"Сау бул, бакча!" 2018
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Хазиева Айгюль Минниязовна

Задачей выпускных вечеров в детском саду состоит в том, познакомить детей с традициями выпускных праздников; - создать условия для проявления творческих способностей и эмоциональной отзывчивости детей; - активизировать мыслительную деятельность детей с помощью игровых приемов. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sau_bul_bakcha_2018.doc88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Саба муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Милэшкэй” балалар бакчасы

I кв.категорияле тәрбияче:

Хаҗиева А.М.

31 май 2018 ел

Руфинә. Исәнмесез!

Хәерле көн!

Ай, нинди көн?

Яктыра күңелем күге!

Мең кояштай балкып тора

Саубуллашу көне.

Айдар. Бу нинди көй, нинди моң агыла?

Нинди бәйрәм,нинди кичә бу?

Моңлы бу көй - саубуллашу көе,

Аерылышу көе икән бу.

Гөлфинә. Саубуллашыр чак та килеп җиткән,

Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.

Сизмәгәнбез айлар, еллар белән

Гамьсез балачакның үткәнен. 

Рәниф.  “Милэшкэй” дип атала

Безнең гүзәл бакчабыз

Истәлекле көн бүген –

Бакча белән хушлашабыз.

Рәсүл. Дусларым, бүген безнең                      

Олы бәйрәм көнебез,                    

Бүген инде бу бакчага                    

Соңгы кабат килдек без.

Айназ. Җитте хушлашу сәгате,

И күңелле бакчабыз

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

Әдилә. Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик,

Чыгарылыш кичәсендә.

А. Б: Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда чыгарылыш төркеме балалары.

Балалар залга үтәләр, вальс бииләр.     Бию: Вальс.

А. Б:  Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр.

Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.

А. Б:  Кадерле әти-әниләр, эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм - биим дип тыпырдап торган балаларны без ныклы белем алырга,укырга-язарга өйрәнергә бик сөенеп укытучы апаларына тапшырабыз.

Җыр: “ Сау бул инде бакчабыз”.

А. Б: Кибет киштәләрендә

Бик күп китаплар тора.

Китаплар б-н киңәшкәч

Шундый хәбәр тарала.

Имеш, бар ди диңгезләр

Диңгезләрдә утраулар

Бик тә, кызык, ди алар

Утрауларны күрергә

Барасызмы балалар?

Балалар: Барабыз!!!

А. Б: Алай булса, без Тылсымчы булыйк

Сәяхәткә кузгалганчы

Бер сорауга җавап бирик

Сез төрле хәлләрдән курыкмыйсызмы?

Артка чигенмисезме?

Балалар: Юк!!!

Айдар. 1, 2, 3

 Безне танып булмый һич!

 Сүзем тылсымлы булсын

 Хыялдагы зур кораб

 Каршыма килеп бассын.   (Капитан кораб алдына килеп баса).

А. Б: Күрәсезме балалар,

Безгә капитан килгән

Бик күп илләрне гизгән

Төрле хәлләр кичергән

 Батыр капитан икән.

Капитан: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез!

( Капитан штурвал янына килеп баса, музыка астында сөйли)

Капитан: Алга, алга таба. Безнең кораб бара.

               (Су тавышы ишетелә. Күл буена килеп җитәләр. Күл буенда су анасы утыра.)

А. Б: Карагыз әле, нинди матур күл. Кем утыра анда?

Балалар: Су анасы. Исәнме су анасы.

Су анасы: Исәнмесез балалар, нишләп йөрисез монда?

А. Б:  Без  утраулар буенча сәяхәт итәбез. Белем утрауна юл тотабыз.

Су анасы: Ерак юлга чыккансыз. Ләкин башта мин сезне сынап карыйм әле. Сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер микән.

Табышмаклар:

Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел, тегелгән. (китап).

Ак кыр буйлап уза ул,

Тап-тар юллар сыза ул.

Булса да бик кечкенә,

Җиткер аңа эш кенә (каләм).

Су анасы: Сез бик тапкыр балалар икәнсез. Бу сорауларыма да дөрес җавап бирә алырсызмы?

