Праздник посвященный ко дню матери.
методическая разработка (старшая группа) на тему

Хазиева Айгюль Минниязовна

Задачей этого мероприятия является создание веселой атмосферы праздника. Развитие творческих способностей детей. Формирование нравственно - эстетических ценностей, уважение к матери.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл enilr_beyreme_2017_el.docx395.19 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан республикасы Саба муниципаль  районы Олы-Нырты «Милэшкэй» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе»

1 квалификацион

категорияле тәрбияче

                                                                                  Хаҗиева Айгөл М.

                                                                                       23  ноябрь 2017 ел

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе

Максат: балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Аудиоязмада “Әнием-син якты кояшым”җыры яңгырый.

Т. Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше әни турында бу жыр. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 26 ноябрь(иртәгә) көненә туры килә.

Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең иң кирәге сез.

Ә хәзер сүзне балаларга бирик алар сезгә  А.Алишнең “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштереп китерләр.

Т. Борын-борын заманда куе урманда яшәгэн ди, бер зур колаклы Әни куян. Аның үзе төсле озын колаклы бер кызы булган. Баласы бик елак булганга, әнисе аңа Елакбикә дип исем кушкан. Әни куян көннәр буе бишек җыры җырлап, кызын юаткан да юаткан:

Әлли-бәлли ит эле,

Кызым, йоклап кит әле.

Сандугачым, былбылым,гүзәлләрнең гүзәле,йөрәгемнең үзәге,

Әлли-бәлли ит эле,

Кызым йоклап кит әле…

(Әни куян кызын бишектә тибрәтә).

   -Йокла, кызым, йокла, тиздән туган көнең. Сиңа да инде, балам, өч яшь тула. Туган көнеңә дип киез итекләр алып кайттым бит мин сиңа. Кая әле алып керим әле мин сиңа аларны.

(Шул арада балалар елак куянны карап торалар: сөт эчерәләр, уенчыклар бирәләр)

   - Балалар, әйдәгез утырыйк әле урыннарыбызга, хәзер Әни куян кайта. Ул бит Елакбикәгә итекләр алып кайтырга тиеш.

Әни куян:

   - Менә, нәниләр, мин Елакбикәгә итекләр алып кайттым. Әйдэ әле, кызым, тор әле. Туган көнеңә сиңа бүләк, киеп карыйк әле, бәләкәчем.

(Әни куян кызына итекләрне кигезә).

 

 Куян кызы:   -Әй, әнием, сиңа бик зур рәхмәт. Әнием, мин сине бик-бик яратам!!! Мин сиңа биеп тә күрсәтәм әле.

 (Балалар куян белән бергә бииләр. Биегәч, урыннарына утыралар)

   Яңа киез итекләрен киеп, куян кызы арлы-бирле йөргән, тик ул алардан бик тиз туйган: салып ташлаган.

Елакбикә булсам да мин,

Итексез дә йөгерәм.

Куяннарга итек кию-

Килешми бит,мин беләм!!!

   Әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әни куян итекләрне эзләп табып кигезә, ә Елакбикә аларны салып ташлый икән.

   Шулай итеп, салкын кыш килеп җиткән. Кар яуган.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Кыш килгәнгә сөенеп,

Балалар шатланыша.

   Көннәрдән бер көнне куян кызы Елакбикә урамга чыккан. Ул кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк чапкан. Бер көн буе шулай йөгергән, шуган, икенче көнне дә, ә өченче көнне чатанлый-чатанлый әнисе янына килгән:

   -Әни, әнием, минем аягым бик авырта, -дигән.

   Әнисе аның аякларына караган да, аптырап калган.

   -Кызым, якты йолдызым, җимешем, синең аякларың шешкән бит, -дигән.

   -Инде ни эшләргә?-дип уйга баткан Әни куян, бу баланы кая алып барырга?      Ничек терелтергә?

   Шулвакыт урманда нәрсәдер кычкырган. Куян күтәрелеп караган да, анда    Тиен кызы Йомшаккайны күргән. Ул куянга булай дигән:

   -Кайгырма, куянкай, елама син. Кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен сиңа доктор Айболитка барырга кирәк. Әйдәгез мин сезгэ үзем юлны курсәтәм,- дигән Тиен кызы.

(Әни куян үзенең кызын күтәреп, балалар белән бергә доктор Айболитка юл тота.)

   Барып җитсәләр, доктор Айболитның эше бик күп икән. Анда урманның бөтен җәнлекләре дә килгән. (Чиратта Аю, Куян, Төлке, Бүре…) Кайсының башы, биле бәйләгән, теше сызлый, эче авырта..

