Зурлар төркеме балалары өчен "Карга боткасы" бәйрәм сценарие.
план-конспект занятия на тему

Хуснуллина Гульфира Гасимовна

Матур бизәлгән залга кара каргалар очып керә. Балалар ярымтүгәрәккә кереп басалар. Өйдән-өйгә йөреп сый җыю, җырлар, төрле биюләр башкару, шигырьләр сөйләү, татар халык уеннары уйнау. Шул арада әби, бабай ботка пешерәләр. Бәйрәм ахырында боткадан авыз итәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon karga_botkasy.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

Өлкәннәр төркемендә “Карга боткасы” бәйрәме сценарие.

Максат: Балаларда туган илгә, туган шәһәребезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Төрле милләт халкының иҗатын, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм аңа кызыксынучанлык хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Балаларның төрле жанрдагы музыкаль әсәрләрнең эчтәлеген аңлау сәләтен үстерүне дәвам итү, әсәрләрдә  чагылган хисләргә карата эмоциональ мөнәсәбәт булдыру.

2. Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә балаларның үзләренең, әти-әниләрнең  катнашу активлыгын үстерү.

3. Шигырьләрне, әкиятне сәнгатьле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, әкият буенча тамаша уйнау һәм рольләрне башкару осталыкларын үстерүне дәвам итү, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.

3.Татар халкының милли  бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашу теләге тудыру. Балаларда бәйрәм хисе, күңел күтәренкелеге,үзара дусларча мөнәсәбәт булдыру. 

Җиһазлар:

агачлар, магнитофон,шарлар,дуслык турында рәсем, сый җыю күренеше  өчен декорацияләр.

Методик алымнар: әңгәмә, уеннар, күрсәтү, сәхнәләштерү.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше:

Шигырләр, милли җырлар, уеннар өйрәнү, залны бизәү өчен җиһазлар әзерләү, биючеләргә костюмнар әзерләү .

Зал бизәлеше:

- плакат (халыклар дуслыгы),

-язгы алан  күренеше    ,

-залны шарлар белән бизәү,

-агачлар, агач төпләре.

Балалар белән алдан эшләгән эш:

Әңгәмәләр үткәрү, экскурсияләр оештыру, шигырьләр, җырлар, уеннар өйрәнү,  биюләр өйрәнү.

Шәхси эш:

Пассив балаларны уенга тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Күңел ачу иртәсенең барышы:

Зал матур итеп бизәлгән: бер якта 2өй тора, залның түрендә  аланлык,  бүрәнәләр кырыйда. Залга кара-каргалар очып керә.

 1 нче карга:

 Кар-кар-кар,

Без кара каргалар ,  

Без иртә  яз киләбез,

Илгә яз китерәбез.

2 нче карга:

 Карр, карр, карр,

Туем җитте, барр, барр.

Ярма, күкәй алып бар,

Карр, карр, карр!

Каргалар очып чыгып китәләр. Балалар залга керәләр, ярым түгәрәккә басалар.

Кыз:   Ачылды ак калын юрган,

            Исте апрель җилләре.

            Кошлар кайта, сагындырып

            Туган үскән җирләрен.

            Көннәрен юлда үткәреп,

            Куанышып очалар.

            Канатларын  да күтәреп,

            Яз китерә ич алар.

Алып баручы: Әйе, балалар, безнең илебезгә яз килеп җитте. Яз көне карлар тиз эреп бетә, агачлар яфрак яра башлый, үләннәр яшелләнә, игеннәр дымга туена, кошлар кайта туган якларына.

  ҖЫР "Яз килә". Җырдан соң балалар бүрәнәләргә утыралар.

Алып баручы. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар. Менә шушындый яшел аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка пешереп, ашый торган булганнар.Без дә бүген карга боткасы бәйрәменә җыелдык, ә  безнең әле бернәрсәбез дә әзер түгел. Әйдәгез, бәйрәм өчен нәрсәләр кирәклеген искә төшерик .

Җаваплар: Ярма, сөт, йомырка, май.

