"Әниләр көне"
материал на тему

Габбасова Лейсан Равилевна

Сценарий ко Дню матери на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл enilr_kone.docx25.86 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Алып баручы 1.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

–         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

–         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

–         Ана куены (туннан җылырак)

–         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

–         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

–         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

–         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Шигырь. “Әниләрне ташлап китмәгезГабидә Хәйретдинова сүзләре.

1.Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,            2.     Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Әниләрне ташлап китмәгез.                         Бөтен мәрхәмәте балада.

Ташлап китеп картлык көннәрендә            Аналарга дигән җан җылысы

Сез аларны ятим итмәгез.                            Адашып йөрмәсен далада.

3.Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.

     

  Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны балалрдан без алдан алдык, ә сез хәзер җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләсезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

-         Балагыз нинди төс ярата?

-         Нинди кием кияргә ярата?

-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң яхшысы  һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең  җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

Предлагается веником прокатить воздушный шарик до стойки и обратно. Побеждает, кто быстрее справится с делом.

Ведущий: Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр акчаларны саный – саный сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсен нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Второй конкурс «Удержи шарик головой»

Мамы должны удержать шарик головой.

Сорау-табышмаклар

Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?

Нинди савыттан эчеп булмый?

Кай вакытта куян ите тәмле була?

Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була?

Нәрсә соң ул? Беркемнең дә аны булдырасы килми, Беркемнең дә аннан аерыласы килми.

Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый?

Кайсы ай календарьда юк?

Бер якта - поп өе, икенче якта - чәчтарашханәсе. Арада чыга алмаслык сазлык. Поп чәчен алдырырга аръякка ничек чыга?

Патша кемгә баш ия?

Бер авыл кешесе ат җигеп калага барган. Барып җиткәч, иң башлап ни дигән?

Адәм башына нәрсә куна?

Кешегә иң якын әйбер нәрсә?

Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?

Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?

Нәрсәне күрү иң җиңел?

Аучы мылтык атканда ни өчен бер күзен йома?

Юләр кайчан акыллы була?

Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы?

Ул минем аяк астында, үзе миннән өстә; мин аның аяк астында, мин дә аннан өстә. Бу ничек була?

Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра?

Бер кеше утырып тора, ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра?

Кеше йоклый, төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә яр, өченче ягында диңгез, дүртенче ягында куе урман. Бу кеше ничек котыла?

Рәмзия җиде яше тулгач нишли?

Куян чаба-чаба да, ник артына әйләнеп карый?

Ат ни өчен улак янына килә?

Сыер ни өчен ята?

Сыер судан чыккач нишли?

Кәҗә судан ничек чыга?

Кунган кошны куркытмыйча гына ничек итеп агач ботагын кисеп ташларга?

Нәрсә өстән аска таба үсә?

Кем ике мәртәбә дөньяга туа?

Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?

Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк?

Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?

Кара мәче нинди ишектән керә?

Каз нигә йөзә?

Ат чаба-чаба да, нәрсәдән ары китә алмый?

Куянның арт аягы нигә озын?

Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?

Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый?

Җир өстендә кешеләр нинди авыру белән бер дә авырмыйлар?

Иң җиңелне капка аркылы ыргытып булмый. Нәрсәне?

Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?

Көнчыгыш белән көнбатыш арасы ни чаклы?

Суны кайчан иләк белән ташыйлар?

Су кайда коры була?

Суда нинди таш булмый?

Кара диңгезгә төшкән таш нишли?

Иң әүвәлге чүлмәкне кем яндырган?

Урта урамнан берәү барган. Кибеткә кереп, бер эшләпә сатып алган. Нигә сатып алган?

Урманга нәрсә белән баралар?

Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?

Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма?

Нинди агач утта янмый?

Нинди ут яндырмый?

 

Табышмак җаваплары

Авыз.

Буш савыттан.

Ашаганда.

Берне.

Пеләш баш.

Тып-тын вакытта.

Һавадагы ай.

Поп чәчен алдырмый.

Чәчтарашка.

«Тпру!» - дигән.

Бүрек.

Күлмәк.

Кәбисә елда. (Чөнки бер көне артык.)

Төшне.

Кеше гаебен.

Икесен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый.

Тик торганда.

Юк. (Таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин.)

Җир шарының капма-каршы нокталарында торучы ике кеше.

29 февральдә туган кеше.

Синең тезеңдә.

Уянып.

Сигезгә чыга.

Артында күзе булмаганга.

Улак аның янына килмәгәнгә.

Утыра алмаганга.

Коры җиргә баса.

Юешләнеп.

Кош үзе очып киткәч.

Сакал.

Чебеш..

Йоклый.

Кәҗәнең.

Юеш куак астында.

Ачык ишектән.

Аягы су төбенә тимәгәнгә.

Койрыгыннан.

Ал аягы кыска булганга.

Икенче яртысына.

«Йоклыйсыңмы?» дигән сорауга. (Йокламаса- «юк» дип җавап бирә, йокласа - җавап бирми.)

Диңгез авыруы белән.

Йонны.

Запас тәгәрмәче.

Кояш, йөреше белән бер көнлек юл.

Карга әйләнгәч.

География картасында.

Коры таш.

Юешләнә.

Ут.

Бушлай бирмәгәнгә.

Юл белән.

Туктаган сәгать.

Имәндә алма булмый.

Табагач.

Рәсемдәге ут.