   Куян баласы елаган да елаган. Шул тавышка доктор Айболит чыккан.

Кем елый, кем үкерә,

Үрле-кырлы сикерә.

Тиз-тизрәк килегез,

Чиратсыз да кертегез!?

   -Мин, -дигән Елакбикә,- пәпиләрем бик авырта, доктор абый.

Аягын караган, дарулар сөрткән, бәйләгән.

(Балалар шул арада доктор Айболитка булышып торалар).

   Доктор абый Куян кызына болай дигән:

Менә, куян, белдеңме,

Хатаңны сизендеңме?

Итек кию- ул файда,

Итектә зыян кайда?!

Балаларга да син әйт,

Белсеннәр алар әйбәт:

Кар яугачтан итек кию,

Булыр барсына бик шәп!!!

   -Аягың төзәлгәч, киез итекләреңне салма, эниеңнен сүзен тынла.

   Өч көн дигәндә Куян баласының аяклары төзәлгән. Ул инде итекләрен бердә салмыйча киеп йөри икән.

   Шулай итеп, Куян кызының пәпиләре төзәлгән. Ул кыш көне итекләрен салмыйча киеп йөри башлаган. Шул шатлыктан, балалар, без дә Куян белән биеп алыйк эле.

Т.  Балалар бервакыттада әниләрегезне борчуга салмагыз, куян кызы кебек иркә булып үсмәгез.

Җыр “Әниләр бәйрәме”

Рәсүл. Кадерле әниләрне

Яратабыз, тыңлыйбыз.

Исәнлек һәм саулык теләп

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Руфинә. Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын.

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын.

Айзат. Чын күңелдән котлыйбыз

Бәйрәм белән без сезне

Шатлык нуры балкытсын

Ягымлы йөзегезне.

Т. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Динэ. Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана

Әмир. Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Инзилә. Әнием, кадерлем!

Син – энҗе бөртегем,

Син - хөрмә җимешем

Син – йөрәк тибешем.

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын. 

Әдилә. Әниемә булышам (Л.Әмирханова)

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

 

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

 

Руфинә. Булышчы (Р.Миңнуллин)

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

 

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым ! һаман бетми !

Әнием , кил, булышчы !

Т. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

Айназ. Минем әнием Гөлназ

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп

Буш вакытлары бик аз.

 

Пешекче булып эшли ул

Абый укыган мәктәптә.

Абый белән икебезне

Бик ярата , әлбәттә.

 

Таләпчән дә, бик җитез дә

Бар нәрсәгә өлгерә.

Өйдә тәртип булдыра да

Тагын эшкә йөгерә.

Айдар. Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

Бакчабыздан җыеп ала

Ел саен бик күп уңыш.

 

– Кем турында сөйли бу?- дип

Аптырашта калдыңмы?

Әнием турында әйткәнне

Чыннан да аңладыңмы?

 

Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием Гөлчәчәк.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Кочаклап үбә-үбә.

 

 Рәсүл. Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

 

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

 

Самат.  Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

 

 Әни бәйләгән киемнән

Җылы бәрелеп тора.

Әйтерсең ул гел янымда

Нурларын бөркеп тора.

 

Рәниф. Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Матурлыгы өчен,

Бик күп назлары өчен.

 

Айзат. Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

 

Әниемнең җылы назын

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

 

Азалина. Әнием минем, кадерлем,

Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине үпкән.

 

Ильяс. Әниләрне саклыйк!

Әниемнең эше – иң изге эш,

Әниемнең сүзе – иң назлысы.

Әнием кулы – иң йомшагы,

Әниемнең йөзе – иң-иң яктысы!

 

Иң газиз кешеләребезгә бүген чын йөрәктән рәхмәт әйтәсебез килә.

- Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергәнең өчен,

- Назлы карашларың өчен,

- Пешергән ашларың өчен,

- Йөрәк җылыларың өчен,

- Шәфкатьле кулларың өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен

(бергә)- Рәхмәт сиңа, Әнием!

Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

Кичәнең икенче  бүлеге.

Хөрмәтле әниләр, ә хәзер сезне бәйгедә, уеннарда катнашырга чакырабыз. Рәхим итегез!

Әдәп төбе – матур гадәт” бәйгесе. Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле,пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән. Бәйгенең эчтәлеге: мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укыйм, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.

1) Сезнең улыгыз урамнан елап кайтып кергән. Сез хәлне аңларга теләп, ни булганын сорыйсыз,ә ул үзен Шамил кыйнаганын әйтә. Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез? ( Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)

2) Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе аны табын янына чакырды. Роза бик кәефсезләнеп кенә өстәл янына үтте, әкрен генә ашый башлады. Әбисе аның нигә кәефе төшкәнен сорады. Оныгы елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле “2” ле билгесе алганын әйтте. Әбисе бу очракта нәрсә әйткән икән?

(Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк балам, тырышып әзерлән дә икелеңне төзәтеп кайт...һ.б.)

3)  Наилә табын артында утыра, әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач ни әйтер? (Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)

Матур сүзләр” бәйгесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ди халык. Ә хәзер, әйдәгез, матур сүзләр әйтүдә ярышып карыйк. Матур, йомшак, иркәләү сүзләре һәммәбезгә дә кирәк. Балалар аны көненә кимендә 12 мәртәбә ишетергә, тоярга тиеш. ( Әни белән бала бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтешәләр).

Матур сүз баланың кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра, белем алуга омтылышын үстерә. Шуңа күрә бер-беребездән ягымлы сүзләребезне кызганмыйк.

Ә хәзер ял итеп алыйк балалр белән бергә “Куш кулым җырын җырлыйк”

 “Тапкырлыкта ярышабыз”. Мин кызыклы сораулар, мәсьәләләр әйтәм,сездән җавап көтәм. Иң тапкыр әнине, баланы билгелик.

  • Җиде үрдәк оча. Шуларның өчесен атып төшерәләр. Ничә үрдәк кала?
  • Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый?(түгәрәк, боҗра)
  • Нинди савытка су салып булмый?
  • Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә була? (күл һәм мәк)
  • Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри? (Кабан күле)
  • Су кайда коры була? (картада)
  • Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенә берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (7)
  • Имәндә 10 ботак. Ботак саен икешәр алма. Барысы ничә алма?
  • Өстәл өстенең 4 почмагы бар,бер почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5)
  • Дөньяда ни кирәк, иң кирәктән дә ни кирәк? (саулык, сәламәтлек)

Алдагы  бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны балалардан без алдан алдык, ә сез хәзер җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

 -         Балагыз нинди төс ярата?

-         Нинди кием кияргә ярата?

-         Балагызның яраткан тәрбиячесе кем?

-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

“Йомгак”  бәйгесе. 
Әниләребезгә җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Кем кул эшенә оста- рәхим итегез! 
Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына. 

Балалар игътибар иттегезме, безнең өебезнең яме булган, безгә тормыш бүләк итүче әниләребез менә нинди уңганнар,булганнар икән. Сез моны үзегез дә күрдегез: алар тапкырлар да, зирәкләр дә, җитезләр дә.

Алар сезнең һәрбер һөнәрегезгә сөенеп, шатланып, килешмәгән эшләрегез өчен борчылып та йөрүчеләр.Әйдәгез, без дә әниләребезгә карата игътибарлы

Сабыр, йомшак күңелле әниләребез! Бүген бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бәхетле булыгыз!

Җыр “Әни кирәк”

C:\Users\НЕКРОНОМИКОН\Desktop\фото детсад\20171124_162801.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника ко дню матери Тема: «День матери»

Мама – самое близкое, дорогое и родное для любого человека. Для детей ближе мамы никого нет. Именно поэтому праздник День Матери является очень важен  в детском саду. Предлагаю вашему внима...

День матери-международный праздник в честь матерей

День матери - это один из самых трогательных праздников, потому что каждый из нас с детства и до своих последних дней несет в своей душе единственный и неповторимый образ - образ своей мамы, которая в...

День матери в старшей и подготовительной группе.Сценарий праздника, посвященный Дню матери

Цель: воспитание чувства любви и уважения к своим мамам.Задачи:1. Воспитывать у детей доброе, внимательное, отношение к маме, стремление ей помогать, радовать ее.2. Способствовать созданию теплых взаи...

«День матери» - сценарий праздника ко "Дню матери"

Задачи. Воспитывать у детей доброе, внимательное, уважительное отношение к мамам, бабушкам, стремление радовать их....

Сценарий праздника ко Дню матери «Лучший праздник-праздник мам!» в старшей группы МАДОУ №58

Сценарий праздника ко Дню матери «Лучший праздник-праздник мам!»в старшей группы МАДОУ №58(Музыкальный руководитель: Лоза К.Ю.) Ход праздника.Зал украшен цветами, шарами, рисунками де...

Музыкально-ритмический праздник ко дню матери «Нет на свете праздника важней, чем прекрасный праздник матерей»

Тема: праздник ко дню матери «Нет на свете праздника важней, чем прекрасный праздник матерей»                          ...

Сценарий праздника, посвященного Дню матери «День Матери – казачки» для детей подготовительной к школе группы.

Цель: воспитание уважения и любви к матери через приобщение к кубанскому фольклору...