Яңа ел бәйрәме.
методическая разработка (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Яңа ел бәйрәме.
( зурлар төркемендә балалар иртәсе)
\Малайлар барысы да тычкан костюмыннан,кызлар тиеннәр булып киенгәннәр\.
Балалар матур көйгә залга йөгереп керәләр,кулларында кулдан ясалган чыршы уенчыклары.Уенчыклар белән берничә бию хәрәкәтләре ясап биеп алалар.
Алып баручы: Бәйрәм бүген Яңа ел,
Бөтен җиргә кар кунган.
Яңа елны каршылап,
Кунаклар да җыелган.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
/Берничә бала шигырь сөйли.Шигырьләрне тәрбиячеләр бирә/
Алып баручы: балалар әйдәгез әле чыршы әйләнәсенә басып аның матурлыгына сокланып карыйк.Нинди матур безнең чыршы.Без дә бит аның килүенә әзерләндек.Чыршыкайга бүләккә матур-матур уенчыклар ясадык. Хәзер без бергәләп чыршыга элеп куярбыз./Һәр бала үзенең уенчыгын чыршыга элеп куя/.
Шигырь: “Чыршы әйләнәсендә”.Р.Миңнуллин.
Җыр: “Кышкы җыр”. Г.Гәрәева сүзләре.
Алып баручы:Булдырдыгыз балалар,бик матур җырладыгыз.Чыршыны шатландырдыгыз. Ә хәзер урыннарыгызга утырып ял итеп алыгыз.
\ Балалар урындыкларга утыралар. Ишек шакыйлар...\
Алып баручы: Кем ул анда ишек шакый?
Кар кызы:Миңа Сезнең янга керергә ярыймы?
Алып баручы:Әлбәттә ярый, рәхим ит Кар кызы.Без кунакларга бик шат. Шулай бит балалар?\балаларның җаваплары\
Кар кызы: Исәнмесез,балалар!
Исәнмесез,кунаклар!
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!
Яңа елда уңышлар
Телим мин сезгә дуслар!
Алып баручы: Кар кызы,ә кайда соң Кыш бабай?
Кар кызы:Балалар,Кыш бабабыз бераз соңрак киләчәк.Аңа аю балалары килеп өннәрен җылы һәм уңайлы итеп ясап бирүен сорадылар.Ә Кыш бабай аю балаларына булышкан арада без сезнең белән бергәләп күңел ача торырбыз.Сез ризамы?
Ә хәзер мин сезне,үземнең бик яхшы дустым Кар бабай белән таныштырам.
Һәр елны Яңа ел төнендә
Кунакка килә әкият.
Ак җәймәгә басып шыгыр-шыгыр,
Салмак кына атлап килә ул.
Ак бураннар белән бөтерелеп,
Әкият килә сизәсезме?
Ишетәсезме?
Ниләр сөйли ябалак кар:
Тылсым килә,әкият керә ишетәсезме?
\ Себерке тоткан Кар бабай килеп чыга. Үзенең өе тирәсен себереп йөри.\
Кар бабай: Капка төбен себердемме? Шәп себердем.
Өйдә тәртип,пөхтәлекме?Пөхтәлек.
\ тәрәзә пәрдәсен,ашьяулыкны һ.б-ны төзәтеп чыга.\
Күчтәнәчләр әзерләдемме?Әзерләдем.
\ тәлинкә белән чикләвекләрне,сырны куя.\
Минем күчтәнәчләргә,
Балалар һәм җәнлекләр
Булыр бик тә шат.
Бөтен эшне эшләдем,бернәрсәне дә онытмадым.
Ай-яй-яй! Оныттым шул,оныттым!
\ урындыктан кәгазь кисәге күтәреп ала\
Белдерүне язганмын да,урындыкта онытып калдырганмын.
Әй карт хәтер,карт хәтер...Картлык шатлык түгел диеп белми сөйләмиләр инде аны...
\ белдерүне кычкырып укый \
Белдерү!
“ Кем ярата уен-көлке,
Җыр һәм моңны!
Күңелсезләнеп утырмагыз
Өй туена рәхим итегез.” Кар бабай.
\Авыр сулап,белдерүне агачка элеп куя\.
Кар бабай:Хәзер кем кунакка килер инде,кем белән Яңа елны каршылармын?Эх!Тишек хәтер,тишек хәтер.\Китә\.
Кар кызы: Балалар, Кар бабай бедерүен алдан элеп куярга оныткан бит.Хәзер Яңа елны каршылаганда кунакларсыз калырга мөмкин.Кар бабайга ярдәм итәргә кирәк. Әйдәгез без аңа бергәләп кунакка барыйк? Сез ризамы?
