Әниләр бәйрәме
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Хор: “Әниемә”.
Алып баручы. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле әниләр! Бездә бүген чәй бәйрәме! Чәй эчү церемоничсе – Кытайда туган йола. Хәзерге вакытта бу йола Японияда сакланып калган. Анда чәй эчү өчен махсус йортлар бар. Бу йортның ишеген атлап кергәндә һәр кеше үзенең бөтен эш-шөгыльләрен бусаганың теге ягында калдыра, матур уйлар белән генә ача бу йорт ишеген. Чәй янында эчкерсез әңгәмәләр алып барыла. Чәй йортында булган кеше үзен бөтенләй башка дөньяда булган итеп хис итә. Чәй эчү йоласы Мәскәү дәүләтендә иң беренче 1638 елда барлыкка килә. Чәйне башта дару буларак кына кулланалар. Аннары экзотик эчемлек булганга аны эчү модага керә. Чәй табыны матур итеп бизәлә, бәйрәм төсе ала. Йорт эшләре турындагы танылган китаплар авторы Левшин чәй турында менә нәрсә дип язган: “Ул канны яңарта һәм чистарта. Иртән аны рухны һәм аппетитны күтәрү, ә әбәттән соң берничә сәгать узгач ашказаны эшчәнлеген яхшырту өчен эчәләр”. Пушкин: “Чәй каты булырга, чынаякта караңгы төстә күренергә тиеш”,- дип язган.
Чәй өстәленең матурлыгы һәм горурлыгы – ул самовар. Чәй таралу металл эшкәртүнең тулы бер тармагын – “самовар төзелешен” тудырган. Самовар өйне бизәп торган, аны көмештән, фарфордан, хәтта хрустальдән дә ясаганнар.
Самоварның тарихы бик бай һәм кызыклы. Аны кулдан ясаганнар, һәр һөнәрче аны үзенчә бизәгән. Мәсәлән: Суксон поселогында Монголия өчен махсус эшләнгән самовар 4 бүлектән торган. Анда чәө дә кайнатылган, ашарга да әзерләнгән. Хәзерге самоварлар элеккеләреннән әллә ни аерылмыйлар. Тик алар электр ярдәмендә эшлиләр. Төзелеше 5 өлештән тора: муены, корпусы, капкачы, краны, комфоркасы.
Гомумән, хәзер дә самоварга төрле темага багышлап рәсемнәр төшерелә. Самоварны болын чәчәкләре, үләннәр, җиләкләр белән бизиләр.
Алып баручы. Ә хәзер чәй бәйрәмен башлыйбыз. Бәйрәмне үткәрү өчен безгә 2 команда кирәк.
Командалар үз урыннарын ала.
1 нче бирем. Командаларга исем, девиз сайларга.
2 нче бирем. Чәй турында сораулар:
1. Чәйнең туган җире булып кайсы ил санала? (Кытай)
2. Касысы дөрес: чәй агачымы әллә чәй куагымы? (Чәй куагы)
3. Чәйне ничек дөрес сакларга? (Коры урында)
4.Нинди үсемлек, чәчәк кулланып өй шартларында чәй әзерләргә мөмкин?
5. Нинди исемдәге чәйләргә реклама ясала?
6. Чәйне ничек дөрес әзерләргә? (Кайнар су белән фарфор чәйнекне чайкыйлар. Аңа 1-2 бал кашыгы күләмендә чәй салына. Аның өстенә кайнап торган суны чәйнекнең 1/3 күләменә кадәр салалар һәм 5-8 минут тоталар. Анна чәйнек тулганчы кайнаган су өстиләр).
7. Россиядә чәйне кайсы елдан куллана башлыйлар? (1638 елдан).
8. Чәй күпьеллык үсемлекме, әллә берьеллыкмы? (күпьеллык)
Музыкаль пауза.
Минем әни. Сөйли Исламова Зәлия
Көләч булырга – кояштан Әнием гел минем белән
Өйрәнгән минем әни. Кәндез, төнлә, иртә, кич...
