Конспект "Алтын көз"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Конспект “Алтын көз”
Программа эчтәлеге:
- Көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.
- Балаларнын хәтер сәләтен үстерү.
- Туган як табигатенә матурлык хисләре тәрбияләү.
Алдан уздырылган эш:
- Көз турында матур әдәбият китаплары уку « Иң матур сүз. Уку китабы»К.В. Закирова-191нче, 192нче бит. «Гөлбакча» Ф.Ю. Юсупов...-28нче, 34нче,63нче бит.).
- Тирә-як табигатен күзәтү.
- Балалар белән көз турында әңгәмә уздыру.
Сүзлек өстендә эш: фигыльләр: очып китәләр, әзерләнәләр, ява; көзге яфраклар, алтын көз, каен , өрәңге, юкә, имән, миләш.
Җиhазлар:
Көз турында иллюстрацияләр; презентация; яфраклар; туп.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән узган шөгыльдә көз турында сөйләшкән идек. Бүген дә көз турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Хәзер, әйдәгез, җыр тыңлап алыйк. Игътибар белән тыңлагыз һәм әйтегез: бу җыр нинди ел фасылы турында? (Җыр: «Алтын көз» З.Нури сүз., А.Батыршин көе).
Балалар: Көз турында .
Тәрбияче: Әйе. Хәзер нинди ел фасылы?
Балалар: Көз.
Тәрбияче: Балалар, кемдер килә бугай.
Көзсылу:
Сез минем турында сөйләшәсезме?
Менә мин ул - Көзсылу
Исәнмесез,балалар.
Мин сезгә кунакка килдем
Сезнең белән дуслашасым килә.
Сез көз турында ниләр беләсез,
Шуны беләсем килә.
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Көзсылуга көз билгеләрен әйтик. Мин сезгә экранда күрсәтәм, ә сез әйтерсез (презентация) .
Балалар: Көз көне агачлардан яфраклар коела. Кошлар җылы якка очып китә. Урамда салкын, шуның өчен кешеләр җылы киенә. Хайваннар кышка әзерләнә. Еш кына салкын яңгырлар ява һәм көчле җил исә.
Тәрбияче: Балалар, нинди көз айларын беләсез сез?
Балалар: Сентябрь, октябрь,ноябрь.
Көз-сылу: Минем турында шигырьләр беләсезме соң?
Тәрбияче: Әйе, беләбез. Әйдәгез кемнең сөйлисе килә?
1нче бала:
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде....
2нче бала:
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.(К. Нәҗми).
Тәрбияче: Менә нинди матур ул көз көне! Әйдәгез, экранда туган ягыбызда көз күренешләрен карыйк. (презентация, тәрбияче сөйләп бара).
Тәрбияче: Көзсылу, безнең Мәликә Габдулла Тукуайның көзгә багышланган табышмагын да белә. Әйдәгез, бергәләп тыңлап алыйк әле.
Мәликә:
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана-
Бу кайчак була?(Г.Тукай).
Тәрбияче: Кайчак була бу, балалар?
Балалар: Көз көне була.
Тәрбияче: Әйе, көз көне була. Балалар,әйткәнегезчә көз көне җил исә, менә бүген дә ул иртәдән бирле исә, балалар бакчасына барганда мин аны очраттым һәм ул безгә тылсымлы туп бүләк итте.
Бу көзге тылсымлы туп,
Сезнең кулларга сикерер.
Җөмләнең башын әйтер,
Калганын әйтеп бетер.
Дөрес җавапка Көзсылу яфраклар бүләк итәр.
- Көз көне яфраклар нишли? (Көз көне яфраклар коела...)
- Көз көне яңгыр нишли? (Көз көне яңгыр еш ява...)
- Көз көне кошлар нишли? (Көз көне кошлар җылы якка очалар...)
- Көз көне агачлар нишли? (Көз көне агачлар яфракларын коялар...)
- Хайваннар көз көне нишли? (Хайваннар көз көне кышка әзерләнә...)
Уен «Көзге яфраклар».
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, бу көзге яфраклар белән уйнап алыйк.
Җил көчәя,җил исә, (баш очында яфракларны селкетәләр)
Яфракларны селкетә.
Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)
Сары- матур яфраклар
Качтым яфрак астына, (чүгәләп, яфрак белән битләрен каплыйлар)
Карап алдым чак кына. (карап алалар)
Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)
Сары- матур яфраклар (карап алалар)
Яфракларны бирмибез (яфракларны артка яшерәләр)
Кирәк булырлар дибез.
Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)
Сары- матур яфраклар.
Тәрбияче: Әйдәгез,балалар, бармак уенын уйнап алабыз.
Бармаклар уены.
Бер,ике,өч,дүрт,биш.
Алтын сары яфракларны
Кулга җыябыз.
Бу- каен яфрагы,
Бу- имән яфрагы,
Бу- өрәнге яфрагы,
Бу- юкә яфрагы,
Бу- миләш яфрагы.
Яфракларны җыябыз
Кәрзиннәргә салабыз.
Көзсылу: Бик күп беләсез икән минем турында. Мин сезгә үзем белән күчтәнәч тә алы килдем. (Көзсылу балаларга рәсемнәр тарата).
Тәрбияче: Һәр бала үз рәсеме буенча җөмлә әйтер һәм безнең бик матур көзге китап булыр.
Балалар: Көз җитте. Агачлар яфракларын коялар. Еш кына салкын яңгырлар ява. Кошлар җылы якка китәләр. Балалар мәктәпкә бара. Хайваннар кышка әзерләнә.
Тәрбияче: Менә безнең нинди матур китап килеп чыкты. Әйдәгез, балалар, Көзсылуга үзебезнең яраткан җырыбызны бүләк итик. (Җыр «Көз» ).
Көзсылу:
Сезнең белән бик күңелле булды миңа.
Ләкин миңа китәргә кирәк.
Сау булыгыз, балалар.
Тәрбияче һәм балалар: Сау булыгыз Көзсылу.
Тәрбияче: Балалар, сез көз турында бик күп җырлар, шигырьләр беләсез. Көз билгеләре турында матур итеп җөмләләр төзедегез, уйнадыгыз. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә.