сценария праздника "Көзге уңыш- мул уңыш"
материал (старшая группа) на тему
Зурлар төркемендә көзге бәйрәм үткәрү өчен бәйрәм чарасы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kozge_unysh_-mul_unysh.doc | 49.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Көзге уңыш – мул уңыш.
Катнашалар: Көз чибәркәй, аю (тәрбияче), куян, тиен, керпе, балалар.
Зал көзге яфраклардан бәйрәмчә бизәлгән. Музыка астында балалар залга керә.
Алып баручы.
Бездә бүген зур бәйрәм ,
Гөрләп күңел ачарбыз.
Көз бәйрәмен һәр барчабыз
Шатланып көтеп алабыз.
Тышта кояш үзенең нурларын саран кына сипсә дә, безнең залыбызда җылы. Күрегез нинди матур безнең залыбыз. Әйтерсең лә көзнең алтынга күмелгән бер мәле безнең залга күчкән. Бу күренешләргә сокланмый мөмкин түгел.
1 бала. Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
2 бала. Агачлардан сары яфрак
Җиргә кәела.
Тирә-як алтынга манган
Кебек тоела.
Бала.
Җиргә яфрак коелган,
Сап- сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
3 бала. Миләш, балан бакчаларга
Ямь биреп тора.
Көз чибәркәй килсә иде,
Бик сагындыра.
Алып баручы. Балалар, карагыз әле, Көз чибәркәй үзе дә килә түгелме соң? Әйдәгез, каршы алый үзен.
Салмак көй астында, кулларына яфраклар тотып, Көз чибәркәй керә.
Көз чибәркәй.
Кызарып пешкән алманың,
Сайладым матурларын.
Сезне күргәч шатландым,
Күз нурым, батырларым!
Бала. Көз килде
Уңыш җыелды.
Көзге муллык
Безгә дә килде.
4 бала.
Алма бакчасына керсәм,
Алма җиргә сибелгән.
Бер җырламый булмас инде,
Көзбикә безгә килгән.
Җыр:
Көз чибәркәй. Рәхмәт сезгә, балалар. Посмотрите, ребята, как красиво в вашем зале! Сколько кругом разноцветных листьев! Что за праздник к нам пришла? Конечно, это золотая осень. Давайте, расскажите мне про осени.
5 бала.
Осень красит золотом
Рощи и леса.
Слышатся прощальные
Птичьи голоса.
6 бала.
Алые и желтые
Ветер листья рвет.
Кружит, кружит в воздухе
Пестрый хоровод!.
7 бала.
Солнышко лишь выглянет-
Спрячется опять.
Долго лето красное
Будем вспоминать!
8 бала.
Вновь осенняя пора
Ветром закружила,
Чудо- красками она
Всех заворожила.
9 бала.
Посмотри, какой ковер
Листьев у порога!
Только жаль, что светлых дней
Осенью немного.
Бала.
Ярко солнышко сияет,
Ветер тучку догоняет.
Тучка, тучка. уплывай,
Солнце ты не закрывай.
10 бала.
Дождь идет по все земле,
Мокрая дорога.
Много капель на стекле,
А тепло немного.
Көз чибәркәй. Ай да, молодцы! А вы тацевать умеете?
Бию.
Көз чибәркәй. Ай-яй. Сез бик булганнар. Ә хәзер мине тыңлагыз.
Мине нәни дусларым,
Тиктормас кошчыкларым,
Әкият сөйлим сезгә,
Тезеп сүзләрен сүзгә,
Ә сез отып калыгыз,
Күңелегезгә салыгыз.
Әкият төше- алтындыр,
Аңлаганга акылдыр.
Салмак көй астында, дөп- дөп атлап, Аю керә.
Аю.
Күптән түгел болында,
Куе урман эчендә,
Бер кайгы күрми генә
Яшәдем иркен генә.
Тик кинәт нәрсә булды?
Көннәр дә салкынайды,
Балны һич табып булмый,
Җиләкләр дә кызармый?
Көз чибәркәй.
Әллә, Аю, күрмисең?
Көз килде бит, белмисең?
Аю.
Ничек соң ул көз килә?
Кем соң миңа сөйләп бирә?
Алып баручы. Син шулай урманнан безгә килгәч, безнең балалар сиңа көзнең ничек килүен сөйләп бирерләр, ә син әйбәтләп тыңла.
11 бала.
Көзге табын- бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән,
Өем- өем өелгән.
12 бала. Кыяр.
Кыярны һәркем таный,
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң тозлап,
Кыяр саклана озак.
13 бала. Кишер.
Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер -саулык чыганагы,
Кишердә күп каротин.
14бала. Шалкан.
Минем исемем- шалкан.
Өстемдә сары чапан.
Минем урыным түрдә.
Әкияттә, табында.
15 бала. Бәрәңге.
Ә мин- тәмле бәрәңге,
Вак булам һәм бик эре.
Сары һәм кызыл төстә,
Кешегә кирәк бик тә.
Бала.
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
16 бала.
Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.
Җыр:
Аю. Менә ничек килә икән көз. (як-ягына карана, балалар үз урыннарына утыралар)
Балалар да киттеләр,
Мине ялгыз иттеләр.
Мин куянны чакырыйм,
Бакча турында сорыйм.
