"Яңа ел бәйрәме"
учебно-методический материал (старшая группа) на тему

Өлкән төркемгә йөрүче балалар өчен яңа ел бәйрәме сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx16.64 КБ

Предварительный просмотр:

А.б. Яңа ел каршыларга без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел! Хуш киләсең, уз залга!

А.б. Күрегез бу чыршыны, чыршының да чып- чыны.

Нинди тигез, матур, биек, тора түшәмгә тиеп!

Бала Килде безгә Яңа ел, бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы очында йолдыз булып яна ул!

Балалар чыршы турында җыр башкаралар.

(Балалар урындыкларга утыралар, Кыш бабайны чакыралар)

Балалар Кыш бабай! Кыш бабай!

К.б. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, әти-әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!Исәнмесез, бабайлар!

Тирэн карларны ерып, борынымны өшеттем,

Озын юллар үттем мин, сезгә килеп җиттем мин.

Бәхетле һәм сау булыгыз, котлы булсын Яңа ел!

Балалар, мин бит сезгә күчтәнәч алып килдем.

(3 тапкыр таякка суга, йөгереп керә Кар бабай)

К.б. (аптырап) Тукта әле, син кайдан килеп чыктың монда?

Кар б. Тсс-с-с, мин качтым.

К.б. Кемнән?

Кар б. Кемнән булсын инде? Каргалан! Ул минем борынымны ашамакчы иде.

А.б. Курыкма, Кар бабай. Кал безнең бәйрәмебездә.Балалар белән таныш.

Кар б. Әй, монда минем дусларым күп икән шул. Чыгыгыз бирегә, “Кар бабай” лар биюен биергә.

Кар бабайлар биюе.

(Кыш бабай балаларны мактый. Кар кызы залга керә).                                                        К.б. Менә, минем кызым да килеп җитте.

К.к. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән, сезне! Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез, көндә артсын көчегез.

Ел үсегез, ай үсегез. Илгә хөзмәт итегез!

Яңа елда уңышлар телим сезгә мин , дуслар!

Яңа ел турында җыр башкарыла.

К.б. Шундый матур бәйрәмне бушка уздырмыйк әле,

Сез, балалар, кул чабыгыз- без биеп алыйк әле.

Кыш бабай белән Кар кызы биюе.

К.б. Уф, арыдым! (урындыкка утыра).

А.б. Утыр, Кыш бабай, ял итеп ал! Безнең балалар ойрәнгән шигырҗләрне тыңлап уз.

Шигырләр сөйләү (беренче өлеш).

(чит тавыш ишетелә).

К.б. Кызым, нинди чит тавыш икән бу? Качып карыйк әле.

(Убырлы карчык белән Төлке керәләр, бүләкләр капчыгын күрәләр)

Убырлы Кара әле, Төлке, бу картлач капчыгын онытып китеп барган бит.

Төлке (иснәнеп) Ай-яй! Нинди тәмле исләр чыгара бу капчык. Ммм. Кәнфитләр, чикләвекләр...

Убырлы Төлке, син иснәнеп вакыт үткәреп торма әле монда. Әйдә, тот капчыкның икенче башын. Киттек, Кыш бабай килеп чыкканчы качып өлгерергә кирәк.

Төлке Әйдә, әйдә.

(Китәргә җыенганда Кыш бабай белән Кар кызы каршыларына чыгалар. Убырлы тиз генә капчыкны читкә бер нәрсә дә булмагандай алып куя).

К.б. Нәрсә эшләп йөрисез әле сез монда, ә?

Убырлы Менә кибеткә барып кайтыйк әле диеп чыккан идек. Яңа елга яңа матур киемнәр алып куярга кирәк.

К.б. Алдамагыз безне. Сез бүләкләрне урлап качмакчы идегез.

Төлке Кыш бабай, мин монда гал дә непричем! Мин үтеп бара идем. Убырлы белән исәннәшергә дип туктадым. Ә хәзер минем вакытым юк –ашыгам. Сау булыгыз! (чыгып китә).

Убырлы Ә-әәә-ә, миңа да кайтырга кирәк инде...

К.б. Юк, Убырлы, болай гына котыла алмассың. Мин сине акылга утыртырмын- туктамыйча биетәчәкмен!

Убырлы карчык биюе.

(Убырлы биегән вакытта Төлке әкрен генә кереп капчыкны алып чыгып китә).

Убырлы Уф, хәлем бетте, хәзер тәгәрәп китәм.Кыш бабай, зинһар туктат көйне. Башка бер кайчан да явызлык эшләмәм, тәртипле булырмын.

К.б. Ярый. Ничек соң, балалар, гафу итәбез ме?

Балалар Әйе!

К.к. Ә хәзер бергәләшеп уйнап алыйк.

