Хуш килэсен, Яна ел!
материал (младшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”
Хуш киләсең,
Яңа ел!
2нче кечкенәләр “А” төркеме балалары белән
үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы
Төзеде һәм үткәрде: 1 нче квалификацион категорияле тәрбияче Галимова Рима Николай кызы
2013 ел
Музыка астында кулга кул тотынышып балалар залга керәләр.
Чыршы тирәли түгәрәккә басалар. Алып баручы котлау сүзе әйтә.
1 бала Яңа елны каршыларга, Без җыелдык бу залга. Исән-саумы, Яңа ел, Хуш киләсең, уз алга. 3 бала Үсте чыршыбыз урманда Шаулап торды ул анда Җәен дә кышын да зифа, Матур ул һаман да | Дани 2 бала Бәйрәм бүген – Яңа ел, Бөтен җиргә кар яуган. Яңа елны каршыларга Балалар да җыелган. 4 бала Чыршы, чыршы бизәлгәнсең Мәрҗән элгәнсең Бик күп шатлыклар син безгә Алып килгәнсең |
Алып баручы: Балалар, нишләптер безнең чыршыбызның утлары янмый. Әйдәгез әле, барыбыз бергә бик каты итеп кул чабыйк. Бәлки ул безгә үзенең серле утларын кабызыр.
Балалар кул чаба-чыршы уты яна,
Инсаф: Әйдә чыршы түрдән уз,
Туңгансыңдыр, тиз җылын
Җырла безгә быелгы
Яңа ел җырын.
Балалар чыршы тирәли җырлап әйләнәләр “Чыршы янында”(Г.Гәрәева сүз.һәм көе)
Таһир: Тышта буран бөтен җиргә Карлар тутыра Безнең бүлмәдә ямь-яшел Чыршы утыра | Мурад: Күрегез чыршы апаны Матурланган, киенгән, Безгә калын урманнан Ул кунак булып килгән. |
Балалар янә чыршы тирәли җырлыйлар. Аннан урындыкларга утыралар..
Алып баручы: Балалар, мин сезгә әкият сөйләмәкче булам.
Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр исемле малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алырга дип урманга киткән.
Бу вакыт Батыр булып киенгән бала чыршылар арасында-“урманда”йөри, бер чыршы янына килеп туктый. Шул чыршыны кисәм дип балтасын өскә күтәрүе була, чыршы төбеннән куян килеп чыга.
Куян(Гөляз): Минем яраткан агачны
Зинһар өчен кисмә син.
Мин бит шушы урманда
Чыршы төбендә яшим.
Батыр: Ярый, ярый, куянкай, кисмим синең чыршыңны
Алып баручы: Куян бик шатланган. Сөенеченнән үзенең балалары белән бии башлаган.
“Куяннар биюе” башкарыла.
Алып баручы: Батыр юлын дәвам иткән.
Батыр балта белән селтәнүе булган, агач төбеннән төлке килеп чыккан
Төлке(Диана): Ашыкмачы, әй, Батыр,
Бу чыршыны кисми тор,
Бу чыршы матур түгел
Әнә тегесе матур
Батыр: Ярый, Төлкебикә, ямьсез чыршы миңа кирәк түгел
Алып баручы: Төлке дә бик шатланга Хәтта бии башлаган.
“ Төлке биюе” башкарыла.
Алып баручы: Батыр икенче чыршы янына барып кисмәкче була.
Шулвакыт чыршы төбеннән аю чыгып, үкереп җибәрә. Батыр бу чыршыны да кисмичә, юлын дәвам итә. Шулай йөри торгач, Батыр урмандагы бер йорт янына килеп чыга.
Батыр: Нинди матур йорт! Кем яши икән монда?
Ишек шакый. Өйдән Кар кызы чыга
Кар кызы(Дарина): Син кем?
Батыр: Мин Батыр атлы малай булам. Урман эчендә йөрим, үземә чыршы эзлим. Ә син кем?
Кар кызы: Мин Кар кызы. Мин балалар бакчасына барырга җыенам. Анда бүген Яңа ел бәйрәме. Аларның инде чыршылары да бар. Әгәр теләсәң сине дә алып барам.
Батыр: Бик теләп барам!!
Кар кызы
Кар бөртекләрем, дусларым, очыгыз
Кар бөртекләре, дусларым, биегез
Батыр белән хәзер бәйрәмгә китәбез!
