Сценарий на 8 марта "Әниемә бүләк"
материал (младшая группа) по теме

Халилова Сирина Басировна

1 нче кечкенәләр төркеме өчен әниләр көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий на татарском языке20.29 КБ

Предварительный просмотр:

Әниемә бүләк

Балалар музыка астында залга керәләр, урындыкларга утыралар.

Алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз -  әниләр, әбиләр, апалар, бакчабызның барлык хезмәткәрләре, барлык нәни кызларыбыз. Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.  Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Бүген балалар - әниләр бәйрәме. Әйдәгез әле әниләрне бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләп күрсәтик:

Кояш көлә, мин елмаям

8 март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме!

Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Алып баручы:

Күмәкләшеп, бергә, дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

 “Әниемә бүләк” җыры.

Утыралар.

Алып баручы: 8 март – үзенә күрә бер үзенчәлекле, матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә кем ничек котлый, хәзер шуны карап үтик әле.

Музыка астында песи баласы Шукбай керә.

Шукбай: Мияу! Мияу!

Алып баручы: Кая барасын, Шукбай, бик ашыгып болай?

Шукбай:Мияу!Мияу бу нинди сорау?

Әниемнең бәйрәме, шуңа ашыгам.

Алып баручы: Алай икән.... Шукбай ә син әниеңне бәйрәм белән ничек котларга җыенасың?

Шукбай: Әниемә багышлап җыр һәм бер кызыклы уен бүләк итәргә уйлыйм.

Алып баручы: Шукбай, ә ул уеныңны безгә дә өйрәтмисенме? Без уйнарга бик яратабыз.

Шукбай. Әйдәгез, бергәләп уйныйк.

“Түбәтәй уены”. Балалар түгәрәккә басалар. Алып баручы бер балага түбәтәй кидертә, җыр башлана. Түбәтәй кемдә кала шул шигырен сөйли.

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды. (Искәндәрдә)

Алып баручы: Искәндәрне нишләтәбез?

Шукбай: Әйдә шигырь сөйләтәбез, матур шигырь өйрәнде микән әнисе турында.

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

 Алып баручы: Җырла дисәләр җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез;

Карап торыгыз, әниләр,

Җырлый-җырлый биибез. (Яз-яз-яз җитә)

Утыралар.

Шукбай: бигрәк матур җырлыйсыз икән балалар, сез миннән дә уздырасыз бит. Молодцы!!!

Алып баручы: Шукбай безнең балалар әниләренә багышлап шигырьләр дә өйрәнделәр әле.Син дә тыңлап, өйрәнеп тор яме.

Әнием минем, кадерлем,

Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине үпкән.

Бу дөньяда әниләр күп –

Минем әни бер генә

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

Сигезенче март –

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

Шукбай: Менә нинди матур шигырьләр. Ярар балалар миңа китәргә кирәк. Я әниемне котларга соңа калырмын. Сау булыгыз!!!

Балалар: Сау бул Шукбай!!!

Музыка астында кулына кәрзин тоткан эт баласы Акбай керә.

Акбай: Һау-һау-һау!

Алып баручы. Балалар, кем икән бу? Әйдәгез исемен сорыйк. Синең исемен ничек?

Акбай: минем исемем  - Акбай. Һау-һау!

Алып баручы: Ә син Акбай кая барасың? Бик ашыгасын бугай.

Акбай: Һау-һау-һау! Кызык сорау,

Бүген әнием бәйрәме шуңа ашыгам әле.

Иртән иртүк тордым мин,

Кулъяулыклар юдым мин.

Алып баручы: Балалар, Акбай әнисенә нинди яхшы бүләк әзерләгән – кулъяулыклар юган.

Акбай: Кулъяулыкларым сезгә дә җитәрлек. Алар сезгә бүләгем булсын.

“Без яулыклар юабыз” дигән җыр башкарыла.

Без яулыклар юабыз,

Яхшы итеп юабыз

Менә шулай, менә шулай

Яхшы итеп юабыз.

Яулыкларны чайкыйбыз,

Чиста  итеп чайкыйбыз

Менә шулай, менә шулай

Чиста итеп чайкыйбыз.

Яулыкларны сыгабыз

Яхшы итеп сыгабыз

Менә шулай, менә шулай

Яхшы итеп сыгабыз.

Яулыкларым кипсеннәр

Кулларым ял итсеннәр

Менә шулай, менә шулай

Кулларым ял итсеннәр.

Алып баручы: Акбай, безнең балалар да әниләренә бүләк әзерләделәр. Хөрмәтле әниләребез  кечкенә генә бүләкләребезне зур итеп алыгыз. (Бүләк тапшыралар).

Алып баручы: Акбай ә син бии беләсеңме?

Акбай: Һау-һау, юк шул, белмим.

Алып баручы: өйрәтикме Акбай?

Акбай: Бик әйбәт булыр иде.

Алып баручы: Алайсам син карап, өйрәнеп тор, безнең кызларыбыз сезгә бию башкарып китәрләр.

Балалар Утыралар.

 Акбай: Бик зур рәхмәт сезгә балалар. Сезнең белән бик күңелле икән. Мин сездән яңа хөнәрләр дә өйрәндем. Ә хәзер миңа  китәргә вакыт. Һәрвакыт шундый акыллы, тәрбияче апаларыгызны, әти - әниләрегезне тыңлап, зур булып үсегез балалар. Саубулыгыз.

Алып баручы: Саубул, Акбай! Без сине тагын башка бәйрәмнәрдә дә көтеп калабыз.

Алып баручы: Балалар ә сез әниләрегезне ничек итеп котлыйсыз?

Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем,

Кияргә тырышам.

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Безнең әни әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Тор бәбкәем,уян диеп

Дәү әнием уята.

Көләч йөзле әбиемне

Һәммәбез дә ярата.

Мин дә котлыйм, әни сине

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең матур йөзен.

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Бүген әниләр бәйрәме 
Бүген җирдә тантана. 
Кояш шуңа көлә бүген, 
Гөлләр шуңа шатлана. 

Минем әби бик әйбәт

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем дип әйтеп

Сөеп иркәләп тора.

С праздником сегодня

Маму поздравляю,

Крепко я за шею

Маму обнимаю.

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән барыгызны

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Алып баручы: Әни! Шушы кечкенә генә сүзгә ни кадәрле наз, җылылык сыйган. Алар безнең нәни генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә беләләр, кечкенә генә кайгыбызны да иң беренче булып уртаклашалар, шукланып алсак та кичерә беләләр. Хәрмәтле әниләребез әйдәгез сезнең белән дә бер уен уйнап алыйк әле.

Уен  “Мәкальне тәмамла” дип атала.

Мин  мәкальнең башын башлыйм, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

–         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

–         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

–         Ана куены (туннан җылырак)

–         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

–         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

–         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

–         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

Алып баручы: Бигрәк тапкырлар икән безнең әниләребез!!!Булдырдыгыз!!!

Алып баручы: Ягез, малайлар  әниләргә бию бүләк итик әле. (Малайлар биюе)

Алып баручы:  Балалар бүгенге бәйрәмдә әйткән шикелле әниләребезгә һәрвакыт матур сүзләр әйтик, яратыйк аларны, эшләрендә булышыйк, ачуландырмыйк. Менә шул иң зур бүләк булыр аларга.

Алып баручы  Сабыр холыклы, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шулай шат күңелле, бәхетле булып, балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез, сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

8 Март -Әнием бәйрәме

Әниләргә котлау шигырьләре, бәйрәм- сценарий, уеннар....

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...