Проект эше. Туган якны өйрәнәбез.
проект (старшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге проект эше балаларда республика, район, авыл тарихы турында күзаллау булдыру;  Балаларны милли мәдәният белән таныштыру;  Рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү максатында оештырылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_5.docx28.56 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы

Туган якны өйрәнү проекты

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Аңлатма язуы

Әти-әниебезгә, якыннарыбызга булган мәхәббәт кебек һәр кешенең йөрәгендә Туган илгә, Ватанга да мәхәббәт яши. Һәр төбәк, һәр ил, һәр шәһәр, һәр авыл үзенчә матур, үзенчә бөек, үзенчә анда яшәүчеләрнең күңеленә якын. Һәр кеше туган ягына булган мәхәббәтен үзенчә белдерә. Рәссамнар аның матурлыгын күрсәткән картиналар ясый, шагыйрьләр туган илләрен мактап шигырьләр яза, игенчеләр кырлар тутырып ашлык үстерә, төзүчеләр берсеннән берсе матуррак йортлар төзи.

Әлеге мәхәббәтне саклар, үстерер, ныгытыр өчен балаларга кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирергә кирәк. Тәрбия бирү – ул катлаулы педагогик процесс. Аның нигезе булып әхлакый сыйфатлар булдыру тора. Ватанга булган мәхәббәт балада якыннарына – әти-әнисенә, әби-бабасына, туган йортына булган тартылу хисеннән башлана торгандыр.Ватанга булган мәхәббәт туган авылларының, аның табигатенең матурлыгын тоя, анда яшәүче кешеләр белән горурлана белүдә чагыладыр.

Кечкенә балалар үзләренең хисләрен сүзләр аша әле аңлатып бирә алмыйлар. Балаларның ни әйтергә теләвен без алар ясаган рәсемнәр, уйнаган уеннар аша күреп, аңлый белергә һәм дөрес юнәлешкә этәрә белергә тиешбез.

Үсә төшкәч балалар туган якларының матурлыгы, үсеше анда яшәүче кешеләр тырышлыгына нык бәйле булуын аңлый башлыйлар. Без балаларны, аларның көчләре җитәрлек эшләргә тартып, үзләренең дә туган якларының язмышында мөһим урын биләүләрен күрсәтә, аңлата белергә тиешбез.

Үткәне юкның - киләчәге юк, диләр. Безнең бүгенгебез, киләчәгебез үткәннәр нигезендә төзелүен балаларга кечкенәдән үк аңлатырга, аларда тарихыбызга карата кызыксыну уятырга кирәк.

Әлеге проект алда әйтелгәннәрнең барысын да исәпкә алып барлыкка килде.

Проектның актуальлеге:

Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль,чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

Проектның төп максатлары:  Балаларда республика, район, авыл тарихы турында күзаллау булдыру;  Балаларны милли мәдәният белән таныштыру;  Рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

  • Бурычлар:  Балаларга туган авыл, аның күренекле урыннары турында белем бирү;
  • Туган як табигате турында белемнәрен киңәйтү;
  • Туган якның культурасы, традицияләре белән таныштыру;
  • Туган якка карата хөрмәт, горурлык, ярату хисе тәрбияләү;
  • Туган авылга карата кызыксыну хисе тәрбияләү

Проектның төре: иҗади. Проект катнашучыларның социаль кызыксынуларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

Дәвамлылыгы  1 ел

Проектның функцияләре: күп функцияле, иҗади, мәгълүмати, тикшеренү.

Проектның катнашучылары: тәрбиячеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар, әби-бабайлар.

Көтелгән нәтиҗәләр: Проект балаларга һәр кешенең дә илебез язмышында бик мөһим урын алып торуын аңларга;

балаларга патриотик тәрбия бирүнең нигезен салырга, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аларда әхлаклылык сыйфатлары булдырырга ярдәм итәр.

Эшләү алымы һәм формалары

Танып белү үсеше

Социальләштерү

Үсеше.

