Татарның якты кояшы - Тукай
материал (средняя группа) на тему
Русс телле, 4-5 яшьлек балаларга Габдулла Тукай туган көненә багышланган "Татарның якты кояшы- Тукай" исемле кичә. "Тылсымлы куллар" балалар журналында 2013 елның 4 санында басылып чыкты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_office_word.docx | 20.46 КБ |
Предварительный просмотр:
“ Татарның якты кояшы-Тукай””
Әкрен генә “ Туган тел” көе яңгырый. Милли киемнәр кигән балалар залга керәләр.
Алып баручы: Исәнмесез!
Ведущий: Здравствуйте!
Алып баручы: Нинди тавыш моңлы көй бу?
Тукай җыры “ Туган тел”
Истән бердә чыкмый торган,
Халык көе “ Туган тел”.
Ведущий: Имя Тукая, все знают хорошо. Дети и взрослые любят читать его стихи, рассказы, сказки.
( интерактив китапта кереш өлешендә ачып алып баручы”Туган авылым” шигырен татар һәм рус телдә сөйләү)
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул
Авылыбызның ямен, суы тәмен белән,
Шуңа күрә сөям җаным тәнем белән.
Ребенок: Стоит моя деревня на горке некрутой
Родник с водой студеной от нас подать рукой
Мне все вокруг отрадно, мне вкус воды знаком,
Люблю душой и телом я все в краю моем
( интерактив китапта “ Туган теле” шигыре яңгырый, балалар дәвам итә).
Родной язык – святой язык
Отца и матери язык
Как ты прекрасен! Целый мир
В твоем богатстве я постиг.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
Качая колыбель, тебя мне
В песне открывала мать
А сказки бабушки потом
Я научился понимать
Алып баручы: Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап – гөрләп яз ае- апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай туган.
Ведущий: Ребята, наш любимый поэт Габдулла Тукай родился, солнечный день апреля. Наверное,поэтому многие его стихи посвящены весне.
Боз һәм кар эреде, Көннәр озая,
Сулар йөгерде. Төннәр кыскара.
Елап елгалар, Бу кайсы вакыт
Яшьләр түгелде. Я, әйтеп кара?
Балалар : Яз .
Тает снежок
Ожил лужок
День прибывает
Когда это бывает?
Дети: Весной!
Җыр “Яз Кояш көлеп карый безгә
Күзләр чагыла
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ярына.
Яз, яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре, эре тамчылар.
Ведущий: Уже вокруг журчат ручьи
Весенней искренней поры
Туман восходит над землей
Восходит синие пары.
Җырлы биюле уен. “Там там тамчы там”
Ведущий: Всюду щавель, где соцветья разноцветные цветут
Вкусу тонкому приятны ароматные цветы.
Очарованные бабочки воздушны и легки,
Возле чашечек порхают, чуть качая лепестки.
(сәхнәгә күбәләк булып бала , аның артыннан кыз керә).
Кыз: Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп.
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Күбәләк: Мин торам кырларда
Болында урманда,
Уйныймын очамын
Якты көн булганда.
Кыз: Ничек соң тормышың,
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк: Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Алып баручы: Балалар, без Тукай әкиятләрен дә беләбез бит. Сез яратып тыңлый торган « Шүрәле» әкияте менә болай башлана.
Ведущий: Про Кырлай, что заказанье, знай деревня неплоха
Во дворах поют, по слухам, куры звонче петуха….
Алып баручы: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр..
(биленә балта кыстырган Былтыр керә)
Бик матур айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук
Кисә башлаган утынны, балта белән тук та тук!
(Былтыр утын кискән хәрәкәт ясый)
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
(кычкырган тавыш ишетелә)
Сискәнеп безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди ят күрә.
(Шүрәле күренә)
Былтыр: - Син кем?
Шүрәле: - Мин Шүрәле!
Былтыр: - Ни кирәк?
Шүрәле: - Гадәтем ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,
Мин эле сине күргәч шатлыгымнан үкерәм.
-у – у – у!
Былтыр: Яхшы, яхшы көт бераз!
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән син тот, и урман сарыгы.
(Шүрәле утыра бүрәнәне тотып)
Алып баручы:
Шүрәле тыккан кулын, селкенмидер кузгалмыйдыр:
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды кысылып шап итеп
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына.
Шүрәле: -Җибәр җегет!
(Былтыр китә, Шүрәле кычкыра: )
- Син кем?
Былтыр: - Мин Былтыр!
(балтасын ала да китә, кызлар чәчәкләр җыялар)
Алып баручы: - Кызлар әйдәгез Шүрәлене җибәрәбез!
Шүрәле: - Рәхмәт кызлар!
( кызлар Шүрәлене җибәрәләр, бергә чәчәкләр бию башкаралар)
Татар халык биюе.
Алып баручы: Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә тәмам,
Рәхмәт балалар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Татарның бөек улы"(Г.Тукайга багышланган кичә)
"Татарның бөек улы"(Г.Тукайга багышланган кичә)...
"Тәрбиәче һөнәренң якты мизгелләре"
Безнең эштә иң кирәге – сабырлык. Кечкенәләр бит әле, алар белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк. Гел яннарында булып, уйнатып, юатып торсаң гына үзләрен тыныч тоталар.Без аларны, алар безн...
Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».
Интеллектуальная игра для проведения с педагогамипо творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая»....
МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"
В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...
“Әниләрнең йөзләрендә якты нур балкып торсын!..”
выступление, праздничное мероприятие...
Сценарий праздника Г.Тукая "Татарстанның якты кояшы"
Для подготовительной группы...
"Әнием син якты кояшым" (мәктәпкә әзерлек төркеме)
ldquo;Әнием син якты кояшым”Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү,аңа булышасы килү теләге уяту,аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү,балаларның сөйләм телен баету,...