"Яңа ел " бәйрәме
план-конспект занятия ( группа) на тему

Сабирова Рамзия Галимзяновна

яңа ел бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx47.63 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы:  Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа  ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Балалар белән  чыршы тирәли җыр   “Чыршы янында”

Алып баручы:  Хәзер маскарад костюмнары парады.Маскарад костюмнары киеп килгән балаларны сәхнәгә чакырабыз.(Марш яңгырый. Костюмнар белән килүчеләр сәхнә буйлап йөриләр һәм бер рәткә тезеләләр, бергә бииләр) Алып баручы: Балалар безнең бәйрәмгә кем җитми икән?

Балалар :  Кыш бабай, Кар кызы.

Алып баручы:  Әйдәгез ,Кыш бабай белән  Кар кызы чакырыйк әле.

Балалар :     Кыш бабай, Кар кызы.

  Кыш бабай , Кар кызы керә.

Кыш бабай -Исәнмесез балалар.Кар –бураннарны ерып сезнең бәйрәмгә килдек без! Котлы булсын Яңа ел. Сәламәтлек, бәхетләр телим!

Кар кызы: Исәнмесез балалар, безне сагынып көттегезме?

Балалар :  Әйе, көттек.

Кыш бабай: Карагыз әле , балалар мин бит тылсымлы Кыш бабай?  Беләсезме?

Балалар: Юк, белмибез Кыш бабай.

Кыш бабай:Менә шушы бүрегемне батырып кисәм,күз ачкысыз буран чыга. Сакалымны сыпырсам эре-эре карлар ява, таягымны селкесәм тәрәзәгә матур- матур бизәкләр төшерәм.

Кар кызы: Әйе, әйе минем бабай тылсымлы

Кыш бабай: Балалар барыгызда басыгыз әле . Без сезнең белән “Өшетәм” уенын уйныйбыз (уен уйнала).

Кыш бабай: Балалар, минем кызымда тылсымлы бит әле.менә күрегез. Ул бии башласа , барлык балалар да бии башлый.

(кар кызы биеп китә, балалар кушыла, чыршы тирәли әйләнеп бииләр)

Тәрбияче:Ягез әле балалар, өйрәнгән шигырьләребезне , биюләребезне  Кыш бабай , Кар кызына,килгән әти-әниләргә ,кунакларга сөйләп күрсәтәбез.

Таңсылу  :

Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең.

Монда җылы тыш түгел,

Җилле салкын кыш түгел.

Бик күп икән дусларың,

Бер урын да буш түгел.

Кулны-кулга тотынышып,

Җырлыйбыз да биибез .

Яңа елда һәркемгә

Бәхет-шатлык телибез.

Кызлар “Кар бөртекләре”

Чулпан

“Әни ” диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз һич ярамый,

Әни сүзен таптарга!

Таңсылу, Нәргизә бию “Татар халык биюе”

Нәргизә

  Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

  Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез

  Безне көлдер, уйнат син.

Рамазан,  Танслу, Чулпан, Радэль  “Вальс” биюе.

Радэль  

 Күрегез бу чыршыны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Рузаль

Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең

Айдар

Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

Малайлар “Куяннар” биюе.

Тансылу:    

Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Күптән таныш инде син.

Тик ни өчен Кыш әбине

Бер дә алып килмисең?

Безгә дигән күчтәнәчне

Ул үзе тутырамы?

Аннары сине озаткач

Гел өйдә утырамы?.

Ул да биеп йөрер иде

Безнең чыршы янында.

Кыш әбине дә калдырма

Тагын килгән чагында.

Кызлар “Матрешкалар” биюе.

Рамазан.

Чыршы, чыршы без сине,

Сагнып көттек ел буе.

Син тагында матурырак,

Бизәлгәнсең бу юлы.

Рамазан , Радэль  “Барбарики” биюе.

Кыш бабай: Балалар булдырдыгыз!  барыгызда матур иттереп җырладыгыз, биедегез, шигырләр сөйләдегез . Минем тагын балаларны котларга барасы җирем бар. Ә хәзер сезгә алып килгән бүләкләремне өләшәм.