Әниләр бәйрәме
материал на тему
Предварительный просмотр:
Автор материала: Шарафутдинова Гульнара Рамазановна
Должность автора: воспитатель по обучению детей татарскому языку
Место работы: Республика Татарстан, г.Альметьевск, МБДОУ №41 «Дружные ребята»
Тэрбияче: Исэнмесез хэерле көн,хөрмәтле әниләр.Бүген без иң матур бәйрәмгә, “Әниләр көненә”җыелдык.Хөрмәтле әниләр сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз.Тормышыгыз матур,йөзегез көләч,балаларыгыз исән-сау булып сезне куандырып торсын.Әни булуыгыз белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Әни нинди бөек исем.Нәрсә җитә әни булуга.Хатын-кызның бөтен матурлыгы әни булуда.
1бала: Бәйрәм бүген,бәйрәм ,диеп Бар дөня көлеп торсын Әни бәйрәме икәнен Әти дә белеп торсын, Әти дә көлеп торсын.
2 бала: Син,әнием,минем өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә.
3 бала: Айдан,кояштан кадерле Син ул,әнием! Иң ягымлы,иң сөйкемле Син ул,әнием!
4 бала: Әниләр көнендә Шаулатып җирен,күген Бар кадерле әниләрне Котлап җырлыйбыз бүген.
Җыр: “Кояш гомере телим”
Тәрбияче: Ана! Йөрәкнең иң мөкатдәс хисе, Күңелнең иң-иң түрендә. Ул салкында сине җылытучы, Юанычың авыр көнеңдә. Әни! Дөньяда иң якын,иң кадерле кеше ул.Кечкенә чагында төн йокыларын калдырып сине кем караган?Әниең.Ул үзенең йорәге аша сиңа иман нуры иңдергән,кадерләгән,яраткан.Балалар,әйдәгез әниләребезнең нинди тырыш,уңган-булган,җитез икәнлекләрен карыйк әле.Хәзер конкурс оештырабыз “Кем баласын беренче киендерә”
Уен: “Кем баласын беренче киендерә” Тәрбияче:Булдырдыгыз,рәхмәт.
1 бала: Җил-яңгырдан саклар өчен, Усаллардан яклар өчен, Әни кирәк! Ашлар тәмле булсын өчен, Дөнья ямьле булсын өчен, Әни кирәк! 2 бала: Кая барсаң, күз алдыңда, Һәрчак күңелеңдә яши? Ул-безнең иң якын кеше, Ул,белегез,-безнең әни.
Бию: “Әниемә чәчәк буләккә”
1 бала: Мин әниемнең улы- Юк әниемнең кызы. Ничек әнигә булышырга Киемнәрне юышырга.
Уен: “Большая стирка” Тәрбияче: Ә хәзер,малайлар башкаруында русча такмаклар.
1 бала: Если был бы я девчонкой, Я б не бегал,не скакал, Я б весь вечер вместе с мамой Не стесняясь ,танцевал.
2 бала: Если был бы я девчонкой, Я бы время не терял. Я по улице не бегал, Я бы маме помогал.
3 бала: Если был бы я девчонкой, Я б куда умнее был. Я б тогда не только руки, Но и шею тоже мыл.
4 бала: Если был бы я девчонкой, Не ленился никогда. И сестрёнку на прогулку, Одевал бы сам всегда.
Все вместе: Мы сегодня для наших мам Поздравления учили А сейчас разволновались И все слова забыли.
Тәрбияче: Менә безнең малайларыбыз такмаклар җырлады ,ә чынлыкта алар безнең әниләренә булышчылар,ярдәмчел,уңган балалар.Кызларыбыз әниләрен тәмле ризыклар белән сыйларга яраталар.
Уен: “Әниеңне сыйла”
1 бала: Йолдызларга тиң үзләре,гүзәлләрнең гүзәле, Миңа һәрчак сөеп карый әниемнең күзләре. 2 бала: Энҗе-мәрҗәннәр диярсең-янып тора үзләре, Миңа һәрчак бәхет тели әниемнең күзләре. Тәрбияче: Бүген без әниләребезгә карата булган җылы хисләребезне,аларны ничек яратуыбызны үзебезнең җырларыбыз,шигырҗләребез,биюләребез аша җиткердек.Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Эшегездә,киләчәк тормышыгызда зур уңышлар,балаларыгызның исән-сау булап үсүен теләп калабыз.Шушының белән сезгә дип әзерләнгән бәйрәм кичәбез тәмам саубулыгыз.