"Уңышларга бай көз"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

Әлеге бәйрәмне мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрергә була. Максаты: балаларның көз билгеләре, яшелчәләр һәм культуралы үсемлекләр турындагы белемнәрен актуальләштерү, шигырьләрне сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, бәйрәм кәефе тудыру. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unyshly_koz.docx29.79 КБ

Предварительный просмотр:

Зал тематикага туры китереп бизәлгән. Ярым түгәрәккә яфраклар тезелгән.Балалар музыка астында керәләр, ярым түгәрәккә тезелеп басалар, бию хәрәкәтләре ясыйлар.

 

Тәрбияче:

– Исәнмесез, хәерле көн. Балалар мин сезгә бер табышмак әйтим әле, аны сөекле шагыйребез Г.Тукай язган. Әгәр сез ул табышмакка дөрес җавап бирсәгез, бүгенге бәйрәмебезнең нәрсәгә багышлануын белерсез:

                      Кырлар буш кала,

                      Яңгырлар ява.

                      Җирләр дымлана

                      Бу кайчак була? (көз)

Бик дөрес әйттегез. Бу көз фасылы. Әйе, көз – матур, гүзәл, соклангыч.

Сентябрь ае, шукланып, агачлардагы алтынсу, сары яфракларны җиргә сибеп йөри... Җил әлеге яфраклар белән куышлы уйный...Кояшсылу аларның кыланмышларын күзәтә.Үзе дә сизмәстән, уенга кушыла.

Бүген  исә без сезнең белән “Көзге муллык” дип исемләнгән бәйрәмгә җыелдык. Инде сүзне балаларга бирик.

 

  1. Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

  1. Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

  1. Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

  1. Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Буген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

  1. Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман,

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

  1. Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

  1. Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

Көз турында җыр башкарыла

Ишек шакыган тавыш.

Тәрбияче:

-Балалар, бүген безгә кунакка Көз кызы килергә тиеш иде, әллә килеп тә җитте микән?! Әйдәгез аның бн шаярып алыйк. Яфраклар астына качыйк.

Гном керә. Балалар каршыларында яткан яфракларны алып чүгәлиләр, качалар.)

Гном: Көз җитте, никадәрле яфраклар коелган, аларны җыеп куйыйм әле. (Себерке белән себерү хәрәкәтләре, балалар уртага басып яфракларын селкеп торалар)

 Гном: Ох, арыдым. (Җил тавышы ул яфракларны тузгыта, балалар үз урыннарына ярымтүгәрәккә килеп чүгәлиләр, яфрак белән качалар)

Гном: Җил бөтен яфракларны тузгытты бит, тагын себереп җыйыйм инде. (Себерү хәрәкәтләре, балалар уртага җыелалар)

Тәрбияче: Гном, син игътибар белән кара әле, болар бит гади яфраклар гына түгел, ә – балалар . Алар синең белән минә шулай шаярып алдылар.

 Гном: Сез әле шундый шаян балалармы? Мин хәзер сезне сынап карыйм. Мин мәкалләрнең башын әйтәм, сез ахырын дәвам итеп карагыз әле

  • Тирләп эшләсәң,(тәмләп ашарсың)
  • Эш беткәч, (уйнарга ярый)
  • Ни чәчсәң,(шуны урырсың).
  • Эше барның,( ашы бар)
  • Кем эшләми (шул ашамый)
  • Язның байлыгы- кояш,(көзнең байлыгы- уңыш)

Гном: Ярар, белдегез. Әйтегез әле , нәрсәгә җыелдыгыз бу матур залга?

Тәрбияче:

-Бүген безнең балалар Көз бәйрәме үткәрәләр. Ләкин менә нишләптер Көз кызы гына соңара.

Күк күкрәгән тавышлар, ачулы болыт керә

Болыт: – Нәрсә шатланасыз, нинди бәйрәмгә җыелдыгыз, менә мин сезнең бәйрәмегезне бозып яңгыр яудырам хәзер.

Тәрбияче: – Болыт, син нигә гел шундый ачулы, бәйрәмне бозарга гына торасың? Балалар бит сине дә бик яраталар, менә тыңлап тор әле синең турында шигырьләр дә өйрәнделәр.(Яңгыр турында шигырь сөйләүчеләр чыгып баса.)

  1. Яшен яшьнәп куйды кинәт

Тамчы тамды йөзгә сирәкләп.

Килеп җитте болыт, шуннан соң

Коеп яуды яңгыр чиләкләп.

  1. Не страшен дождик проливной.

Ведь зонтик есть у нас с тобой

Мы будем весело гулять

По лужам шлепать и скакать

  1.  Если дождик проливной

Зонтик я беру с собой,

Очень яркий и большой,

Желтый, красный, голубой.

Раз, два, три, четыре, пять

Будем с зонтиком играть (дусларын чакыра) Балалар түгәрәккә басалар 

 Уен “Зонтик” ( Музыкага түгәрәк буенча зонт йөртелә. Һәм бер балада туктап кала)

  1. Зонтик прыгает на ножках,

А мы хлопаем лодошки. (Зонт тотып калган бала уртага кереп бер аякта сикерә, башкалар кул чабып тора)

  1. Будет зонтик наш кружиться,

А мы топать, веселиться.

Гном: Болыт, син Көз кызын курмәденме?

