Төрле төстәге туплар
план-конспект занятия по рисованию

Князева Надежда Михайловна

конспект занятия

Скачать:


Предварительный просмотр:

ФИО

Князева Надежда Михайловна.

Эш барышы

МБДОУ №47 Түбән Кама шәһәре

Яшь төркеме

Беренче кечкенәләр төркеме

Мәктәпкәчә белем бирү методикасы

Нәфис иҗат “Рәсем ясау”

Белем бирү эшчәнлеге темасы, программасы.

Төрле төстәге туплар.

  1. Кәгазь, карандашны дөрес тотуны ныгыту.
  2. Түгәрәк формадагы предметларны ясарга өйрәтү, төрле төстәге карандашларны куллну.
  3. Төсләрне ныгыту.

Кулланыла торган белем бирү программасы.

Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редаксиясендә “От рождения до школы”

К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, Г.Ә.Галиева “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы (милли төбәк юнәлеше)”

Балалар белән алдан эшләнгән эш

1)төсләрнең исемен әйтү (яшел, сары, кызыл, зәңгәр), сөйләмгә кертү.

2)йорт хайваннарын урамда күзәтү (песи, эт).

3)физминутка өйрәтү, сүзләрен ятлау.

Белем бирү эшчәнлеген дид. материаллар белән тәэмин итү.

Балалар өчен: ½ альбом битләре, төсле карандашлар.

Тәрбияче өчен: мольберт, альбом бите, уенчык эт, туп төшерелгән рәсем, төсле карандашлар.

Белем бирү эшчәнлегенең структурасы

  1. Кереш өлеш: (1-2 мин.).

Максат: балаларда рәсем ясауга кызыксынучанлык уяту. Теманы әйтү.

  1. Төп өлеш: (5 мин.)

Максат: Рәсем ясау, төсләрне ныгыту.

  1. Йомгаклау: (3мин)

Максат: рәсемншрне карау, аларны мактау, йомгаклау.

Эш барышы.

Кереш өлеш

Т: Исәнмесез балалар!

Б: Исәнмесез!

Т:Б-лар, карагыз әле, кем безгә бүген кунакка килгән. Кем белә, бу кем бу?

Б: Эт (собака)

Т: Дөрес, бу эт. Б-лар, аның исеме ничек икән? Әйдәгез аңа исем кушабыз. Ул Акбай була. Әйтегез әле, Акбайның нәрсәләре бар?

Б: Колаклары, аяклары, койрыгы.

Т: Дөрес. Б-лар, безнең Акбай туп белән уйнарга ярата. Карагыз әле аның нинди тубы булган. Ләкин ул аны югалткан, хәзер аның уйнарга тубы юк, аңа бик күңелсез. Әйдәгез әле бал-р, без Акбайга туплар ясыйк.

Төп өлеш

Т: Без тупларны альбом битенә төсле карандашлар белән ясйбыз. Карагыз әле, минем кулда төрле төстәге карандашлар. Бу нинди төсле карандаш?

Б: кызыл, сары, яшел, зәңгәр.

Т: Ә сез туп ясый беләсезме? Туп нинди формада?

Б: Түгәрәк.

Т: Әйдәгез әле бармаклар белән түгәрәк ясап күрсәтик. (балалар һавада бармак белән түгәрәк ясыйлар).

Аннан тәрбияче мольбертта түгәрәк ясап күрсәтә, карандашны кәгазьне ничек тотарга кирәклеген искә төшерә.

- Менә шундый кызыл туп килеп чыкты минем. Ә сез нинди төсле туп ясыйсыз?

Балалар карандашлар сайлап алып, төсен әйтеп рәсем ясый башлыйлар. Тәрбияче күзәтә, авырсынучыларга ярдәм итә.

Физминутка:

Без рәсемнәр ясадык,

Безнең бармаклар арды.

(Йодрыктагы бармакларны бер ачалар, бер ябалар).

Без хәзер ял итәрбез,(Кулларны селкиләр)

Аннан тагын ясыйбыз. (Рәсем ясау хәрәкәте)

Т: Тынычлап утырабыз. Балалар, искә төшерик әле, без бүген нәрсә ясадык? (Акбайга туп) Алар нинди төстә? (бал-р һәрберсе үзе ясаган тупның төсен әйтә)

Йомгаклау

Т: бал-р, ә хәзер рәсемнәрне әйдәгез Акбайга бирик. (Рәсемнәрне өстәлгә куялар)

- Карагыз әле, бал-р, хәзер Акбайның туплары ничек күп булды. Алар шундый матур барысы да, төрле төстә. Акбай алар өчен сезгә рәхмәт әйтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дидактическая игра по полилингвальному развитию речи: "Цветные мячи" - Уен «Төсле туплар» (на татарском языке) / Game «Colored balls» (на английском языке).

Цель: закреплять название цветов и чисел на татарском/ английском языке; упражнять в умении находить цвет по образцу и названию; развивать логическое мышление, ловкость, быстроту....