  • "Кәҗә белән сарык әкиятен кем язган"?
  • Яздан соң кайсы ел вакыты килә?
  • 5 кыз биергә чыккан иде, алар янына тагын 5 малай чыкты. Биергә ничә бала чыкты?
  • Кем ул Габдулла Тукай?

Су анасы: Сез бик акыллы, зирәк балалар икәнсез. Мәктәптә нәрсәләргә өйрәтәләр. Әйдәгез сөйләп күрсәтегез әле.

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Рәхмәт сезгә хәерле юллар телим . Саубулыгыз.

Капитан: Чү! Күңелле тавышлар

Дәртле көйләр ишетелә

Бу “ Шатлык” утравы

Бик күңелле тыңлавы.

Тыңлагыз команданы

Туктатыгыз корабны.

А. Б: Менә балалар без “Шатлык” утравына килеп тә җиттек.

   (Музыка астында кечкенәләр төркеме тәбрекли)

Әмир.  Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур!

Айзат.  Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәндә безгә дә бит

 Бигрәкләр дә ямансу.

Инзилә. Кечкенә генә булсак та

Бәйрәмегезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр

Шатлыклар  алып килдек. 

Ильяс. Миннән дә нәни булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара, ничек зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә.

Динә. Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

Самат. Мәктәпкә баргач та, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

Инзилә. Мы пришли с вами проститься

И хотим вам пожелать

Лишь «4» или «5»

В школе получать.

Айзат. Как пойдёте в 1класс

Вспоминайте в школе нас

Мы немножко подрастём

Тоже в школу мы пойдём.

А. Б: Рәхмәт сезгә балалар теләкләрегез өчен.

Капитан: Сәяхәтне дәвам итик дуслар!

                   Алга китик!

                   Яңа утрауны күрәм!

                   Ул “Уңышсызлык” утравы.

                   Сез аның турында беләсезме?

А.Б: Ә хәзер карыйк әле балалар ул нинди утрау икән?

(Күңелле музыка яңгырый. Кулына туп тотып малай һәм әби керәләр)

Әби: Улым-бәгърем, соңга каласың инде, тизрәк бул. ( Кыңгырау шалтырый)

Малай: Чынлап та дәрес башлана бит!  (Ашыга-ашыга чыгып китә)

Әби: (урындыкка утырып) Инде шулкадәр яратсаң да, тыңлатып булмый икән. Нигә тыңлаусыз бу балалар? ( Малай кире керә)

Әби: Чү, чү, балам нишләдең?

Малай: Дәрескә соңга калдым, “2”ле куйдылар.

А. Б: Күрегез әле, бу бала мәктәпкә соңга калып йөри, шуңа күрә билгеләре дә начар. Әйдәгез без җыр аша аны мәктәпкә соңга калмыйча йөрергә өйрәтик.

Җыр “ Сәгать”

Малай: Балалар! Мин бүтән соңга калмыйм, ышаныгыз. Ә хәзер миңа дәресләремне әзерләргә вакыт.  Саубылыгыз!

А. Б: Әйе, шул, балалар. Бу “ уңышсызлык” утравына эләкмәс өчен, сезгә хәрвакыт игътибарлы, акыллы, тырыш булырга кирәк.

Капитан: Бу “ Уңышсызлык” утравы артта калсын, безнең кораб алга барсын.

Капитан: Сәяхәтне дәвам итик дуслар!

                   Алга китик!

                   Яңа утрауны күрәм!

                   Ул “Балачак” утравы.

А. Б: Бу утрауда сезнең яраткан уенчыкларыгыз.  Ә хәзер балалар үзегезнең уйнап үскән уенчыкларыгыз белән саубулашыйк.

Әдилә.  Нәрсә булган, уенчыклар

 Бар да шундый күңелсез.

 Әллә без киткәнгә

Ямансулыйсызмы сез?

Рәсүл. Бүлмәдәге һәр уенчык-

Машиналар,аюлар,

Сау булыгыз, сау булыгыз

Безсез моңаймагыз.

 

Айназ. Нәни , йөмшак уенчыклар              

Без китәбез инде каласыз              

Нинди якын дуслар булдылар дип              

Безне дә бер искә алырсыз.