Болыт: Мин яңгыр яудырганда йори иде инде берәү урамда, шул булды микән!

Гном : Әйдә карап килик, балаларның бәйрәмен бозмыйк ( Залдан чыгып китәләр)

Җыр башкарыла

Җыр тәмамлануга Көз кызы керә. Кулына кәрзин тоткан, кәрзинендә алма, помидор, кыяр.

Көз кызы: Исәнмесез, балалар! Балалар, болыт мине яңгырда адаштырып калдырды. Мин сезнең җырыгызны ишетеп килеп җиттем, юлны таптым. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик.

Көз һәм балалар җыры башкарыла

  1.  Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

  1.  Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң, эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле. 

“Уңыш җыябыз” җыры башкарыла. (Т.Волгина сүзләре, А.Филиппенко көе, Г.Гәрәева тәрҗемәсе)

Җырдан соң көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеген кигән балалар

үзләре турында сөйлиләр.

Арыш.  Кар астында кыш үткәрәм,

Яшел тунымны киеп,

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек.

Башта буынга сикерәм,

Аннан серкә очырам.

Мин буламдыр арыш,

Буем була ун карыш.

Бодай.   Буем озынлыгы белән

Аз калышам арыштан.

Мин аңардан күп уздырам

Уңыш өчен ярышта.

Эшкәртсәләр бөртегем

Бөтен шартын китереп,

Бодайдан күмәч пешә,

Күбек кебек күпереп.

Солы.   Мин бигрәк сусыл солы,

Бөртекләрем сулы-сулы.

Балаларны тиз үстерәм,

Атларга көч-куәт бирәм.

Солыны күбрәк чәчегез,

Файдасы күп, белегез.

Тары.    Солыныкы шикелле үк

Чукларым бар.

Меңәрләгән бөртегем бар.

Мин бит тары булам,

Сөттә җидегә ярылам.

Алтын сары бөртекләрдән

Бик тәмле ботка булам.

Карабодай.     Бал кортлары үбә,

Карабодай керфекләрем.

Тары кебек бик вак түгел

Минем бөртекләрем.

Соң чәчеләм, иртә кайтам

Басу, кырдан.

Табыннарда мин бик затлы

Ризык булам.

Борчак.     Сабакларым җиргә ятып

Үсә минем.

Чәчәкләрем ал-шәмәхә

Төстә минем.

Балаларга ошый минем

Яшел чагым.

Карабодай белән һич юк

Охшаш ягым.

Кукуруз.    Озын-озын егетләр без,

Кукуруз исемле без.

Кәүсәләребез биекләр,

Башыбызда бүрекләр,

Чәчләребез сары хәтфә,

Орлыгыбыз алтын гәрәбә.

Көнбагыш.    Сары эшләпә киябез,

Җем-җем итә күзебез.

Гел кояшка караганга

Кояш төсле үзебез.

Көн багабыз, төн йоклыйбыз,

Без булабыз – көнбагыш.

Суган.      Тышым сары, эчем ак,

Исемем дә бит суган.

Ай-һай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам.

Кишер.     Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын азык булып, татлы булып,

Үстем менә җир куенында.

Шалкан.  Түгәрәк мин, ай түгел,

Сары, тик кояш түгел.

Тәмле, тик алма түгел.

Койрыклы, тычкан түгел.

Чөгендер.     Берсеннән аның заводлар

Тәмле шикәр алалар.

Исенчесен вак-вак итеп

Турап ашка салалар.

Без икебез бертуган –

Беребез кызыл, беребез ак,

Чөгендер без, күреп бак.

Кабак.   Үзем бер бөртек,

Эчемдә мең бөртек.

Башым җирдә,

Койрыгым комда.

Кәбестә.   Кәбестәләр үсеп утырды,

Тәгәрәп китәрдәй булып,

Витамин күп кәбестәдә,

Уңды быел күп булып.

Бәрәңге.    Яшелчәнең иң туклыклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем күп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме!

 

 (Җырдан соң көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеге кигән балалар үзләре турында сөйлиләр, зал уртасындагы өстәлгә яшелчәләрне куялар )

  1.   Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга

Бик бәхетле, бик шат без.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бик ямьле дә, күңелле дә соң дөнья!

Табигать – илаhи көч ул.Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Көз – бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы суык, булса да, алтын ул!

Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең    барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул.

Бик тә чибәр бер кыз йөри

Кырларда,урманнарда

Кызыл миләш, тәлгәш-тәлгәш

Эленгән колагында.

Чәчләре озын бигрәк

Кем соң бу, шундый чибәр?

Бу- Көз бикә, Көз- сылу

Бар уе- туган ягымны

Сары алтынга күмү.

Көз сылу килгән ерактан

Нәрсә генә алмаган

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган

Каеннарга сары муллык,

Миләшкә муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бик килешеп торалар

Көз кызы:

-Кадерле балалар, бүгенге бәйрәмдә сез көзнең нинди бай, юмарт икәнен белдегез. Ләкин бу кадәрле байлыкны (өстәлдәге яшелчәләргә күрсәтеп), бары тик тырыш хезмәт белән генә алып була. Сез дә үскәч, хезмәт сөючән, тырыш булырсыз, мине куандырып торырсыз дип ышанып калам. Хәзергә киләсе елга очрашканчыга кадәр , сау булыгыз.