Җитез булырга – җилләрдән -Әнисез яшәп була – дип,
Өйрәнгән минем әни. Уйлый алмыйм шуңа һич...
Иртә торырга - әтәчләр “Әни” сүзе – “яшәү” сүзе
Өйрәткән бугай аны. Икесе дә миңа бер.
Юмарт булырга – туган җир Я, ходаем, әниемә
Өйрәткән бугай аны. Бирсәнә озын гомер.
Җыр: “Яз килә”. Җырлый Амиров Маннур
Алып баручы. Чәй әле ул бик бай даруханә дә. Чәй яфрагында стимуллаштыра торган матдәләр, ашказаны өчен файдалы кислоталар, кабатланмас ис бирүче эфир майлары бар. Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.
3 нче бирем. “Кем тизрәк?”
Ике командадан 1 уенчы чакырыла. Төрле кисәкләргә киселгән чәй капларын җыеп урнаштырырга.
Музыкаль пауза.
Бәйрәм бүген. Сөйли Шарипов Гадел.
Күтәренке күңелле, Җырлыйсы килеп кенә
Бар да көләч, шат бүген. Тора бүген безнең дә,
Күктә кояш елмая, Көтеп адган бәйрәме
Яшералмый шатлыгын. Бүген һәммәбезнең дә.
Тып-тып тама тамчылар, Җыр күтәрә күңелне,
Җырлап бәйрәм көенә. Бар да көләч, шат бүген.
“Бәйрәм бүген!” дип гүя Бүген әни бәйрәме,
Тамчылар да сөенә. Сигезенче март бүген.
Җыр: “Мин әнигә булышам”. Җырлый Исламова Әдилә.
4 нче бирем. Табышмаклар ярышы.
1. Кечкенә генә кыз бала
Йөрәгенә ут сала. (Самовар)
2. Өстәлемдә бер үгез,
Маңгаенда бер мөгез. (Чәйнек)
3. Кар түгел – ак
Боз түгел – каты,
Тоз түгел – эри. (Шикәр)
4. Кечкенә генә кызым бар,
Кергән – чыккан үбәдер. (Чынаяк)
5. Менә кызык, менә кызык,
Менә китте кодалар кызып,
Берсе менә, берсе төшә,
Берсе тора сызгырып. (Самовар, поднос, чынаяклар)
6. Бохрадан килгән кунак
Ут ашый да су эчә. (Самовар)
7. Тәнендә - мунча,
Борынында – рәшәткә,
Аркасында бер кул. (Чәйнек)
8. Икесе дә - ак,
Икесе дә - вак,
Аерыйм дисәң – кап! (Шикәр комы һәм тоз)
Музыкалҗ пауза.
Куянны рәнҗеткәннәр. Сөйли Ахметов Данис.
Куянымның бер колагын,
Белмим, кайсы өзгәндер?
Бик тә авырткандыр инде,
Белмим, ничек түзгәндер.
Түзүен дә түзгәндер ул.
Инде менә моннан соң
Мин сөйләгән шигырьләрне
Ничек итеп тыңлар соң?
Әни эштән кайтсын инде,
Түз, куяным, түз генә.
Әниемнән яңа колак
Тектерермен үзеңә.
Җыр: “Иң кадерлем әнием”. Җырлый Шайдуллина Ильвина.
Алып баручы. Чәйнең туган җире булып ни өчен Кытай санала соң? Бервакыт Кытай императорына бирү өчен су кайнаталар, савытка чәй куагыннан берничә чәй яфрагы очып төшә, су каралып китә һәм аннан бик нәфис һәм күңелгә хуш ис аңкый. Бу төнәтмәне эчеп карыйлар һәм шаккаталар.
Чәйне Европага килеп җитү юлы бик озын һәм авыр була. Бөтен Евпопалылар да чәй белән эш итә белмиләр. Әнисенә ул вакытта иң кыйммәт бүләк булып саналган чәй җибәргән инглиз морягы турында шундый хикәя бар. Әнисе нәфис, затлы ризыктан авыз итәргә кунаклар чакыра. Ул чәйне савытта пешереп, кирәкмәгән дип уйлаган сыеклыкны түгә дә, пешкән чәй яфракларын порцияләргә бүлеп, аларны каймак белән болгатып өстәлгә бирә.