Куак артына куян яшеренә. Кача- кача Аюга җавап бирә.
Аю.
Куян, син кайда? (куак артыннан куянның башы күренә)
Куян. Яшел тугайда.
Аю. Куян, син кайда?
Куян. Калын урманда.
Аю. Куян, симн кайда?
Кәбестә тоткан Куян аАю янына килә.
Куян.
Басу- кырларда.
Быел көз көне
Кәбестә уңды .
Тәмам өлгерде,
Бик тәмле булды.
Шул вакыт Куян балаларны күрә дә , кулындагы кәбестәне ташлап кача.
Аю.
Менә тагын киттеләр,
Мине ялгыз иттеләр.
Куян чыга. Куян. Аю дус, кайгырма бер дә, бергә кәбестә җыйык, кыш бергә ашарбыз.
Аю.
Бу куян белән бергә
Дус булам мин гомергә.
Мин дә кәбестә җыям,
Кыш буе файда күрәм!
Әйдә, Куян, киттек. (Куян белән Аю чыгып китәләр. Кулына гөмбә тотып Тиен керә)
Тиен.
Гөмбәләрне киптерик,
Чикләвекне яшерик,
Карлы, буранлы кышка
Күбрәк азык әзерлик.
Аю чыга.
Тиеннәр белән бергә
Дус булам мин гомергә.
Бу кәбестәне ташлыйм.
Гөмбәләр җыя башлыйм!
Тиен.
Күп эшләсәң көз көне,
Тук булырсың кыш көне.
Аю Тиенгә ияреп чыгып китә.Сикерә- сикерә Куян керә. Җиргә ташланган кәбестәне күрә.
Куян. Аю кәбестәне ташлап калдырган. (Кәбестәне алып чыгып китә).
Көз чибәркәй.
Аю урманда йөри,
Гөмбәләр анда эзли.
Гөмбәләр нинди була,
Кем безгә сөләп бирә.
(Гөмбәләр булып киенгән балалар чыга)
Чебен гөмбәсе.
Мин булам -чебен гөмбәсе.
Сак булыгыз- агулы.
Бер үк таптый күрмәгез.
Урман җәнлекләренә
Мин кирәк бит- дарулы.
Ак гөмбә.
Ә мин булам- ак гөмбә.
Һич төсне югалтмыйм.
Дөрес итеп эшкәрсәгез,
Бик файдалы, тәмле мин.
Каен гөмбәсе.
Каенлыкта, юл буенда
Үсә торган урыным.
Миннән пешерәләр төрле ашлар,
Тәмле булла ризыгым.
Көз чибәркәй. Ә хәзер уйнап алыйк,
Гөмбәләр җыеп карыйк.
(Кайсы кәрзин тизрәк тула? уены. Командага бүленеп балалар кәрзиннәргә гөмбәләр җыялар)
“Алмагачлар” көенә тыпырдап биеп Керпе чыга.
Керпе.
Гөмбәләр эзлик,
Суалчан табыйк,
Алманы күрсәк,
Аркага салыйк!
Керпе янына Аю килә.
Аю.
Керпеләр белән бергә
Дус булам мин гомергә.
Бу гөмбәләрне ташлыйм,
Алмалар җыя башлыйм.
Керпе. Армый эшлә, кызыл алма тешлә!
Аю гөмбәләрне ташлап калдыра, Керпегә ияреп чыгып китә.
Тиен керә. Эх, ташлап калдырган. (Гөмбәләрне ала да чыгып китә)
Көз чибәркәй.
Әкият дәвам итә,
Ә безне уен көтә,
Кем җитез, сабыр, зирәк-
Алманы җыя күбрәк!
(“Кемдә алма күбрәк” уены. )
Аю чыга.
Кәбестәләр дә җыйдым,
Гөмбәләр дә эзләдем.
Тик ни өчен , әйтегезче,
Бер эштә дә уңмадым?
Көз чибәркәй. Аю дус, син бит бер эшне башлыйсың да ташлыйсың. Ничек инде синең эшләрең уңсын? Көзге уңышны вакытында җыеп алырга, келәтләргә салырга кирәк. Бүгенге эшне иртәгә калдырырга һич тә ярамый. Шулаймы, балалар?.
Аю.
Эх!.Карап торып тук булмассың.
Хатамны инде аңладым.
Рәхмәт сезгә,балалар, мин инде көзнең ничек килүен дә, нинди уңышлар өлгерүен дә аңладым. Инде урманыма кайтыйм. Тирән итеп өн казыйм, яфраклар ташып, кыш буе йоклармын качып. Ә хәзергә сау булыгыз. ( Аю чыгып китә).
20 бала.
Бик күңелле урамда,
Алтын яфрак бар дөнья.
Җил яфраклар биетә,
Көз шатлана, туй итә.
Бию.
Көз чибәркәй.
Көзем бик моңсу булса да,
Сезнең белән күңелле.
Шат һәм көләч, матур,
Булыгыз һәрчак сөйкемле.
Менә сезгә күчтәнәчем-
Сыйланырсыз утырып.
Алмалар алып килдем,
Кәрзинемне тутырып.
(Көз чибәркәй үзенең күчтәнәчләрен өлдәшә, балалар белән саубуллашып чыгып китә)
Җыр.
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек- саулык, бәхет, шатлык телибез.