Музей педагогикасы нигезендә белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Серле иләк”
план-конспект занятия (старшая группа)
Музей педагогикасы нигезендә белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Серле иләк” Мастер-класс: “Әбиемнең тәмле өчпочмагы”.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vkusnye_treugolniki_moey_babushki.docx | 22.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Совет районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
67-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Музей педагогикасы нигезендә белем бирү эшчәнлеге конспекты: “Серле иләк”.
Мастер-класс: “Әбиемнең тәмле өчпочмагы”.
Әзерләде һәм үткәрде тәрбияче:
Тухватуллина Э.С
Казан-2019
Максат:
-Халкыбызның үткәне белән таныштыру (музей экспонатларын карау), татар халкының милли ризыклары, йорт кирәк-яраклары исәбенә сүзлек запасын баету, аларны актив кулланышка кертү.
-Балаларның татар милли ризыклары турында белемнәрен киңәйтү, аларны өчпочмак ясау белән таныштыру.
-Камыр ясау өчен кулланыла торган эш коралы белән таныштыру һәм аның белән эшләргә өйрәтү. Татар гореф-гадәтләренә хәрмәт, ихтирам һәм хезмәткә кызыксыну уяту.
Алдан эшләнгән эш: безнең балалар бакчасында урнашкан музей “Мирас”ка экскурсияга бару һәм музей экспонатларын карау, уен белән танышу, уен сүзләрен һәм санамышлар өйрәнү.
Сүзлек өстендә эш: иләк, камыр, он, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, гөбәдия, бишбармак, коймак, вак бәлеш.
Шөгыль барышы:
(Татар халкының борынгы кое яңгырый. Балалар төркем уртасында түгәрәктә басып торалар.)
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, хәерле иртә. Кәефләрегез ничек?
Балалар: Кояшлы иртә кебек.
Тәрбияче: Сезнең кәефләрегез яхшы булуга мин бик шат. Әйдәгез балалар бер-беребезгә карап елмайк һәм хәерле иртә телик.
Елмай әле, дускаем ,
Елмаю матур була.
Елмайганда кешенең
Күзләренә нур тула.
Бир кулыңны, дус булыйк,
Һәрчак елмаеп торыйк.
Бала: Карап тормый ара еракка
Дуслар килгән безгә кунакка
Дуслык безнең тормыш бизәге!
Дуслык безнең бәйрәм бизәге!
Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безгә күпме кунаклар килгән, алар белән дә елмаеп исәнләшик әле.
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Балалар, сез авылга әбигә кунакка кайткан идегез. Ә сез аны безнең балалар бакчасына кунакка чакырган идегезме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Менә әбиебез буген безгә хат җибәргән, тиздән сезгә кунакка килеп җитәм дигән. “Кунак ашы – кара каршы” татар халкының шундый макәле бар.
- Балалар, әбиебез килгәч без аны нәрсә белән сыйларбыз икән? Мин табын әзерләдем, карагыз әле нинди ризыклар анда? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче: Ә сез тагын нинди татар халык ашларын беләсез?
(Балаларның җаваплары. Әби килгән тавыш ишетелә).
- Балалар әллә безнең әби килеп тә җиттеме?
(Әби керә һәм исәнләшә.)
Әби: Исәннәрмесез, балакайларым! (Әби ике куллап исәнләшә, балалар шул вакытта урыннарына утыралар)
- Мин дөрес килеп җиттемме соң?
Тәрбияче: Әйе, әйе әбекәй! Без сине көтә идек хатыңны алдык! Һәм синең килешкә табын әзерләп куйдык!
Әби: И рәхмәт, балакайларым, мин уземдә буш кул белән килмәдем. Сезгә дип күчтәнәчләр алып килдем. (Төенчеген ачып өчпочмагын чыгара, һәм аптыраган кыяфәт белән давам итә.) Абау сез бигрәк күп икән балакайларым монда, минем өчпочмакларым сезгә җитмәс бит.
Тәрбияче: Рәхмәт әбекәй өчпочмакларың өчен, әз булуына кайгырма, без узебез дә өчпочмак ясарга өйрәнмәкче идек, бергәләшеп пешерербез һәм соңыннан бергәләшеп чәй эчәрбез.
