Сценарий "Гаилә бәйрәме"
методическая разработка (средняя группа) на тему
Балалар бакасында "Гаилә бәйрәмен" үткәрү өчен сценарий
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_gaile_beyreme.docx | 22.89 КБ |
Предварительный просмотр:
Алып баручы.Хәерле кич, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебездә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундыйкүркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзер бәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!
Икенче алып баручы:Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бусүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.
1 нче Алыпбаручы: Гаиләул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Уйныйк әле, җырлыйк әле,
Биик әле күп итеп.
Безнең бәйрәм кичәбезне
Сагынып сөйләрлек итеп
1 тур:Сез командагызга командир сайларга, исем, девиз уйларга тиеш.
Бу бәйгедә тәүге тапкыр
Чыктыгыз сез каршыга.
Уңганмысез, зирәкмесез
Сыналырсыз җыр-моңда.
2 нче тур: 1 нче команда- “Күбәләгем” җырын “Туган тел көенә җырлый.
Икенче команда “Туган тел” җырын “Күбәләгем көенә җырлый.
3 тур:Табышмаклар әйтешү.
Бик сәләтле икәнсез,
Талантлы – шаккатырлык,
Минем сыныйсы килә:
Ничек сезнеңт апкырлык?
1) Һәй,егет, бу ничек була?Минем өч икмәгем бар, берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.(Ата- анасына, баласына, үзенә)
2) Ике атага, ике улга 3 йомырканы тигез итеп бүләргә кирәк.1 йомырка тисен.(бабай, ата, ул)
3) Бер көзгегә дөнья сыйган.(Телевизор)
4) Ишекле түрле яшь килен йөри.(Себерке)
-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнәндә әче.
Бунәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынап карыйк әле!
4 конкурс. “ Кайсы команда күбрәк матур сүзләр белә?” (1нчесе “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 1 нчесе “Йомшагым”, ди Сүз таба алмыйча туктап калган команда җиңелә )
2 нче алып баручы:
Яратырбыз, алкышларбыз
Хәер-фатиха бездән.
Бүгенге бәйрәм бәйгесе
Җиңү көтә бит сездән.
5 тур: “ Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез” – дигән уен үткәреп алыйк әле.
- Агачны яфрак бизәсә, кешене ......... ( хезмәт бизи ).
- Һөнәрле үлмәс, .............( һөнәрсез көн күрмәс ).
- Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ..........( тыңламаган, әрәм булган)
- Олыласаң олыны, ...........( олыларлар үзеңне )
- Яхшыдан үрнәк ал, ............( яманнан гыйбрәт ал )
- Өйнең яме.............( бала белән)
- Казанга ни салсаң,...........(чүмечкә шул чыга)
- Оясында ни күрсә,...........(очканында шул булыр).
6 тур: “Кем күбрәк дип атала?”Гөл сүзенә башланган хатын-кыз исемен әтиләр әйтергә тиеш, ә АЙ сүзеннән башланган ир –ат исемнәрен әниләр командасы әйтергә тиеш.
7 тур:-әтиләр командасы хатын-кыз сумкасында ниләр булырга мөмкин? –дигән сорауга җавап бирергә тиеш, ә әниләр командасы машинанын запчастьләрен әйтергә тиеш.
Әйдәгез кадерле дуслар
Туктатабыз уенны.
Хәзер жюри сезгә әйтер
Иң беренче урынны.
Әйе, иң кыйммәтле оя – гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шул кадәр көчле була.
Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, дәүләттә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Әйдәгез, Гаилә учакларыгыз сүнмәсен, сүрелмәсен .дигән теләк белән кичәбезне тәмамлыйк
Егылганда тартып торгызырга,
Арыганда иңнән этәргә,
Әти-әни кирәк балаларга,
Сабыйлыкны шатлык итәргә.