« Күбәләкләргә - чәчәкләр»
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Пумала белән рәсемләү техникасы алымнарын ныгыту. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kublklrg_chchklr_2024.docx21.61 КБ

Предварительный просмотр:

« Күбәләкләргә - чәчәкләр» темасына

оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы

икенче кечкенәләр  төркеме балалары өчен

Тема

« Күбәләкләргә - чәчәкләр»

Яшь төркеме

Икенче кечкенәләр

Төп белем бирү өлкәсе

Нәфис-эстетик үсеш

Интеграль белем бирү өлкәләре

Социаль-аралашу үсеше

Танып белү үсеше

Сөйләм үстерү үсеше

Нәфис-эстетик үсеш

Физик үсеш

Максат

 Пумала белән рәсемләү техникасы алымнарын ныгыту.

Бурычлар

Тәрбия бурычы: Эстетик зәвыгъ, иҗадилык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Табигатьтә сезонлы үзгәрешләрне рәсемдә сүрәтләү алымнарын ныгыту.

Буяулар белән эшләү күнекмәсен, вак кул маторикасын үстерү.

Белем бирү бурычы: Рәсемдә үсемлек өлешләрен рәсемли белүләрен камилләштерү. Пумала  белән рәсемләү, аны дөрес тоту осталыкларын ныгыту. Чәчәк өлешләрен өйрәнү.

Көтеп алынган нәтиҗә

Төрле төсле чәчәкләрне рәсемләү. Чиста-пөхтә рәсемләүләренә  ирешү.

Методик алымнар  һәм ысуллар (чаралар)

Әңгәмә, әдәби сүз, күзәтү, нәтиҗә чыгару, мөстәкыйль эш, ситуатив аралашу,уен.

Җиһазлау

Үрнәк өчен  чәчәк, күбәләкләр, “болын” өчен яшел тукыма

Таратма материал:кәгазь бите, буяулар, пумала, непроливайка су белән, салфетка.

Индивидуаль эш

Гордей, Айнур, Данияр белән чәчәк таҗларын рәсемләүне камилләштерү.

Сүзлек өстендә эш

Таҗ, сабак, чәчәк.

Алдан үткәрелгән  эш

Матур әдәбият уку, яз турында рәсемнәр карау, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында әңгәмә.

 

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Кереш өлеш:  Сюрприз моментын тудыру; әңгәмә.
  1. Төп өлеш: Рәсем ясау; Ял минуты  
  2. Йомгаклау:        Әңгәмә

Эшчәнлек барышы

  1. Сюрприз моментын тудыру 

Балалар кабул итү бүлмәсеннән тәрбияче артыннан талгын музыка астында төркемгә керәләр.

Төркемдә  балалар күрерлек урында  “яшел болын” да ике күбәләк моңаеп тора.Тәрбияче балаларның игътибарын күбәләкләргә  юнәлтә.

Т:– Күбәләкләрне кулга алып алардан әкрен генә сорый. Сез нишләп күңелсез? Нәрсә булды?

Күбәләкләр: Безгә бу болында чәчәкләр юк.Безгә нектар җыярга чәчәкләр кирәк. Алар шулай тукланалар.

Т:–Балалар! Күбәләкләргә ничек булыша алабыз?

Балалар җавабы: көннәр җылыткач, чәчәкләр утырта алабыз, ә хәзер чәчәкләрне рәсемли алабыз.

Т: - Дөрес балалар без аңа төрле төсле чәчәкләрнең рәсемнәрен ясый алабыз. Рәсем ясауга керешкәнче  ял итеп алыйк.

Физкульминутка. «Цветы»

1,2,3- выросли цветы! (медленно поднимаются)

К солнцу потянулись-(тянутся на носках)

Высоко:

Стало им приятно и тепло!

Ветерок пролетал,

Стебелек качал, (наклоны в стороны)

Влево качнулись,

Низко пригнулись.

Ты цветочки не ломай! (грозят пальцем)

Пусть они цветут, растут,

Детям радость несут. (развести руки в стороны)

2.Рәсем ясау

Т: Сез нинди чәчәкләрне беләсез?

Б: - Ромашка, роза, тузганак һ.б.

Т:- Ә тактада нинди чәчәкләр?

Б:- балалар җавабы.

Т:-Әйдәгез без хәзер күбәләккә чәчәк ясыйбыз. Чәчәк нинди өлешләрдән тора соң?

Б:- чәчәкнең уртасы, таҗлары, сабагы, яфрагы.

Т:- Әйе, балалар, барлык чәчәкләр дә шушы өлешләрдән торалар. Алдан һавада бармаклар белән ясап карыйбыз. Менә шулай иң алдан уртасын түгәрәк итеп, аннан таҗларын озынча итеп тә түгәрәк итеп тә  ясарга була, сабагы яшел төстә, яфрагы шулай ук озынча, яшел төстә ясыйбыз. (Тәрбияче пумала белән тактага эленгән кәгазьгә ясап күрсәтә.)Пумаланы дөрес тотып башлыйбыз буяулар белән.

Балалар рәсем ясыйлар. Эш барышында бүленеп ял минуты үткәрелә.

“Бармаклар”

Менә минем бармаклар,

Шаян алар, шук алар. (Балалар кулларын сузып, кул чукларын әйләндерәләр)

Бармаклар гел уйныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар. (Бармакка бармак  сугалар)

Менә минем бармаклар:

Баш бармак, имән бармак,

Урта, атсыз һәм чәнти-

Бик дус алар, гел бергә. (Кулларын күрсәтеп,  уң кулның бармаклары белән сул кулның бармаклары берәм-берәм тотып чыгалар, елмаеп кул чабалар)

Т:- (Тәрбияче балаларны мактый, нинди чәчәк ясауларын сорый)

Б:- Балалар җавабы.

Т:- Бик матур килеп чыкты сезнең чәчәкләр. Бу күбәләкләргә мин үземнең чәчәкләремне бирәм. Шөгыльне йомгаклау.

Т:- Балалар карагыз әле безнең монда кечкенә күбәләкләр дә күп икән. Ә сез кечкенә күбәләкләрне алып үзегезнең чәчәк янына кундырыгыз.Менә күбәләкләр шатланды!

Т: – Менә күпме төрле чәчәкләр һәм күбәләкләр булды безнең. Барыгызга  да рәхмәт.

            Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

   Муниципаль бюджет  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү         учреждениесы 47 нче номерлы гомумиүстерешле  балалар бакчасы

“Күбәләкләргә- чәчәкләр” темасына

икенче кечкенәләр  төркеме өчен

оештырылган белем бирү эшчәнлегенең

технологик картасы

                                                            Әзерләде һәм үткәрде:

                                                             47 нче балалар бакчасы

                                                                           югары категорияле  тәрбиячесе

                                                    Нуретдинова Г.М.

   

       

                                           Түбән Кама, 2024