Айдар. Дус яшәдек барыбыз да

Туганнар күк бу йортта.

Сау бул сөекле бакчабыз,

Мәктәп, безне каршыла.

Руфинә. Аю моңаеп утыра,

Озын колак куян да.

Әтәчкә дә нидер булган,

Атка да,  балыкка да.

Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Гөлфинә. Утырганнар бер почмакта,

Моңаеп безне тыңлый.

Моңаймагыз, курчакларым,

Моңаймагыз, дусларым,

Әйдәгез соң биеп алыйк,

Хушлашканчы дусларым.

Уенчыклар белән бию.

 Капитан: Сәяхәтне дәвам итик дуслар!

 Алга китик!

 Яңа утрауны күрәм!

 Ул “Белем” утравы.

Сез аның турында беләсезме?

А. Б: Бу утрауда уеннар һәм дә биремнәр. 

Уен: “Портфель җыю”

Сүзләр төзу:  (“Школа”, “Урок”, “ Ученик”, “Книга”, “Мама”, “Папа”).

Капитан: Миңа да китәргә вакыт. Мин сезне “ Белем” иленә китердем. Яхшы укыгыз! Тәртипле балалар булыгыз. Мин сезнең б-н хушлашам! Саубулыгыз!

А. Б: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз! Балалар, сезне  ничә ел эчендә тәрбияләгән, өйрәтеп торган, елаган чакта юаткан, тәмле ашлар белән сыйлаган апаларыгызга рәхмәт әйтер вакыт та җиткәндер.  Әйдәгез, аларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

Әдилә. Безнең  Гөлсинә апа              

 Һәрчак шат күңелле              

 Ярата чәчәкләрне                

 Тәртипне, матурлыкны.              

 Яшелчә, җимешләрне                

 Алып кайтып тора ул              

 Безне сыйлап тора ул

Айдар. Көйсезләнсәк тә, еласак та

Сез гел сабыр булдыгыз

Безнең баштан сыйпап торды

Әни күк кайгыртып йөрде,

Айгөл апабыз,

Көләч йөзле, күркәм үзе

Дәртле сүзе, Аңа рәхмәт әйтәбез.

Руфинә. Бүлмәбез чиста булсын дип            

Күп тырыштыгыз Сез дә            

Сезнең уңганлыкны күреп            

Пөхтәлеккә өйрәндек без дә.          

Рәхмәт Зәйтүнә апа  һәм Зәлия  апайга            

Безнең чисталыкны саклап          

Әниләр күк караганга

Айназ. Әй, тәмледер боткалары                

Тел йотарлык ашлары              

Сезнең камыр ризыкларын              

Сагынырбыз һәрчакны.            

Пешекче Чулпан апага

Рәхмәтебезне белдерәбез.

Рәсүл. Кичләрен без бакчада            

Инглизчада өйрәндек            

Һәр авазны дөрес итеп            

Сөйләргә  тырыштык

Ул телдәге сүзләрне              

Матур сөйләшер өчен                

Күп көч куйды Елена апабыз              

Аңа рәхмәт әйтәбез.              

Гөлфинә. Гөлшат апайга рәхмәт,          

Карны гел көрәп торды.              

Детсад җылы булсын дип,            

Төнлә дә сакта торды.            

Илшат абыйны яраттык            

Бер генә бит ул безгә!              

Руфинә. Ничек кенә мактасаң да

Әз кебек сүзләребез

 Гөлсинә, Елена апалар,  Айгөл, Лилия апалар, Зәйтүнә Зәлия апалар, Чулпан, Гөлшат апалар

Сездән башка нишләрбез?

Сез бирдегез көчегезне

 Һәм йөрәк җылыгызны

 Сезнең кебек апаларны

 Без тагын табарбызмы?

Айдар. Тик сез берүк,без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык

Без мәктәпкә барабыз.

А.Б: Ә хәзер балалар, сезгә соңгы җырыбызны бүләк итәрбез.

Җыр. “Без инде хәзер зурлар”

( Мөдиргә сүз бирелә, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре һәм балаларга бүләкләр тарату)

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатабыз.  Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әтиәниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез. Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың

Кичерә ала тик ата-ана.