Сценарий весеннего развлечения "Язгы чәчәкләр. Весенние первоцветы" ( Акция сохрани первоцветы...)
материал (старшая группа) на тему
Сценарий весеннего развлечения "Язгы чәчәкләр. Весенние первоцветы"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yazgy_chchklr2.doc | 143 КБ |
Предварительный просмотр:
МУНИЦИПАЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «УПРАВЛЕНИЕ ДОШКОЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ» ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
«Язгы чәчәкләр»
Подготовила: музыкальный руководитель Вафина Альбина Ринатовна |
г. Нижнекамск
2014 год
«Язгы чәчәкләр»
(Яз кызы чәчәкләр болынында су сибеп йөри. Залга балалар керәләр. Яз кызы аларны каршы ала)
Яз:Хәерле көн балалар,килгән кунаклар. Без бүген чәчәкләр болынына җыелдык.
(Күңелле көй астына бал-кортлар керәләр)
1-нче бал-корты: Исәнмесез балалар,кунаклар. Менә яз да җитте, карлар эреде. Бик күп чәчәкләр дә усте.
(«Чәчәкләр» биюе)
2-нче бал-корты:Балалар, ә язның беренче чәчәкләр турында шигырьләр беләсезме?
1 бала:Тузганак дип әйтсәләр дә,
Тузганы юк бер дә.
Алтын сыман чәчәк атып
Утыра балкып җирдә.
Ул хезмәт итә кешегә,
Ул да көннең сәгате.
Таң белән бергә уяна-
Шундый аның гадәте.
2 бала: Су буенда гади генә
Үсәдер үги ана,
Ютәл төшеп, тын кысылса
Табырбыз анан дәва.
3 бала: «Умырзаялар» (Зыя Мансур)
Чылтырап кинәт
Уй артларында
Уала тамчы-боз-
Әйләнә онга.
Шәп түгел, димәк,
Кышның эшләре.
Коела аның
Соңгы тешләре...
Ә уйнап, көлеп,
Яр буйларында
Умырзаялар
Чыга җыенга!
(«Умырзая» җыр җырлыйлар)
1-нче бал-корты: Бик матур җыр җырладыгыз. Ә табышмаклар беләсез микән?
1)Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.(Яз)
2)Лампа түгел- яктырта,
Мич түгел- җылыта.(Кояш)
Беләсез икән.
2-нче бал-корты: Ярар балалар,безгә кайтырга кирәк. Сау булыгыз!(чыгып китәләр)
3 бала: Яз килә, яз килә
Сыерчыклар да кайта,
Яз килә, яз килә
Бакчалар чәчәк ата.
(Алмагачлар керә. Сыерчыклар очып керәләр)
Сыерчык: Исәнмесез балалар! Мине таныдыгызмы? Әйе,мин сыерчык. Ә сез беләсезме мин нинди файда китерәм?
4 бала: Сыерчыклар-урман санитарлары, агачларның яфракларын һәм җимешләрен ашаучы кортлардан чистарталар.
Сыерчык: Дөрес.
(Көй астына Разбойник керә)
Разбойник: Нинди кошлар сайрый? Нинди файда булсын сездән?
Яз:Син кем?
Разбойник: Мин әйбәт малай. Кошлар белән уйнарга яратам.
(Сыерчыкларны куа. Сыерчыклар очып китәләр)
Яз: Син әйбәт малай түгел. Начар малай гына кошларны рәнҗетә ала.
Разбойник: Нинди ямьсез чәчәкләр, нәрсәгә кирәк инде алар?
(Залның уртасына тузгана, уги ана чәчәге, язгы нәүрүзгөл һәм аныксыз күкебаш чыгалар)
Тузганак: Мин бавыр чирләреннән һәм бөерләрдән дәва.
Үги ана чәчәге:Минем яфрагыннан ясалган даруны сулыш юлларын һәм тын кысылуны дәвалаунда кулланалар.
Язгы нәүрүзгөл:
Аныксыз күкебаш:
Разбойник: Юк, кирәкми алар(чәчәкләрне өзә һәм йөгереп чыгып китә)
(Көй астына кортлар керә. Алма агачы тирәли ашап йөриләр, ә алмагачлар әкерен генә чүгәлиләр, ботакларын аска ияләр)
Яз: Балалар, бу Разбойник гаебе. Ул сыерчыкларны куркыткан, алма агачын корыткан. Әйдәгез без сыерчыкларны чакырабыз.
(«Яз килә» җыр җырлыйлар)
(Сыерчыклар очып килделәр, алмагачлар башын
күтәрәләр, ботыкларын ботаклар күтәрелә.
Сыерчыклар кортларның битләрен салдыралар)
Сыерчык: Кая соң монда матур чәчкәләр?
Яз: Аларны Разбойник өзгән. Балалар, әйдәгез сезнең белән чәчкәләр утыртабыз.
(«Чәчкәләр утырту» биюе)
Яз: Балалар, чәчкәләрнең ник кирәклеген һәм аларның файдасын белдегез.
Аларны өзергә һәм таптарга ярамый. Һәм шулай ук кошларны рәнҗетмәгез.
Безнең язгы күңел ачу шушының белән тәмам. Ихтибарыгыз өчен рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий весеннего праздника для детей младшего возраста Весенний праздник «Как будили солнышко»
Задачи: · привлекать детей и родителей к активному участию в подготовке праздника;· развивать желание принимать акти...
Сценарий весеннего праздника для дошкольников среднего возраста «Весенний праздник с Мухой-Цокотухой» (по мотивам сказки К. Чуковского)
Сценарий весеннего праздника для дошкольников среднего возраста«Весенний праздник с Мухой-Цокотухой»(по мотивам сказки К. Чуковского)...
ЭКОЛОГИЧЕСКАЯ АКЦИЯ «СОХРАНИМ ПЕРВОЦВЕТЫ»
Данный материал содержит отчёт о проведении экологической акции с детьми старшей группы под названием "Сохраним первоцветы"....
сценарий весеннего праздника для 2 младшей группы " Весенние встречи"
Интересный праздник для детей второй младшей группы. Где они встречаются Кикиморой которая должна ...
Экологическая акция « Сохраним первоцветы Кузбасса».
Экологическая акция « Сохраним первоцветы Кузбасса»....
ЭКОЛОГИЧЕСКАЯ АКЦИЯ «СОХРАНИМ ПЕРВОЦВЕТЫ»
Данный материал содержит отчет о проведении экологической акции с детьми старшей группы под названием "Сохраним первоцветы"....
Отчет о проведении акции Сохраним первоцветы
Отчет о проведении акции Сохраним первоцветы...
- Мне нравится (1)