5 нче бирем. “Кем чәйне тизрәк эчеп бетерә”. Бу ярышта шулай ук 2 уенчы катнаша. Кара каршы утыралар. Бер конфет белән чәйне кем беренче кашык белән эчеп бетерә.
Музыкаль пауза
Бүләк. Сөйли Исламова Юлия.
Бүлмә эче ыгы-зыгы – Бүгенге көн охшамаган
Безнең өйдә зур бәйрәм, Бер дә башка көннәргә.
Әти чәчәк бүләк итте Әни миңа әкият сөйли,
Әниемә бер бәйләм. Кулларында бәйләве.
Идәннәрне юды, аннан Нигә көн дә булмый икән
Сулар сипте гөлләргә. Бу әниләр бәйрәме?!
Җыр: “Солдатта булган диләр”. Җырлый Шарипов Гадел.
6 нчы бирем. Шарларга 2 төрле (өчпочмак һәм ромб) чәй пакетлары бәйләгән. Командадан ике уенчы күзләре бәйләнгән килеш тиз арада шуларны танып җыярга тиеш.
Алып баручы. Чәй Россиядә кайчан билгеле була соң? 1638 елда патша сараена хезмәт итүче В. Тюменец Көнбатыш Монголиядә илче булганда, бер мәҗлестә бертөрле сыеклык эчеп карый. Бу сыеклык аңа бик ошый һәм аның үтенече буенча Алтын-хан рус патшасы Михаил Федоровичка берничә пот чәй җибәрә. Россиядә чәй бик тиз тарала. Төньякта, Көнчыгыш өлкәләрдә, себердә һәм Урта Азиядә аны бик яратып кулланалар. Озак еллар бу эчемлек бик затлы эчемлекләрдән саналган һәм аны байлар гына кулланган. 300 ел эчендә чәй Россиядә шундый зур популярлык казана ки, аны илнең милли гадәтләре исәбенә кертә башлыйлар.
7 нче бирем. Һәрбер уенчы косынка бәйләп, итек киеп, кәрзингә бублик сала һәм каршы яктагы кәрзиндә бубликны калдырып йөгереп килә. Киемнәрне икенче уенчыга тапшыра. Уен шулай дәвам итә.
Музыкаль пауза.
Җылы сүз. Сөйли Хазиев Самат.
Бүген мин иртә тордым, Яшәгез сез, кояш кебек,
Торгач уйлап утырдым, Көләч һәм җылы булып!
Ничек итеп әбиемә, Сез пешергән ризык белән
Иң сөекле әниемә, Өстәлләр торсын тулып.
Яз бәйрәме белән котлап, Юкка гына бәөрәмегез,
Тапшырыйм бүләгемне? Яз аенда булмаган.
Уйламагөз, ул бүләкне, Үзегез дә, нәкъ кояштай,
Алмадым мин базардан, Йөзегез нурга тулган.
Текмәдем дә, чикмәдем дә,
Ә туды ул җанымнан.
Җыр: “Әниләр бәйрәме”. Җырлый Ахметова Айзилә .
8 нче бирем. “Күңелле рәссамнар”.
Стенага ватман беркетелә.
1 нче уенчы – чәйнек
2 нче уенчы – чәйнекнең тоткасын
3 нче уенчы – чәйнек борынын
4 нче уенчы – чәйнекнең капкачын
5 нче уенчы – чәйнекне бизи
6 нчы уенчы – чәйнекне буярга тиеш.
Сүз жюрига бирелә. Нәтиҗәләр ясала. Бүләкләр тапшырыла.
Кадерле әниләр, кунаклар! Безнең чәй бәйрәмебез шуның белән тәмам. Иртәләрегез хуш исле тәмле чәйдән башлансын. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.
Хор: “Маме в день 8-го марта”