Балалар:\балаларның җавабы\.
Кар кызы:балалар кунакка бүләксез бармыйлар бит.Без Кар бабайга нинди бүләк алып барырбыз соң?\ Балаларның тәкъдимнәре\.
Кар кызы:Бик дөрес балалар.Без Кар бабайга җырлар,биюләр,күңелле уеннар бүләк итәрбез.
\берничә бала белән барып Кар бабайның ишеген шакыйлар.\
1 нче бала: Монда яшиме Кар бабай?
Безнең якын дус бабай?
2 нче бала: Монда бәйрәм итәләрме,
Кунакларны көтәләрме?
Кар бабай:\шатланып өеннән йөгереп чыга\.Кунакларга мин бик шат, ә сез кемнәр буласыз?
Балалар: без бакча балалары.
Кар бабай: Ай сөйкемлебалалар,
Тиеннәр һәм тычканнар!
Рәхим итегез,түрдән узыгыз.
Алып баручы:Карбабай,бәйрәмең белән,чын күңелдән котлыйбыз.Матур җырлар,шигырьләр һәм күңелле биюләр бүләк итәбез сиңа.
Кар бабай: Рәхмәт сезгә дусларым.
Бик яратам уйнарга, җырларга һәм биергә.
Мин күңелле Кар бабай,
Бик шаян һәм шук бабай.
Җыр: “Кар бөртекләре”. Г.Гәрәева сүзләре һәм көе.
Алып баручы: Кар бабай шигырьләр дә тыңлап кит әле.
/Балалар Кар бабай турында шигырьләр сөйлиләр\.
Кар бабай:Булдырасыз,балалар.Рәхмәт сезгә.Әй,күрегез әле мине, шатлыгымнан онытылып киткәнмен.Кунакларымны сыйларга да онытып торам бит.
\ чикләвекләрне алып тиеннәргә-кызларга эндәшә\
- Әй тиеннәр килегез,
Чикләвекләр алыгыз.
Кар кызы:Чикләвекләрне алыгыз да,матур бию биегез.
Бию: “Тиеннәр биюе.”
Кар бабай: Булдырдыгыз,тиенкәйләр. Ә сезгә тычкан дусларым мин тәмле сыр әзерләдем.
Алып баручы:Кар бабай,сырың бит бер кисәк кенә.Ә тычканнар әнә ничаклы?
Кар бабай : Бераз тылсым кулланып,
Шифалы тыным өреп.
Берәү иде, күп булды.
Бар да әзер,күрегез.
Алып баручы: Тезелеп бастык тычканнар,
Күчтәнәчкә бар да шат.
Һәркем өлешен алып
Безгә биеп күрсәтер.
Бию: “Тычканнар биюе.”
Кар бабай: \ чиләк тоткан\
Урамнарга,бакчаларга,
Урман,кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Кар бабай:Ә хәзер без сезнең белән кар йомарламнарын чиләккә атып уйнап алырбыз.
Уен: “Чиләккә ат.”
“Кар бабай.”
Кар бабай: Мин Кар бабай,Кар бабай
Салкынга сабыр бабай.
Ак карлар һәм бураннар
Мине һич тә куркытмый.
Балалар: Ак карлар һәм бураннар,
Сине һич тә куркытмый.
Кар бабай: Мин Кар бабай,Кар бабай
Салкынга сабыр бабай.
Мин куркамын бары тик
Түбәдән тамчы тамса.
Балалар: Син куркасың бары тик
Түбәдән тамчы тамса.
Кар бабай: Кырда ачылса ак юрган,
Елгадагы боз китсә,
Җылы яктан кошлар кайтса,
Кояш якты нурын сипсә-
Мин эреп бетәрмен шунда.
\ Кар бабай әкрен генә идәнгә утыра.\
Алып баручы:\куркып\ Балалар,кар бабай эреп бетә бит,өрик тизрәк әйдәгез.
Кар бабай: Коткарыгыз, эрим,эрим...
Алып баручы:Балалар хәзер кулларыбыз белән җилпик.Кар бабайны коткарыйк. \куллары белән җилпиләр,Кар бабай торып утыра.\
Алып баручы: Кар бабай,агарып та киттең,нәрсә булды.Авырыйсыңмы әллә?Табиб чакыртыйкмы?
Кар бабай: \торып баса\ Мин сау-сәламәт ,миңа табиб кирәкми.
Алып баручы: ә син безне куркыттың.
Кар бабай: \шукланып\ Ә мин сезне шаярттым.
Алып баручы: Шаярттың,ах хәйләкәр!
Кәмит бетте.
