Осенний праздник "Сөмбелә"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему
Осенний праздник для воспитанников младшей группы на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Сөмбелә бәйрәме | 23.98 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Киров районы 81 номерлы катнаш төрдәге “Карлыгач” балалар бакчасы
Хуш киләсең, Сөмбелә!
(3-4 яшьлекләр өчен бәйрәм сценариесе)
Казан 2015 ел
Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»[1]) — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.
Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны сөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаулы тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр.
Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз.
Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:
- Сөмбелә туса, су суыныр
- Сөмбеләдә өелеп килер
- Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал
Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган.
“Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.
“Сөмбелә” гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган.
Сөмбелә ул шундый бәйрәм Җәйне көздән белдерә.
"Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.
Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган.Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә.
Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган
Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.
Зал алтын көзне хәтерләтеп, төрле төстәге яфраклар, җиләк-җимеш, яшелчә рәсемнәре, чәчәкләр белән бизәлгән.
Көй яңгырый. Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр, яфраклар белән бию башкаралар. Бию беткәч залга Сөмбелә булып киенгән бала керә.
Сөмбелә: -Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин сезне сагынып килдем!
Алып баручы: -Исәнме, Сөмбелә! Без дә сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.
С.: -Рәхмәт, балалар!
А.-б.: Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче, кем белә?
Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!
С.: Көз килде,
Уңыш җыелды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә.
А.-б.: Сөмбелә, безнең балалар көз турында бик күп шигырьләр беләләр. Сөйләп күрсәтсеннәр әле.
1 бала: Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
2 бала: Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.
3 бала: Киң болыннарда,
Урман, кырларда,
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
4 бала: Уңыш җыелды,
Аккошлар китте,
Матур көз ае -
Килеп тә җитте.
5 бала: Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте
Җылы якка, көньякка.
6 бала: Кояш та сүрән ген
Күзәтә көзге ямьне.
Тезелеп кошлар китә,
Ә шулай да көз ямьле.
7 бала: Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине киткәчтен.
Сыерчык булып
киенгән бала:Көз җитте бит инде, мин туңам
Килгән идем җәйге костюмнан.
Милли киемнәр кигән балалар “Әпипә” көенә җырлап бииләр.
С.: Бигрәк матур җырладыгыз рәхмәт, балалар.
А. б. Балалар, без иген уңса гына бәйрәм итә алабыз. Икмәк, иген уңсын өчен яңгыр кирәк. Әйдәгез әле, бергәләп яңгырны чакырыйк.
Балалар: Яңгыр яу, яу, яу!
Игеннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә катык-сөт булсын.
Яңгыр яу, яу, яу!
Яңгыр яву күренеше, яңгыр яуган тавыш ишетелә.
А. б. Менә яңгыр да яуды, барча иген, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр су эчте. Хәзер инде аларга зур булып, матур булып үссеннәр өчен кояш нурлары кирәк, җылы кирәк. Әйдәгез бергәләп кояшны да чакырыйк, җылытсын ул бөтен җирне.
Балалар: Кояш чык, чык, чык!
Тәмле ботка бирермен.
Тәмле ботка казанда,
Тәти кашык базарда,
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын!
А.б. Сөмбелә, балалар ипи турында бик матур шигырьләр сөйләп күрсәтсеннәр әле.
1 бала: Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә,
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
2 бала: Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә.
Ипи булса табында
Булдырам мин барын да.
“Күрсәт әле, үскәнем” уен җыры башкарыла.
А. б.: Балалар, Сөмбелә безгә буш кул белән килмәгән. Аның кәрзинендә ниләр бар икән? Әйдәгез әле, кем белә бу яшелчәләрне.
Сөмбелә табышмаклар әйтә, балалар җавабын әйткәч, яшелчәне кәрзиннән алып күрсәтә.
1. Җир астында алтын казык,
Без аны алдык казып. (кишер)
2. Үсеп утыра бер чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)
3. Үзе йомры—ай түгел,
Төсе сары –май түгел,
Койрыклы—тычкан түгел. (шалкан)
4. Йодрык-йодрык булып үсә
Алма кебек кызарып пешә,
Үзе матур, аны кем әйтер? (помидор)
5. Кечкенә генә сары карт,
Кигән туны җиде кат.
Туннарын туныйсың,
Тунаганда елыйсың. (суган)
“Чияләр” җыры яңгырый. Сөмбелә уртада кәрзин белән яшелчәләр тотып тора, балалар төрле яшелчә битлекләре киеп, әйләнәдә бию хәрәкәтләре ясыйлар.
С.: Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
Бергәләп “Уяталар” җырына кушылып бииләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Осенний праздник "Осень, осень в гости просим."
Праздник для детей среднего возраста....
«Осень. Осенние месяцы. Периоды осени».
Итоговое тематическое занятие Осень. Приметы осени....
Праздник Осени в детском саду "Осень, Осень в гости просим!"
«Осень, Осень, в гости просим!» Чего в детском саду обычно ждут дети? Конечно, праздника! Пусть в календаре и нет никакой знаменательной даты, но почему бы не устроить праздник в честь другого со...
Осенние сценарии "Что у осени в корзинке?", "Чудеса в осеннем лесу" (для младшей, средней и старшей дошкольной возрастной группы)
Данные осенние сценарии - это увлекательные осенние путешествия, с песнями, танцами, играми, загадками, и конечно же встреча со сказочными героями......
логопедическое занятие с детьми 6-7 лет «Осень. Осенние месяцы. Периоды осени. Деревья осенью» Звук Ц], буква Йй
«Осень. Осенние месяцы.Периоды осени. Деревья осенью»Звук Ц], буква ЙйКоррекционно-образовательные цели. Обобщение и систематизация представлений об осенних изменениях в природе. Формирование ...
Логопедическое занятие с детьми 6-7 лет «Осень. Осенние месяцы. Периоды осени. Деревья осенью» Звук Ц], буква Йй
Коррекционно-образовательные цели. Обобщение и систематизация представлений об осенних изменениях в природе. Формирование представлений о периодах осени и их характерных особенност...
«Осень, осень снова к нам пришла! Осень, осень чудная пора!»
Осень - это не только слякоть, пронизывающий холод. Осень - это золотая пора, богатая своей цветовой палитрой, и невозможно не восхищаться работой этой художницы. Крона деревьев, багрян...