Алып баручы. Элек бәйрәм өчен сыйны балалар өй буенча җыеп йөргәннәр. Без дә шулай итик.

Балалар сый җыярга китәләр.

Малай:

             Өйдәме, түтәй,

             Бир зинһар күкәй.

             Бирсән безгә өч күкәй,

             Тавыгың салыр йөз күкәй.

Әби өйдән чыгып йомырка бирә. Балалар рәхмәт әйтәләр.

 Малай:

            Кызганма, түтәй,

            Май кирәк безгә.

            Ярма да кирәк

            Карга туена бар да кирәк.

Кыз:

Шикәр кирәк, тоз кирәк, чыгар түтәй тизрәк.

Алып баручы:

 Ярма, сөт, йомырка, май!

 Казылык та бир түтәй.

 Өй эченнән әти белән әни чыга.

Әни: Менә, балалар, бар да бар, май да сөт тә.

Әти: Күкәй дә, ит тә. Ботка бик тәмле булыр.

 Балалар әби белән бабайга, әти-белән әнигә  рәхмәт әйтәләр,аланга китәләр.

 Малай : Безне сөендергән өчен сезне Ходай сөендерсен.   Әйдәгез сез дә безнең белән карга боткасы ашарга.

         Әби белән бабай, әти- белән әни  рәхмәт әйтә-әйтә, балаларга иярәләр.

Алып баручы: Менә, балалар, сыйлар да булды. Хәзер инде безгә учак ягырга кирәк.

Бабай: Була ул! Хәзер мин аны ягам.

Әти: Бабай – әби сез балалар белән ял итегез, без учакны хәзер үзебез үрләтеп җибәрербез.

Әни : Ботканы да пешерә торырбыз..

Бабай: И-и- и әбисе, кара әле монда, нинди күп милләт балалары җыелган бит безнең карга боткасы бәйрәменә.

Әби: Чынлап та бабасы, күрми дә торам, нинди матурлар.

Алып баручы: Әйе бабакай,  әбекәй без үзебезнең бәйрәмебезгә башка милләт балаларын да чакырдык күңел ачарга. Алар безнең бәйрәмебезгә буш кул белән килмәгәннәр, күчтәнәчләр белән килгәннәр.

Әби: Шулаймыни балакайларым. Ниндиерәк күчтәнәчләр икән?

Бала:

 Карап тормый ара еракка

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык безнең тормыш үзәге

Дуслык безнең бәйрәм бизәге.

Төрле костюмнар киеп,

Йөрибез җырлап-биеп

Атадык без бу бәйрәмне

“Карга боткасы ”,диеп.

Башкорт биюе.

Бала:

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар

Үзбәк телендә шигырь.

Бала:

Өйрәндек без җырлар да

Төрле телдә җырларга

Төрле кешеләр килә

Ул җырларны тыңларга.

Рус телендә җыр.

Әби: Бик рәхмәт, күңел күчтәнәчләрегезгә. Балалар, сез бәйрәм итә торыгыз, без  бабакаегыз  белән  ботка ни хәлдә икән шуны белешеп килик.

Алып баручы: Хөрмәтле, балалар, кунаклар, ботка пешә торсын, ә без шул чакта бераз җырлап, уйнап алыйк..  

    “Бәйрәм җыры”.

Әни: Мондый тәртипле, мәрхәмәтле балаларны күргәч, биисе килә башлады. Хәтерлисеңме, әтисе, яшь чакларда бик матур итеп бии идек бит. Сезнең дә, балалар, күрәсе киләдер.

Әти белән әни  биюе.

Алып баручы: Безнең балалар да шундый матур итеп бии беләләр.

Бала:

Әйдәгез дуслар ашыгыйк ,

Үзебезгә пар табыйк

Сезнең белән бергәләшеп,

Татарча биеп алыйк!

БИЮ “Татар халык биюе” . Биюдән соң куак арасынна Шүрәле чыга.

Шүрәле: Бу нинди тавыш? Кем мине татлы йокымнан уятты? Кем минем урманымны таптый? (балаларны күреп) Ә-һә, менә кемнәр икән!