Бар кач хәзер,
Ә без сине тотарбыз.
Кар бабай: Мин риза.
Алып баручы: Бер,ике,өч
Әйдә Кар бабай йөгер!
Хәрәкәтле уен:”Кар бабайны тотабыз”.
\хәрәкәтле уеннан соң,балалар утыралар.Кар бабай чыршы артына китә һәм
көй астында залга Кыш бабай керә.\
Кыш бабай: Эх,дусларым күрдегезме
Бәйрәмебез гөрләп бара.
Җырлыйлар да бииләр
Мине зарыгып көтәләр.
/ Кыш бабай карап йөри,беркем дә күренмәгәнгә аптырый.\
Кыш бабай:/чыршы тирәли карап йөри\.Чыршыянында,чыршы артында,чыршы астында беркем дә юк.Гомер булмаган эш бит бу./Чыршыдагы белдерүне күрә.\ Бу нинди сәер хәл. Ә-ә-ә,монда белдерү бар икән. \укый\
Белдерү!
“Кем ярата уен-көлке
Җыр һәм моңны
Күңелсезләнеп утырмагыз
Өй туена рәхим итегез.” Кар бабай.
Болай булгач бар да аңлашылды.Өй туе икән монда.Изге күңелле шаян,шук Кар бабай син кая?
Кар бабай: \чыршы артыннан\ Мин монда.
\ Кыш бабай тавыш килгән якка чыршы артына бара\
Кыш бабай: кайда монда?
\ Кар бабай чыршы алдында\
Кар бабай: Мин анда.
\ чыршы артына кача\
Кыш бабай: Кайда анда?
\чыршы тирәли әйләнеп чыга.Качышлы уены дәвам итә.Соңыннан Кыш бабай үзе Кар бабайны шаяртырга була.\
Кыш бабай: Кара әле,исемең ничек әле,кем әле син:“Мин монда”,”мин андамы?” Кар бабайга бүләк алып килгән идем дә,адресны бутаганмын бугай. Мин Кар бабайны эзләп киттем.Саубул! \тып-тып басып киткән була.\
Кар бабай:\йөгереп чыга\ Тукта Кыш бабай китмә.Мин анда,э-э-э,дөресерәге мин монда. Мин Кар бабай булам инде. Мин инде мин,кая китер бүләгеңне!
Кыш бабай:бүләк?Юк инде,тукта әле.Син Кар бабай түгел бит.Ярый,саубул мин киттем.
Кар бабай: Тукта,тукта ничек инде мин Кар бабай түгел.Менә бит мин.Бөтен җирем ап-ак.
Кыш бабай: Ап-ак имеш. Әнә куян да ап-ак.\китәргә тели\.
Кар бабай:\туктата\Ә минем\өенә себеркесен алырга йөгерә\себеркем бар.Менә күр.
Кыш бабай: исең киткән икән,убырлы карчыкның да себеркесе бар.
Кар бабай: Ай,хәзер нәрсә була инде?Бу ничек була инде?Миңа нәрсә эшләргә инде хәзер?
Кыш бабай:Ә син миңа үзеңнең Кар бабай икәнеңне расла.Менә шунда бүләгемне дә бирермен.
Кар бабай: расларга?
Кыш бабай:расла!
Кар бабай:\үпкәләп\ Бәлки сиңа документ та күрсәтергәдер?
Кыш бабай:күрсәт!
Кар бабай: ах,әле син шулаймы.Хәзер булыр сиңа документ. \Кар бабай өенә кереп китеп портретын алып чыга.Кыш бабай янына килеп портретын үзенең бите янына куя да\.
Кар бабай: менә кара,охшаганмы? \ Кыш бабай портретта Кар бабайның елмаеп төшкәнен,ә болай ачулы басып торганын күрә дә\
Кыш бабай: Юк,охшамаган...
Кар бабай: \ үртәлеп\ Ничек инде ошамаган ?\ Портретына карый да елмаерга кирәклеген аңлый\. Ә хәзер ничек ошаганмы?
Кыш бабай: Менә,хәзер ошаган койган да куйган Кар бабай.Чиләге дә,борыны да хәтта себеркесе дә гел үзеңнеке.
Кар бабай:\җиңел сулап\.Алайса куян да куян...\ портретны тузаннарын сөртеп өенә кертеп элә дә Кыш бабай янына килә.\
Кыш бабай:\кочагын җәеп\ Я,исәнме Кар бабай?Сине күрүемә бик шатмын.\Кочаклый\
Кар бабай:\ кочагыннан чыгып\ Тукта,тукта Кыш бабай.Синең кайнар кочагыңда эреп куймыйм әле мин.
