Нәүрүз
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Хусаинова Ландыш Равгатовна


сценарие праздника "Нәүрүз".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme.docx17.75 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме

(Уртанчылар төркеме )

Балалар залга кереп тезелеп басалар

Җыр: “Әссәләмәгәләйкем”

1 бала:

Әйдә, кояш. Сип нурыңны,

Кызганма бер дә.

 Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә.

2 бала:

Ал  да  итәрбез  әле,

Гөл дә итәрбез әле,

Матур җырлар җырлый-җырлый

Бәйрәм итәрбез әле.

3 бала:

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

4 бала:

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Җырлы-биюле уен: “Зәңгәр чәчәк”

Алып баручы: Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен чакырыр вакыт җитте.

Балалар: Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә!

                   Кил, Нәүрүз кил!

Нәүрүз керә, кулында ипи белән тоз.

Нәүрүз:

Кош оча, йолдызлар  атыла,

Елгалар ярыннан ташына.

Шуларны күргәндә күңелем

Еракка-еракка ашкына.

Исәнмесез,дускайларым минем,

Газиз җирем, якты кояшым.

Гүзәл чәчәкләрем, бөек кешеләрем

Исәнмесез, исәнмесез!

5 бала:

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде, яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

8 бала:

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

 Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

Җыр: “Яз җитә”

“Гөмбәләр” биюе 

9 укучы:

Алтын нурларга төренеп,

 Яз килә, яз килә

Шат  балаларга карап,

Кояш көлә, кояш көлә.

10 укучы:

Чәчәкләр белән күмелсен

Без яшәгән ил

Тизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

11 укучы:

Яратыгыз көннәрне,

Айларны елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

Җырлы - биюле уен: “Кәрия- Зәкәрия” (уртанчылар төркеме)

Кыш бабай керә.

 Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда, кем әле минем биләмәләремә баш булмакчы?

Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Синең көннәрең үтеп бара бит инде. Биләмәләреңне язга – Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Кара әле тәрәзәгә, гөрләп- шаулап яз килә.

Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз, үзе  белән сөйләшәм. (Нәүрүзбикәнең каршысына басып) 

Миңа әйтми килгәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха-ха-ха-ха!

Бер өрермен – җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр.

Ике өрсәм –кар ятар,

Елга , күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүзбикә:

Шып, дисәм -  җилең тынар,

Елмайсам – карың елар.

Үзең кит, кыш!

Кыш бабай:

Кар, яу, яу, яу –

Нәүрүздән яса зур тау!

Кар бөртекләре биюе.

Нәүрүзбикә:

Кояш, чык, чык!

Тәти кашык базарда

Ботка пешәр казанда

Батыр карны елак ит,

Җылың белән  кунак ит.

Елмаеп Кояш керә. Кыш бабай куркып артка чигенә.

Кыш бабай:

Юк, юк, мин китмим. Тартышмыйча гына язга – Нәүрүзбикәгә биләмә-ләремне бирү юк. Минем шартларымны үтәргә син әзерме?

Нәүрүзбикә:

Синең бөтен шартларыңны да үтәргә әзер мин.

Кыш бабай:

Нәүрүз, әйдә, җеп  чорнау буенча ярышып карый әле.

Уен: Җеп чорнау.

Кыш бабай:

2 шартым болайрак. 1 телем икмәкне кайсыбыз беренче ашап бетерер икән?

Уен: Ипи ашау.

Кыш бабай: 3 шартым да бар әле минем. Әйдә әле күкәй кабып йөгереп карасын балалар да.  Бу уенны башта  балалар  белән уйныйлар.

Кыш бабай:

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә  калмам

Кем узар бу ярышта?

(Нәүрүз беренче килә, Кыш бабай егылып кала)

Балалар: Ура! Нәүрүз җиңде, кыш китте, яз килде! Нәүрүз мөбарәк булсын!

Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым, харап булдым, җиңелдем. Эредем бит, эредем.

 Сау булыгыз, дусларым,

Хушыгыз, күз нурларым.

Шатланыгыз, көлегез,

Уйнагыз. Сау булыгыз!

Музыка астында Кыш бабай чыгып китә.

Алып баручы:

Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулны-кулга тотынышып

Бәйрәм итик көн буе.

Җыр: “Сыерчык”

Алып баручы:

Бүгенгенең гүзәл мизгелләре

Күңелләрдә калсын уелып.

Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,

Очрашырга язсын җыелып.

Бергә:

Яз бәйрәме мөбәрәк булсын!

Дөньялар имин булсын!

Татарстан Республикасы

Түбән Кама  муниципаль районы  башкарма комитетының

“Гомумиүстерелешле 47 нче балалар бакчасы”

“Нәүрүз бәйрәме”

(уртанчылар төркеме)

Төзеде һәм үткәрде:

Тәрбияче  Хусаинова Л.Р.

Түбән Кама, 2015