"Без солдатлар" сценарий на 23 февраля на татарском языке для первой младшей группы
материал (младшая группа) на тему

Шайхиева Рузиля Рафаэлевна

сценарий на 23 февраля на татарском языке для детей первой младшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_soldatlar.docx18.42 КБ

Предварительный просмотр:

Без – солдатлар.

Флаглар белән балалар залга керә.

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле кунаклар! Хәерле көн, балалар! Бүген бездә бәйрәм – “Ватанны саклаучылар көне”.

Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул – солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Ә хәзер балалар әтиләрен зурлап шигырьләр сөйлиләр.

Ранель:  Бигрәк күңелле икән

               Дуслар җыелган җирдә

               Бәйрәм итәбез бүген

               Әтиләр белән бергә.

Милана: Ул җирдә иң шәп кеше,

               Шәп кеше гаҗәп кеше,

               Ул – иң көчле кеше,

               Юк бүтән аның ише.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да әйбәт тә,

Кем дисезме ул кеше? –

Минем әти, әлбәттә!

Әдилә:    Бик яратам әтиемне

Һәр эштә җитез үзе

Һичбер кайчан ачуланмас

Кояштай балкый йөзе.

Ралинә: Минем дә әти күптән

Солдатта хезмәт иткән,

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Рушан: Үскәч, солдат булырмын

Әтием кебек мин дә

Аныҗ кебек тырышып

Зарядка ясыйм көндә.

Рияз:       Әтием белән икәү

   Без гел бергә йөрибез

   Бергә утын кисәбез

   Бергә карлар көрибез

Тәрбияче: Бүген безнең бәйрәмебездә булачак солдатлар да бар, алар безнең малайлар.

Малайлар башкаруында “солдатдар җыры”

Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алыйк. “Кем тизрәк?”( Идәнгә сибелгән уенчыкны кем күбрәк капчыкка җыя)

Тәрбияче: Зур корабта диңгезче мин

                   Саклыйм илебез бакчасын

                   Уйната җил, тирбәтә җил

                   Бескозырка тасмасын.

(Кызлар башкаруында “Морячка” бию)

Тәрбияче: Әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз.

Уен  “Боеприпасларны аер”

Тәрбияче: Безнең залда ярышырга

                   Җитез егетләр кирәк,

                   Кемнәр ярышырга әзер,

                  Чыгып басыгыз тизрәк.

Уен: “Кеглилар арасыннан машина йөртү”

Тәрбияче: Һәр туган таң җирдэ тыныч булсын,

                   Имин булсын иде дөньялар.

                  Аяз күгебез болыт капламасын,

                  Елмайсыннар җирдә сабыйларыбыз.

Хәзер батыр малайларыбызга, матур кызларыбызга бу иртәнең истәлеге итеп эмблемалар тапшырабыз.

Биектау муниципаль бюджет

мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Дөбъяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасы 

Раслады:

                                                                                     Бакча мөдире_______ Фаттахова Ш.Т.

Без – солдатлар

(беренче кечкенәләр төркеме)

                                                                   

                                                           

                                                        Тәрбиячеләр: Сабирҗанова А.А

                                                                         Шайхиева Р.Р.

2015ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по развитию речи и обучению детей татарскому языку во второй младшей группе по теме "Домашние животные и их детеныши"

Занятие проводится во второй младшей группе по «Программе воспитания и обучения в детском саду» под редакцией М.А. Васильевой, В.В. Гербовой, Т.С. Комаровой. На занятии применен метод сравнения ...

Сценарий утренника к 8 марта на татарском языке, для второй младшей группы

сценарий утренника к 8 марта на татарском языке, для второй младшей группы...

Интегрированное занятие по развитию речи и обучению татарскому языку во второй младшей группе по теме: «Домашние животные и их детёныши»

Интегрированное занятие по развитию речи и обучению татарскому языку во второй младшей группе по теме: «Домашние животные и их детёныши» Цель: Уточнить и расширить словарь детей...

Конспект занятия по сенсорному развитию в первой младшей группе детского сада (на татарском языке), тема занятия «Бабочки»

Программное содержание:1. Способствовать расширению знаний в различии и назывании цветов (красный, жёлтый, синий, зелёный).2. Создать условия для развития мелкой моторики мышц руки, чувства ритма, сен...

НОД Познания, Коммуникация (Татарский язык) во второй младшей группе «День рождения куклы Алсу».

                                МАДОУ №10 «Детский сад комбинированного вида»...

Отчет о 23 февраля «День Защитника Отечества» в первой младшей группе.

23 февраля! Это праздник настоящих мужчин — смелых и отважных, ловких и надёжных, а также праздник мальчиков, которые вырастут и станут Защитниками Отечества.  Этот день-хороший повод для в...

Занятие на тувинском языке в первой младшей группе. Окружающий мир.

Занятие направлено на развитие речи, физическое развитие, эстетическое развитие....