"Туган тел" бәйрәме
план-конспект занятия (старшая группа) по теме
Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен күңел ачу чарасы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Туган тел | 18.32 КБ |
Предварительный просмотр:
Катнашалар:
Алып баручы:
Әлмәндәр:
Йөзембикә әби: :
Әкият геройлары:
Әби: Бабай: Әтәч: Тавык: Тычкан:
А.б. Күңелле шатлыклы булганга,
Без җыелдык бүген бу залга.
Кадерле кунаклар, карагыз,
Ничек без бергәләп күңел ачабыз.
Матур җырлар өзелмәс,
Шатлык өстәр гармун да.
Күмәк бию, уен-көлке,
Кызык булачак монда.
Җыр. Әссәләмәгаләйкем. (мәктәпкә әзерлек төркеме)
1.Емай көнгә һәм кояшка, көнең күңелле узар,
Кырлар, болыннар да сиңа чәчәк, гөлләрен сузар.
2. Елмай әле, син елмайсаң, яратыр олы, кече.
Дөньяда иң матур кеше – елмайган, көлгән кеше.
3. Җыр башлыйбыз, тыңлагыз,юк, кушылып җырлагыз.
Хәтта кояшсыз көндә дә сез шатлана белегез, елмаегыз, көлегез.
Җыр: “Мин әтине яратам” (мәктәпкә әзерлек төркеме)
4. Шатлыклар - күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Туган тел бәйрәме бездә.
5. Бу кичәбез гөрләп үтсен,
Истә калсын гомергә.
Бәйрәмнәрсез яшәп булмый
Җирнең якты йөзендә...
6. Бәйрәмнәрсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Җыр. “Про Родину”
(Матур салмак көй астында көянтә чиләк күтәреп апа керә)
Әби. Әлмәндәр, Әлмәндәр, дим! Тизрәк чык әле! Анда нишләп йөрисең?
(Әлмәндәр керә)
Әлмәндәр. Оча белмим инде аяк белән йөрим! Ник карыйсың?
Әби. Күңелемә ярыйсың.
Әлмәндәр. Ник?
Әби. Син ни әйтер дип. Күрдеңме Әлмәндәр балалар ничек матур итеп сөйлиләр, җырлыйлар.
Әлмәндәр. И, җанкисәгем әйе шул бигрәк матур итеп көйлиләр, бииләр. Әйдә,әйдә комачауламыйк җиттән генә карап торыйк.
(кереп китәләр)
Бала. Алма бакча –челтәр капка, ачыла ике якка.
Бала. Килдек, дуслар, сезнең белән уйнап күңел ачарга.
Бала. Нинди уен уйныйбыз?
Бала. “Кәрия - Зәкәрия” уены! Әйдә, башлыйбыз.
Уен: “Кәрия - Зәкәрия”
Әкиятче бала. Әкият сөйлим сезгә,
Тезеп сүзләрен сүзгә.
Ә сез отып калыгыз,
Күңелегезгә салыгыз.
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер авылда Әби белән Бабай. Булган, ди, аларның Әтәчләре һәм бик матур, бик акыллы Чуар тавыклары.
Әби. Утыр, әйдә, син, Бабай,
Тәмләп бергә эчик чәй.
Менә сиңа бал да май,
Аннан тагын бер күкәй.
Бабай. Рәхмәт, рәхмәт, Әбекәй!
Чәй эчәргә яратам.
Баллап- майлап чәй эчеп,
Бар авыруымны таратам.
(әтәч кычкырган, тавык кытвклаган тавышлар ишетелә)
Тавык белән Әтәч керәләр.
Әтәч. Кикрикүк! Кикрикүк!
Торамын мин бик иртә.
Ни булган бу Чуарга?
Аңламыйм бит һич тә!
Тавык. Тукта әле, тукта дим!
Әтәчкәем, кызма, дим!
Алтын күкәй мин салдым,
Шуңа бик тә шатландым.
Әби. Ай-яй, ай-яй, Чуаркай!
Шак катырдың, туганкай.
Бигрәк уңган, булган син,
Алтын күкәй салгансың.
Бабай. И, Чуаркай, карале,
Алтын күкәй салгансың.
Берәр бәреп карасам,
Ватылмасмы икән соң?
(бабай бәрә-бәрә ватылмый)
Бабай. Юк, ватылмый, бигрәк нык!
Һич тә булмый бит ватып.
Мә, әнисе, син дә ал,
Бәреп кара шап та шоп.
(әби бәрә, бәрә, күкәй ватылмый. Качып торган тычкан чыга, койрыгы белән күкәйне бәреп төшерә, күкәй ватыла)
Әби.(елап).И-и-и! И-и-и!
Бабай (елап).И-и-и! И-и-и!
Икесе бергә.Күкәйне бит харап иттең,
Койрыгың белән ватып киттең!
Тычкан кача.
Тавык. Елама инде, Әбекәй!
Елама, Бабай, берүк!
Салырмын мин тагын күкәй –
Гап-гадине иртәгә үк!
Әтәч. Кикрикүк! Кикрикүк!
Елап утырмыйк берүк!
Барыбыз бергә чакта,
Күңел ачыйк без биеп.
Бию. “Парлы бию”.
А.Б. Балалар, күрмичә дә торабыз, безнең уйнаганны Әлмәндәр бабай белән Йөзембикә әби дә карап торалар икән.
Әлмәндәр. Без сезне читтән генә карап тордык, балакайларым. Бигрәк матур күңел ачасыз дип сөендек.
Әби. И-И, сөбханалла, балаларга күз тимәсен: барысы җырлый, барысы бии, чып-чын артист диярсең.
Әлмәндәр. Минем балаларга бер табышмак әйтәсем килә.
А.б. Әйдәле, Әлмәндәр бабай әйтеп кит.
Әлмәндәр: “Телләре бик күп булса да, һәркем аңлый, үз итә. Елата да, җырлата да, кирәк икән – биетә!” Бу нәрсә?
Балалар. Гармун.
Әби. Кызлар күңелен җилкетерлек гармунчы бармы монда?
Уртага чыксын әле, биетеп китсен әле.
Бала. Булыр әле барыгызны биеткән көннәрем дә.
Әлегә бармак биетәм мин гармун телләрендә.
Кыз. Үпкәлибез без сиңа гармунда уйнамасаң,
Гармун күтәреп йөрмә, бию көе белмәсәң.
Бала. Безнең кызлар биегәндә идәннәре бөгелә.
Җитәр инде күп биедегез, безнең дә биисе килә.
А.б. Гармунын тартса – көй була, балалар тыпырдаса – бию була.
Бию. Малайлар биюе “Гармун”
А.б. Безнең кошлар урманда, кайда сезнең кошыгыз?
Килер көннәр, очрашырбыз, ә хәзергә хушыгыз!
Җыр. “Туган тел.”
Әби. Мәҗлес яме – кунак белән, табын яме – коймак белән!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
“Сөмбелә бәйрәме!”Ал. бар. Бар кунеллелек ботен доньяда бар бер ямь буген Нэрсэдэн бу мин бе...
"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе
Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...
Туган телдә сөйләшәбез 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек
Учебно-методический комплект(УМК)...
Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...
" Туган ягым, Туган телем"
Сценарий о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....
Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.
Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...