Ата- аналар белән уеннар.

К.б. Уф, эссе булып китте, болай эреп агарга да озак түгел.

К.к. Кызлар, кар бөртекләре, чыгыгыз биергә.Кыш бабайны биеп җилләтеп алыйк әле.

Кар бөртекләре биюе.

К.б. Ай, рәхмәт, кар бөртекләре! Хәлләр кереп китте.

Яңа ел, яңа ел, яңа ел килә тиздән.

Дусларым, җыелыгыз, иске ел китә бездән!

Балалар җыр башкаралар.

Убырлы Кыш бабай. Минем дә балаларны уйнатасым килә.

Уен “Себеркедә очу”.

Убырлы Булдырасыз. Балалар, миннән дә уздырасыз!

А.б. Кадерле кунакларыбыз, безнең тагын сөйлисе шигырләребез бар. Тыңлап үтегез әле.

Шигырләр сөйләү (икенче өлеш).

К.б. Булдырасыз, балалар!

Убырлы Бу балалар үзләре кечкенә, ә күпме һөнәр беләләр!

К.б. Күрәсең ме инде, Убырлы, яхшылык эшләп тә рәхәт яшәп була икән?

Убырлы Күрәм, бабакай!

К.к. Бииләр дә, шигырләр дә сөйли беләләр, уйнарга яраталар.

А.б. Безнең балаларыбыз әле матур җырлый да беләләр.

Аерым җыр башкарыла.

К.б. Эйдәгез эле. Бер күмәкләшеп биеп алыйк?

Күмәк бию.

К.б. Балалар, бәйрәмебез тәмамланып та килә. Безгә инде китәргә вакыт.

А.б. Бабакай, ә син бер нәрсәне дә онытмадың мы?

К.б. (уйлана)

К.к. Бабакай, синең бит яңа ел бүләкләре таратасы бар.

К.б. Ай, тишек баш. Шулай шул. Кая әле. Кызым, алып кил капчыгымны.

К.к. (як –ягына карана) Бабакай, тапмыйм мин бүләкләр капчыгын.

Убырлы Балалар, сез күрмәдегез ме, кем алып чыгып китте икән? Эле генә шушында иде.

Балалар Төлке алып китте.

К.б. Ах шул хәйләкәр Төлкене...Менә мин тылсымлы таягым белән өч тапкыр сугам да. Аның урлап качкан бүләкләрен эретеп суга әйләндерәм.( өч тапкыр идәнгә таяк белән суга).

К.к. Балаларга нәрсә таратабыз инде, бабакай?

Убырлы Туктагыз әле. Минем бүләкләрем ярамас мы балаларга?

Кая, күрсәтим әле.(чыршы төбеннән капчыгын чыгара, урындыкка утыра). Менә яшь чагымда киеп йөргән күлмәгем бар...Ә монысы- тылсымлы өстәл җәймәсе.Эйе, ул бераз тузыбрак киткән, ләкин кулланып була әле аны..

(таба чыгара).Ә бу табаны яхшы чистартсаң. Көзге урынына кулланып була. Минем бүләкләрем ошады мы сезгә, балалар?

Балалар Юк!

Убырлы Үз гомеремдә бер яхшылык эшләмәкче идем(үпкәләп борылып баса).

К.б. Убырлы, борчылма. Тик балалар баллы, тәмле бүләкләр көтәләр шул.

Убырлы (сөенеп) Бар, бар!(кесәсеннән кәнфит чыгара). Менә бу кәнфит ярый инде алай булгач?

К.к. Убырлы, кара эле, балалар ни кадәр күп.Ә кәнфит бер генә.

А.б. Бәлки. Кыш бабайның тылсымлы таягы булышыр безгә?

К.б. Әлбәттә! ( Кыш бабай кәнфитне чыршы төбенә куя. Тылсымлы сүзләр әйтеп әйләнеп йөри. Олы кәнфит чыгара- эчендә бүләкләр. Кыш бабай балаларга бүләкләр өләшә).

К.б. Яңа карлар ява җиргә, яңарган төсле урам.

Искесен озатырга теләп.тузынып йөри буран.

Яңа шатлык,яңа бәхет алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән котлы булсын Яңа ел!

К.к. Хуш киләсең, Яңа ел! Ак җәймәләр юлыңа!

Убырлы Яңа ел белән, дуслар!

Бергә Сау булыгыз! (чыгып китәләр).

А.б. Кадерле бер кунак көткән кебек, Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә-яңа хезмәт дәрте, күңелләрдә- иң саф теләкләр!

А.б. Илләр имин, еллар тыныч булсын, иген уңсын кырда ишелеп.

Ак кар кебек саф теләкләр белән, Яңа елга атлый кешелек!

Бәйрәм тәмам!