Кыш бабай:өй туе үткәрәсеңме Кар бабай?
Кар бабай: \кәнәгать\ Әйе,үткәрәм.
Кар бабай:Яңа ел алдыннанмы?
Кар бабай: Әйе.
Кыш бабай: кунакларың кайда соң?
Кар бабай: әйе.
Кыш бабай:нәрсә “әйе”,кунакларың кайда дим.
Кар бабай:Кунаклар? Менә бит,кайчаннан бирле безгә карап утыралар.
Кыш бабай:күрми дә торам,күпме кунак җыелган.Кызым,Кар кызы син дә
монда икәнсең.Миннән алда килгәнсең.
Кар кызы: Исәнме бабакай.\күрешәләр\
Кыш бабай: Менә бүген Яңа ел,
Күчтәнәчләр китердем.
Үзем сезне сагындым,
Тик бик озак көттердем.
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел!
Чыршы бәйрәме-ямьле бәйрәм бит,
Әйдәгез бергә җырлап әйләник.
Җыр: “Кыш бабай җыры” Г.Гәрәева сүзләре,Г.Зәйнәшева сүзләре
Кар кызы Кыш бабай,бәйрәмебез гади түгел
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде
Ничек кабызыйк аны?
Кыш бабай: Хәзер кызым булдырабыз,
Чыршы утларын яндырабыз.
-Чыршы,чыршы кабын син,
Утларыңны яндыр син.
Кар кызы: Әй,балалар җитезрәк.
Түгәрәккә басыйк без.
Кыш бабабыз ни күрсәтсә
Тырышып кабатлыйк без.
Көйле уен: “Лавата”,”Туңдырам”,”Буги-вуги”.
Балалар урыннарына утыралар.Алып баручы Кыш бабай белән Кар кызына да урын тәкъдим итә.
Алып баручы:Утыр Кыш бабай ял ит.Безнең балалар син килергә әзерләгән шигырьләрне тыңлап кит.
Шигырь: “Кыш бабай” Ә.Кари.”Кыш бабай”Б.Рәхмәт.
Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
Көттек сине сагынып,
Исән-саумы Кыш бабай.
Өләш бүләкләреңне
Капчыгыңны чиш бабай.
Кыш бабай: Булдырабыз без аны.Аның бер авырлыгы да юк.Кайда капчык китерегез әле монда. \Кар бабай капчыкны алып килә.\
Кар бабай: Кыш бабай капчыгың бик җиңел күренә,
Күчтәнәчләрең бармы соң анда?
Кыш бабай: \кар бабайга\ Кил кара.
Кар бабай: кая әле,карыйм әле.Бу ни бу?У-у-у... / капчыктан кишер ала да борынына куеп карый\. Бу миңамы.Кыш бабай?
Кыш бабай: Сиңа Кар бабай,сиңа.
Кар бабай: \ шатланып\ Борыны да борыны.Буратино кебек озын һәм матур
борын белән йөрим инде мин дә хәзер.
Алып баручы: Кыш бабай капчыгыңны миңа да карасам ярыймы?
Кыш бабай: кара ,кара.Минншн рөхсәт.\капчыкны карый да аптырап\
Алып баручы:Кыш бабай капчыкта бүләкләр юк бит!
Кыш бабай: бүләкләр юк.Кыш бабай бүләксез буламыни.Кая әле Кар бабай кар йомарламын китер әле монда.\Кар бабай кар йомарламын алып килә\.
Кыш бабай: Бераз тылсымым кулланып
Кар йомарламына өрәм.
Таягым белән орынам,
Балаларга елмаям./тылсымлый\.Менә сезгә бүләкләр.
Кар кызы: кар йомарламын карыйм әле.
Монда бик күп бүләкләр.
Бабакай син чып-чын тылсымчы,
Могҗизалар ясаучы.
\бүләкләр өләшү\
Кыш бабай: Саубуллашыр чак җитте дусларым.
Кадерле бер кунак көткән кебек,
Яңа елны көтә бар җиһан.
Илләр имин, еллар тыныч булсын.
Иген уңсын кырда ишелеп.
Ак кар кебек саф теләкләр белән
Яңа елга атлый кешелек.
Кар кызы: Хушыгыз,хуш дусларым,
Сау- сәламәт булыгыз.
Без тагын килербез әле,
Яңа елны көтегез.
Кар бабай: Яңа ел белән сезне
Яңа уңышлар белән. / Саубуллашып китәләр.\
Алып баручы: Яңа бәхет,Яңа шатлык,
Алып килсен Яңа ел.
Яңа сөенечләр белән,
Котлы булсын Яңа ел.