Балалар “Кар бөртеге” җырын(Р.Харис сүз.Р.Ахиярова муз.) җырлаганда
“Кар бөртекләре” биюе башкарыла.
Чыршыны әйләнеп узалар
Алып баручы: Балалар, менә безнең Кар кызыбыз да бәйрәмгә килеп җитте.
Балалар, ә кыш бабай кая соң? Берәрегез кыш бабайны чакыра торган шигырь белмиме соң?
Ранил: Суык бабай кил безгә
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә
Алып баручы: Кыш бабай ишетмәде ахры, һаман килми.Әйдәгез бергәләп чакырыйк Кыш бабайны.
Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у-у!
Ишектән Кыш бабай күренә.
Кыш бабай: А-а-у-у! Мин монда. Сезнең бакчагызны бик озак эзләдем, алай да чакырып тавыш бирдегез, шуны ишетеп килдем.
Исәнмесез, балалар, Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйм!Акыллы, дәү булып үсүегезне телим. Ә-ә минем яраткан оныгым да монда икән! Ничек матур итеп киенгәнсез, урманымдагы иң матур чыршы да кунакка килгән үзегезгә.
Балалар Кыш бабай турында җырлар җырлыйлар, төрле уеннар уйныйлар, шигырьләрен сөйлиләр. Кыш бабай аларны мактый.
Ренат: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең уз бире!
Шатланышып җыр белән Каршылыйбыз без сине
Ландыш: Яшел чыршы тирәсендә Җыелып бертугандай, Әйлән-бәйлән уйный идек, Килеп керде Кыш бабай. | Алмаз: Әй Кыш бабай, Кыш бабай, Хуш киләсең, уз бире Кунак булып килер дип Күптән көттек без сине |
АзалияАзалия Әй, Кыш бабай, Кыш бабай, Безнең сөйгән кунак син. Ямьле үтсен кичәбез Безне көлдер, уйнат син. | Камилә: Кыш бабай килгән Ап-ак тун кигән Көтә кем генә Чыгар дип өйдән Чыксаң өшетә Битне чеметә Менә шул аның Бөтен эше дә |
Кыш бабай балаларны “Өшетәм” уенына чакыра
ИлназҮзең шаян, үзең юмарт Үзең һаман шулай карт Безнең белән бие, җырла, Булмәбезгә ямь тарат. | Әнвәр: Анвар Кыш бабай, Кыш бабай, Кунакка килдең безгә Уйнадык та, җырладык та, Бәлки биерсең син дә. |
Кыш бабайны биетү
Рамазан Кыш бабай, мине Син бүген макта Бер яшькә үстем Син килгән чакта. Хайдар Алып килгән күп итеп Күчтәнәчләр, бүләкләр. Рәсеменең астына Язган матур теләкләр. Илвина Кыш бабай кардан өеп Тау ясап бирде безгә. Бик матур чыршы кертеп, Утырттык өебезгә. | Гомәр: Гомар Менә шатлык бүген безгә, Төнлә Кыш бабай килгән Уятмаган бит мине Йокласын әле дигән. Илнур Мин һәр кичтә тәрәзәңнән Карап үтәрмен, дигән. Мин кушканны үтәмәсәң Керми китәрмен, дигән. Мөхәм Мухамет Һәркемгә дә бер яшь өстәп Көткән яңа ел килде. Тагын да мул, бәхетле Итәргә туган илне. |
Риназ: Килде безгә яңа ел,
Бүген шундый яңа ул.
Яшел чыршы өстендә,
Йолдыз булып яна ул.
Кыш бабай: Мин Кыш бабай, Суык бабай,
Балаларны яратам
Яңа ел белән котлап
Бүләкләр дә таратам
Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләшә. Кыш бабай саубуллашу сүзләрен әйтә, балалар белән татар халык биюе башкара һәм китә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хуш килэсен, Кыш бабай!
2нче кечкенэлэр торкеме балалары белэн уткэрелэ элеге бэйрэм иртэсе! Эшегездэ унышлар телим!...
Хуш килэсен "Нэуруз"
quot;Нэуруз" бэйрэмен каршылау...
Презентация проекта "Хуш килэсен, ямьле коз"
Презентация проекта "Хуш килэсен, ямьле коз"...