәпкә алынган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tky_-_shikr_nky_-_bal.docx28.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татрстан Республикасы Сарман муниципаль районы

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе  

“Азалак балалар бакчасы”

“Әткәй – шикәр, әнкәй – бал”

Төзеде: тәрбияче Л.З.Вәлиева

Бүлмәдә көй яңгырый. 2 укучы керә.

Айзилә:        

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем

Әти-әни  кайтканчы дип.

Бөтен эшне бетердем,

Зилия:

Үзебезне дә матурлыйк,

Пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр –

Бергәләшеп сөеник.

                Айзилә: Әйе, иптәшләребез киллер вакыт җиткән икән шул.

балалар йөгерешеп керәләр.

        Зилия: Рәхим итегез! Түрдән үтегез, бик вакытлы килдегез.

Биредә нинди күңелле, әниләр, әтиләр дә, әбиләр дә, апалар да килгән, дуслар да җыелды. Кичәне башлыйбызмы?

Хор:  Әйе, башлыйбыз!

 

Бакча бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез буген

Әтиләр белән бергә.

Минем әти көчле кеше,

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Җыр(малайлар): 1. “Бабай да солдат булган”

Әти булса өйдә ешрак,

Өебез балкып тора.

Әнинең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора.

 

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез. 

Кайчагында эшеннән

Арып кайткан чагында

Йөгереп кенә йөримен

Әтиемнең янында.

Әтиләр ярыша (кызлар киенергә кереп китә)

  1. Бәрәңге әрчү.
  2. Самолет очырту.

Кызлар башкаруында 2. “Калинка” биюе.

  1. Блиц опрос:
  1. «Танком управляет» – танкист
  2. «Из пушки стреляет» – артиллерист
  3. «За штурвалом самолёта сидит» – лётчик
  4. «Из пулемёта строчит» – пулемётчик.
  5. «В разведку ходит» – разведчик.
  6. «Границу охраняет» – пограничник.
  7. «С парашютом прыгает» – десантник.
  8. «На кораблях служат» – моряки.

Җыр:  3. “Солдатта булган диләр” 

Айгиз: Мой папа самый лучший! 

Айзат: Это почему твой папа самый лучший?

Айгиз: Потому что все может

 

Может он в футбол играть,

Может книжку мне читать,

Может кушать мне сварить

Может мультик посмотреть,

Может поиграть он в шашки,

Может даже вымыть чашки,

Может рисовать машинки,

Может собирать картинки,

Для меня всегда герой

Самый лучший папа мой!

Все вместе: Мой папа самый лучший!

А.б.:  Әтиләргә озын гомер телик,

Шатлык, бәхет телик тормышта,

Куанычлы елмаюлар телик,

Гомерләре үтсен муллыкта!!!

       Кадерле Әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Һәркайсыгызга сәләмәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәүегезне телибез. Әтиләр – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, таянычыбыз да.

     Бер канатыбыз әтиебез булса, икенче канатыбыз газиз әниләребез. Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган. Хөрмәтле әниләр , әбиләр, апалар! Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез.

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

Авырсаң янда тора ул,

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый,

Ул безне саклый-саклый.

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора, әнием!

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр: 4. “Кояш көлә, мин елмаям”

(Тимур, Айгиз, Ислам, Әдилә, Зилия, Айзилә биюгә әзерләнергә чыга)

Кем дөньяга кеше бүләк иткән?

Ә кешегә якты дөньяны

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем куллары өйне,җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкырсыз

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз.

Бию: 5. “Девушки фабричные” 

                Әниләрне,әбиләрне

                Кадерлибез,зурлыйбыз.

                Чын күңелдән һәммәгезне

                Бәйрәм белән котлыйбыз.

Җыр: 6. “Рәхмәт, әнием”

Өйгә кайтсам, өй балкыган,

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп

Дәү әни килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны!”, дип,

Әбием килгән!

Бабушка, как солнышко,

Сердце греет взглядом.

Как внучатам хорошо

С бабушкою рядом.

Бабушка любимая,

Самая красивая,

Руки золотые,

Глазки молодые.

Җыр: 7. “Әбием-әбекәем

(2 малай биюгә әзерләнергә чыгып китә)

                Март аенда,кар өстендә

                Кояш нурлар тарата.

                Яз килә, каршы алыгыз

                Дигән хәбәр тарата.

               Без беләбез җылы язның

                Иң беренче бәйрәме

                Әниләр,әби,апалар –

                 Хатын-кызлар бәйрәме.

Илһам, Айзат башкаруында 8. “Моряклар” биюе.

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

Җиргә матурлыкны, Илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Сездә яши сүрелмәслек хисләр

Йөзегездә шәфкать нурлары

Сезнең җырлар аша кучә безгә

Туган халкыбызның моңнары.

 Мин әнине яратам,

Ул да мине ярата.

Бүләк итеп җыр чыгардым

Әниемә карата.

               Әниләр мәнгелек шатлык

               Язгы шатлык,язгы нур

               Әниләргә багышлана

               Дөньяда иң назлы җыр

Кызлар башкаруында җыр: 9. “Әнием”

Кайберүләр: «Кояш – бер генә!» – ди.

Мин килешмим – икәү ул минем

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе - өйдә әнием.

Бер кояшым бирә тормыш уты,

Икенчесе – йөрәк җылысын.

Бөтен гомерем үтсен шулар белән

Шул бәхетемнең иң-иң олысы.

 Әниләр ярыша:

  1. Балаңны кулыннан таны.(уен беткәч, балалар киенергә чыгып китә)
  2. Кем тизрәк шар кабарта һәм шартлата.
  3. Кадак кагу.
  1. Бию: “Губки бантиком”

(биюдән соң Х.адилә киенергә чыга)

Күнелегездә сезнең кояш яна

Нурлы йөзегездә - яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын дөнья бәйрәме.

Көнгә ничә тапкыр «әнкәй» дибез,

Рәхәт тә соң «әнкәй» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Х.Адилә бию: 11. “Восточный танец”

                Дөньяда иң яратканым

                Минем газиз әнием

                Тормыш юлымда терәгем

                Юл сызучы әтием.

                Һәр беребез бәхет, шатлык өчен

                Рәхмәт әйтик әти – әнигә.

                Әни безгә тормыш бүләк итә,

                Әни безгә бәхет иңдерә.

Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр-әтиләр, әбиләр - апалар!

 Кояш Гомере телибез

Без сезнең һәммәгезгә!

  1. “Рәхмәтлемен Ходаема”

(балалар әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләрен тараталар)