  1. Ф.Яруллин музеена экскурсия
  1. Авыл мәктәбендәге “Туган якны өйрәнү” музееныа экскурсия.
  1. Ык елгасы буена сәяхәт.
  1. Китапханәдә булу. Китапханәченең Баулы һәм Кызылъяр авылы турындагы риваятьләр сөйләвен тыңлау.
  1. Почта, фельдшер акушерлык пунктына, мәктәпкә максади сәяхәтләр оештыру.
  1. “Әбиемнең сандыгы”дип аталучы  шөгыль үткәрү.

  1. “Авыл буенча сәяхәт” дип аталучы шөгыль үткәрү.
  1. Авыл урамнары, урман-кырларына, табигатенә багышланган “Минем авылым тарихы исемле презентация тәкъдим итү.

Сөйләм үстерү.

  1. “Горурланырлык якташыбыз” Ф.Яруллинның тормышына һәм иҗатына багышланган шөгыль.
  1. Ф.Яруллинның “Алабай белән” соры әкиятен сәхнәләштерү.
  1. Туган ягыбызның үсемлекләр дөньясы, кошлары, хайваннары турында табышмаклар кичәсе үткәрү. “Табышмаклар иленә сәяхәт”
  1. Татар халык бармак уеннарын, эндәшләрен, такмакларын, мавыктыргычларын уку, өйрәнү.

Матур әдәбият белән танышу.

  1. Төрле авторларның туган як турындагы әсәрләре белән танышу: З.Туфайлова “Туган ил”, Р.Вәлиева”Туган илем”, Р.Фәйзуллин “Безнең ил”, Г.Рәхим “Безнең тауда” Н.Арсланов “Республикам, Г.Тукай “Туган авылым”.
  1. Якташ язучыбыз Ф.Яруллинның балалар өчен язган әсәрләре белән танышу.

Музыка тәрбиясе.

  1. “Моңлы минем туган ягым” әти-әниләр, тәрбиячеләр, балалар өчен күңел ачу иртәсе.
  1. “Кызылъярым”  (А.Юнысова сүз., С.Ибраһимов көе) җырын өйрәнү.
  1. “Баулылар” (Н.Арсланов сүз., З.Хабибуллин көе) һәм “Баулы” (Г. Зөйнәпова сүз., Г.Сәйфуллин көе) җырларын тыңлау.

Нәфәсати тәрбия

  1. Рәсем: “Минем авыл”,” Мин яшәгән йорт”, “Милли киемнәр”, “Көзге урман”, “Әкияти өйләр”, “Мин балалар бакчасыннан әти-әнием белән кайтам”, “Бакчалар чәчәк ата”, “Авылда бәйрәм”, “Җиңү көне”, “Сабантуй”.
  1. Кисеп ябыштыру: “Безнең урам өйләре”, “Авылдагы транспорт”, “Милли киемнәр”, “Урман аланында гөмбәләр үсә”, “Җиңү бәйрәменә чакыру”.

  1. Әвәләү: “Туган ягым кошлары”, “Ык елгасы аша күпер”, “Безнең урманда яшәүче җәнлекләр”.

Конструкцияләү.

Хезмәт.

  1. Авылдагы биналар макеты( ата-аналар белән бергәлектә)
  1. Табигый материаллардан эшләнмәләр ясау.

  1. Милли курчаклар өчен киемнәр тегү, бәйләү (ата-аналар белән бергәлектә).
  1. Агачлар утырту, бакчаны чиста тоту, бакча тирәли субботниклар ясауда тәрбиячеләргә булышу.

Экологик тәрбия.

  1. Ык буеннан чүпләр җыю.
  1. Авылдагы климат шартлар турында әңгәмәләр үткәрү
  1. Туган як хайваннары, үсемлекләре турында альбомнар булдыру.
  1. Экологик теманы яктырткан әкиятләр уку.

