Без әтиләр белән көчле!
материал (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
МАКСАТ. 1. Туган илне яратырга,аны сакларга өйрәтү.
2. .Ватанны саклаучылар көне белән әтиләрне
котлау, аларны хөрмәт итәргә өйрәтү.
3. Җитезлекне, зирәклекне, көчлелекне сынау.
4. Халык авыз иҗатыннан бишек җырларының тәрбиядәге
ролен үстерү.
ҖИҺАЗЛАУ: туплар, кыршаулар, кассеталар, әтиләргә, туган
илгә багышланган рәсемнәр, плакатлар.
ОЕШТЫРУ ЭШЛӘРЕ:
1. Газета чыгару.
2.Бүлмәне бизәү өчен плакатлар ясау, рәсем конкурсы оештыру.
3. Чакыру билетлары ясау
- Әтиләргә бүләк әзерләү.
- Концерт номерлары әзерләү.
ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
1. Балалар башкаруында әдәби-музыкаль монтаж.
Алып баручы. Кадерле әтиләребез, бабайларыбыз, абыйларыбыз! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез.
Укучылар бергә. Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе, Күңелнең ул иң-иң түрендә; Ул салкында сине җылытучың, Юанычың авыр көнеңдә.
1нче укучы. Дөньяда әти белән әнидән дә кадерле кеше юк! 2нче укучы.
Сезгә булган җылы хисне, әти, Гомер буена без сакларбыз, һәм шулай ук, бу олы сүз белән Туып- үскән илне атыйбыз. Хор. "Матур илем" җырын башкару. (М. Хөсәен сүзләре, С. Садыйкова музыкасы)
3 нче укучы.
«Минем кадерле әтием.» (үзе язган иншаны укый)
4нче укучы.
Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез.
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез. 5нче укучы.
Юлга чыксак, кырларда
Бергә җырлап алабыз.
Яшеренгән гөмбәне
Икәү эзләп табабыз.
6нчы укучы.
Тал чыбыкны шомартып,
Бергә кәрзин үрәбез.
Бик күңелле яшибез,
Менә шуңа күрә без.
Җыр.»Солдат булдым»
7нче укучы.
Кош - һавада, ат - тауларда,
Егет яуда сынала.
8нче укучы.
Бөркет оча тауда, далада,
һәм уяна бөркет бик иртә.
Шуңа күрә Ватан-ана да
Кыюларны «Бөркет» дип йөртә.
Җыр. «Бөркеткәй.»
9нчы укучы.
Кайчагында эшеннән
Арып кайткан чагында
Йөгереп кенә йөримен
Әтиемнең янында.
10нчы укучы.
Әтиләр узган җирдә
Яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче,
Илебез данын бөек йөртүче,
Әтиләрдә бит туган ил көче!
Укытучы котлавы.
Кызлар котлавы.
Әтиләргә бүләк тапшыру.
Кичәнең беренче өлеше тәмам.
2. Укытучы сөйләве.
Гаиләдә ата йогынтысы балаларны тәрбияләүдә гаять зур көчкә ия. һәр ата гаилә тәрбиясендә актив катнашырга бурычлы. Иң мөһиме - өйдә уңай халәт тудыруга булышлык итү өчен үз стилеңне, үз юлыңны дөрес сайлау, һәр бала: "Безнең гаилә-дөньяда иң яхшы гаилә. Мин үз әтием белән горурланам!" -дип әйтерлек булсын. Гаилә тәрбиясендә ата кешенең йогынтысы гаять зур. Шуңа күрә баланы тәрбияләүче кешеләр арасында бер ир-ат булырга тиеш. Әгәр тулы гаиләдә үсүче һәм әтисез балаларны чагъпитырьш карасак, әнисе, әбисе тәрбиясендә генә калган балаларның начаррак укуын, ешрак тәртип бозуын күрербез. Шуңа күрә, әйдәгез, бу катлаулы эштән беребез дә читтә калмыйк. Хөрмәтле әтиләр, авылыбыз үсә, матурлана бара. Бик куанычлы күренеш - балалар туу саны бездә кимеми. Димәк, бала тәрбияләүдә хатын- кызларыбызга булышу әле һаман мөһим булачак дигән сүз. Бүген без сезнең гаиләдә нинди эшләрне теләп һәм җитез итеп башкаруыгыз- ны ачыкларбыз.
3. Әтиләр белән балалар ярышы
1. 2 команда төзергә.
- Командаларга исемнәр уйларга,
- Һәр командага котлау сүзе әйтергә.
- Кызыклы табышмаклар әйтү
(1 не балаларга, 1 не әтиләргә.)
Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)
Су кайда коры була? (картада)
Казанның уртасында нәрсә бар? (з хәрефе)
Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмәгәнгә)
Кәҗәгә 7 яшь тулгач ул нишли? (8 нче яшькә китә)
Каенда 8 алма бар иде, 5 есен алып ашадылар. Ничә алма калды? (каенда алма үсми)
Бүлмәдәге кешенең башы кайчан тышта була? (башын ишектән тыгып караса)
Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? (юеш агачка)
- Математик ярыш.”Гөмбә җыям" уены (тапкырлау таблицасы буенча)
- Туп белән ярыш.
Бишек җырларының тәрбиядәге әһәмияте турында әңгәмә.
- Иң яхшы бишек җыры җырлаучы әти.
- Бәби киендерү.
- Токмач кисү.
Җюри нәтиҗәләр чыгара, бүләкләр тапшырыла. Турлар арасында концерт номерлары тәкъдим ителә.