Алып баручы: Шүрәле  дус, тимә син безгә.  . Без бер нинди начарлык та эшләмибез, без монда Карга боткасы дигән бәйрәмгә җыелдык.

Шүрәле: Шулай мени... Ярар, мин сезгә тимим, ләкин минем дә күңелемне күрегез. Минем сезнең зирәклегегезне тикшереп карыйсым килә. Менә шушы табышмакларның җавабын тапсагыз мин сезгә тимәм һәм бик куанырмын.

Алып баручы: Була ул, әйдә безнең ботка пешкәнче синең биремеңне без бик теләп үтәрбез.

Табышмаклар:

  1. Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
  2. Лампа түгел- яктырта, мич түгел- җылыта. (Кояш)
  3. Яз килсә-киенә, көз килсә- чишенә. (Агач)
  4. Агач башында йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

Алып баручы: Шүрәле дус, без синең Габдулла Тукай әкиятләрендә яшәвеңне беләбез инде.   Безнең балаларыбыз  Тукай абыйларының матур шигырләрен дә беләләр.

 Габдулла Тукай . “Йокы алдыннан .”

 Габдулла Тукай. “Фатыйма белән сандугач”.

Шүрәле: Бигрәк сәнгатле итеп сөйләдегез, рәхмәт сезгә. Ярар, мин китим инде, эшләрем  дә күп тиздән Тукай абыемның туган көне- Кырлай якларына юл алыйм.  

Әби: Эх, бар иде яшь чаклар. Әйдәгез әле, бергәләшеп шул чакларда уйный торган уенны уйнап алыйк.

 Татар халык уены.  “Кәрия Зәкәрия”

Татар халык уены. “Йөзек салыш”

 Әни-әти: Балалар, карагыз әле, безнең боткабыз да пешеп җитешә .

Алып баручы: Безнең Булатыбыз Карга боткасы турында бик матур  бер шигырь белә, тыңлап үтик әле.

Шигырь . “Карга боткасы”.  Әзһәр Габиди

Яз җиттеме,безнең әби

Ясый “Карга боткасы”,

Ботка белән сыйланалар

Бөтен авыл баласы.

Аның яме!Аның тәме

Телләреңне йотарлык!

Аның тәмен ел буена

Саклап кына тотарлык. 

Әби: Балакайларым безнең карга боткабыз пешеп җитте. Без сезгә кайтуыгызга табын әзерли торабыз, сездә озак тоткарланмагыз табыннарда боткагыз сунмасын.

Бабай-әби чыгып китләр.

Әти: Көннәребез  аяз булсын!

Әни: Илләр тыныч булсын!

Әти: Яңгырлар явып, игеннәр уңсын.

Әни: Балалар акыллы, тәүфыйклы булып үссен.

Әти: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр. Әйдәгез әле карга боткасы белән сыйланыйк.

Әни: Иң беренче кашык – туган җиребезгә! 

Әти: Икенче кашык – һавага, яңгырларын вакытта яудырсын, уңышларны зур итеп үстерсен.

Әни: Өченче  кашык – каргаларга, алар безгә язны алып килделәр.

Алып баручы: балаларыбыз милләтебезнең гореф гадәтләрен саклап аларга тугры булып, туган телләрендә сөйләшеп яшәсеннәр.

 Шигырь. Туган илем. Нурзия Мирзахова

Туган илем,туган телем,

Синнән башка җырым юк.

Әткәм-әнкәм телендә

Сөйләшү ул-горурлык!

Гасырларны тоташтырып,

Буыннарны ялгап тор.

Горур яшә, татар теле,

Олы юлда маяк бул!

Җыр “Туган тел”

Алып баручы: Тәбигатькә, Җир-анага карата мәрхәмәтле булыйк! Шуның белән бәйрәмебез тәмам.  

Әти-әни: Балалар сезне төркемдә карга боткасы көтә . Хөрмәтле кунаклар, безнең сезне дә Карга боткасы белән сыйлыйсыбыз килә.Зал түренә рәхим итегез.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге «Минем яраткан уенчыгым»

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге«Минем яраткан уенчыгым»...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...