Җиңү бәйрәме
материал на тему
Җиңү бәйрәмен үткәрү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zhinu_byrmen_karata_dbi_-_muzykalzh_kich._samieva_m._d.docx | 16.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белеем бирү учреждениясе
“ Гомумүстерешле № 49 нчы балалар бакчасы”
Җину бәйрәменә карата багышланган бәйрәм кичәсе.
Төзеде:
тәрбияче Сәмиева М. Д
Түбән Кама шәһәре 2016 ел.
Хәерле көн кадерле кунаклар, хөрмәткә, ихтирамга, игътибарга лаеклы , өлкән яшьтәге әби – бабайларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннарыбыз, апа – абыйларыбыз һәм бакчабыз хезмәткәрләребез!
Сезнен барыгызны да 9 – Май , Җинү бәйрәме көне белән чын күнелдән тәбрик итәбез ! Сезгә алдагы тормышыгызда ин мөһиме – ныклы сәламәтлек, җан һәм кунел тынычлыгы, балаларыгызнын, оныкларыгызнын, якыннарыгызнын сезгә мәрхәмәтле, шәфкатле, миһербанлы булуларын телибез.
Искә алыйк, үлеп калган,
Исемнәре югалган.
Илнен батыр егетләрен
Сугыш утында янган.
Искә алыйк,, илен саклап
Сугышкан әтиләрне ,
Ирләр кебек , үгез җигеп
Җир сөргән әнилэрне.
Искә алыйк, башны иеп
Сөя дә алмый калып,
Яп – яшь кенә егетләр
Сугышта калган улеп.
Искә алыйк , туташларны
Шәфкать кулларын сузып
Коткарып солдатларны
Үзләре калган үлеп.
Искә алыйк , балаларны
Партизан булып йөреп,
Фашистлар белән сугышкан
Кечкенә генә булып.
Искә алыйк , лагерьларда,
Җәза утында янып,
Интегеп үлгәннәрне
Күп газапны кичереп.
Искә алыйк , әниләрне
Сугыштан хәбәр көтеп,
Көне, төне утырганнар
Сагыш утында янып.
Оныта күрмик дусларым
Авыр сугыш елларын,
Шул сугышны җинеп чыккан
Илнен батыр улларын !!!
Безнен якты , матур киләчәгебез, сабыйларнын тыныч йокысы өчен башын салган, сугыш кырында ятып калганнар хакына 1 минут тынлык. ( аудио язмада ишетелә сәгать тавышы ).Утыралар.
Хөрмәтле ветераннар, килгән кунаклар, хәзер котлау өчен сузне бакчабызнын мөдире – Рәзинә Госман кызына бирәбез. ( котлау сузе)
А.б.
Җинү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы ветераннар,
Әйтерсен лә, кала сөзелеп.
Бөреләрен ачкан өметләре
Һаман нидер көтә сизенеп...
Яу аланы , бары хәтерләтә
Күпме калган гомер өзелеп.
Салмак кына атлый ветераннар,
Җинү хисен тоеп кулында.
Утлы еллар һаман кисәтәләр
Киртә булып алар юлында.
Түшләрендә орден, медальләре,
Җырлап җыр сузалар үзара .
Чал тарихка кергән батырларнын
Гомерләрен ничек сузарга ? !
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә очкан кошлардан.
Сәлам сезгә зирәк балалардан
Сәлам сезгә бездәй дуслардан.
Кадерле кунакларыбыз, хәзер сезнен хөрмәткә 8 төркем балалары җыр башкара : “ Бабам истэлеге” дигән. ( җыр).
Алыгыз, сез, бүген буләк итеп
Котлауларнын ин зур бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп тапкыр
Якты, матур - Җниү бәйрәмен !
6 нчы төркем башкаруында бию : “ Чиләкләр белэн ”. ( бию ).
Бүген бәйрәм көнендә,
Чын күнелдән котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгэ телибез!
Сезнен ихтибарга 6 төркемнән Кирилл “ Сегодня праздник ” дигән шигырен сөйләп китэ., рәхим итеп тынлагыз! ( бала сөйли).
Нинди олы бәхет! Җыелышып,
Уйнау – көлү, бию гел бергә.
Насыйп булсын иде сөенешеп
Шатланышып яшәү гомергә!
Татар халык бию, 7 төркемнән Бикушев Әмир башкара. ( бию).
Ярый әле җирдә бабайлар бар,
Хәтерләтеп сугыш елларын.
Ярый әле җирдә балалык бар,
Тибрәтергә йөрәк кылларын.
Бәйрәм белән сезне котлап , без җырлыйбыз сезгә матур җыр. 8 торкем балалары башкаруында “ Ин шәп бабам ” дигән җыр тынлап китик. ( җыр).
Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал тирәк.
Яшел бакча төзү өчен
Безгә тынычлык кирэк.
Кояш булсын күк йозендә
Кара болыт булмасын.
Балалар күбәләктәй кунып
Илебезне бизәсен!
Сезнен хөрмәткә хәзер 6 һәм 8 торкем балалары шигырь сөйләп китәләр : “ Бала блән күбәләк”.
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Без шатланып үсәбез.
Рәхмәт сезгә ветераннар
Чын күнелдән хөрмәт итәбез!!!
6 һәм 7 төркем балалары башкаруында җыр : “ Счастливый Май ” ( җыр ).
Озакламый инде шәһәребез халкы парадка барачак, һәйкәлләргә чәчәкләр куячак. Менә безнен дэ балаларыбыз шуны истә тотып 4 һәм 10 төркем балалары башкаруында җыр : “ С дедом на парад ”. ( җыр ).
Нинди күркәм безнен шәһәр
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле
Монланып шаулап тора.
Кама ярларына нурын сибеп,
Матур ата бездә тан.
Тан шикелле матур , ямьле
Ул минем Түбән Камам !
Әйдэгез эле чакырыйк бирегэ 3 төркем балалрын. Алар безгә “ Гүзәл Түбән Камабыз ” дигән җыр буләк итәләр. Рәхим итеп тынлагыз. ( җыр ).
Хәзер сүзне сугыш елларында үзенен күргәннәрен безгә бераз сөйләп китсен әле, әйдәгез Әлфия апа рәхим итегез бирегә. ( Әлфия апа сөйли).
Туган илебез ямьле,
Эчәр суыбыз тәмле.
Бик бай урман – кырларга,
Дингезләргә, суларга.
Нинди олы бәхет! Җыелышып,
Уйнау – көлү, бию гел бергә.
Насыйп булсын иде сөенешеп
Шатланышып яшәү гомергә!!!
Хәзер бакчабыз мөдире – Рәзинә Госман кызы башкаруында җыр : “ Яшәү яме ”. Сезгә тагын бер тапкыр котлау сәламе булып янгырасын. Рәхим итеп тынлагыз. ( җыр).
Кадерле кунакларыбыз, сезне тагын бер тапкыр Җинү бәйрәме белән котлыйбыз! Исән – имин булыгыз, тагын да шулай курешергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз. Ә хәзер барыгызны да биергә чакырабыз...Эх, бер,җилкенеп биеп алыйк ичмасам, яшь чакларны искә төшереп, Рәхим итегез биергә. ( татар халык көе янгырый).
Шушынын белән безнен кичәбез тәмам, киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!!!