"Нәүрүз" бәйрәме
материал (старшая группа) по теме
Балалар бакчасында нәүрүз бәйрәме өчен сценария. Әлеге бәйрәм бик күңелле үтә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
n.docx | 18.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Нәүрүз бәйрәме
Балалар залга кереп тезелеп басалар.
Җыр: “Әссәләмәгәләйкем”
1 укучы:
Әйдә, кояш. Сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
2 укучы:
Ал да итәрбез әле,
Гөл дә итәрбез әле,
Матур җырлар җырлый-җырлый
Бәйрәм итәрбез әле.
3 укучы:
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
4 укучы:
Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз язны да.
Җырлы-биюле уен: “Зәңгәр чәчәк”
Алып баручы: Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен чакырыр вакыт җитте.
Балалар: Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә!
Кил, Нәүрүз кил!
Нәүрүз керә, кулында ипи белән тоз.
Нәүрүз:
Кош оча, йолдызлар атыла,
Елгалар ярыннан ташына.
Шуларны күргәндә күңелем
Еракка-еракка ашкына.
Исәнмесез,дускайларым минем,
Газиз җирем, якты кояшым.
Гүзәл чәчәкләрем, бөек кешеләрем
Исәнмесез, исәнмесез!
5 укучы:
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
6 укучы:
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
7 укучы
Яз килде, кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар,
Куанды алмагачлар.
8 укучы:
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
Җыр: “Яз җитә”
“Гөмбәләр” биюе (уртанчылар төркеме)
9 укучы:
Алтын нурларга төренеп,
Яз килә, яз килә
Шат балаларга карап,
Кояш көлә, кояш көлә.
10 укучы:
Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил
Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
11 укучы:
Яратыгыз көннәрне,
Айларны елларны,
Кешеләрне, табигатьне,
Саклагыз сез аларны.
Җырлы- биюле уен: “Кәрия- Зәкәрия” (уртанчылар төркеме)
Кыш бабай керә.
Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда, кем әле минем биләмәләремә баш булмакчы?
Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Синең көннәрең үтеп бара бит инде. Биләмәләреңне язга – Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Кара әле тәрәзәгә, гөрләп- шаулап яз килә.
Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз, үзе белән сөйләшәм. (Нәүрүзбикәнең каршысына басып)
Миңа әйтми килгәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең,
Ха-ха-ха-ха!
Бер өрермен – җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр.
Ике өрсәм –кар ятар,
Елга , күлгә боз катар.
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүзбикә:
Шып, дисәм - җилең тынар,
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит, кыш!
Кыш бабай:
Кар, яу, яу, яу –
Нәүрүздән яса зур тау!
Кар бөртекләре биюе.
Нәүрүзбикә:
Кояш, чык, чык!
Тәти кашык базарда
Ботка пешәр казанда
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит.
Елмаеп Кояш керә. Кыш бабай куркып артка чигенә.
Кыш бабай:
Юк, юк, мин китмим. Тартышмыйча гына язга – Нәүрүзбикәгә биләмә-ләремне бирү юк. Минем шартларымны үтәргә син әзерме?
Нәүрүзбикә:
Синең бөтен шартларыңны да үтәргә әзер мин.
Кыш бабай:
Нәүрүз, әйдә, җеп чорнау буенча ярышып карый әле.
Уен: Җеп чорнау.
Кыш бабай:
2 шартым болайрак. 1 телем икмәкне кайсыбыз беренче ашап бетерер икән?
Уен: Ипи ашау.
Кыш бабай: 3 шартым да бар әле минем. Әйдә әле күкәй кабып йөгереп карасын балалар да. Бу уенны башта балалар белән уйныйлар.
Кыш бабай:
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам
Кем узар бу ярышта?
(Нәүрүз беренче килә, Кыш бабай егылып кала)
Балалар: Ура! Нәүрүз җиңде, кыш китте, яз килде! Нәүрүз мөбарәк булсын!
Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым, харап булдым, җиңелдем. Эредем бит, эредем.
Сау булыгыз, дусларым,
Хушыгыз, күз нурларым.
Шатланыгыз, көлегез,
Уйнагыз. Сау булыгыз!
Музыка астында Кыш бабай чыгып китә.
Алып баручы:
Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде.
Кулны-кулга тотынышып
Бәйрәм итик көн буе.
Җыр: “Сыерчык”
Алып баручы:
Бүгенгенең гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,
Очрашырга язсын җыелып.
Бергә:
Яз бәйрәме мөбәрәк булсын!
Дөньялар имин булсын!