"Яңа ел" кичәсе
учебно-методический материал (старшая группа) по теме
Яңа ел кичәсе эшкәртмәсе балалар бакчасында зурлар төркеме өчен языла. Кичә уен - бәйге, шигырьләр әйтү формасында бара. Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле җәнлек маскалар белән бергәлектә алып барыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yana_el_kichse_eshkrtmse.doc | 53 КБ |
Предварительный просмотр:
Яңа ел кичәсе эшкәртмәсе.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Кичәне ачып җибәрү өчен сүз балалар бакчасы җитәкчесенә бирелә.
1 нче бала. Монда бит урман сафлыгы
Ылыс исе түз генә,
Купшы чыршыбыз яныннан
Китәм димә тиз генә.
2 нче бала. Кул тотышып түгәрәккә,
Биик дуслар бергәләп
Кунакларны бәйрәм белән,
Котлап җырлыйк бергәләп.
3 нче бала. Кунак дибез ,бәйрәм дибе
Ә чыршыны күрмибез
Аны безгә Кыш бабабыз,
Китергәнен белмибез.
4 нче бала. Ямь –яшел ылысларына
Энҗе бәсләр эленгән
Безгә киләсен белгән ул
Шуңа матур киенгән.
Әйдәгез әле балалар чыршыбыз янында
матур бер җыр җырлап алыйк.
Җыр. “Үсте чыршыбыз.”
Тәрбияче. Балалар, урман җәнлекләре монда- ә менә
Кыш бабабыз белән Кар кызыбыз гына күренми.
Һаман?!
Әлә адашып юлны югалттылар микән чакырып карыйк әле үзләрен. Кыш бабай кил безгә. (2 тапкыр.)
Кыш бабайның сүзләре.
Исәнмесез балалар.
Килгән кунаклар, Аю, Бүре һәм башкалар.
Х.Гүзәл. Айлар көннәр, сәгатьләрне
Саный –саный көттек без
Сине барчабыз сагындык
Килереңне белдек без.
Үзең шаян, үзең юмарт
Үзең шулай һаман карт.
Безнең белән бие җырла
Бүлмәбезгә ямь тарат.
С.Дилә. Килеп җитте кышта.
Ай –яй , салкын тышта....
Өч ай торыр торса,-
Аның гомере кыска...
Тәңкә карлар сипкән
Җирне ап - ак иткән,
Чыршы каен, имән
Кардан чикмән кигән.
А.Алмаз. Саф һавага чыгып,
Тауда чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрербез куып.
Ә кыш көлә - көлә,
Битебездән үбә
Алсу була безнең,
Битләр шуңа күрә.
Тәрбияче. Кыш бабай, без сез килә диеп бик күп шигырьләр,
Җырлар өйрәнеп куйдык. Әйдәгез әле балалар түгәрәккә
Тотынып, кыш бабай турындагы җырны җырлап алыйк.
Җыр. Кемнең кигән киемнәре.
Я.Айназ. шап иттедә нәрсәдер
Төште куян каршына
Күтәрелеп карасам,
Биек чыршы башына,
Анда утыра тиен
Селкеп тора тәпиен.
Х.Айдар. Юеш көннәрдә сагынып беттек,
Кыш бабабызны сагынып көттек
Без нәниләрне кышта сагынган,
Төнлә килеп ул, карлар яудырган
Кар яуган - яуган мамык кебек кар
Ап -ак булганнар урманнар, кырлар.
Бәскә төренгән агач башлары
Бүгеннән безгә бәйрәм башланды,
Җыелып бергә тауга чыгабыз
Шаулатып анда чана шуабыз.
А.Ландыш. Кыш бабай, кыш бабай
Безгә бик таныш бабай.
Сакал мыек ап –актан
Килгән безгә ерактан.
Бүләкләр алып килгән
Бүреген кыңгыр кигән,
Әйлән – бәйлән уйната
Биетә һәм җырлата.
Кыш бабакай, кыш бабакай,
Күптән таныш инде син.
Тик ни өчен кыш әбине
Бердә алып килмисең.
Безгә дигән күчтәнәчне
Ул, үзе тутыдадыр
Аннары сине озаткач
Гел өйдә утырадыр.
Ул да уйнап йөрер иде
Безнең чыршы янында.
Кыш ябине дә калдырма
Тагын килгән чагында.
С.Самат. Җыелышып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык,
Матурлап аның күзләрен
Авызын хаттә уйдык.
Нинди эш кушыйк дип,
Кичен уйлап тордык та,
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.
М.Камил Яшь чыршылар киң итәкле,
Күлмәкләрен кигәннәр,
Җитәкләшеп , бергәләшеп
Юл буена килгәннәр.
Энәле күлмәкләренә,
Карап тордык сокланып
Тик Равил берничә энә,
өзеп алды шукланып.
Тәрбияче. Ә хәзер Дилә һәм Ландыш башкаруында “Татар
халык бию”е карагыз. (бию).
Н.Рәсим. Тиен котлый куянны,
Куян котлый тиенне,
Сикерештеләр инде
Сөенештеләр инде,
Тәмле –тәмле бүләкләр
Чыршыларның төбендә,
Әйлән –бәйлән уйныйлар
Анда -монда тегендә.
С.Камил. Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бер тугандай.
Әйлән -бәйлән уйный идек.
Килеп керде кыш бабай.
Әй кыш бабай ,кыш бабай.
Хуш киләсең, уз бире
Шатланышып җыр белән,
Каршылыйбыз без сине.
С.Рифат. Ак таягың кулыңда,
Ап -ак туның кигәнсең
Бөтен төшең бәсләнгән,
Күп җир гизгән икәнсең.
Әй Кыш бабай , кыш бабай,
Хуш киләсең уз бире.
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
С. Ильнар. Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагында,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Әй кыш бабай, кыш бабай,
Безнең сөйгән кунак син
Ямьле үтсен кичәбез
Безне көлдер уйнат син.
Тәрбияче. ә хәзер А.Ландыш башкаруында “ Жади” биюе.
Р.Әлфинә. Менә шатлык Ләйләгә
Төнлә кыш бабай килгән,
Уятмаган Ләйләне
Йокласын әле дигән.
Алып килгән күп итеп
Күчтәнәчләр бүләкләр
Рәсеменең артына
Язган матур теләкләр.
Я.Сөмбел. Салкын саф һава
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр, кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна.
Үзләре матур.
Һәм салкын була.
Тәрбияче. Ә хәзер балалар белән бергәләп “ Чыршы - чыршы без сине “ дигән җыр җырлап алабыз.
Балалар белән күмәк бию.
Кичә барышында уеннар төре.
- Кыш бабай балаларның кулын өшетү уены.
2. Кыш бабай бияләен алып уйнау уены.
3. Ике якка җеп белән әйберләр бәйләп аларны,
Күз бәйләп кисеп алу уены.
4. Кечкенә чаңгылар киеп узышу уены.
Кыш бабай белән кар кызының , балаларга бүләкләр өләшүе
Һәм аларны озату.
Балалар белән бергәләп чыршы тирәли биеп әйләнү.
Һәм кичәне тәмамлау.