Уен эшчәнлеге

Сюжетлы- рольле уеннар:

Даруханә

Янгын сүндерүчеләр

Ватанны саклаучылар

Автобуста

Балалар бакчасы

Гаилә

Шифахәнәдә

Туган якның табигате белән таныштыручы дидактик уеннар:

Бу кайсы агачтан

Урман дусларын ата

Кем артык

Безнең урманда яшәүче хайваннарны тап

Бу кайчан була

Кемгә ни кирәк

Елгада ниләр яши

Сәяхәткә ниләр кирәк

Рәссам нәрсәне бутаган

Балаларга милли-мәдәни тәрбия бирү, аларны татар халкының милли киемнәре, аларның бизәлеше белән таныштыру өчен булган уеннар:

Чүлмәкне җый

Читекне бизә

Алъяпкычны бизә

Курчакларны киендер

Тылсымлы чәчәк

Туган авылларын, аның социаль объектларын белүләрен ныгыту өчен кулланылучы уеннар:

Серле сәгать

Авылның урамын әйт

Туган илләренең символикасы белән таныштыручы уеннар:

Флагны тап

Татарстанның гербын сайлап ал

Татар халык уеннары: “Миңлебай”, “Парлашу”, “Әтәчле”, “Буяу сатыш, “Тотам тотышлы”. “Урындыклар”, “Әйт күгәрчен”, “Кап та коп”, “Кем җитезрәк”, “Урманга бару” һ.б.

Физик үсеш.

Ата-аналар белән бергәлектә “Сабантуй” үткәрү

Ирешелгән нәтиҗәләр:

1. Балалар халкыбызның күңел бизәкләре турында  күбрәк белделәр.

2. Туган авыллары, аның социаль объектлары, танылган шәхесләре белән таныштылар

 3. Музейдагы экспонатларның исемнәрен дөрес атый башладылар.

4. «Элек» һәм «хәзер» дигән төшенчәне аңладылар.

5. Ата-аналар бу башлангычны балалар бакчасы белән берлектә дәвам итәчәкбез дигән фикерне куәтләделәр.

6. Балалар үзләрен әби-бабаларының  эшләрен дәвам итүчеләр итеп тойдылар.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Фәнис Яруллинның әсәрләре исемлеге (безнең кулланышта булганнары) :  “Мин тормышка гашыйк”( татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән әсәр) – 1961 ел.  “Аерылмас дустым” – 1975 ел  “Сулыш” – 1978 ел  “Тозлы тамчы” – 1988 ел  “Зәңгәр күлдә ай коена” – 1990 ел  “Йөз аклыгы” – 1994 ел  “Гамьле дөнья” – 1994 ел  “Чәчәкләр моңы” – 1994 ел  “Яз гөлләре” – 1996 ел  “Биюче бака” – 1996 ел  “Яралы язмышлар” – (татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән әсәр) 2000 ел  “Урман кызы” – 2001 ел  “Сандугач оясы” – (татар һәм латин телләрендә нәшер ителгән әсәр) 2002 ел  “Шәфәкъ вакыты” – 2003 ел  “Сөенечләр бүлешү” – 2003 ел  “Әсәрләр”(өч томда) – 2008 ел16  “Яз кайда кышлый” – (татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән әкиятләр җыентыгы) 2009 ел.
  2. ЗамалиеваЗ.А. сост. Народные обряды и праздники татар /НБ РТ;Отв. ред. И.Г.Хадиев.- Казань: Милли китап, 2000.- 42 с.- (В библиотеках республики: Из опыта работы; Вып. 4).-На татар.яз. 
  3. ЗамалиеваЗ.Асост..; Обычаи и праздники татар /НБ РТ: Отв. ред. И.Г.Хадиев.-Казань: Милли китап, 2003.-31 с.- (В библиотеках республики. Из опыта работы; Вып. 2).- На татар.яз. 
  4. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984
  5. Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы.- Казан, 1990
  6. Саттаров Г. Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт.- Казан, 1992.
  7. Солтанбәков Ф. Эш күрсәткән ирне Ил онытмас... Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНА СӘЯХӘТ

Совместно с воспитанниками и их родителями ходили в краеведческий музей «Музейбикәдә кунакта». Музей обладает огромной педагогической ценностью и культурным потенциалом, позволяет на качественно новом...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Рецензия на проект "Яратам туган ягымны"

Проектта яңа стандартларга күчү барышында балаларны күпкырлы үстерүдә төрле инновацияле технологиялар куллану чагылдыра. Авторның эше балалар бакчасында туган якны өйрәнү буенча белем һәм тәрбия бирү,...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...