Нәүрүз бәйрәме
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Мингазова Зиля Амирзяновна

Максат: Балаларның яз билгеләре, яз көне табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү. Табигатькә сак карарга, аның матурлыгын тасвирлап сөйли белергә өйрәтү, туган табигатькә сак караш тәрбияләү. Нәүрүз бәйрәме, аның йолалары белән таныштыруны дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_nuruz.docx24.92 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: Яз килде, кояш көлде,

                  Дөньяга нур бөркелде.

                  Уянды бар агачлар,

                  Куанды алмагачлар.

- Балалар, безне язгы кояш урамга чакырды. Урамда нинди һава? (Көн җылы, күктә кояш елмая). Ә күк йөзе нинди? (Күк йөзе зәңгәр, чиста).

- Балалар, сез тагын нәрсәләр күрәсез? Кар нишли? Ул кыш көнендәге кебек ап-акмы? (Юк, кар ап-ак түгел. Кар эри. Кар сулары җыелып тора. Алар күлләвекләр дип атала.)

- Монда килегез әле, монда күлләвекләр җыелып торамы? (Юк, алар агалар. Алар гөрләвекләр дип атала.)

- Өй түбәләреннән нәрсәләр тама? (Тамчылар.)

- Әйдәгез, балалар, “Яз килә” уены уйнап алабыз.

Тәрбияче: Я балалар, карагыз,

                  Тышта, әнә, килә яз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

                 Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез

                  Яз турында сөйләгез.

Балалар: (Очу хәрәкәтләре ясыйлар)

                  Канат кагып ерактан

                  Кошлар кайтты көньяктан.

( учларына бармак белән төртеп-төртеп күрсәтәләр)

                  Тамчы тама тып та, тып,

                  Булмый аны туктатып.

( кулларын югары күтәреп, күккә күрсәтәләр)

                  Зәңгәр күктә кояш балкый,

                  “Тышка чык” дип безне алдый.

( туп сикерткән хәрәкәтләр ясыйлар)

                   Сикергеч туп кулга алыйк,

                   Сикереп уйнап карыйк.

( кулларын чабып, бер урында сикерәләр)

                    Яз бездә озак тормый

                    Җәй килер җырлый-җырлый.

-Әйдәгез, балалар, “Яз җитә”  җырын җырлыйбыз. (Җ.Фәйзи көе, Ф.Кәрим сүз.)

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Кушымта:

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

Агачка кунып, чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен,

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

Тәрбияче: Балалар, ниндидер тавыш килә. Кем бар икән анда?

Балалар.  Бу керпе.

Керпе. Исәнмесез, балалар! Мин менә яз җиткәч, йокыдан уяндым. Сезнең тавышны ишетеп яныгызгы килдем. Нигә җыелдыгыз сез монда?

Балалар. Бүген Нәүрүз бәйрәме.

Керпе. Ә нинди бәйрәм соң ул?

Тәрбияче: Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Аның үзенең йолалары бик күп. Бу бәйрәмдә яшьләр, өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-хөрмәт җыеп йөргәннәр. Без дә сезнең белән Нәүрүз такмакларын әйтеп, сый-нигъмәт җыйыйк.

(Балалар такмак әйтеп күчтәнәч җыялар).

Торыгыз, тор хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенеч бирәсез?

Өйдәме түтәй?

Җәтрәк бир күкәй!

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калач кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә, сызланма!

Дуслар, эшегез уң булсын,

Теләгегез юш булсын,

Күңелегез хуш булсын,

Нәүрүз мөбарәк бад!

-Әйдәгез бу күчтәнәчләрне пешекчебез Илсөяр апагызга бирик. Ул алардан йкарга боткасы, тәбикмәк пешерер. Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

-Әйдәгез әле, дуслар, бергәләп Нәүрүзбикәне каршы алыйк.

(Нәүрүзбикә керә)

Нәүрүзбикә: Агымсулар кичтем мин,

                       Сезгә килеп җиттем мин.

                       Нәүрүз әйтеп үттем мин,

                       Нәүрүз мөбәрәк булсын!

       Хөрмәтле кунаклар! Көн белән төннең озынлыгы тигезләшгән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез.Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.

Алып баручы: Нәүрүз котлы булсын!

                            Нәүрүз котлы булсын!

Җыр: “

(Тавыш ишетелә, Кыш бабай керә.)

Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем минем йортыма хуҗа булган?

Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың.Биләмәләреңне язга-

Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте. Күрәсеңме, кояш җылыта, карлар эри, гөрләп яз килә!

Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча язга-Нәүрүзбикәгә урын бирү юк.

Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да күнәм.

Кыш бабай: Беренче шарт: Менә кашык, менә күкәй,

                                                Тот кулыңа, чибәркәй.

                                                Син дә йөгер, мин дә калмам.

Ярыш: йомырка белән кашык тотып йөгерү. (башта Кыш бабай белән Нәүрүзбикә ярыша, аннан соң балалар)

Кыш бабай: Икенче шарт: Бие, бие чибәркәй,

                                               Мине узалмассың син.

                                               Син яшь, мин карт булсам да,

                                               Биюдә калышмам мин.

( Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла.)

Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым,

                       Харап булдым, җиңелдем.

                       Эредем бит, эредем,

                       Яз алдында хур булдым. 

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, Кыш бабайны суытыйк, бергәләп өрик аңа.

(балалар өрәләр)

Кыш бабай: Әй, рәхмәт, бик рәхәт булып китте, миңа хәл керде. Мин хәзер Нәүрүзбикәне аркан тартуда  җиңә алачакмын.

(аркан тартышалар, балалар Нәүрүзбикәгә булышалар, Кыш бабай җиңелә)

Кыш бабай: Уф, җиңелдем мин, китәм инде, киләсе кышка кадәр хушыгыз. (Кыш бабай китә)