Әби: Туктагыз әле төенчегемә тагын нәрсәләр тыккан идем соң әле? (“Мирас” музееннан алынган борынгы иләк тартып чыгара, һәм балаларга күрсәтеп сорый.) Балакайларым сез беләсезме бу нәрсә икәнен? (Балаларның җаваплары, аннан соң он чыгара, он капчыгы кимерелгән була.)
-Ах бу явыз тычканнар он капчыгымны тишкәннәр бит!
Тәрбияче: Ә без әби тычканнарны куркыта торган бер татар халык уенын беләбез. Балалар, уйнап алабызмы?
Әби: Әйдәгез әле явыз тычканнапны куыгыз, уйнап курсәтегез.
Уен “Мәче һәм тычканнар”.
Уенчылар арасыннан 2-3 бала – “тычкан”, бер бала “мәче” итеп, санамыш ярдәмендә билгеләнә:
Әке, бәке
Кыек сәке,
Эремчек.
Син калып тор,
Ә син чык.
Калган балалар түгәрәкләнеп басалар. “Мәче” түгәрәкнең уртасына, “тычканнар” тышына басалар. Түгәрәктәге балалар түбәндәге шигырь сүзләрен әйтәләр:
Безнең мәче бигрәк ак,
Койрыгы да бик йомшак,
Үзе тагын бик җитез,
Тычканнарны тота тиз.
Тычканнарны күрү белән,
“Шып” итеп килеп җитә,
Зирәк песи монда чакта
Тычканнарга көн бетә.
Әлеге сүзләрне әйтеп бетерүгә, балалар җитәкләшәләр һәм кулларын, ычкындырмыйча, югары күтәрәләр – “капкалар” ясыйлар. “Мәче” исә, “капкалар” аркылы йогереп йореп, “тычканнар”ны тота башлый. “Тычканнар”, түгәрәк эченә бер кереп, бер чыгып, “мәче”дән качалар.
“Тычканнар”ны түгәрәкнең эчендә дә, тышында да тотарга мөмкин.
“Тычканнарны” тоту белән, уен беткән булып санала. Уенны бер ничә тапкыр кабатлап була ( “мәчә” һәм “тычкан”нар кабат билгеләнә).
Әби: Әйдәгез инде балакайларым бергәләшеп өчпочмак ясыйк! Мин иләкне болай гына алып килмәдем. Өчпочмак ясаганда эшне иң беренче он иләүдән башлыйбыз. Иләк аша уткән он һавага бай була һәм камыр бик уңа.
Тәрбияче: Иләк нәрсә өчен кирәк ? Аның белән нишлиләр?
(Балаларның җаваплары.)
-Бу элекке агач иләк, хәзерге иләкләр нинди материалдан була балалар? Сезнең өегездә иләк бармы? Кайсыгыз он или белә? (Балаларның җаваплары)
(Тәрле заманча иләкләр алдан әзерләнеп куелган, аларны баларга күрсәтү.)
(Берничә бала әби белән аерым остәлдә он или.)
- Ә хәзер әйдәгез балалар бергәләп өчпочмак ясыйбыз. Әбикәй, син ял итеп карап өйрәтеп кенә утыр.
- Балалар, сезнең өстәлегездә такталар.Такта өстендә камыр. Камырны мин алдан ук әзерләп куйдым. Әйдәгез бергәләшеп өчпочмак ясыйбыз.
Сораулар бирү:
Балалар, безгә буген кунакка кем килде?
Без нинди эш коралы белән таныштык?
Нинди татар халык ашын ясарга өйрәндек?
Өегезгә кайткач кемне өчпочмак ясарга өйрәтәсез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы Уртанч...
Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...
“Танып белү” белем бирү өлкәсендә экологик тәрбия буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты “Кошлар-безнең дуслар”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен...
“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”
зурлар төркемендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...
“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле балалар бакчасы...
“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...
“Тешләр авыртмасын өчен” дигән темага танып белү үсеше белем бирү өлкәсе буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Балалар бакчасында белем бирү эшчәнлеге...