Әни кирәк!
занимательные факты (старшая группа) по теме
Зурлар төркемендә әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
eni_kirek.doc | 41.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Зурлар төркемендә әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.
Тема:”Көннәр якты булсын өчен... әни кирәк!”.
Зал бәйрәмчә матур итеп бизәлгән.Күңелле көй астында балалар әниләрен җитәкләп кереп урындыкларга утырталар һәм үзләре төрле төстәге кечкенә урындыкларга чәчелеп барып утыралар.
Алып баручы:Хәерле кич,хөрмәтле әниләр!
Хәерле кич,балалар!
Без бүген сезнең белән “Әниләр көне” бәйрәменә җыелдык.
Бала: Безнең әниләр җыелган,
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
А.б:-Әйе, бүгенге кичәбезнең кадерле кунаклары-безнең иң гүзәл,иң кадерле кешеләребез-яраткан әниләребез.Без Сезне чын күңелебездән”Әниләр көне” белән тәбрик итәбез.Кичәбездә яңгыраячак күңелле җырлар,дәртле биюләр, уеннар сезнең күңелегезне күтәрсен.Биредә кабынган елмаю сезнең йөзегезне гел яктыртып торсын.
А.б:Җирдә миңа ни кирәк?
Балалар:Әти дә әни кирәк.
А.б:Җирдә миңа ни кирәк?
Б-р:Без яшәгән өй кирәк.
А.б:Җирдә миңа ни кирәк?
Б-р:Туган телем кирәк.
А.б:Җирдә миңа ни кирәк?
Б-р:Туган җирем кирәк.
А.б:Җирдә миңа ни кирәк?
Б-р:Бәхетле илем кирәк.
Җыр:”Әниемнең күңел мәрҗәннәре”.
(Бакчабызда озак еллар хезмәт итеп , хәзерге вакытта үзенең акыллы киңәшләре белән безне сөендереп яшәүче В.К.Вәлиева сүзләре һәм көе.)
А.б:Әни, әнкәй!Күпме наз ,күпме җылылык бар бу сүзләрдә.Без еласак юатучы да,шатлыгыбызны уртаклашучы да,авырганда төн йокыларын калдырып безне караучы да-кем ул? Әлбәттә, ӘНИЛӘР.
Бала:Кая барсаң, күз алдында
Һәрчак күңелдә яши.
Ул – безнең иң якын кеше,
Ул белегез – безнең әни!
А.б: Ә хәзер бер кечкенә хикәя тыңлап үтик.
Бер кечкенә кыз урамда әнисеннән артта калган. Үз янында әнисен күрмәгәч, елый ук башлаган.
Кешеләр аннан:
-Нигә елыйсың? –дип сораганнар.
Кыз исә:
-Мин әниемне тапмыйм,-дигән.
Кешеләр аннан:
-Елама, хәзер әниеңне табабыз.Нинди соң синең әниең?-дип сораганнар.
Кыз аларга:
-Белмисезмени? Иң-иң матур ӘНИ - ул минем ӘНИЕМ ! –дип җавап биргән.
Бала:Күптән көттек бу бәйрәмне
Гөр килеп барчабыз да
Чакырдык без әниләрне
Чәйгә дип бакчабызга.
Бала:Котлап сезне барчагызны
Әниләр көне белән.
Бәйрәмебезне башлыйбыз
Матур шигырьләр белән.
Бала:Әниемне бик яратам,
Әтием дә ярата.
Әнием чәчәк кебек бит,
Өйгә ул ямь тарата.
Бала:Үзе көз ае булса да
Бүген көн шундый ямьле.
Чөнки әниләр көне бит
Шуңадыр бик күңелле.
Бала:Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,
Утырмагыз аптырап.
Рәхәтләнеп ял итегез
Бер безнең белән уйнап.
Уен:”Балаңны эзләп тап”.
Бала:Беркөн шулай бик тырышып
Бер аулак урын эзләп
Әниемнең портретын
Бүләккә куйдым эшләп.
А.б:Хөрмәтле әниләр!Бүгенге бәйрәмгә сезнең балаларыгыз портретларыгызны ясадылар.
Карагыз әле ,сез нинди чибәр, сөйкемле, гүзәл ханымнар.
Балалар , сез әниләрегезне бик яратасыз бит. Әйдәгез әле аларга матур сүзләребезне әйтик.
Уен:”Тәмле тел”.
Бала:-минем әнием чибәр
-минем әнием уңган
-әнием аппагым
-әнием йомшагым
-әнием кояшым...
Бала:Әнием бик-бик ярата
Минем белән уйнарга
Түгәрәктә кул тотышып
Уйнап-биеп җырларга.
(Көй уйный ,һәр бала үз әнисен биергә чакыра).
Бию:”Карабай”.
(Ишек шакыйлар,кәрҗин белән чәчәкләр бирәләр).
А.б:Карагыз әле,бу кәрҗиндә нәрсәләр бар икән?Чәчәгебез серле булып чыкты,анда табышмаклар язылган.
(Әниләр белән уен: “Җавабын тап”).
Балалар белән уен:”Дәвам ит”.
-Кем эшләми- шул ашамый
-Әткәй шикәр-
-6 дагы-
-Әни суккан-
-Ана күңеле-
-Ашыккан-
-Ашарга өйрәнмичә-
-Эше барның-
Ашаганда-.......
Бала:Әниемә бу бәйрәмдә
Нәрсә бүләк итәргә?
Әллә инде бер тыпыртап,
Шунда биеп китәргә.
Бию:”Чат-чат”.
Бала:Әниемне бик яратам
Әтиемдә ярата
Әнием чәчәк кебек бит
Өйгә ул ямь тарата.
Бала:Минем дә әнием көләч,
Кояш кебек елмая
Мине бакчадан алганда
Битемнән үбеп куя.
А.б:Дөрес, әниләр көләч!Әниләр изге!Алар тырыш,өлгер,җитез.Алар турында нинди генә матур сүзләр әйтсәңдә аз.
Бала:Иң яхшысы ӘНИЕМ –тән җылысы, озын гөмер, шатлыклар сиңа!
Бала:Аяз күк һәм якты кояш нуры,
Тыныч төннәр, бәхетләр сиңа!
Бала:ӘНИ!Кайгыбызны күрми,тыныч яшә
Һәрчак яшь бул,картайма бердә!
Бала:Син шат булсаң, бездә шат булырбыз
Гөрләшеп яшәрбез без бергә!
(Әниләрен котлап бүләкләрен тапшыралар һәм биергә чакыралар).
Бию:”Әниләр вальсы”.
А.б:Хөрмәтле әниләр!Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, балаларыгызның кайгы-хәсрәтләрен күрмичә,һәрбер эшләренә куанып,озын гөмер кичерергә язсын иде.